+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
18 сентябрь 2014, 03:00

Могҗиза

Әнфис Ахунов яшен сукканнан соң исән калган.Быелгы җәй көйсез табигате белән аерылып торды. Бер туктамый диярлек яңгырлар яуды, җил-давыл, яшеннәр дә читләп үтмәде. Ә менә табибларны хәйран калдырганы — яшен сугып та, исән калган кеше булды. Чын могҗиза иде ул!Әнфис Ахунов 1965 елда Балтач районының Зиләзекүл авылында туган. Гаиләдә 5 бала үсә. Әтиләре — колхозда, әниләре почтада хезмәт сала. Малай башта — Зиләзекүл, аннары ике ел Югары Карыш мәктәбендә белем ала. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Кизгәнбаш авылы сылуы Гөлнара белән гаилә корып җибәрәләр. Биш баһадир ул тәрбияләп үстерәләр. Бүген инде кечесе 7нче сыйныфта укый. Әнфис Рәүф улы озак еллар Ильич исемендәге колхозда водитель булып эшли. Аннары өч ел Төньякта хезмәт сала. Соңгы алты елда ул мәктәп автобусында балаларны Югары Карыш авылына укырга йөртә. Яңгырлы көзме, буранлы кышмы, укучылар тукталышта сары төстәге автобусны күзли. Җор сүзле Әнфис абыйлары басу-кырлар аша укучыларны автобуста “җилдертә” генә.

...Июль ахырында кояшлы матур бер көн була ул. Балалары, туганнары белән аланнан бер арба печән алып кайта Ахуновлар. Аны дәррәү абзар түбәсенә ыргыталар. Яңгыр сибәләп китә. Куе, кара болытлар да булмый, күк күкрәми. Әнфис Рәүф улы хәл алырга төшеп утыра. Ни гаҗәп, кояшлы күктә бер тапкыр яшен яшьни һәм, Әнфис абыйның җилкәсенә сугып, уң аягыннан — ике, сулдан өч урыннан чыгып китә. Абзар яна башлый. Утны шунда ук сүндерәләр. Уртанчы улы аңын югалткан әтисен тиз генә район дәваханәсенә алып китә. Шул ук машинада утырган се­ңелләре Лүзә белән Айсылу, хатыны Гөлнара юл буе туктаусыз елыйлар. Дәва­ханәгә барып җиткәч, тын да алмаган Әнфис күзләрен ача... Торып утыра. Әйтерсең берни булмаган. Үзе шок хәлендә, исән калуына ышанып җитә алмый. Бераздан гына һушына килә.
Дәваханәгә салгач, табиблар көн саен кайсы төшегез авырта, сезне нәрсә борчый, дип кызыксына. Янбашындагы пешүдән калган эзе, янган аркасы, буыннары борчый аны. Уфадан невролог чакырталар. Олы яшьтәге табиб мондый хәлне беренче тапкыр күрә, диагноз куя алмый аптырый. Тәненең күп өлеше пешкән, тишкәләнгән чүмечне хәтерләтүче янбашын, аякларындагы биш урыннан яшен чыгып киткән эзне күреп, адәм баласының шундый хәлдә дә исән калуын могҗиза дип атый ул. “Мондый хәлнең булганы юк иде әле”, — ди. Башкалага килеп тикшерелергә киңәш итә.
“Кызыл әтәч” белән “якыннан очрашу” Әнфис абыйның тормышында беренче тапкыр түгел икән. Колхозда водитель булып эшләгәндә машинасы кабынмый. Паяльник белән җылытканда ут каба, шунда бите яна. Шунысы кызык, пешкән урында эз калмый.
Яшен сукканнан соң Ән­фис абый озак кына дәва­ханәдә ята. Аннан чыккач та дәвалана. Мәктәп балалары Әнфис абыйларының хәлен белеп тора. Ә ул түзми, Белем көнендә эшенә юллана.
— Барысы да элеккечә, аяклар гына авырта, Аллага шөкер, пешкән урыннар төзәлеп бетте диярлек, яшен аша чыккан эзләр дә әк­ренләп югала, — ди. Зарланырга һич вакыты юк аның. Оптимист кеше ул. Бәлки шуңадыр да аның гомеренә ике тапкыр куркыныч янаса да, ут Әнфис Ахуновтан курка.
Читайте нас: