-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
21 август 2021, 13:15

Эх, сүнмәсен иде яшьлек ялкыны!

Шагыйрь дустым Ирек Кинҗәбулатовны юксынып.  

Эх, сүнмәсен иде яшьлек ялкыны!
Эх, сүнмәсен иде яшьлек ялкыны!

“Ағиҙел” журналының 1996 елгы 8нче санын соңлабрак, берничә айдан соң гына укырга туры килгән иде. Анда игътибарымны иң җәлеп иткәне Ирек Кинҗәбулатовның шигырьләре булды. “Гашыйк кеше – чын кеше” дигән гомум баш астында бирелгән шәлкем миндә кызыксыну уятты. Ул бик үк яшь булмаган, инде хис-тойгыларына нәтиҗә ясардай кешенең тирән киче­реш­ләре белән сугарылган. Күңелемә аеруча хуш килгән бер шигырьне укучыга тәкъдим итәсем килә:
Иң озын төн хәтта
җитмәде бит,
Иң озын төн ничек
җитсен инде,
Җиһаннардай серле
бу күзләрең
Күз алдыннан ничек
китсен инде.
Килер көннәр, синсез
үтәр төннәр
Шушы төнгә килеп
ялганырлар.
Җиһан төпләреннән
күзләреңне
Булыр көтеп күзем
талганы да.
Беләм инде, беләм,
күпме янма —
Озын төннәр гелән
көтмәсне дә.
Төннәр нәрсә, көннәр нәрсә
соң ул,
Белгән чакта гомер
җитмәсне дә.

Өлгергән, тәҗрибәле, сөю кадерен белгән кешенең хисләре салынган бу шигырьгә.
Мине гаҗәпкә калдырганы шул булды: моңа кадәр Ирек Кинҗ­әбу­латов үзенең иҗатында мәхәббәт темасына бик сирәк мөрәҗәгать итә иде. Каләм­дәшләрдән берсе шушы темага сөйләшкән чакта: “Әнә, Ирек мәхәббәт турында шигырьләр язмый диярлек. Ул чын тойгыларның, яратуның ни икәнен дә белмидер, мөгаен”, – дигән иде. Хәзер шушы темага тоташ шәлкем! Һәм нинди шәлкем! Һәр шигыре үзенчә. Ирекчә, ихлас һәм хис-тойгыларга бай.
Мин шигырьләрне укып чыккач та, Язучылар берлегенә Иреккә шалтыраттым. Гадәти хәл-әхвәл сорашудан соң, мин аңа ши­гырьләре турында мактау сүзлә­ремне җит­кердем. Ул бик куанды кебек, рәхмәт әйтте. Шул вакыт сүзләребез ничектер яшьлеккә, ул чактагы хис-тойгыларга күчеп китте. Мин уенлы-чынлы:
– Ирек, син бу юлы моннан утыз-кырык ел элек язасы шигырь­ләреңне иҗат иткәнсең кебек, – дидем.
Ирек Лотфулла улы уйлап та тормады, үзенә хас йөгерек тел белән:
– Яшьлек, егет чак ялкыны бездә әле сүрелгәне юк, – диде.
Шагыйрь күңелендә, Габдулла Тукай әйтмешли, “Кар яумый да кыш булмый” торгандыр ул. Моны мин үзебезнең өлкән каләм­дәшләребез Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Муса Галиләрнең тормыш һәм иҗат рәвешеннән дә күреп тордым. Алар яшьлек хисләре ургылып торган шигырьләр язудан олы яшьтә дә туктаганнары булмады.
Бу уңайдан без Ирек белән Кара диңгез флотында хезмәт иткән яшьлек елларыбызны искә төшер­дек. Киләчәккә якты уй-хыяллар, гүзәл өметләр белән янып, дулкынланып яшәгән чаклар иде бит!..
1959 елның язы. Флотның яр буе частьларының берсендә хезмәт итеп йөргән чак. Беркөнне Ирек Кин­җәбулатов дигән таныш булмаган якташ матростан хат алдым. Ул үзенең хәрби корабта хезмәт итүе, Кара диңгез флотының “Флаг Родины” дигән гәзитеннән минем хәбәрләрне һәм мәкаләләрне (мин актив хәбәрче идем) укып баруын язган. Күптән түгел генә отпускыга туган ягына кайтып килгән. Шул чорда минем “Ленинсы” гәзитендә бер шәлкем шигырьләрем басылып чыккан иде. Ирек авылында чакта шуларны да күреп калган икән. Шуннан соң ул, “Флаг Родины” редакциясенә хат язып, минем адресны сорап алган. Шулай итеп, без, танышып, хат языша башладык.
Гади, бик җылы, дусларча хатлар иде алар. Кайвакыт мин аларны алып укыйм да гаҗәпләнеп куям: нинди эчкерсез, беркатлы булганбыз бит, дөньяны үтә саф, тик ал төстә генә күргәнбез. Хәер, ул вакытта безгә чак егерме яшь тулып узган иде шул. Икебез дә, хезмәт итеп кайткач, университетка укырга керергә, гәзит-журналларда эшләргә, әдәбият дөньясына “чумарга” хыялландык. Үзебез иҗат иткән кайбер шигырьләребезне бер-беребезгә җибәрә һәм мактау сүзләребезне бер-беребезгә жәлләми идек. Бер тапкыр әлеге флот гәзитендә, урысчага тәрҗемә ителеп, минем бер мәсәл кебек нәрсәм басылып чыкты. Шуннан соң, ике-өч көн үттеме-юкмы, Иректән хат килеп төште. Минем мәсәлне күреп куанган һәм гәзиттән кисентесен дә салган. “Югалтма, берәр вакыт кирәге булыр”, – дип кисәтүне дә кирәк тапкан.
Мин хезмәтемне тутырып кайтып киткәч, Ирек тагын бер ел корабында калды әле. Бәйләнешебез өзелеп тормады. Мин соңгы елларда дөнья күргән берничә шигырь китабын сатып алып, аңа җибәрдем һәм Ирек, бик нык сөенүен әйтеп, кайнар рәхмәт хатын язды.
1961 елда без икебез дә Башкорт дәүләт университетының филология факультетына, мин – татар, ул башкорт бүлегенә укырга кердек. Студент елларыбызда аның кунак булып безнең авылга килгән, мин аларның Кырмыскалыдагы Абдулла авылына барган чаклар булды. Без, әтиләре сугышта һәлак булган егетләр, укыган вакытта матди яктан байтак мохтаҗлыклар кичердек. Ләкин зарланмадык. Рухыбыз бай, күңел­ләребез көр иде. Иң мөһиме: шигърият безне ташламады. Без үзе­безне тынычландыру өченме, әллә ихлас ышаныпмы: “Шагыйрь ярлы, ач булырга тиеш”, – дип әйтә торган идек.
Ирек Кинҗәбулатов 1998 елда дөнья күргән “Аргамакта” дигән шактый күләмле китабын миңа бүләк иткәндә кыска гына итеп: “Һәрчак бергә булдык. Бергә булыйк!” – дип язып бирде. Минемчә, бу култамга күп нәрсә турында сөйли. Я, илле биш ел гомер аз түгел, бәлки бер-беребездән суыныбрак торган чаклар да булгандыр. Ләкин, иманым камил, беркайчан да сүзгә килешмәдек, күңелләргә яшьтән салынган дуслык тойгысы сүнмәде. Алай гына түгел, еллар үткән саен яшьлек ягына ешрак борылып карыйсың, һәм ул чактагы дусларның кадере арта бара.
Ирек Кинҗәбулатов – үзенең холкы белән тыныч һәм ачык кеше! Агрессивлык, явызлык, астыртынлык кебек сыйфатлар аңа хас түгел. Ул кәефе яхшы булганда шаяртырга ярата, кайчак уйнап, ачы гына төрттереп алудан да тартынмый. Шул холкы белән бераз күңелемне кырган вакыты да булгалады. Әмма яши-яши төшенәсең, Ирекнең күңелендә тырнак карасыдай да кер булмый. Ни эшлисең, берәү шаян сүзләр сөйләргә, шаяртырга ярата (асылда бу начар сыйфат та түгел), ә бөтен кешеләр дә моны аңлап та, кабул итеп тә бетми.
Шигърият – Ирек өчен үтә изге әйбер, эчәр су, сулар һава кебек яшәешнең бер эликсиры. Аның китапханәсендә бөтен дөнья ша­гыйрьләренең иҗат өлгеләрен табып була. Ул үзе, әйтүенә караганда, беренче шигырен 1953 елда “Пионер” журналында 15 яшендә бастырган. Шуннан ул язуын беркайчан да ташламаган. Флотта хезмәт иткәндә үк аның әсәрләре арасында шигырь буларак өлгер­гәннәре дә бар иде инде.
Ирекнең иҗатын күп еллар буе укып, күзәтеп бардым. Аның әсәр­ләрендә сүз уйнату сирәк очрый, төгәл үлчәм, төгәл рифмалар белән эш итә ул, фикерле, һәр очракта үз позициясе бар. Ши­гырьләре тышкы яктан, бу аныкы, дип кычкырып тормый, әмма, укыгач, үзенә хас интонацияләрне тоясың. Теманы да ул кайдандыр эзләми, күбрәк үз күңел дөньясыннан, үзен уратып алган мохиттән ала. “Минем биографиям – шигырь­ләремдә”, – дигән С. Есенин. Ирекнең дә бөтен тормышын, уй-хыялларын шигырь­ләрдән күреп була.
Бу гомер юлында безнең күр­гәннәребез, кичергәннәребез күп җәһәттән уртак. Дәһшәтле сугыш чоры, әтиләребезнең анда һәлак булуы, әниләребез, туганнарыбыз белән бергәләп кичергән тормыш михнәт­ләре. Бәлки, шуңа да Ирекнең шигърияте миңа якындыр. Ул үзенең “Сыерчыклар бала очыра” дигән беренче поэмасында сугыш чорында күргән җәфаларга туктала, тор­мышның драматик шартларында ана образын илаһилаштыра. Безгә, әтисез үскән малайларга, әни, әти ролен дә үтәде. Безнең өчен ул элек тә һәм хәзер дә бөек зат булып кала һәм Ирекнең поэмасында гына түгел, шигырьләрендә дә бу зат иң асыл сүзләр белән сынландырыла.
Ирек замандашларына, өлкән каләмдәшләренә һәм якын дусларына дистәләрчә шигырьләрен һәм поэмаларын багышлады. Аларда хөрмәт иткән, якын күргән кеше­ләренең рухи портретларын тудырды. Менә Зәйнәп Биишевага багышланган “Моңлы һәйкәлләр” дигән поэмасында халык язучысының фигыль үзенчәлеген төгәл чагылдырып:
Яратмады ярамсакны,
Юллатмады ялагайны.
Ярамсактан, ялагайдан
Артык күрде алабайны.
Берекмәде берекмәскә,
Кушылмады куштаннарга.
Югарырак карады ул
Югарыдан кушканнарга, –
дип язды.
Ул күренекле шагыйрьләр һәм язучылар Рәми Гарипов, Кәтибә Кинҗәбулатова, Равил Бикбаев, Кадим Аралбай, Рәшит Сол­тангәрәев, Динис Бүләков һәм башка күпләргә багышлап, олы хөрмәт һәм кайнар хис-тойгылар белән тулы шигырьләр иҗат итте. Шулай ук аның туган җиренә, Башкортстанга һәм туган халкына багышланган әсәрләре дә күп. “Туган төяк”, “Баймак җире”, “Сибай”, “Дәүләкән”, “Әбҗәлил”, “Хәйбулла”, “Бөрҗән иле”, “Талкас” һәм башка шигырьләрендә респуб­лика­бызның һәр төбәге, матур рухлы кешеләре белән горурлану, җире­безнең гүзәллегенә, байлыгына соклану тойгылары ташып тора. Шагыйрь – үз җиренең, иленең һәм үз халкының патриоты буларак үз халкы белән чиксез горурланды.
“Мин – башкорт” дигән иң матур шигырьләренең берсендә бу тойгыларын ул үзенчәлекле итеп әйтеп бирде. Халкы тарихында үз тамыр­ларының тирән булуын искәртеп:
Мин — күптәнге,
Киләчәкке башкорт.
Меңәр еллык юлым
артымда.
Үткәннәре барның –
киләсе бар,
Шуны белсен яшем,
картым да, —
дип язды. Ирек – мил­ләтчелекнең тар кысаларына сыя торган кеше түгел иде. Татардан да, урыстан, чуваштан да дуслары бик күп булды. Һәр­кайсысына миһербанлы, ягымлы иде. Бар булмышы белән демократик рухлы.
Моннан ун-унбиш ел чамасы элек аерым татар, башкорт гәзитләрендә ике милләт арасындагы мөнә­сәбәтләрне катлауландырган чыгышлар күрен­гәләп торганда, Ирек татар халкына карата туганлык рухы белән сугарылган “Атларга атланыйк” шигырен язды. Менә шуның берничә строфасы белән укучыларны да таныштырып китәсем килә:
Һөстерүче мөртәтнең
Этенә әйләнмик без.
Азак ерып чыкмаслык
Мәхшәргә бәйләнмик без.
Мал бүләргә кирәкми,
Туплыйк без булган малны;
Бүлә торгач, болай да
Бик әзе кулга калды.
Җыр да, тел дә кушылган.
Нигә соң аерырга?
Йөрәккә кергән моңның
Канатын каерырга?
Меңәрләгән гаиләгә
Кычкырмыйк без талакны,
Үтәтик без мөртәттән
Халык куйган таләпне...
Ике милләт, татар-башкорт дуслыгына үрнәк итеп куярдай шигырь бу. Мин аны, журналда чыккач та, укып бик куандым. Мондый сүзне элегрәк миңа әйтергә кирәк булган да бит. Тик аны алдан Ирек дустым әйтеп өлгерде. Миңа тик: “Афәрин! Яшәсен халыкларыбыз дуслыгы!” – дияргә генә калды. Ә халыкларыбыз дус, тату булса, без дә яшәрбез, иншаллаһ. “Әле иҗат итәсе әсәрләребезнең очы-кырые, халыкларыбызга әйтәсе сүз­ләребезнең дә иге-чиге юк. Ходай Тәгалә исәнлек кенә бирсен! Иҗатыбызда яшьлек дәр­те, яшьлек ялкыны сүрелмәячәк”, – ди иде Ирек.
Ирекнең “Заман тавышы” дигән китабы 2008 елда дөнья күрде. Ул аны шул ук елда “Рәшиткә, гомерлек дуска”, – дигән автограф белән бүләк итте. Куанып, рәхмәт әйтеп алдым. “Шундый китап­ларыңны киләчәктә дә күрергә язсын”, – дидем. “Күрербез, сүнми әле яшьлек ялкыны”, – диде. Ул оптимист иде. Күңелсезләнеп, комы коелып йөргән чагын күрмәдем.
2016 елның апрель азакларында Ирекнең өенә үзем яшәгән Ялгызкаен авылыннан шалтыраттым. Хәл-әхвәлен белешкәч: “Элеккечә яшибез әле, – диде, рухи күтәренкелек белән. – Ә үзең соң нихәлдә?” “Скуторым белән туган якны гизеп йөреп ятам”, – дидем. Ул көтмәгәндә: “Киләсе елда сиңа 80 яшь бит, юбилееңны үт­кәрәсеңме?” – дип сорады. “Үткәрергә уйлап торам. Сиңа шалтыратуым да шул хакта иде”, – дидем. “Мин сиңа багышлап шигырь язачакмын, юбилееңда укырмын”, – диде.
Саубуллашканда шалтыратуым өчен үтә бер җылылык белән кат-кат рәхмәт әйтте. Кызганычка каршы, бу безнең соңгы сөйләшүебез булган икән. Ирек Лотфулла улы, якын дус­тым 2 июньдә вафат бул­ды. Бу хакта ишетеп, зур кайгы кичердем. Авылымдагы иң якын дустым вафат булгач язган шигыремнең соңгы строфасы Ирек дустыма да туры килә:
Аңладым мин: олы
дуслык хисе
Күңелемдә калыр гомергә.
Картаябыз: дуслар
бер-бер артлы
Китә тора. Ничек түзәргә?..

Рәшит Сабит,
шагыйрь һәм прозаик.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: