+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
16 август 2021, 10:52

Югалту

“Әнкәй, әткәйне иртәгә дәваханәдән чыгаралар, авылга алып кайтабыз”, – дип, шәһәрдә яшәүче улы шалтыраткач, Хәмдия карчык шатлыгыннан нишләргә дә белмичә, беразга югалып калды. Ниһаять, көткән көне дә җитте, карты терелеп өйгә савыгып кайтачак, димәк. Нинди зур куаныч! Ай буе күпме борчылулар, күпме йокысыз төннәр кичерде ул. Карты авырып киткәч, яшәүнең — яме, ашының тәме калмады. Ярты гасыр бергә гомер иткән җан яртысын югалтудан куркып, ниләр генә уйлап бетермәде.

Югалту
Югалту


Кинәт кенә йөрәк өянәге булган иде Мөхәммәтенә. Башта район дәваханәсенә салганнар иде дә, хәле бер дә җиңеләймәгәч, шәһәрдә зур гына урында эшләгән улы Салават әткәсен кичекмәстән шәһәр дәваханәсенә күчертте. Анда төрлечә үткәрелгән медицина тикшеренүләре картта таҗлы вирус авыруы булуын, йөрәк чиренең шуның аркасында катлауланып китүен ачыклады. Шулай итеп, Мөхәммәт картның гомере кыл өстендә калган иде. Әнә бит, табиблар, рәхмәт яугырлары, аны аякка бастырганнар.
 
Дулкынланудан беразга югалып калса да, Мөхәммәтенең өйгә кайтачагын ишеткәч, иңсәсеннән авыр йөк төшкәндәй, тәне җиңеләеп киткән Хәмдия карчык шунда ук йорт эшләрен хәстәрләргә тотынды. Кәефе юклыктан ай буе кулы тимәгән өйне җыеш-тырырга, гөлләргә су сибәргә, кунаклар кайтуга тәмле ашлар әзерләргә кирәклеген уйлап, телефоннан авылдагы кызы Гөл­динәгә шалтыратты. Әтилә­рендә йогышлы авыру барлыгы ачыклангач, карантинга куел­ган әнкәсе янына керергә ярамаганлыктан, кирәк әйбер­ләрен ишек төбенә китереп китү белән чикләнеп, зар-интизар булган иде Гөлдинә. Ярый ла кесә телефоны бар, көнгә әллә ничә мәртәбә сөйләшеп алгач, күңел тынычланып тора. Әле әнисе шалтыраткач, озак көттермәде, килеп тә җитте.
 
Өч бала тудырып үстерделәр Хәмдия белән Мөхәммәт. Өлкән кызлары Сәлимә белән Салават уллары гаиләләре белән шәһәрдә төпләнде, төпчек кызлары Гөлдинә исә, бәхетләренә каршы, авылда калуны хуп күрде, хуҗалыкта хисапчы булып эшли. Кияүләре Илгиз дә бик миһербанлы бала, бригадирмы шунда, бүлекчә җитәкчесе диләрме хәзер, тырышып эшләп йөргән көне. Күптән түгел генә яңа йорт җиткереп чыктылар, ике бәбиләре үсеп килә.
 
— Менә бит, әнкәй, ничек хафаланган идең, әт­кәй савыгып кайта, Аллаһка шөкер, — диде, куанычы белән уртаклашып, Гөлдинә.
— Мин әйткәнгә колак салса, чирләми иде ул, карт сантый. Ни дип көн саен клуб юлын таптарга иде аңа? Эшкә бара диярсең, — диде Хәмдия карчык, һаман картын авырудан саклап кала алмавы өчен үзен гаепле санагандай.
 
Әткәләре авырып киткәч, Гөлдинә дә кайгырмады түгел, кайгырды. Шушы афәт чыкканнан бирле аларның авылында гына да күпме кешенең гомере вакытсыз өзелде. Өстәвенә, шәһәрдә вафат булып кайтучы авылдашлары өстәлә, зиратта каберләр саны артканнан-арта. Бик аяныч күренеш, күңелне шомландырып тик тора. Мөхәммәт картның да ни рәвешле авырып китүен исләми калдылар. Йогышлы авыру турында хәбәр таралып, саклану чаралары хакында кисәтүләр башлангач, Хәмдия картын өйдән чыгармаска тырышкан иде дә бит, тегесе тыңламады.
 
Әйткәндәй, авыл картларының соңгы елларда үзләренә күрә бер кызык гадәтләре барлыкка килгән иде. Кышын булмасын, җәен булмасын, көн саен иртәнге якта кояш чыгып, бераз күтәрелүгә очрашып, гәпләшергә күнегеп китттеләр. Көннәр җылы вакытта — авыл мәдәният йорты алдында үсеп утырган агачлар астына үзләре ясап куйган эскәмиягә, көннәр салкынайгач, мәдәният йорты фойесына кереп, кара-каршы тезелешеп утыралар да, башта ил буенча яңалыкларны барлыйлар, аннары авылныкына күчәләр. Кайвакыт бу сөйләшү шулкадәр кызу төс ала, хәтта ки бәхәсләшеп, үпкәләшеп тә бетәләр. Әмма икенче көнне шул ук вакытта, шул ук урында картлар тагын җыелган була. Менә шунда кемнең бармый каласы килсен соң? Барды инде Мөхәммәт, чир йогар дип уйламады. Аннары, татар тотып карамый ышанмый дигәндәй, баштагы чорда кешеләр ул авыруның нинди куркыныч икәнен күз алдына китереп тә бетерми иде.
 
Шулай сөйләшә-сөйләшә аналы-кызлы әткәләрен, олы кунак көткәндәй, каршыларга әзерләнә башладылар. Әти-әнисенең тигез булуына эченнән генә сөенеп йөри иде әле Гөлдинә. Моңа кадәр алар балаларына бер дә авырлыкларын салмый, чөкер­дә­шеп кенә яшиләр иде ич. Әткәләре Мөхәммәт авырып китеп, озаклап дәваханәдә яткач, әнкәләрен алыштырып куйгандай булды. Берничек тә көен табып булмый карчыкның, картын сөйләп, елап тик утыра. Гомер буе тату, тигез мәхәббәттә яшәүнең середер бу. Пар аккошлардай, дип, шундый парларга әйтәләрдер. Хәлбуки, әти-әниләре бер-берсен тың­лашып, шатлык-кайгыларны уртак итеп яшәгән­лектән, балаларның гаиләдә ызгыш-талаш дигән нәрсәне күргәннәре булмады. Әнкәләре — гомер буе авыл кибетендә сатучы, әткәләре колхозда әле бригадир, әле ферма мөдире, соңгы елларда машина-трактор мастерское мөдире булып эшләде.
Көннәр буе эштән кайтып керә алмаган ата-ананың балалары ничек булсын инде, әлбәттә, кечкенәдән үк эшкә өйрәнеп, бер-берсен карашып үстеләр. Иркәлеккә вакыт калмагангадыр, тәртипле, тәүфыйклы булдылар. Ата-ана йортында алар хәзер көтеп алган кунак кына дисәң дә ярый. Шулай да Гөлдинәгә бирегә ешрак килергә туры килә, әнисенең буыннары бик сызлый, аз гына эшләсә дә авыртынырга тотына. Шулай булмый соң, нинди елларда эшләде ич ул авыл кибетендә. Яшьрәк чагында бинада бигрәк суык була торган иде. Күпме товар сал­кында бозылып гамәлдән чыккандыр, әмма ни өчендер кибет мичен төзәттереп, утын китертеп ягу­­ны оештыручы юк иде. Хәзерге кибетләр белән чагыштырып, ул дәверләрнең җир белән күк арасыдай булуын исенә төшерсә, Хәмдия карчык үзе дә аптырап куя. Элекке кулланучылар җәмгыяте дип йөртелгән оешма җитәкчелегенең бу хакта уйламавына җавап табалмый. Ә бит өшесәләр дә эш сәгатендә сатучыларга салкын кибетне бикләп китәргә ярамый иде. Аяк-кулларың сызламый, нишләсен инде.
Бераздан өй дә җыештырылды, бәлешкә ит тә туралды, пирог пешерергә камыр да куелды, го­мумән, йортка җан кергәндәй булды. Гөлдинә, ягарга әзер булсын дип, мунчага су салып куйды да үзләренә кайтып китте.
 
Хәмдия карчык, кызын озаткач, ялан кадәр зал ягына чыгып, бераз бүлмә эченә карап торды. “Онык­ларыбыз килгәндә иркенләп уйнарлык булсын”, – дигән иде өйне төзегәндә Мөхәммәте. Моңа кадәр аның бик олы икәне сизелмәгән кебек иде дә, берүзе калгач, аңлады ул өйнең дә зур икәнен, ялгызлыкның да ни икәнен. Биредәге бушлык ялгызлыкны тагын да көчәйткән кебек тоелды. Ә төннәрен аеруча шомлы, күп вакыт күзенә йокы кермичә, йөреп чык­ты ул карты дәваханәгә киткәч. Ходай ярдәм бирсен икән ялгызларга. Инде бүген соңгы тапкыр төнне берүзе уздырачагын уйлап, шатланып куйды Хәмдия карчык, иртәгә янында карты булачак!
 
Гадәттәгечә, догаларын укып, йокылы-уяулы уздырды бу төнне. Иртә таңнан торып, ашын салды, бәлешен куйды. Картына, кайткач бераз хәл алырга дип, чиста урын-җирен хәстәрләде. Күңелендә гел бер теләк — савыга гына күрсен иде Мөхәммәте, өрмәгән җиргә дә утыртмас иде. Инде төш тә авышты, әллә ничә тапкыр капка төбенә дә чыгып керде. Карты авырганнан бирле койма аша гына хәл белешкән күршесе белән дә сөйләшергә өлгерде, тик шәһәрдән кайтучылар гына һаман күренми иде. Шулай гаҗизлектән арлы-бирле йөренгәндә капка тавышы ишетелгәндәй булды. Каршыларга атылып чыккан карчыкның, өйгә кызы белән кияве кереп килүен күреп, күңеле шомланып куйды.
— Әнкәй, хәлләр ничек? — диде Гөлдинә сүзне нидән башларга белмичә. Шунда ана кызының күзләрендәге мөлдерәп чыгарга торган яшьне күреп, барысын да аңлагандай булды.
— Нәрсә, атагызмы? — дип кенә әйтә алды ул. Авып китәм дигәндә, Илгиз кияве күтәреп алып, өйгә алып керде. Гөлдинә тиз генә үзе белән алып килгән йөрәк даруын суга кушып, әнкәсенә эчәргә ярдәм итте.
— Әнкәй, бирешмә инде, нишлисең, гомере бет­кәндер. Инде дәваханәдән чыга дип торганда хәле кинәт катлауланып киткән. Бу каһәр суккан авыруның нинди борылыш алырын табиблар үзләре дә белеп бетерми, күрәсең, саклап калалмаганнар. Салават абыйның сиңа шалтыратырга кыюлыгы җитмәгән, безгә хәбәр итте. Алар озакламый кайтып җитә, безгә зиратка барырга кирәк.
— Нигә зиратка? Атагызны өйгә алып кайтмыйлармыни?
— Юк шул, әнкәй, йогышлы авыру дип, рөхсәт итмиләр. Зиратта без барысын да әзерләттек, хәзер шунда гына озатып калабыз инде.
— Аллаһының каһәре генә суксын икән бөтен дөньясын! Кеше мәрхүм булсын да, аны соңгы юлга гомер иткән нигезеннән озата алма инде! Җинаятьче түгел лә ул. Кеше үтергән кешене дә алай итмиләр.
 
Әнкәләренең моңарчы бер дә болай дөньясын каһәрләп сүгенгәнен ишетмә­гәнгә, эндәшмәүне хуп күрде Гөлдинә. Йөрәк ярсуы шулай гына басылса ярар иде дә.
Алар барганда зиратка шактый кеше җыелган иде. Шәһәрдән әтиләрен озата кайткан кызы Сәлимә белән улы Салават каршы килеп, сүз­сез генә әниләрен иңнәреннән кочып алдылаор.
— Гафу ит инде, әнкәй, әткәйне саклый алмадык, — диде Салават әнисе алдында үзе гаепле кебек.
— Юк, юк, улым, сез берегез дә гаепле түгел. Шул афәт йотты атагызны. Инде калганнарга Ходай исәнлек бирсен, — диде ана, балалары алдында тирән кайгысын эченә йотарга тырышып. Бу минутларда барысына да үтә авыр икәнен аңлый иде ул.
— Картым белән бәхилләшеп калырга кирәк бит, — дип, әллә ничек киенгән ят кешеләр уратып алган табутка таба бара башлаган иде, “Аңа якын килергә ярамый”, — дип, улы Салават туктаткач, түзә алмады Хәмдия карчык, баскан урынында сыгылып төште, “Синсез ничек яшим соң?!” — дип, елый баш­лады. Шул арада бер читтә торган “Ашыгыч ярдәм” машинасыннан махсус киемдәге медицина туташы йөгереп килеп, Хәмдия карчыкны машинага алып барырга кушты, тиз генә тынычландыра торган укол да кадап өлгерде. Бу күренешнең шаһиты бул­ган авыл кешеләре берчә Мөхәммәт агаларын кызганып пышылдашса, берчә Хәмдия карчыкны кызганып елый иде. Зират тирәсендәге моңа кадәр күрел­мәгәнчә шомлы күренештән кешеләрнең йөзләренә гаҗәпләнү һәм курку тойгылары бәреп чыккан. Мәетне мөселман гадәте буенча ак кәфенгә төреп озата, табут эчендә аның ни рәвешле ятканын да күрә алмау бигрәк аяныч иде шул. Менә нинди авыр хәл, бу каһәр суккан таҗлы вирустан чынлап бик нык сакланырга кирәк икән!
 
Мәрхүмне җирләү эшләре тәмамлангач, авыл мулласы зират капкасы буенда аның хөрмәтенә ясин чыкты һәм Коръән укыды.
— Инде кабер янына керергә ярыйдыр бит? — дип телгә килде Хәмдия карчык. — Картым белән бәхилләшмәдек бит әле.
Ай-һай, бу минутларның авырлыгын ничек кенә аңлатырга? Ни дияргә инде? Мулла аңлый Хәмдия карчыкның хәлен, әгәр рөхсәт итмәсәләр, йөрәгендә гомерлек төен калачак.
— Ярый, Хәмдия кордаш, бар кабере янына картыңның, туйганчы сөйләшеп чык, – диде ул, балаларына, дөрес әйтәмме дигәндәй, күз йөртеп.
Озак кына торды карчык картының кабере янында. Хәлсез куллары белән кабер өстендәге балчыкны тигезләгәндәй итте, күп итеп салынган чәчәк бәйләм­нәренә кагылып алды. “Әй, картыкаем, дөньялыкта гел бергә идек. Менә ничек килеп чыкты, соңгы юл­га үзем кадерләп озата да, бәхилләшә дә алмадык. Ярый, рәнҗепләр ятма, балаларга фатихаңны биреп кит. Урының оҗмахта булсын,” – дип шыбырдый иде аның иреннәре.

Гөлфинә Сәлимова.
Илеш районы.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: