Башкортстанның халык язучысы, халыкара һәм Русия күләмендәге бик күп премияләр лауреаты, атаклы сатирик һәм юморист Марсель Сәлимов (Мар. Сәлим) ел дәвамында республика шәһәр һәм районнарында очрашулар уздырып, китап укучыларны үзенең иҗаты белән якыннан таныштырды. Ниһаять, көзнең соңгы бер ямьле көнендә ул Илеш җиренә дә килеп җитте. Район үзәк китапханәсендә “Туган ягым булмаса да, сөйгән ягым – Илешем” дип аталган иҗат кичәсе әдип белән җанлы сөйләшү форматында үтте. Бу очрашуны хөрмәтле кунагыбыз үзенең якын дуслары, районыбызның мәртәбәле шәхесләре – Башкортстанның халык язучысы, галим Суфиян Поварисов белән Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның якты истәлегенә багышлады. Чараны “Илһам” әдәби-музыкаль клубы җитәкчесе Клара Хәлиуллина әзерләп алып барды.
“Һәнәк” журналында озак еллар баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән халык шагыйре Әнгам Атнабаев шундый сүзләр язып калдырган: “Язучы булу җиңел түгел. Ә сатирик булу – бигрәк тә авыр. Марсель Сәлимов менә шушы авыр һәм каһәрле жанрда җиң сызганып эшли: үзе кыю, сүзе үткер, “Һәнәге” очлы...” Ә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин болай дип әйткән: “Башкортстандагы әдәби-мәдәни мохит Мар. Сәлимсез бик күңелсез булыр иде. Ярый әле ул бар!” Хак сүзләр. Аның шулай булуы кичә барышында тагын бер тапкыр расланды.
Сатирикның быел дөнья күргән “Тавык көлкесе” дигән китабы белән танышу да иҗатының төрлелеге, бай эчтәлекле булуы турында ачык сөйли. “Һәнәк” журналының баш мөхәррире йөген утыз ел армый-талмый тарткан, бер үк вакытта җәмәгать башлангычында Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе вазыйфасын да башкарган Марсель Шәйнур улы – бар булмышын иҗатка багышлаган шәхес. Төрле телләрдә басылган 56 китап авторы, иҗаты белән туган Башкортстаныбызны дөньякүләм таныткан язучы. Тынгысыз җан әле дә җәмәгать эшләре уртасында кайный. Ул Башкортстанның Журналистика ветераннары берләшмәсе советы рәисе итеп сайланган, Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, сатира-юмор секциясе җитәкчесе дә.
Югары Яркәй Мәдәният һәм ял үзәге җитәкчесе урынбасары Әлфирә Вәлидова язучы-сатирикка илешлеләргә күрсәткән игътибары өчен район хакимияте исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләк тапшырды. Ә Илешнең шәрәфле шәхесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәһим Әюповның һәм педагогия фәннәре кандидаты, Русиянең һәм Башкортстанның мәгариф отличнигы, атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Нуретдиновның үткәндәге хатирәләрне яңартып, Мар. Сәлим иҗаты хакында сөйләве аеруча мавыктыргыч булды. “Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе, С. Поварисов исемендәге әдәби премия лауреаты Гөлфинә Сәлимованың, берләшмә әгъзалары Рәлиф Шагали һәм Рәзиф Галиевның котлау сүзләре дә күңелләргә хуш килде.
Әлбәттә, әдип очрашуга үзе генә килмәгән. “Һәнәк” журналының баш мөхәррире, шагыйрь Илгиз Ишбулатов, журнал эшчәнлеге белән таныштырып, үзенең шигырьләрен укып ишеттерде, журналның соңгы санын да таратты. Рәссам-карикатурачы Артур Василов исә журналга язылучыларга портретларын эшләп бүләк итте. Район Мәдәният сарае артистлары Айгөл Хәсәнова белән Гөлназ Нуриязданованың Марсель Сәлимов шигырьләренә язылган җырларны башкаруы тамашачыларга аеруча нык ошады. Үзәк китапханә директоры Айгөл Якупова, сатирикның иҗатына багышланган күргәзмә белән таныштырып, әсәрләренең китап укучылар тарафыннан яратып укылуын билгеләп үтте.
Гомумән, очрашуда катнашучылар, Мостай Кәрим әйткәнчә, “заманыбызның мәшһүр сатиригы” белән якыннан аралашып, күңелләренә илһам алып таралышты.
Гөлфинә Мирзаянова.