+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
27 октябрь 2021, 09:40

Җырлы гомер

Университетта укыганда без, яшь журналист­лар, башкалабызның Пушкин урамындагы Матбугат йортына еш барып йөри идек. Ул вакытта “Кызыл таң” гәзитендә эшләгән Расих абый безнең өчен өлкән дустыбыз да, киңәшче-тәрбиячебез дә булды. Шул чакта башланган дуслыгыбыз гомер буена дәвам итте.  

Җырлы гомер
Җырлы гомер

Без аның белән бер-беребезне тыңлап, аңлап һәм яратып яшәдек. Шулай булмый, без бит икебез дә бер генә урында эшләп, ахырда баш мөхәррир вазыйфасыннан хаклы ялга чыккан кешеләр: ул – “Кызыл таң”да, мин –“Һәнәк”тә. Расих Нургали улы озак еллар журна­лыбызның мөхәрририят әгъзасы булып торды. Юк, тик тормады, җиң сызганып эшләде. Редакциягә килгән кулъязмаларны да төзәтте, яшьләргә файдалы киңәшләр дә бирде.
Журналыбызда үзенең шигырь, хикәяләрен дә бас­тырды. Без аның белән бергә еш кына әдәби кичәләргә, иҗади очрашуларга бара идек. Бихисап шундый чараларның берсен генә – иң соңгысын – хәтергә алып үтәм.
2013 елның сентябрь ае. Алтын көзнең ямьле бер көнендә Расих абый белән мине “Янгантау” курортына нигез салган атаклы табибыбыз Рәшит ага Акбашев, машинасына утыртып, үзенең туган ягына – Кырмыскалы районына алып китте. Башта без Бозаяз урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән очраштык, мәктәп музеенда, авыл мәчетендә булдык, ә аннары Рәшит абзыебызның туган авылы Атҗитәргә юлландык. Иң элек ул безне зиратка алып барып, Русия мөселманнары нәзарәтенең беренче мөфтие Мөхәммәтҗан Хөсәенов (1756-1824) җирләнгән изге урынны күрсәтте. Соңыннан Рәшит абыйның туганнарында кунак булдык. Кич җиткәч кенә җырлый-җырлый Уфага кайтып киттек. Ап-аек килеш…
Ә бит бер уйласаң, һәрчак аек акыллы журналист-мөхәррир, күренекле шагыйрь һәм язучы-юморист Расих Ханнановның бар гомере җырлап үтте шикелле. Күңелле дә, моңсу да булып яңгырый аның җырлары минем колак төбемдә.

Марсель СӘЛИМОВ,
Башкортстанның халык язучысы.

Әдип истәлегенә чаралар үтә

Расих Ханнановның тууына 90 ел тулу республикабызда киң билгеләнә. Кичә “Башинформ” агентлыгында бу олы талант иясенең тормышына һәм иҗатына багышланган матбугат конференциясе үтте.
Уфаның Революцион урамындагы Расих Ханнанов 43 ел — гомеренең соңгы көннәренә кадәр яшәгән 66нчы йорт стенасына мемориаль тактаташ ачу тантанасы 27 октябрьдә 12 сәгатьтә була.
Шул ук көнне 18 сәгатьтә “Башкортостан” дәүләт концерт залында (кече залда) Расих Ханнановның хәтер һәм кадер кичәсе, шулай ук яшь рәссам Тамерлан Ханнанов эшләреннән күргәзмә оештырыла.
Кичәгә һәм күргәзмәгә керү бушлай.
Расих Ханнановның туган көнендә — 28 октябрьдә башкорт һәм татар телләрендә җыр текстлары иҗат итүче яшьләр арасында “Ак күгәрчен” дигән шигъри конкурска старт бирелә. Бу конкурска күренекле шагыйрьнең гомеренең ахырына таба язган соңгы җырының исеме бирелгән. Президентның мәдәни башлангычлар фонды тарафыннан якланган бу конкурста, нинди төбәктә һәм илдә яшәвенә карамастан, башлап иҗат итүче һәр автор катнаша ала. Әсәрләр агымдагы ел ахырына кадәр кабул ителә, аларга йомгак 2022 елның 21 мартында — Бөтендөнья шигърият көнендә ясалачак. Жюри составында элекке хитлар авторлары керә, ә приз алучыларга Мәскәүдәге М. Горький исемендәге Әдәбият институтында мас­тер-класста булу мөмкинлеге бирелә, конкурста җиңүче шигыренә язылган җырны эстрада йолдызла­рының берсе башкаруы көтелә.
Расих Ханнановның балалар өчен шигырьләр циклыннан Тиктормас дигән кыз тагын бер проектның исеменә әверелде. “Башкортостан” киностудиясе профессионаллары ярдәмендә анимация буенча иҗат остаханәсе экспресс-өйрәтү оештырырга җыена, иҗат студияләре һәм инвалид балалар төркеменнән башкорт телендә “халык” мультсериалы иҗат итү күздә тотыла.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: