+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
20 сентябрь 2014, 03:00

Менә, ичмасам, табигать могҗизасы!

Борай районының Каратамак авылында ун килограммлы гөмбә үскән.Телефоннан шушы хәбәрне ишеткәч, ышанырга да, ышанмаска да белмәдем. Табигатьнең төрле хәлләр белән кешеләрне аптыратуы яңалык түгел. Гөмбәләрнең зур булып үсүе турында ишеткәнем бар иде, әмма аның безнең якларда табылуы көтелмәгән хәл булды. Шулай да гөмбәче Марсель Закировка шалтыратырга булдым һәм ул гөмбәнең фоторәсемен җибәрде.

Урысча “дождевик” дип йөртелүче гөмбәнең татарча атамасы — саңгырау гөмбә. Аны “куык гөмбә” дип тә йөртәләр. Аның турында интернет челтәреннән менә ниләр ачыкладым. Ул катнаш һәм ылыслы урманнарда май аеннан көзгә кадәр үсә икән. Гадәттә, озынлыгы — 8-10, диаметры 5 сантиметр тирәсе була. Бу гөмбәнең бик күп төрләре бар: “порховка”, “куян бәрәңгесе”(заячья картошка), “головач”, алар агулы түгел. Соңгылары кеше башы кадәр зурлыкта булырга мөмкин.
Илебезнең кайбер төбәкләрендә бу гөмбәне “чәүкә мунчасы”(галкина баня) дип тә йөртәләр. Кайбер кошлар, аеруча чәүкәләр өлгергән гөмбәнең кызгылт-сары тузанында коенырга ярата икән. Чынында исә ул тузан түгел, гөмбәнең үрчү күзәнәкләре. Алар өлгергәч, “чәүкә мунчасы”ның тышчасы ярыла һәм ул “төтенләп” утыра башлый. Гөмбәнең кызыклы атамалары байтак, аны “шайтан тәмәкесе”, “бабай тәмәкесе” дип тә йөртәләр икән.
Ул — дөньядагы иң үрчемле үсемлекләрнең берсе. Андагы үрчү күзәнәкләре күләмен күрсәтү өчен 16 санына унөч ноль өстәргә кирәк. Һәр күзәнәк гөмбә булып үсеп чыкса, аның уңышын җыю өчен 800 Җир шарын салырлык кәрзин кирәк булыр иде.
Иң зур саңгырау гөмбә Америкада табылган. Аны гөмбә дип тә уйламассың — диаметры 1 метрдан, калынлыгы 25 сантиметрдан артык. Русия территориясендә карбыз зурлыгындагылары очрый.
Марсель шәһәрдә үссә дә, әтисенең туган авылына кайтып, Танып буена балыкка, гөмбәгә йөрергә ярата. Бу гадәт аңа әтисеннән күчкәндер, мөгаен. Илдар Закиров туган авылы белән бәйләнешен беркайчан да өзмәгән. Тормыш иптәше белән ике ул, бер кыз үстергәннәр, өчесенә дә югары белем биргәннәр һәм олыгайган көненә авылда зур йорт төзегәннәр. Хәзер балалары ял саен диярлек кайтып йөри. Илдар кече яшьтән үк табигатьне яратып үскән. Бигрәк тә балык тотарга ярата ул. Танып елгасыннан 45 килограммлы җәен эләктергәне дә бар. Туган авылы яныннан агучы кечкенә елганы буып, балык үрчетә. Әмма аны борчыган мәсьәләләр дә юк түгел. “Соңгы елларда елгада балык нык кимеде. Авыл халкы аны, нигездә, күңел өчен генә тота торган булса, хәзер читтән килүче браконьерлар күбәйде. Алар су астында йөзү киемнәре һәм ау мылтыклары белән киләләр, эре балыкны күпләп атып алалар”, — ди Илдар Мидхәт улы. Урманда җиләк-җимеш, гөмбә җыярга да оста ул. Йорт хуҗасы элек-электән саңгырау гөмбәнең кеше башы зурлыгындагыларын табуын хәтерли, әмма мондыен ул беренче тапкыр күрә.
Ялга кайткан Марсель абыйсы Руслан белән балыкка китә. Алар машинаны нәкъ шушы гөмбә турында туктаткан булып чыга. Гөмбәче егет болындагы ак зур шарның “дождевик” икәнлеген танып кала. Килеп карасалар, гөмбәнең “картаеп”, бозылырга өлгермәгәнлеге аңлашыла. Авылга алып кайтып, үлчәп карасалар, гөмбә 10 килограмм тарта.
Бу кадәр зур гөмбә үзенә дә, күршеләренә дә җитә.
Читайте нас: