Туган көн
Башка вакыттагыдан да иртәрәк торып, йөгерә-йөгерә камырын куйды, бәрәңгесен әрчеде Зәлифә. Суыткычын ачып, азык-төлекне барлап чыкты. Бар да алындымы икән? Берәр нәрсә онытылып калып, кибеткә чыгып йөгерәсе булмасын. Кичә бит районга барып, ире Рамил белән бар нәрсәне машинага төяп кайттылар. Юк, онытылмаган, бар да бар. Күгәрчен сөте генә булмаячак табында. Бүген аның оныгы Даниярның туган көне! Аңа 8 яшь тула...
Балалар торганчы эшлисе эшләрен төгәлли дә алмады, күз алмалары йокы бүлмәләреннән сибелешеп килеп чыктылар.
– Нәнәй, нигә безне иртәрәк уятмадың? – дип елмая Данияры. Зур егет булды бит, быел мәктәпкә төште.
– Өлгерәбез, хәзер без дә булышсакмы, – диде Наиләсе, энесе белән сеңлесен юыну бүлмәсенә табан әйдәләп.
Чәй табыны һәрвакыттагыча мулдан әзерләнгән иде. Алар яраткан ризыкларны пешерә нәнәләре, ятимлекне сизмәсеннәр диюе аның. “Нәнәй, син шундый тәмле пешерәсең, гел әни кебек...” – ди Наилә, күз яшьләрен көчкә яшереп. Көндәгечә сөйләшә-сөйләшә чәйләп алдылар да, кемузардан табын хәстәрли башладылар. Бергә бакчага, аннары мәктәпкә йөргән иптәшләрен чакырган Данияр, кызлар да бар. Бер дә сынатасы килми! Бигрәк тә Наилә тырыша, аңа инде 10 яшь, камырдан тәмлекәчләр дә пешерә, салатлар да ясый. Эшләгән урынын хәзер генә җыештырып ала үзе. Гел әнисе инде, тырышлыгы, чисталыгы белән. Бертуганнарын, бигрәк тә биш кенә яшьлек сеңлесе Мәдинәне пөхтәлеккә өйрәтә. Анысының да кулы бар нәрсәгә оешып-килешеп тора бит әле.
Төш вакытына чакырылган “олы кунаклар”ны хуҗалар көчкә көтеп җиткерде. Берәм-берәм йөгереп килеп керде дуслар: Зилә, Гүзәл, Әмир, Марат, Айрат, Илнур, Искәндәр. Алар килгәндә табын әзер, ә ишек алдында Рамил ит кыздыра иде.
– Балалар, барыгызны да өстәл янына чакырам. Ачыгып та беткәнсездер, – диде Зәлифә.
Башта Данияр, иптәшләренең бүләк тапшыруыннан оялыбрак торды, аннан батырайды тагын.
“Тегермәннәре шәп тарта үзләренең!” – дип үз алдына елмайды Зәлифә, үзе балалар янына сирәгрәк килергә тырышты, кыенсынмасыннар берүк, үзләренчә утырсыннар. Стаканнарына сок ишене Наилә дә бик оста өстәп тора, аны инде өйрәтәсе юк. Бераздан алар дәррәү сикерешеп торды, малайлар бер тирәгә җыелып, бүләкләрне караштырды, кызлар исә, Наиләгә ияреп, савыт-сабаны алгалаштырды.
Әнә инде малайлар, ихата бетереп, футбол уйный башлады. Әмир бит дустына бик матур футбол тубы бүләк итте. Ничек шуны эшкә җикми түзәсең?! Рамил абыйлары өйрәткәләп, макташтырып та торгач, озак кына уйнадылар. Ә кызлар тамашачы булды. Мәдинә генә абыйлары артыннан бертуктамый йөгерде. Егылса да, еламады, тәмам арыганчы әрле-бирле чапты.
Зәлифә мыштым гына читтән балаларын күзәтә. Мәдинәсе коеп куйган әнисе: гәүдә төзелеше генә түгел, йөреше һәм бит төзелеше белән дә. Әнкәсе сыман итеп битен сыпырып куюларына кадәр охшаган. Данияр – дөреслек яратуы белән, ә Наилә – кылган кылыклары белән...
Менә инде нәни кунаклар, озак кына уйнаганнан соң, тәмам арып, торт белән чәйләр эчеп, таралыштылар.
Бар да кичкә кадәр һәр көндәгечә барды. Зәлифә, бәбкәләрен җыйган инә каздай, оныкларын йокы бүлмәләренә озатты. Өй эче тып-тын. Бары залдагы стена сәгате генә “келт-келт” итеп, секунд-минутларны саный. Аннан сәгатьләр тәүлекләрне җыя, атналар, айлар, елларны барлый. Ә бәгырь һаман телгәләнүдән туктамый. Озакламый, көз айлары бетеп, карлы салкын кышлар килгәч, гыйнвар башында, өч кызның иң өлкәне Илнараның бу якты дөньяны ташлап китүенә ике ел булачак! Тик үз теләге белән түгел... Илнара – янында үсүче шушы оныкларының әниләре инде. Олысы Наилә генә Уфада гимназиядә укый, шунда яши дә. Ялларны, каникулларны авылда, туганнары янында үткәрә. Түшәгенә яткач, Зәлифә инде мең дә беренче тапкыр йөрәк пәрасенең кыска гына гомерен тәфсилләп күз алдыннан үткәреп чыга.
Хаталарның башы
...Балачактан үзаллы, җитди булып үсте Илнара. Яхшы укыды, әти-әнисенең йөзенә бер дә кызыллык китермәде. Үсә төшкәч тә, кичләрен озак йөреп, Зәлифәне борчуларга салмады. 9нчы классны беткәндә генә йөрәк авыруыннан әтиләре үлеп китте. Гаилә өчен сөйләп бетмәслек фаҗига булды бу. Ләкин яшәргә кирәк! Кызларны аякка бастырасы, тормыш юлына чыгарасы бар иде Зәлифәнең. Бөгелеп-сыгылып төшәргә аның хакы юк иде. Ә Илнара, авылда урта мәктәп булуга карамастан, Уфага икътисад колледжына укырга керде. Анда да яхшы укыды. Өйгә кайткан чакларда бер минут тик тормас иде. Зур өйләренең бар бүлмәләрен ялт итеп җыештырыр, бер тарафта да тузан бөртеге калдырмас. Сеңелләрен дә эшкә ул өйрәтте. Әнисенең эше күп икәнен күреп торгандыр инде. “Әни, картайгач, сезне мин карармын, яме, кайгырмагыз”, – дияр иде үзе. Сүзен чатнатып әйтә белә. Дөреслекне ярата иде. Ә Рамил – ул кызларның үги әтиләре. Ләкин ул алар өчен бер дә үги булмады. Авыр көннәрдән алып бүгенгәчә ул Зәлифә һәм гаилә өчен дип янып-көеп яши торган җан
Зәлифә кызын икътисадчы булып эшләр дип хыялланды. Танышлары аша һөнәре буенча алган эшкә урнаштыру хәстәрен дә алдан күрә башлады.
Ләкин Илнара укуын бетерер-бетермәстән кибеткә эшкә керде.
“И әни, тизрәк эшлисем килә, сезнең җилкәдә күпме утырырга була соң?” – диде кызы, гадәттәгечә, җитди итеп. “Бераздан җайланыр әле бар да”, – дип өметләнде шунда Зәлифә. Адәм баласы бит хаталар ясап кына аякка баса. Үзенә нәрсә кирәген яши-яши генә аңлый башлый.
...Көзнең соңгы көннәре иде. Агачлар тулысы белән шәрәләнеп бара. Бар дөнья тып-тыныч. Табигать тә, кеше кебек үк, ял итәргә дип, кышка әзерләнә. Аннан ап-ак кар астында көч җыяр да, язын тагын җанланып китәр. Ел да шулай кабатлана. Табигатьтә һәрчак гармония. Кеше язмышларының катлаулыгында аның эше юк.
...Ялларының берсендә Илнара, гадәттәгечә, ялгызы түгел, ә бер егет белән кайтып керде. Зәлифә алар капкадан кергәндә тавык-чебешләрен ашатып, сарай ишегеннән җай гына чыгып килә иде. Аптыравыннан кулындагы савыты җиргә төшеп китә язды, “Кем бу?” – диюдән чак тыелып калды. Чынлап та, татар егете түгел икәне төс-кыяфәтеннән үк күренеп тора иде. Ә Илнара бер дә аптырап калмады: “Әни, телеңне йоттың ахры, таныш, бул, Солтан исемле егет бу, минем дустым”, – диде, үзе кояш кебек елмайды.
Йөрәге кысып куйса да, дәшми калуны хуп күрде Зәлифә. Бергәләп чәй табыны әзерләделәр. Егет урысча сөйләшә, үзе бик мөлаем, ачык. Боларны күреп торган Зәлифә белән Рамил бераз тынычланды. Кичке аш вакытында Солтанның эшкә килгән чит ил кешесе икәне ачыкланды. Уфада сатуда, я төрле эшләрдә эшли икән. Илнара саткан кибеттә очрашып-танышып киткәннәр.
Икенче көнне, юк-бар сәбәп табып, Зәлифә кунак егет белән Рамилне район үзәгенә җибәрергә ашыкты, ә үзенең уе кызы белән җитди итеп сөйләшү иде.
– Кызым, балакаем, нигә бу турыда башта ук миңа сөйләмәдең? – дип ачынды ана кеше.
– Соң, әни, синең ни әйтәчәгең билгеле ич. Бездә алар халкына нинди мөнәсәбәт икәнен белми дисеңме?
– Соң, шулай булгач, кызым, эшләр тирәнгә киткәнче, өз арагызны, әниләр каршы, дигән сылтау тап...
– И әни, айдан артык безнең очрашып йөргәнгә. Бер-беребезне яраттык шул. Борчылма, ул шундый игътибарлы, тәртипле, тәрбияле. Аннан безнең татар егетләре арасында да ниндие генә юк... – дип кемнедер сөйли башлаган иде, Зәлифә аны шып туктатты.
– Кызым, бел: мин моңа каршы! – дип өздереп әйтте дә, өйдән чыгып ук китте.
Курыкты Зәлифә, шул көннән башлап баш баласының язмышы өчен тәмам борчыла башлады.
Борчылулар тиккә булмаган...
Ике-өч айдан тагын икәүләшеп кайттылар. Зәлифә һаман әле аралары өзелеренә өмет иткән иде. Монысында инде егет, бөтен нәрсәне шартына китереп, Илнараның кулын сорады, аңа тәкъдим ясады. Ризалыкларын гына шунда ук бирергә ашыкмадылар. Сеңлеләре Алия белән Алсу да авылда иде. Аларның да бердәнбер апаларын чит-ят як егетенә биреп җибәрәселәре килми иде. Әллә нигә беркем сөенмәде гаилә тормышы эчендәге бу борылышка. Ул борылыш, киресенчә, барысын да тирән уйларга салды.
– Әти-әниең беләме соң? – Зәлифәнең төбәп биргән бу соравына җавап әллә ничек канәгатьләндерерлек яңгырамады:
– Мин инде балигъ булган, һәр нәрсәне үзем хәл итәм, – диде Солтан.
Зәлифә шаккатты. Ничек инде: кайда, кайда, ул илдә ата-ана фикереннән чыкмыйлар, бар нәрсәне киңәшләшеп эш итәләр. Ә өйләнү кадәр җитди эшне бигрәк тә! Якын туганнар ризалыгыннан башка егет, я кыз башка илдә тормыш корса, аның гаиләсен бөтенләй кабул итмәскә мөмкиннәр.
– Әгәр аларга белдерсәң, никахка килми калмаслар иде, – дип кенә куярга мәҗбүр булды Зәлифә.
Солтанның җавабы барысының да ачуын кабартты. Ләкин Илнара да, егетенең сүзе белән бер булып: “Без бер-беребездән башка яши алмыйбыз”, – диде. Яратуның күзе сукыр була ич! Беркемне ишетмисең, күрмисең һәм тыңламыйсың! Нишлисең, ике атнадан соң, район үзәге мәчетендә никах укытырга сүз куештылар. Солтан, билгеле, гаиләсенә хәбәр итмәде. Ә никахка шаһит итеп бер-ике дустыннан башка беркемне дә алып килмәде.
Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА.
Ахыры бар.
Әнәс Арсланов фотосы.