-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
24 сентябрь 2021, 10:25

Мәҗит Гафуринең кызыл ташы

Халык шагыйре белән бәйле бу истәлекле урын яңа төзеләчәк студентлар кампусында сакланып кына калмыйча, аның йөзек кашына, яшьләрне җәлеп итәчәк үзәгенә әверелсен иде.  

Мәҗит Гафуринең кызыл ташы
Мәҗит Гафуринең кызыл ташы

Гәзитләр караштырып утырганда бер хәбәр күзгә чалынды. Башкорт дәүләт университеты артындагы тау башында дүрт университет өчен тулай торак, ягъни студентлар шәһәрчеге төзеләчәк икән. Бу, әлбәттә, куанычлы хәбәр. Элек-электән халык телендә “Архиерейка” дип йөртелгән чокыр-чакырлы тау башында яшәү өчен уңай шартлары булган шәһәрчек төзелә­чәге күңелләргә шатлык өсти.
Бу хәбәрне укыганнан соң Баш­кортстанның халык шагыйрьләре Мәҗит Гафури белән Сәйфи Кудашка бәйле бер дә онытылмаслык вакыйга искә төште.
1967 елда армиягә китәргә чакыру алгач, туган авылым Келәшкә кайттым. Әткәй колхоз рәисе булып эшли иде. Әткәй белән аның шоферы Рәшит абый колхоз йомышлары белән Уфага барырга җыенгач, мин дә аларга иярдем. Шәһәрнең бер башыннан икенчесенә йөреп, көн кичкә авышкач, авылдашыбыз Сәйфи Кудашның хәлен белеп чыгарга булдык.
Бик ачык йөзле, кунакчыл кешеләр буларак, Сәйфи абый белән Мәгъфүрә апа безне шатланып каршы алдылар. Чәй эчкәндә авылыбыз яңалыклары, колхоздагы эшләр барышы белән кызыксындылар.
Кайтырга җыенгач, әйдәгез, йөреш­тереп килик, дип, Сәйфи абый безне Гоголь урамы башына таба алып китте. Акрын гына атлый торгач, университет артындагы тау башына барып җиттек һәм шундагы кызыл төстәге зур бер таш янында туктадык. Сәйфи Кудаш бераз тын гына торды да: “Бу таш Башкортстанның халык шагыйре Мәҗит Гафуринең иң яраткан урыны иде, 1912 елда Уфага килгән Габдулла Тукай белән дә алар шул ташка утырып сөйләшкәннәр”, — диде. Таш өстенә басып, тирә-якка карап торды, аннан безне дә үз янына чакырды. Безнең туган якларга кулы белән ишарәләп күрсәтте. Келәшне, Акманай авылы белән күлен урман каплап торса да, аларның шушында икәнлеген чамалый идек.
Ә биредә, таш астыннан чыгып, түбәнгә ургылган чишмәдәй, бормалы сукмак Агыйдел буена төшә. Мәҗит Гафури да шул сукмактан төшеп-менеп йөргән. Кызыл ташка утырып хәл җыйган, фикер туплаган, Агыйдел, Дим буйларының гүзәл табигатенә карап илһам алган.
Болар турында авылдашыбыз Сәйфи абый шагый­рәнә, тәэсирле итеп, илһам­ланып сөйләде. Шуның өчендер дә, 54 ел үтүгә карамастан, аның сөйләгәннәре хәтердә һаман саклана.
Шушы вакыйгадан соң бу таш янына күп тапкырлар баргаладым. Таш өстендә басып торганда дөньяның чиксез булуына кабат-кабат инанасың. Язгы ташкын чорында бигрәк тә дулкынландыргыч була. Агыйделнең аргы ягындагы агачларга табигать әле үзенең яшел буяуларын төрткәләп кенә чыккан, тиздән яшеллеккә күмеләчәге сизелеп тора. Шуның өчен дә бу миз­гелдә дөнья үтәкүренмәле, әлегә яфраксыз, шәрә куаклар арасыннан күп нәрсә шәйләнә. Агыйдел чиксез дәрьяга әйләнеп дулкынланып ага-ага да каршы як ярдагы таллыклар арасына кереп югала. Ерактагы тау битләү­ләрендәге урманнар әле яфрак ярмаган. Күңел күзеңне ачып карасаң, бөтен табигатьнең, тереклек дөньясының язгы мәшәкатьтә икәнлеген күрәсең. Кошлар, сайраша-сайраша, үзенә тиң парын чакыра, оя кора. Авыл маллары тау битләүләренә беренче тапкыр көтүгә чыккан. Басуларга игенчеләр техника алып чыга башлаган.
Боларның барысын да кызыл таш өстеннән күзәтеп, Мәҗит Гафури язарына илһам алгандыр дип фараз кылам. Талантлы шәхесләр күңелләренә хуш килгән урыннарны хәтерендә нык саклыйлар, хәтта табыну урыны дәрәҗәсенә күтәрәләр.
Мәҗит Гафуринең портреты шушы кызыл таш өстенә утырган килеш язы­­луы да табигый дияр идем. Бу факт әдипләребез истәлекләрендә дә еш телгә алына.
Киләчәктә алда торган зур төзелеш эшләре барышында бу таш юкка чыкмасын иде. Киресенчә, аны бизәп, матурлап, калкытыбрак куеп, истәлекле урынга әверелдерәсе иде. Республи­кабызның төрле почмакларыннан укырга килгән яшьләр әдәбиятыбыз тарихы белән бәйле бер ядкарьгә кагылыр, теге заманнар сулышын тойгандай бу­­лыр, ә кайберләре, бәлки, шуннан илһам алып, иҗат белән шөгыльләнә башлар иде.

Марсель Сәлим,
Башкортстанның халык язучысы, Мәҗит Гафури исемендәге халыкара иҗтимагый премия лауреаты:

– Агыйделнең текә ярында гасырлар буена ятып шомарып беткән кызыл ташка туган ягыбызның тарихы, халкыбызның язмышы язылган төсле. Анда нәрсә язылганын, күңел күзең үткер булса, мотлак укырга мөмкин. Халык шагыйрьләренә илһам биргән, көч өстәгән тылсымлы Гафури ташын рухи истәлек итеп сакларга, ватылу-кырылудан якларга кирәк. Әгәр без Гафури белән Тукайның да шушы таш янында очрашканын күзалласак, бу җирнең ике тугандаш халык өчен дә изгеләрдән изге икәнен аңларбыз.

 

Фәрәгать Гафаров.
Уфа шәһәре.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: