+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
28 февраль , 16:29

Югалтуның кузлы күмерләре

Хикәя – Әни, аның кул күтәрү гадәте башта ук беленмәде бит. Тик торганнан җенләнеп китүе аптыраткан иде, югыйсә. Балаларны да куркытып бетерде. Чыгып китү очраклары ешайды. Кич кенә эшкә, я намазга дип чыгып китә дә, бик соң, күп вакыт иртән генә кайта. Иң соңгы нокта аның Даниярны тотып алып стенага табан атуы булды, көчкә тотып калдым үзен. Бала, мине яклашып, атасының кулын умырып тешләп алырга өлгерде шул!

Югалтуның кузлы күмерләре
Югалтуның кузлы күмерләре

Тиран

 

Әйбәт кенә яшәп китте яшьләр. Бер-бер артлы кызлары Наилә, аннан уллары Данияр туды. Шундый яхшы кебек тоелды бар да. Зәлифә дә, Алия белән Алсу да тынычланды. Ләкин бу читтән караганда гына булган икән...

Ата-анасының һаман да Солтанның татар кызына өйләнгәнлеген белмәвенә эчләре поша. Илнарага бу турыда иреннән көчләп әйттерергә кала. Берничә көннән егетнең әнисе килеп төшә. Әтисе килми, чөнки кайчандыр ул Русиядән департация юлы белән иленә озатылган булган икән.

– Ни өчен ризалык бирдегез? – дип ташлана әни кеше керә-керешкә үк Зәлифә белән Рамилгә. Карап торуга ук усал-кырыс хатын, ватып-җимереп урысча сөйләшә. Күренеп тора: иленнән бөтенләй бер якка чыкмаган ханым. Алай да авызыннан ут чәчеп тора. Карарга куркыныч. Бергә утырып, барын да уртага салып, аңлаша-сөйләшә алмадылар. Зәлифә белән Рамил хәлне җайларга азапланды, ләкин аларны ишетергә дә теләмәделәр... Оныкларга борылып та карамады дәү әни булган кеше. Кабул итмәгәнлеге әллә кайдан күренеп тора иде!

Зәлифә боларны бик авыр кичерде. Ләкин кызына күрсәтмәде: болай да ут янган баласының күңелен челпәрәмә китерәсе килмәде аның...

Озакламый чынлап та Илнара әнисенә, телефоннан шалтыратып, Солтанның кул күтәрүе турында белдерәсе итте. Моны ишетү белән балаларны, үзен йолып алып кайтты Зәлифә. Шунда гына ачылды кызы.

– Әни, аның кул күтәрү гадәте башта ук беленмәде бит. Тик торганнан җенләнеп китүе аптыраткан иде, югыйсә. Балаларны да куркытып бетерде. Чыгып китү очраклары ешайды. Кич кенә эшкә, я намазга дип чыгып китә дә, бик соң, күп вакыт иртән генә кайта. Наилә ул кайтып ятмыйча йоклап китә алмый. Иң соңгы нокта аның Даниярны тотып алып стенага табан атуы булды, көчкә тотып калдым үзен. Бала, мине яклашып, атасының кулын умырып тешләп алырга өлгерде шул! Башка аның белән бер көн дә тормыйм, дип ант иттем шунда...

Шушы сүзләрдән соң Зәлифә киявенең тиран икәнлеген аңлады, андыйны үгетләп тә, дәвалап та булмый. Дәваласаң да, ул чир гомергә дә бетми.

Балаларны авыл балалар бакчасына бирделәр. Илнара исә район үзәгендәге почта бүлекчәсенә кассир булып эшкә урнашты. Инде тынычландылар дигәндә, ике-өч айдан Солтан кайтып төште, аякларына гына егылмады, гафу үтенде. Ярату көче калган булгандыр, ул җиңде, ахры, яңадан төянеп Уфага китте балалар. Ә Зәлифә тагын ут эчендә калды...

Шулай берничә тапкыр кабатланды. Бер кайтуында Илнараның өченчегә авырлы икәнлеге ачыкланды. Шулай туды аның кечкенә сабые – Мәдинәсе...

 

Күченү

 

Җәй җитте. Иртән кояш көне-төне гөжләп торган трасса ягыннан авылга килеп чыга да, шаянланып, кешеләргә күзен кыса. “Ярышабызмы?” – ди янәсе. Ә кешеләр риза! Иртәннән кичкә кадәр кемузардан чабышалар. Кич җитсә, арып, түшәкләренә авалар. Ә кояш иренеп кенә каршы якка – авылга терәлеп үк торган калкулык артына кереп югала. Аның арып-талганын беркем күрми, белми.

– Әни, без тагын кайттык инде, – дип килеп керделәр кичләтеп Илнара һәм өч онык. Солтанның эзе-юлы да юк. Бу инде китмәскә дип соңгы кайтуларыдыр...

Монысында Илнара район үзәгеннән йорт сатып алырга теләге булуын белдерде. Нигә авылда түгел? Район үзәгендә яхшырак эш тә табарга була, балаларга укырга гына түгел, башка түгәрәкләргә йөрергә дә җайлырак. Анысы хак.

– Ана капиталына өй сатып алыйк, әни, Рамил абый, минем 450 мең сумым бар, 300 мең сум биреп торсагыз, – дип, кыенсынып кына сүз башлады Илнара, башын түбән иеп.

Ризалаштылар. Үзе, көн-төн эшләп тагын бераз акча табалды Илнара. Гаиләсен, балаларын өйле итәсе килде аның. Ә әти-әни нигезенә болай да гел кайтып йөрергә була. И бала! Зәлифә күзләрендәге яшьләрне кеше күрмәгәндә генә сыпырып төшерде. Өч баланы ялгызы ничек кеше итәр икән? Ярый, Ходай ярдәменнән ташламас әле. Ә алар? Зәлифә белән Рамил икәү бит – үстерешәчәкләр. Ялларда гел аларда булырлар!

Зәлифә өйгә ремонт ясарга оста ахирәтен чакырды да, сатып алган йортны бергәләп тәртипкә китерергә тотындылар. Көзгә бар да эшләнеп беткән иде инде...

 

Соңгы сулыш

 

Көз айларында Илнара бертуктамый эшләде, сабыйларын – балалар бакчасына, олысын мәктәпкә җыярга кирәк, йортка кирәк-ярак аласы... Ә балалар күбрәк авылда яшәде. Даниярны гына алып китәсе итте ул. Берүзенә күңелсез булгандыр шул. Ләкин бакчага бирәм дигәндә генә тагын кире уйлады. Туганнарыннан аерасы килмәде аның. Эше дә күп иде шул! Машина да юнәтте, йөртергә документ алыр өчен дә укыды. Юл кагыйдәләрен җиңел генә бирде, машина йөртү буенча имтихан тапшыру өчен шәһәргә барырга кирәк иде. Шул көннәрдә аның кәефе бик шәп булды.

Зәлифәнең күз алдыннан бар нәрсә кинодагы күренешләр кебек көн саен уза да уза.

...Гыйнвар башында 3 көн балалары янында авылда торганы, һәр әйткән сүзе, күз карашына кадәр хәтердә... Аның янына район үзәгенә баргач, озатканда озак итеп басып карап калганнары – берсе дә истән чыкмый.

Иске Яңа елны үткәрергә Илнараны ерактан кайткан ахирәте кунакка чакырган иде. Әнисенә бу турыда әйтергә килештерми, ул сеңлесе Алсуга шалтыратты. Ә анысы: “Апа, бар, бер кайда чыкканың юк ләбаса”, – дип җавап бирде. Чакырылган вакытка такси алып, ахирәте янына киткән. Төн урталары җиткәч, өенә кайткан. Азрак кына күңел күтәрелгән кебек. Бергә үскән Дамира ахирәте белән ни генә хәтерләренә төшермәделәр. Моңсу да, күңелле дә булды ул кичне. Тизрәк ятып йокларга кирәк. Иртәгә эшкә, аннан балалар янына ашыгыр ул. 2-3 көндә сагынып бетә шул бәгырь кисәкләрен. Үзләре дә бигрәк юксына әниләрен. Ләкин ныклап төпләнеп беткәнче бераз вакыт үтәр әле. Балалар кечкенә, барын җайлар өчен күп эшләргә кирәк булачак. Акрын гына керде, ишеген ныклап бикләде. Инде генә чишенеп ятам дигәндә ишек келәсенең шалтыравына сискәнеп китте. “Чү! Кемдер бар түгелме соң?” Ишектә ире Солтан басып тора иде! Йозакны ачып кергән булырга тиеш... Күзләре шашкан кешенекедәй акайган. Әллә ниләр әйтеп кычкырынырга тотынды. “Солтан, ни эшләвең? Тынычлан”, – дип карады Илнара. Ләкин Солтан берни күрерлек, ишетерлек хәлдә түгел иде. Йөгереп килеп, күз ачып йомганчы аның бугазына пычак кадады. Кайчандыр өзгәләнеп: “Җаным, яратам сине!” – дигән дөньядагы иң-иң якын кешесенә! Шул минутта ул җитәкләшеп урамда йөрүләрен, улы буласын белгәч, шатлыгыннан күз яшьләрен түгеп утырганын, я өч сабыеның да тәпи басып киткәнен исенә төшермәдеме икән? Ә әнисез калгач, ул балаларны кем үстерер, елаганда, авырганда кем башыннан сыйпап юатыр, дип тә уйламадымы?

Бер мәл кан эчкән җанвардай һушсыз торды ул. Аннан торып чыгып йөгерде. Күзенә ак-кара күренмәде, кайда барганын белмәде. Аяклары үзеннән-үзе полиция бүлекчәсенә алып килде. Ишекне ачып керү белән беренче очраган полиция хезмәткәренә: “Мин хатынымны үтердем”, – диде дә, лып итеп урындыкка утырды. Кулларын борып ташладылар җәнлекнең. Аны кеше дип атарга беркемнең дә теле бармас иде! Чөнки Илнараның туганнарына гына түгел, үзенең ерак илендәге якыннарына да төбәп гомер буена янарлык утлы күмер ташлады ул. Шул мизгелдә генә, бәлки, моны аңласа, аңлагандыр. Бәлки, юктыр да. Башы төрмәдә чериячәк икәнен генә уйлап ут йоткандыр...

 

Үлем үкенечсез булмый

                                        

...Өйгә исә уртанчы кызы Алсу гаиләсе белән көтмәгәндә кайтып төште. Тиз генә мунча яктылар, бәлеш салып җибәрделәр. Оныклар аяк астында бөтерелә. Һәр гаилә өчен моңардан да зур бәхет бармы? Һәммә нәрсә гап-гади кебек, ләкин искиткеч ихлас. Шушындый бергә булулардан да зуррак сөенеч юктыр сыман адәм баласына.

– Әни, без иртүк китәрбез инде, яме? – диде Алсу ятар алдыннан.

– Бәй, кызым, иртәгә эшкәмени соң?

– Әйе шул, иртәгә киявеңә эшкә дип шалтыраттылар.

Шушы сөйләшүдән соң ятып йокладылар. Иртән аларны озатырга балалар да уянды. Ләкин әле бик иртә булганга, ятып торырга булдылар. Бәләкәчләр тиз үк йокыга чумды. Ләкин җылы түшәктән аерылырга сәбәбе табылды: ишек шакыдылар... “Ходаем, әллә Алсуларга юлда берәр нәрсә булдымы?” – дип уйлап куйды Зәлифә, коты очып. Ишекне ачып җибәрүгә, анда полиция хезмәткәре басып тора иде.

– Илнара кызыгызның ире Солтан монда килмәдеме? – дип сорады ул бик җитди итеп.

– Юк, алар кызым белән ярты ел элек аерылыштылар. Шул вакыттан бирле аның монда күренгәне юк, – дип җавап бирде Зәлифә, куркуыннан бөгелеп төшеп.

– Әйдәгез, өйгә керик! – диде полиция хезмәткәре.

Тупсадан үтүгә, ул хәлне аңлата башлады. Зәлифәнең күз аллары караңгыланып китте. “Кызым...” – дип кенә әйтә алды ул һәм һушын югалтты. Тавышка Наилә йөгереп чыгып баскан иде. Хәлне шунда ук аңлады. “Әнием!” – дип кычкырды, ләкин бәргәләнмәде-суккаланмады, нәнәсе янына ул да бөгелеп төште. Шул минутта 8 яшьлек баланың гәүдәсе тораташтай каткан, аны утыртып та, яткырып та булмас иде. Зәлифәне ничек кирәк алай һушына китерделәр дә, аларны район үзәгенә алып киттеләр. Йортка берсен дә кертмәделәр, чөнки анда криминалистлар эшли иде. Төшкә табан мәет ташый торган машина гәүдәне моргка алып китте.

...Көне буе икенче кияү белән Зәлифәнең сеңлесенең улы Уфада мәет ярган җирдә йөрде. Башка туганнар да җыелып бетте. Балалар белән психолог аерым әңгәмәләште. Нәкъ ул алар барысын да белергә, әниләренең гәүдәсен үз күзләре белән күрергә тиешлеген аңлатты. Туганнардан берәү дә моңа каршы килмәде. Мәетне алып кайткач, балалар әнкәләренең үле гәүдәсен ике тапкыр күрде. Ышанмаслык берни дә калмаган иде. Даниярны берничек тынычландырырлык булмады: күз яшьләрен тыймый, үксеп-үксеп елады. Аңлаешсыз сүзләре арасында: “Әнием, синнән дә әйбәт кеше юк иде бит. Әти, син ни эшләдең? Безнең хәзер әниебез юк...” – дигәннәре генә аң-зиһенгә барып җитәрлек булды. Наилә исә бер генә яшь бөртеге дә күрсәтмәде, аның тораташ гәүдәсе бик озак кеше кыяфәте ала алмый торды. Башы түбән иелгән, үзе ни турындадыр уйлый да уйлый. Ә 3 кенә яшьлек Мәдинә берни дә аңламый иде, күрәсең, ул олыларның шулай бертуктамый елаганнарына аптырап карап торды. Уенчыгының я берсен кулына алды, я икенчесен, ләкин апасы белән абыйсы уйнамагач, аңа да кызык түгел иде.

Икенче көнне ун гына көн элек 30 яше тулган өч бала анасы Илнараны авыл зиратына илтеп җирләделәр. Йөри алган бар авыл халкы, зәмһәрир гыйнвар суыгы булуга карамастан, аны соңгы юлга озатырга килде. Мондый фаҗигале үлемнең авыл тарихында булганы юк иде...

 

Суд

 

Бүген төнлә бөтенләй дә күзенә йокы кермәде Зәлифәнең. Иртән үк Уфага юл тотасы бар. Тагын шул судка барасы инде. Бу юлда йөреп гаҗиз булып бетте ул ел ярым эчендә. Үзе дә бу өлкәдә күп нәрсәне белә һәм аңлый башлады кебек. Җинаятьче киявенең туганнары тынгы бирми: я срокны кыскартасылары килә, я балаларны үзләренә аласы...

Өй эшләрен тиз генә әвеш-тәвеш китерде дә, машинага чыгып утырды. Ире Рамил аны көтә иде инде. Машина алга чаба. Сөйләшми генә баралар. Сүзсез дә аңлый икесе дә: көн авыр һәм борчулы булачак. Табигать тә Зәлифәнең күңеле белән бер дулкында: көчле җил агачлардагы соңгы яфракларны йолкып алып, ачу белән җиргә ыргыта. Барыннан да шулай котылып булсын иде ул. Вакыт узгач, барысы да тагын үз урынына кереп утырыр иде...

Республиканың югары суды бинасы каршында кеше өзелми, кемнәрдер борчулы йөз белән чыгып, үз юлы белән китә, кемнәрдер үз сәгатен көтә. Көлгән кеше түгел, елмаюлы йөз дә күрмисең монда, чырайлары борчулы, сөйләгән сүзләре тын гына, борын астыннан гына чыга.

Менә аларның да керер вакыты җитте, сәркатип кыз кирәкле кешеләрне барлады, тонык кына тавыш белән үзе артыннан тиешле залга керергә кушты...

Районда үткән судта чыгарылган 10 елга иректән мәхрүм итү карары үз көчендә калды. Ләкин Солтанның туганнарына балалар белән очрашып тору хокукы бирелде. “Я, Хода, оныкларга бу турыда ничек белдерермен?” – дип уйлады юл буена Зәлифә, коты очып. Уфадан кайтып җиткәнче ике сәгать буена ире дә, үзе дә ләм-мим сөйләшмәделәр. Сөйләп-аңлатып бетмәслек авыр иде икесенә дә.

Суд алдыннан гына Солтанга психологик тикшерү уздырылды, анда аның үз акылында булуы ачыкланды. Шул вакытта аның әнисе Зәлифәгә: “Синең улың юк, Даниярны үзеңә ал, ә кызларны миңа бир”, – дип ялынды. Зәлифә катгый каршы төште. Киресенчә, балалар өчен көрәшергә тиешлеген ул шунда ныклап аңлады. Суд карары турында ишеткәч, олы онык Наилә: “Нәнәй, әгәр безне әтинең туганнары белән очраштырасыз икән, өй түбәсеннән сикерәм”, – диде һәм кычкырып еларга тотынды.

Зәлифә түзмәде, адвокаты белән киңәшләшеп, Самарага кассацияга бирде.

Кассация – Югары суд чыгарган карарның законлымы-түгелме икәнен раслау. Кассация бирер өчен кассацион шикаять язарга кирәк. Ул суд Солтанны ата хокукыннан мәхрүм итте һәм аның туганнарына балалар белән очрашуны тыйды.

Зәлифә боларыннан да канәгать. Башка инде көрәшергә язмасын. Оныкларны үстерергә көч кирәк. Яшь бара, хәзер ул инде 60тан өстә, көчне саклап кына яшәргә кирәк.

 

Соңгы сүз түгел...

 

Быелгы  көз әллә нинди озын һәм яңгырлы килде. Чын-чынлап кара көз инде. Ноябрь башында элегрәк кар ята иде. Ә быел ике-өч кенә көн җиргә кар төшеп, туңдырып алды да, яңадан эретте. Аннан соң тоташ болытлы көннәр китте. Агачларда яфраклар күптән коелып беткән, көзге усал җил, инде йолкыр нәрсә калмагач, аларның ботакларын сындырырга азаплана. Ләкин аның көче генә җитми. Селки, йолка, әмма сындыра алмый.

Язмыш та бу гаиләне бөгәргә-сындырырга тырышып шундый куркыныч сынау җибәргән булып чыкты. Андый чакларда “Нигә миңа? Минем ни гаебем бар?” – дигән сорау куя үзенә адәм баласы. Йокысыз төннәрдә Зәлифә дә бу сорауны үзенә меңәр кат биреп карады. Тик җавабын гына тапмады. Тормышның аяусыз табышмагына чишелешне ул гел эзли: тормыштан, кешеләр белән сөйләшкән чакларда, караган тапшырулардан һәм Интернет челтәрләрендә әйләнгән канатлы сүзләрдән... Кайчагында тапкан сыман да була, үрмәкүч ятьмәсеннән чыгарга азапланган кебек, ул да тыпырчына. Аңламый гына. Кайда башка бер төрле адым ясалса, ниндидер бик кирәк сүз әйтелгән булса, бу хәл булмас иде икән соң? Үзенә-үзе җавап таба башлаган вакытта гына күзе бераз ачылган сыман тоела. Язмыш ачысын беркем дә алдан татый алмый! Күрә дә, белә дә алмый кеше ни күрәсен! Алай да язмыш кешене бөгә-сыга, ега да яза, ләкин булдыралмый!

...Менә инде озакламый кызының ике еллыгына Коръән укытырга кирәк булачак. Бу югалту якыннарының хәтереннән һичкайчан җуелмаса да, шуннан соң җаннарына, бәлки, ниндидер тынычлык иңәр. Укыган догалар исә кызының рухына барып ирешми калмас.

 Аның дәвамчылары янында булуга Зәлифә сөенеп бетәлми. Нык итеп арыган, алҗыган чакларда көч бирә аңа оныклар. Ул да соңгы сулышына кадәр өчесенә дә таяныч булыр. Тырышлыгы бушка китмәс әле...

Балалар бер генә көнгә дә әниләрен оныта алмый. Нәрсә эшләсәләр дә, “Әни дә шулай дия иде”, “Әни дә шуны пешергән иде”, “Әнинең дә мондый күлмәге бар иде,” – дип әйтергә күнеккән алар. Онытмауларына җаны көйми Зәлифәнең, киресенчә, балаларының әниләренә охшавына, аны һаман чиксез яратуларына үзәге өзелерлек итеп сөенә.

Яраткан әниләре булмаганга бер ягы китек балачакларының башка ягы тулы булсын дип тырыша ул. Бергәләп кинога да баралар, табигать кочагына да чыгалар, туган көннәрне үткәрми калмыйлар. Оныклар хәрәкәтле уеннарны ярата, тормышның һәрбер хозурлыгына ихлас сөенә беләләр. Наилә йөзү түгәрәгенә йөри, хорда җырлый. Бик матур итеп рәсем төшерә. Данияр биергә ярата. Ә Мәдинә туганнарының үрнәгендә үсә. Кызы көне буе янында йөргән кебек тоела Зәлифәгә. Берәр уңышлары булса, ул: “Их, кызым, үскәннәрен күрсәң икән”, – дип үзалдына кабатларга ярата. Өтелгән бәгырен дәвалап яши күз нурлары, аларга карап юана нәнәй-әни кеше.

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА.

Әнәс Арсланов фотосы.

Ахыры. Башын түбәндәге сылтама аша кереп укыгыз: https://kiziltan.ru/articles/d-biyat/2024-02-26/yugaltuny-kuzly-k-merl-re-3658353

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: