+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
6 гыйнвар 2024, 16:36

Ярлыкану бәхете

Повесть – Хәзер безгә өйләнешергә ярамыймыни инде??? – диде Нәзифә еламсыраган да, үкенгән дә тавыш белән. – Нишләп ярамасын, ярый, ярый, – диде әтисе белән улы бертавыштан. Шунда гына яңа һушына килгәндәй: – Үзең абый, үзең җаный буласың инде алайса, – диде, күз яшьләре аша сөенечле елмаеп Нәзифә.

Ярлыкану бәхетеЯрлыкану бәхете
Ярлыкану бәхете

...Разыя белән дистә елга якын яшәсәләр дә, балалары булмады. Ә гаярь ирнең үз сабыен сөясе бик килә иде. Дөрес, ул Зиннәтне үзенекедәй күреп яратты. Тик бик чирләшкә иде шул бала. Терелеренә аз гына да ышаныч булмады. Бергә танышып йөргән Әлимәсе авырга калгач, ике дә уйлап тормастан, кызы туар алдыннан ташлап чыкты да китте.

Разыяның вафатын ишетеп, аның апасы Сәмигага берничә тапкыр шалтыратып, улы турында сорашса да, Зиннәтнең үзендә булуын ул әйтмәде, чөнки сеңлесенеӊ вакытсыз бу дөньяны калдыруына Сәмига Назыйфны да гаепле саный иде.

– Бер гаиләгә уллыкка биргәннәр, кайда булуын әйтмиләр, дип ялганлады ул. – Сорашып йөрмә, эш бетте, поезд китте... Ә Назыйфның улын уйламаган көне булмады диярлек. Үзе гаепле булуга карамастан, тиргәшеп чыгып китүенә бик үкенде. Терсәк якын да, тик тешләп булмый икән. Искә алган саен, барып йөрмәвенә, үзе тәрбияләп үстерә алмавына әрнеп, сызланып куя иде.

Нәзифә дә әтисенең уллыкка алган сабые булуын, аның тагын ятим калуын, социаль челтәрләр аша эзләп тә, таба алмавын белә, үзе дә вакыт табып, эзләшергә уйлый иде. Әмма шулай булуга карамастан, бүген сөенергә дә, көенергә дә белмичә, югалды да калды.

– Хәзер безгә өйләнешергә ярамыймыни инде??? – диде ул, еламсыраган да, үкенгән дә тавыш белән.

– Нишләп ярамасын, ярый, ярый, – диде әтисе белән улы бертавыштан. Шунда гына яңа һушына килгәндәй:

– Үзең абый, үзең җаный буласың инде алайса, – диде, күз яшьләре аша сөенечле елмаеп Нәзифә.

Фамилияләре адаш булганга куанып йөргән бу мәхәббәтле парның әтиләренең исеме дә Нәзифәнеке – Назыйф, Зиннәтнеке исә Назиф дип язылган иде. Бала тудыру йортыннан алганда малайның исем-шәрифләрен үзгәртеп, булачак әти-әни аны үзләренеке итеп теркәгәннәр иде.

– Сез балкайларым! Безнең хатаны кабатламагыз берүк. Һичшиксез бәхетле булырга бурычлысыз һәм йортыбызны оныклар белән тутырырга, – дип, ул икесен дә, кызын да, яңа гына табылган улын да чиксез шатланып кочагына кысты. Бүген аңардан да бәхетле кеше дөньяда юк иде.

– Әниләрегез һәм үзем өчен дә сезгә, канатларыгызны парлап, гаилә корырга фатыйхамны бирәм...

Зиннәт кичке чәй табыны янында гына әтисен очратуданмы, сөйгәне янында булуданмы ачылып китеп, үзенең ташландык бала булуын әле күптән түгел генә белүен, шуңа бәйле авыр кичерешләрен, инде үзен читтән бәяләгәндәй, бик дулкынланмаска тырышып кына сөйләп бирде.

– Ә мин сине бер дә, бер дә ташламам, – диде Нәзифәсе, сабый баланы юаткандай, аның чәчләреннән сыйпап. Ә әтиләренең шатлыгы эченә сыймады, аларга карап сокланып, белгәнен укынып, изге теләкләрен теләп утырды:

– Аллаһым, рәхмәт, – диде ул, эченнән генә, тәрбияләп үстерергә дип алган улына соңлап булса да кулдан килгәнчә булыша алачагына, терәк булачагына куанып. Кечкенә песи баласын күкрәгенә кысып, яшь тулы күзләре белән артыннан берни аңламый карап калган улының ялварулы күз карашы әлегәчә исендә булды. Кызы "әти" дип дәшкән саен, улын да искә алып, кемнәр кулында икәнен белми өзгәләнепме-өзгәләнде.

...Әтиләре йокларга үз булмәсенә кереп киткәч тә әле Зиннәт белән Нәзифә озак чөкердәшеп утырды. Кыз гаилә альбомнарыннан үзенең балачак фоторәсемнәрен күрсәтте. Күренеп тора, кадерләп үстергәннәр, бәхетле булган ул.

Әтиләренең яшь чагында мәктәп формасы өстеннән ап-ак челтәр алъяпкыч ябынган кыз белән кулларын тотышып, бер-беренә мәхәббәтле карашып төшкән фотосы исә Зиннәтнең дә игътибарын үзенә тартты.

– Әтинең беренче мәхәббәте ул кыз. Шәһәр казы Фаина гаиләсе белән җәйләрен безнең авыл янындагы дачаларына ял итәргә килә торган булган. Аның соңгы звонок көнендә төшелгән бу фоторәсем. Тик ул зур начальник кызы булган, кияүгә дә шәһәр егетенә чыккан бугай. Әтине Фаинаның апасы үз итмәгән: "Хәерче безгә иш түгел, бүтәнчә күзгә күренмә," – дип куып җибәргән. Әти гарьләнгән, күрәсең, соңыннан аны бүтәнчә эзләп йөрмәгән, армиягә алынгач, юллары аерылган.

Йоклар алдыннан урамга һава суларга чыгып-кереп йөргәндә балаларының кем турында гапләшүләре колагына чалынып калган әтиләре яшьлек мәхәббәте турында матур хатирәләр белән тәмле йокыга китте. Тик ул – үзенең Фаинасы белән бала тудыру йортында сабыен калдырган Фисә Әхмәтнур кызы арасындагы уртаклыкны, ә Зиннәт исә фоторәсем аша үзен якты дөньяга китергән биологик әнисе белән тәүләп танышуын исләренә дә кертеп чыгара алмадылар... Аллаһ әле һаман бу серне нигәдер яшереп саклый иде.

Никахлы пар – бәхетле пар

Икенче көнне йокыдан торып, чәйләп алуга, йортка хәл-әхвәл белешергә күршедә генә яшәүче, ак яулыгы өстеннән ап-ак челтәр шәл бөркәнгән, вак кызыл чәчәкле күлмәгенә пар милли бизәкле камзул кигән Нәзифәнең Агәбисе – әтисенең түтәсе килеп керде. Зурлап, матур теләкләрен такмаклап, ике куллап ихлас исәнләште. Күрешкәч, кеше өенә кергәч укыла торган Коръән аятен – "Мөэмин" сүрәсен уку тиешлеген искәртеп, үзенә хас бер моң белән тезеп китте:

– Рабби әңзилнии мүңзәләм мүбәәракәү үә әңтә хайруль мүңзилииин. Алтын алма, дога ал.

Аннары озаклап догаларын, теләкләрен ирештерде. Аны әтиләре Назыйф кичтән күреп чакырып куйган, балаларына никах һәм аның хөкүме хакында аңлатуны үтенгән иде. Чөнки яшьләр кайчак загста язылышу, туйлауны гына хуп күрүчән. Агәбинен исә иманы камил: никахлы гаилә – тотрыклы, ныклы гаилә, никахлы гаилә таркалмас...

Агәбинең ай-ваена карамый, самавырны яңартып, шәһәр күчтәнәчләреннән авыз иттергәч, ул бисмилласын әйтеп, никах турында сүз кузгатты:

– Су буйсыныр буага, ил буйсыныр йолага, балалар. Сәламәт булган һәркем парлы-парлы булып яшәргә, сабыйлар тәрбияләп үстерергә, нәселен дәвам итәргә тиеш. Аллаһның безгә кушкан боерыгы бу. Ә гаилә кору уен түгел, үз өстенә бик зур җаваплылык алу... Никах исә – ант, вәгъдә ул, балалар. Ә инде антка тугры булырга кирәклекне дә, вәгъдәнең иман булуын да сез инде аңлый торгансыздыр. Никах көнегездә бер-берегез белән гомер буе никахыгызга тугры яшәргә ризалык бирәсез. Менә шуңа күрә дә никах – иң саваплы эш. Никахның табыны да тик ифтар табыны белән генә тиңләшә ала, диләр, онытмагыз. Шуңа кайбер имансыз бәндәләр кебек, никахтан соң, аракы белән пычрана күрмәгез. Бер генә парның да шайтан суы белән бәхетле булганы юк әле. Шулай дип аңлата дин галимнәре дә.

Соңынан Агәбисе Нәзифә сылуы белән аулакта никахлы тормыш, хәләл һәм харам нәрсәләр, тәһарәт һәм госел тәртипләрен аңлатуны да хуп күрде. Яшьләр Агәби вәгазен баштарак теләр-теләмәс кебек кенә кабул итсәләр дә, (Аллаһ сүзе зиһенгә азау ярып керә) соңыннан, ул әйткәннәр тәэсирендә, бер башка үсеп, җитдиләнеп киттеләр, сәдака һәм бүләкләр биреп, бик рәхмәтле булып калдылар.

Менә, ниһаять, никах көне дә килеп җитте. Яшьләр шәһәргә кайтып, никах киемнәрен, якыннарына сөенечле көннәренең истәлеге итеп өләшәчәк бүләкләрен, табынга куячак күчтәнәчләрен һәм Зиннәт ягыннан булган кунакларны (әнисе урынына калган, тәрбияләп үстергән Алма апасын, хәләл җефетләре белән аның улларын, берничә дустын һ.б.) ияртеп килде. Нәзифә ягыннан өй тулы кунаклар исә аларны колач җәеп каршы алды. Авылның имам-хатибы Әхмәтсафа хаҗи чараны башлар алдыннан егет белән кызның мөселман икәненә ышану кирәклеген искәртте. Никахның төп бер шарты шул икән. Яшьләр шаһитлар алдында: "Лә иләһә илләллаһ Мүхәммәдүр расүлуллаһ" дип, үзләренең мөселман икәнлеген раслап күрсәтте. Егет кызга үзенең никах бүләкләре итеп алтыннан йөзек кидереп, муенса белән пар алкалар такты. Никахның тагын бер мөһим шарты шулай үтәлде. Никах укыганда өч мәртәбә кабатланган:

– “Әсбәталлааһү фии судурил җәәнибәйни хәббәтәл мәхәббәһ" изге кәлимәсенең Аллаһым шушы парның күкрәкләренә өлфәт мәхәббәт иңдерсә иде дигән мәгъәнәсен дә аңлатуны кирәк тапты хәзрәт. Аннан соң теләкләрен яудырды, кунаклар исә: "Амин, Амин!" – дип ихласлап кабатлады. "Я, Раббым! Бу яшьләргә Адәм галәйһиссәлам белән Һава разиаллаһы гәнһөмәләр мәхәббәтен бир. Я, Раббем! Бу яшьләргә Ибраһим галәйһиссәлам белән Сара разиаллаһы гәнһөмәләр мәхәббәтен бир. Я, Раббем! Бу яшьләргә Мөхәммәд Мостафа саләллаһу галәйһи вәсәллам белән Хадичә разиаллаһы гәнһеләрнең мәхәббәтен бир. Я, Раббем бу яшьләрнең араларына өлфәт мәхәббәт биреп, никахлары төзек булса иде. Алар ата-аналарына, якыннарына миһербанлы, шәфкатьле, тәүфикълы, иманлы балалар булсалар иде. Болардан туачак сабыйларлар да изге балалар булып, ислам динен куәтләүче, үзләренә догачы, бәхетле балалар булып, тигезлек, саулык-сәламәтлек белән үстерергә насыйплар итсәң иде. Амин! Амин! Амин!" Коръәннән аятьләр, сурәләр укылып, сәдакәләр таратылып, догалар кылынды. Яшьләргә дә, кунакларга да истәлекле бүләкләр өләшенде.

Никах табыны исә милли ашлардан сыгылып тора иде. Табынны Нәзифәнең һәм әнисе, һәм әтисе ягыннан туган-тумачалар бергәләшеп, искиткеч муллык һәм милли зәвык белән әзерләгәннәр, табынга бәрабәр күчтәнәчләр дә авыз суын китерерлек иде мәгәр. Токмачлы шулпа, каклаган каз, төрледән-төрле бәлешләр, тутырган тавык, кияү пилмәне, кияү коймагы, тәбикмәк, гөбәдия, чәкчәк, бавырсак, итле өчпочмак, куллама, йөземле пылау – халкыбыз милли ризыкларының бу йөзек кашларын тәмләп кенә түгел, санап та чыгу мөмкин түгел иде. Никахлы парның бәхете дә берүк шушы табын кебек мул булсын! Шундый изге теләктә таралышты кунаклар. Яшьләрнең куанычларының иге-чиге булмады.

Зиннәт тә, ниһаять, үзенә бәхет кояшы елмаюын тойды, борчулы уйларыннан да бераз арынгандай булды: сөбханаллаһ, күз тимәсен берүк. Ул сөенече эченә сыймый балкып утырган сөйгәненнән күзен дә алмый:

“Әкияттә түгел, бер бите ай, бите кояш сылу син икән ул, җаным”, – диде. Ә Нәзифә аңа җавапка һич кесәгә кереп тормады, үсмер чагында, Агабисе янында көзгегә карап, "чибәрләр нигә без түгел" дип такмаклаган чагында тәҗрибәле туганы әйткән откыр сүзләр белән җаваплады:

– Булма чибәр, бул бәхетле, бәхет чибәр күрсәтә. – Икесе дә, нур чәчеп, канәгать елмаештылар. Әйе, картлар сүзен кар басмас диюләре бик тә дөрес анысы.

Таныш булмаган таныш

Туйларын яшьләр көзге эшләр бераз тәмамлангач, чагу төсләргә бай әбиләр чуагына таба уздырмакчы булды. Бераз әзерлек чаралары да күрәсе бар. Никахтан соң атна чамасы узуга, Зиннәтнең дөньяга тудырган анасын күрәсе килү теләге янә көчәйде. Көненә бер булса да аның адресында күрсәтелгән йорт тирәсен әйләнеп кайтыр булды. Узганда, фатиры урнашкан подъездга кереп-чыгып йөрүчеләргә текәлеп-текәлеп үтсә дә, "менә монысы, мөгаен, минем әнидер" диярлеген очратмады.

Кем белә, бәлки, әнә теге утыргычта бер иркәй белән көлә-көлә нәрсә хакындадыр гәп коручы, чәчләрен биек итеп артка өеп куйган, җәйге затлы ак костюмдагы хатын шул үзедер? Ә әнә теге аягын чалыштырып атлап, култыгына шешә кыстырып кереп баручы хәсрәт төенчеге шул Фисә булса? Күрмәгәннең күрәсе, күргәннең качасы килә кебек булмасын тагын. Дәү әнисе әйтмешли, һәр тишеккә бармак тыксаң, еланга эләгерсең... Шулай да сер яшеренгән нәрсәгә җан мавыга икән шул... Бәлки, дөньяны борын тишегеннән күзәтеп, бүтәннәргә мыскыллы караш ташлап узучы менә шушы фырт ханымдыр ул? Кем соң син, кем соң?.. Икеләнгән шикләнер, шиге белән чикләнер, дигәндәй, нигәдер һаман аның фатирына керергә һич аягы тартмый Зиннәтнең? Авыр төенне чишәрлек көч һәм куәтне туплый алмый һаман азаплана әле. Көннәрдән бер көнне Нәзифәсе:

– Уйланасың да утырасың, әйдәле, бүген кич әниемнең түтәсенә – Чибәр әбиемә барып килик. Дәваханәдә калып, никахыбызга киләлмәде. "Кияүне алып кил, күрәсем килә”, – дип, өзми дә куймый, – дигәч, аңа иярми булдыра алмады. Әмма бик тиз генә чыгып китеп булмады әле өйдән. – Сират күпереннән үткәргәндәй бәяләп караячак Чибәр әбием безне. Ул бик зәвыклы кеше. Күп еллар үзешчәннәр театрында уйнаган, һөнәре буенча табибә. Белмәгәне юк. Инде мәдрәсәләрдә ислам динен ныклы өйрәнеп, үзе мөслимәләргә гыйлем бирә... Менә кара кашлы, кара чәчле син матурыма ак күлмәгеңнең үтергически килешә торганы һәм кара чалбарың, яхшылап үтекләдем, үземнекеләр дә әзер, – диде Нәзифә, ирен чите белән үзенә генә хас серле бер елмаю белән.

– Диңгездәй зәңгәр күзләреңә пар блузкаң сине тагын да серлерәк итә. Ә мин гашыйк булган җитен төсле чәчләреңә беләзек һәм алкаларың төс, – диде Зиннәт, Нәзифәнең сылу тәнен тагын да сылурак күрсәткән кофтасының арткы төймәләрен каптырышып.

Очраклылык һич очраклы түгелдер. Шундый уй килде Зиннәтнең башына, Чибәр әбинең кәккүк әни яши дип фаразланган серле йорттан булуы, торакларының да шул ук подъезда, хәтта терәлеп торган күршеләр дә икәнен белгәч. Җитмәсә, ишекләре дә бер-берсенә колач җәеп ачыла икән, хәтта фатирларны, икесенә уртак кечкенә коридор калдырып, бер тимер ишек белән берләштергәннәр. Зиннәттә чын ир-егетләр холкы – ул сүзчән егет түгел. Шул сәбәпле Нәзифә әле аның бу көннәрдә әнисен эзләгән мәшәкатьләрен дә, аның адресын табуын да белми иде. Зиннәт исә һаман бар аңлаганын тик күңеленә генә беркетеп барды. Идел күрми итек салма, танымый әйтеп салма, дигәндәй, Нәзифәсенә берни белгертмәде. Кем белә, бәлки адресы ялгыш булуы да бар. Шулай килеп чыкса, гарьлеккә калуыңны көт тә тор!

Чибәр әби аларны, сөенеп, якты йөз, тәмле сүз белән каршылады. Нәзифәнең әнисен искә төшереп, балавыз сыгып алганнан соң, аңа җәннәт рәхәтлекләре теләп дога кылды. Күчтәнәч һәм никах бүләкләре өчен рәхмәтләрен белдерде. Яшьләрнең аркаларыннан сөеп, аларга мәхәббәтле парлы озын гомер, дүрт саны төгәл тәүфыйклы һәм иманлы сабыйлар теләде. Никах мәҗлесенең ничек узуын сорашып:

– Бигрәкләр дә пар килгәнсез. Ризыкларыгыз киң, бәхетегез мул булсын берүк, балалар, – дип, белгәннәрен укып, изге теләкләрен җиткерде.

Бергәләп гапләшеп чәйләп алганнан соң, Нәзифә табынны җыештырышып, гөлләргә су сибәргә, туганына аш-су бүлмәсе мәшәкатьләрендә булышырга тотынды. Зиннәткә дә эш табылды: Нәзифә аңа чүп кәрзиннәрен бушатып керүне җөпләде. Ул чыгар өчен аягына киеп торганда, кинәт, ишекне сак ачып, бер хатын кереп, аңа бәрелә язып, туктап калды. Артыннан күрше фатирның ачык ишегеннән берәүнең, олы базар, кече туй ясап, дөбер-шатыр кыланып, дорфа тавыш белән:

– Фисә – таракан түрәсе, бер яртысыз кайтсаң, өйгә аяк басасы булма! – дип җикеренүе ишетелде. Кухнядагылар бу хәлне ишетмәсә, күрмәсә дә, Зиннәт исә шундук аңлап алды: аның алдында һичшиксез үзен бала тудыру йортында язмыш кочагына, үлемгә ташлап калдырган әнисе Фисә басып тора иде. Кулындагы тышы таушалып беткән сумкасы, өс-башы, төс-кыяфәтенә карап һәм артыннан ишетелгән сүзләрне чамалап, егет шундый нәтиҗә ясады: бу мөртәт эчкече икән, шлай булмаса, сабыен ташлар идеме?

–Бәй, кемнәр, дисәм, ку-ку-ку-наклар ба-аррр икән, – диде анысы, каушап. Каушамаслыкмы соң? Алдында ире Марсның япь-яшь чагы пәйдә булып, Фисәгә ачулы карап тора иде. Анысы, кухнядагыларның ишетүеннән сагайгандай тешен кысып һәм чиксез ачыну тойгысын йөрәгенә туплап, әйтә салды:

– Кунаклар?.. Түгел шул, хәсис. Мин – синең яшьлек ялгышың, хәчтерүш әни.

Рафига УСМАНОВА.

Искәндәр Нигъмәтҗанов рәсеме.

Дәвамы. Башын түбәндәге сылтамалар аша кереп укыгыз:

https://kiziltan.ru/articles/d-biyat/2024-01-04/yarlykanu-b-hete-3591922

https://kiziltan.ru/articles/d-biyat/2024-01-05/yarlykanu-b-hete-3592719

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас