+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
16 сентябрь 2014, 03:00

Кан яңара, җан яшәрә

“Русиянең почетлы доноры” исемен йөртүче Шәүкәт Хисмәтов өч дистә ел донорлык эшен ештыручы була һәм үзе дә ел саен кан бирә.Шәүкәт Хисмәтов тапшырган канны барысын бергә кушсаң, ун литрдан артып китә. “Кешенең үзендә дә ул чаклы кан юк бит!” дип тел шартлатыр кемдер. Кеше организмында, ялгышмасам, 5-6 литр тирәсе кан бар. Шәүкәт Хисмәтов ел саен 400 грамм кан биргән. Димәк, ун елда ул үз организмындагы канны тулысынча алыштырган, яңарткан булып чыга. “Донорлар яшьтәшләреннән күпкә яшьрәк күренә” дигәнне ишеткәнем бар иде. Быел җәй мин моны үз күзләрем белән күрдем.

Миякә районының Җилдәр авылы быел 300 еллыгын билгеләде. Бәйрәмгә бихисап кунак җыелды. Исемнәре илгә танылган дистәләгән кеше арасында көмешсу чәчле һәм шул ук вакытта, егетләрчә елгыр карашлы, җитез хәрәкәтле бу абый игътибарымны шундук җәлеп итте. Бәйрәм костюмын бизәп торучы бердәнбер бәләкәй значогы да игътибардан читтә калырлык түгел иде аның. “Русиянең почетлы доноры” дигән билгене еш очратмассың. Журналист халкы мондый кеше яныннан битараф үтә алмый, әлбәттә. Мин дә килеш-килбәте белән үк үзенә тартып торучы бу сөйкемле абзый белән танышырга ашыктым.
— Мин Шәүкәт абыең Хисмәтов булырмын. Җилдәр участок дәваханәсендә күп еллар баш табиб булдым. Әле Уфа районының Кызыл Яр авылында яшибез, — дип, ул хәләл җефете Венера апа белән дә таныштырды.
Венера Сәет кызын аның гомерлек фәрештәсе дисәң дә буладыр. Табиблык эшендә Венерасы Шәүкәтнең һәрчак уң кулы була. Алар 40 елга якын бергә эшли: башлыча, Шәүкәт — участок дәваханәсенең табиб-терапевты һәм җитәкчесе, ә Венера аның янында эшләүче шәфкать туташы, фельдшер һәм акушер була. Җилдәрдә бүген дә бик күпләр Венера Сәет кызын “минем кендек әбием” дип искә ала.
Җилдәрлеләргә Хисмәтовлар гомерләренең иң матур 16 елын багышлый. Зур тәҗрибә туплаган участок табибын һәм фельдшер-акушерны 1987 елда Уфа районының Кызыл Яр авылында урындагы Чапаев совхозы төзеткән авыл табибы амбулаториясенә соратып алалар. Монда ир белән хатын хаклы ялга чыкканчы урындагы халыкның сәламәтлеге сагында тора. Пенсиягә чыкканнан соң Хисмәтовларның икенче “яшьлеге” башлана — алар, җиң сызганып, авылның җәмәгать тормышына чума. Венера апа белән Шәүкәт абый авыл тарихында беренче булып “Ихлас” дигән татар фольклор ансамблен оештыра. Коллектив шунда ук халык ихтирамын яулый, авылда, районда узган һәр чарада катнаша. Хисмәтовчылар инде дистәләгән Мактау грамотасына, лауреат дипломына ия.
Ә сәламәтлек сагында бүген Хисмәтовларның балалары тора. Уллары Радик — республиканың танылган күз табибы, кызлары Динара — Йоматау шифаханәсендә терапевт. Өлкән кызлары Виктория гына педагогиканы сайлаган.
Сигезенче дистәне ваклаучы Хисмәтовлар картаю дигәннең нәрсә икәнен дә белергә теләми. Көн саен савыктыру гимнастикасы ясыйлар, җәен бакча тутырып чәчкә, яшелчә үстерәләр, кунакка кайтып тулган оныклары белән мәш киләләр, кышын чаңгыда йөриләр, тимераякта шуарга да яраталар. Кыскасы, Хисмәтовлар элек авылдашларын дару белән дәвалаган булса, бүген авыл халкын үзләре үрнәгендә аек тормыш рәвешенә әйдәп яшәртәләр, яшәтәләр.
Читайте нас: