Тик егет инде каядыр киткән иде. Илнур, суны учына алып битләрен чайкатып алды да баллонны агач төбендәге күләгәрәк җиргә ташлады. Кире катыргы тартмага куйса, кабат бирмәсләр шикелле тоелды. Һәм шундук уйга калды. Кем бирмәс? Әлегә монда беркем дә юк ич. Кеше күрмәгәндә тартмаларга күз салып чыкканда бик яхшы булачак икән. Бәлки, хуҗалыкта кирәге тиярдәй берәр нәрсә бардыр. Стакан, кофе, чәй кайнаткыч, чәй... Беткәнмени шунда... Илнур агач төбеннән суны кабат барып алды да тартмалар янына килде. Аларны бер-бер артлы тикшереп чыкты. Су баллоннары, ярмалар, тоз, шикәр... Тартмаларның берсендә яссы калай савыттагы балык консервалары иде. Егет берсен кесәсенә яшерде дә, тирә-ягына каранып алгач, башкаларын да актарырга тотынды. Берсеннән чәй килеп чыкты. Пакетлы! Егет катыргы пакетны ачты да чәй капчыкларының барысын да алып, бүртеп тормаслык итеп кесәләренә тутырды, ә буш пакетны аскарак яшерде. Кеше кулы тигәнне сизәрлек түгел иде. Беркадәр уйланып торгач, кечкенә шикәр кабын алып каеш астына тыгып куйды. Булды. Җитте. Артык мавыгырга ярамый. Кешене мохтаҗлык түгел, нәфес харап итә.
Бишмәтен салып җиргә ташлады да грушада шөгыльләнергә тотынды. Кояш инде ярыйсы күтәрелгән, кыздыра. Беркадәр шөгыльләнүгә маңгаена тир бәреп чыкты. Каеш астындагы шикәр дә җеби башлаган кебек тоелды. Аптырагач, Илнур аны бишмәт кесәсенә салып куйды. Һәм күнегүләрен дәвам итте.
Якындагы агач башына эленгән тавыш көчәйткечтән музыка ишетелде. Илнур танылган рэпперларны чамалый иде, әмма монысын ишеткәне булмады. Шулай да башкаручы бик оста иде. Нинди телдә башкарганы аңлашылмый, Илнур белми торган ниндидер тел инде, ләкин шуның арасында торым-торымга таныш авазлар да ишетелеп куя:
Кешелекне коткару!
Җәмгыятьне уяту!
Күңелләрне тетрәтү!
Кешелекне коткару!
Җәмгыятьне уяту!
Күңелләрне тетрәтү!
Таныш түгел авазлар арасында бу сүзләр күңелгә шулкадәр якын булып ишетелә һәм үзең дә сизмәстән кабатлый башлыйсың. Илнур да ирексездән кабатлады, грушага һәр бәрүе шушы сүзләрнең берсе белән озатылды. Боларны әле тагын үз сүзләрең белән дәвам итү теләге дә бар иде, тик әлегә егетнең шигъри сәләте генә җитеп бетмәде.
Бераздан Өрәк-егет килеп җитте дә спарринг кебек нәрсә ясап алдылар: Илнур һөҗүм итте – кичәге алымын кулланырга тырышып һәртөрле комбинацияләр уйлап чыгарды, тик көндәше аннан күпкә тәҗрибәлерәк тә, көчлерәк тә, җитезрәк тә иде, ул ирек бирмәде. Сәгать чамасы шулай маташкач кына Илнур, аның каршылыгын ерып, бер тапкыр суга алды. Ярыйсы гына килеп чыкты.
– Маладис! – дип мактап алды Өрәк-егет. – Хәзер менә мондый алым өйрәнәбез...
Өрәк-егет башта үзе сугып күрсәтте. Аннан соң акрын гына хәрәкәт ясап Илнурга кабатларга кушты. Нәкъ менә кичә Джон өйрәткәнчә булды. Илнур хәрәкәтләрне әйбәт кенә үзләштергәч, кул сугышы буенча күнекмәләрне туктатып тордылар.
– Бүлмәңдә үзең кабатларсың, – диде Өрәк-егет. – Һәрбер хәрәкәтең автоматизм дәрәҗәсенә җитәрлек, уйлап тормый кулланырлык булсын. Кичке якта, ату дәресләреннән соң, бәлки, икәүләп шөгыльләнербез.
Бүлмәсенә кайткач, Илнур, ишекле-түрле йөренеп, табышын яшерерлек урын эзләде. Консерва банкасын унитаз бачогына тыгып куйды. Һәрвакыт су эчендә, таза урында, өсте каплаулы, кеше күзенә чалынырлык түгел. Шикәрне шкаф түбәсенә ыргытты, аңа ихтыяҗ артык зур түгел, монда аны болай да күп бирәләр, алуы да, күзгә күренгәч, бушка китмәсен дигәннән генә иде. Менә чәйне кайда яшерергә? Монысы кирәк нәрсә инде. Хәтта салкын суда җебетеп эчсәң дә чәй тормышны бизәп җибәрә. Тик бүлмәдә аны яшерерлек урын юк иде. Шуңа Илнур чәй капчыкларын бишмәт һәм чалбар кесәләренә таратып кына чыкты. Шулай яхшырактыр да әле: бүртеп тормыйлар, пычранмыйлар һәм һәрвакыт үз яныңда булалар.
Аннан соң кран борыныннан су эчеп алды да груша янына килде. Үзаллы рәвештә беркадәр кабатлады. Сугу техникасы камилләшә барган саен, бәрү көче арта төште, аның саен Илнурның күңеле күтәрелде. Һәм бераздан теге музыка үзеннән-үзе калкып чыкты. Ул инде хәзер агач башындагы тавыш көчәйткечтән түгел, ә Илнурның үз күңеленнән ишетелә иде:
Җәмгыятьне уяту!
Күңелләрне тетрәтү!
Күпмедер шулай шөгыльләнгәч, ишек ачылып китте һәм анда бая гына “Каршылыклар кыры”нда катнашкан өч егет пәйда булды. Болар юньле эш белән йөрмиләрдер инде, шундук өсләренә ташланып, кирәкләрен кигерергә кирәк. Тик Илнур өлгерә алмый калды, калкурак буйлысы: “Төшке ашка!” – дип сөрәнләде. Илнурның карыны ача башлаган иде, “төшке аш” сүзен ишетүгә йөзе яктырып китте.
– О, рәхмәт! – дип елмайды ул.
– Тик егетләрнең йөзендә бер җепсел дә селкенмәде. Калкурак буйлы егет телгә килде:
– Тик аның шартлары бар, – диде ул һәм, сүземне аңладымы бу, дигәндәй, бераз текәлеп торды. – Хәзер коридорга чыгабыз һәм без сине үткәрмәскә тырышабыз. “Каршылыклар кыры”ндагы кебек, әмма монда вакыт чиге юк. Сугышу да ирекле, нинди алым кулланырга телисең – барысы да үз ихтыярыңда. Без аерым-аерым да, өчебез бергә дә һөҗүм итәргә мөмкинбез. Син җиңеп чыгасың икән, мул табын көтә, җиңеләсең икән – ач каласың. Аңлашыламы?
Аңлашылуын, әлбәттә, аңлашыла иде.
– Алайса, башлыйбыз.
Егетләр коридорга чыкты. Илнур да иярде. Боларны ничектер алдатырга, кара-каршы сугышмаска кирәк иде. Тик Илнур берни дә уйлап таба алмады. Ә болай итеп карасаң... Ишектән чыгу белән Илнур егетләрне аралап алга чыкты да кинәт йөгерергә кереште. Моны көтмәгән егетләр бер мәлгә аптырап калды. Калкурак буйлысы алдарак һушына килде бугай, Илнурны куарга тотынды. Иптәшләре дә бераз гына калышып аңа иярде.
Әле генә күнекмәләр үткәргәч, Илнурның тәне кызган һәм авырлыкларга әзер иде. Шуңа ул бөтен көченә коридорның теге очына омтылды. Мизгелдән мизгелгә тизлеген арттыра барды. Тик артыннан куучы да төшеп калган егет түгел иде. Ул, менә-менә куып җитәрдәй булып, аның артыннан ташланды. Ләкин соңлабрак кузгалу сәбәпле, араны якынайта алмады. Илнур коридорның каршыдагы ишегенә барып җитәргә ике-өч метр чамасы калгач, кинәт чүгәләде – артыннан куып килүче моны сизми калды һәм, аңа абынып, мәтәлеп барып төште дә ишеккә бәрелеп туктап калды. Икенче егет тә нәрсә булганын аңлап җиткерә алмады бугай. Һәрхәлдә, ул тизлеген киметергә өлгермәде һәм, Илнурга абынып, иптәшенең өстенә очып барып төште. Өченче егет тизлеген киметте, әмма Илнур аны көтә иде инде: чүгәләгән җиреннән торган уңайга ян яктан аның касыгына типте. Теге бөгелеп төште.
Бераздан ишек ачылды. Аларны Өрәк-егет каршылады, барысы да һуш җыеп, җир өстенә чыктылар. Калкурак буйлы егет баягы битарафлыгын бераз җуйган иде:
– Болай дөрес түгел, син сугышырга тиеш идең! – дип шелтәләде ул Илнурны. – Ә син качтың.
Илнур елмайды. Ул үзеннән канәгать иде.
– Син теләсә нинди алым кулланырга була, дип әйттеңме?
– Әйттем.
– Шулай булгач? – Илнур Өрәк-егеткә карап күз кысты. – Мин “йөгерү” дигән алым кулландым.
Илнурның күңеле көр, күз алдында – мул сыйлы табын, ә иреннәрендә сизелер-сизелмәс елмаю иде. Ләкин Өрәк-егетнең сүзләре аны тетрәнергә мәҗбүр итте:
– Уен тәртибен бозган өчен син төшке аштан мәхрүм ителәсең, – дип кистерде ул.
– Бу бозу түгел, – дип каршы төште Илнур. – Бу – авыр хәлдән чыгуның көтелмәгән әмәлен табу.
Тик аның сүзләре игътибарсыз калды. Алдан ук оештырылган нәрсә инде бу, димәк. Аны хәзер ачлык белән сынарга телиләр... Джон да әйткән иде бугай бу турыда... Әмма уйга бирелеп торырга вакыт калдырмадылар.
– Ә хәзер – спарринг! – дигән боерык ишетелде. Өрәк-егет Илнурга карады! – Син һөҗүм итмисең, сакланасың гына. Йөгерергә, качарга ярамый. Блоклар, читкә тайпылулар, иелеп калулар һәм башкалар. Ә сез һөҗүм итәсез. Әзерсезме?
Подвал янындагы ачыклыкка чыгып бастылар. Һәм әмер ишетелде:
– Башладык!
Бернинди каршылык күрсәтмичә саклану җиңел түгел иде. Читкә тайпылып калдың ди... Тик бу көндәшләреңә әллә ни зур зыян сала алмый. Егет акрын гына мондый сугышның да җаен тапты – башыңа төшсә, башмакчы буласың икән. Илнур аларның һөҗүмен блок белән каршыларга, шул вакытта аяк-кулларының иң авырта торган ноктасына тондырырга тырышты. Моның бераз файдасы тиде: егетләрнең берсе аксаклый башлады, икенчесенең уң кулы сафтан чыкты. Бераздан ул айкидо алымнары турында хәтеренә төшерде. Көрәшнең бу төрен ул бик белми иде, шулай да көндәшенең сугуыннан янтаеп калган очракта, аны сугу уңаена этеп җибәрде, кайчагында аяк чалып та ярдәм итте.
Сугышу ярыйсы гына сузылды. Бу Илнурның күңелен күтәрде. Үзең сугу хокукына ия булмаган килеш шулкадәр озак вакыт буена аягыңда кала алу начар түгел иде. Моның өчен гәүдәңне, кул-аякларыңны гына түгел, башыңны да эшләтергә кирәк.
Тик барыбер ул җиңелүгә хөкем ителгән иде. Туктаусыз рәвештә яхшы әзерлекле өч кешенең һөҗүменнән котылырга тырышу хәлне ала, аңны томалый, хәрәкәтләрне сүлпәнләндерә. Кинәт Өрәк-егетнең: “Җитте!” – дигән тавышы ишетелде.
Илнур җиңел сулап куйды, шул ук мизгелдә җилкә тамырына кемнеңдер йодрыгы килеп бәрелде. Илнур упкынга очты...
Марат Кәбиров.