+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
23 сентябрь 2014, 03:00

“Двигательне... фатирда сүтеп җыйдым”

Ретроавтомобильләр белән кызыксынучы Уфа егете Алексей Павленков үзенең “ГАЗ-21”ендә Көнбатыш Европа буйлап сәяхәт итәргә җыена.Сер түгел, техника белән, башлыча, авыл үсмерләре кызыксына. Алар иске “ИЖ” мотоциклын сүтеп җыя, “Копейка”да казына. Колакка кадәр майга чумудан рәхәтлек табалар. Бертуган Марат абыем шундыйлардан. Ә шәһәр егетләре тәтәй киенеп, күңел ачу үзәкләрендә, кинотеатрларда йөрүгә өстенлек бирә. Кая инде майга батып, двигательдә чокыну. Техника “җене” кагылган Уфа егете Алексей Павленковны очратканчы мин дә шундый фикердә идем. Башкортстан дәүләт аграр университетының авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультетының өченче курсында белем ала ул. Яшь булуына карамастан, теләсә нинди җиңел автомобильне сүтеп җыя ала. “ГАЗ-21” автомобилен сатып алып төзекләндерүе аерым игътибарга лаек.

– Унөч яшьтән техника белән кызыксынам, – дип сүз башлады әңгәмәдәшем. – Моның үз сере бар. Картәтием Раевка авылында ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә эшләде. Аның “ГАЗ-22” машинасына утырып йөргәндә миннән дә бәхетле кеше юк иде. Шул чакта үскәч шундый ук машина алу турында уйландым. Уенчыкларым да машина булды. Магнитофон, төрле электр җиһазлары моторларыннан уенчык машиналар ясадым. Әтием, техникага тартылуымны күреп, “Запорожец” автомобиле бүләк итте. Ничек кенә тырышсам да, аны йөртә алмадым. Аның каравы, двигательне сүтеп җыярга өйрәндем.
Балачак хыялымны гамәлгә ашырыру өчен җәйге каникулда автосервиста эшләп, унҗиде яшемдә 1958 елгы “ГАЗ-21” автомобиле сатып алдым. Максатыма урау юллар белән ирештем. Белдерүләр буенча Самара, Ульяновск өлкәләрендә, Белорет, Бөре шәһәрләрендә булдым. Ахырда, “Волга”ны үзем яшәгән Черниковка бистәсендә таптым. Хуҗасы машинаны Чиләбе өлкәсенең Снежинск шәһәре кешесеннән сатып алган да юньләп йөрмәгән. “Корыч ат”ымның хәле мөшкел иде. Йөрер хәлгә җиткерү өчен бик күп җиһазларын яңага алыштырырга туры килде. Двигательне сигезенче каттагы фатирыбызда сүтеп-җыйдым. Чип-чиста фатирга майга чумган двигатель күтәреп кергәнемне күргәч, әнием гаҗәпләнүдән авып китә язды. Тырышлык нәтиҗә бирде. Бүген “Волга”м сәгать кебек эшли.
Алексей Павленков ни өчен “ГАЗ-21” автомобилен сайлаган? Ретро-автомобильләр күп бит. Баксаң, моның да үз сере бар икән. Әңгәмәдәшем безнең илдә җитештерелгән иң яхшы җиңел автомобильләрнең берсен сатып алган. 1958 елдан алып бүгенге көнгә кадәр аның “Волга”сына тиңләшердәй бер генә Русия автомобиле дә җитештерелмәгән. “ГАЗ-21” автомобиле – ил автопромының горурлыгы. Тарихтан мәгълүм булуынча, 1958 елда Брюссельдә “Экспо-58” күргәзмәсендә “Волга” Гран-при бүләгенә лаек булган. Совет машиналары экспозициясенә “Чайка”, “ЗИЛ-111” һәм “Москвич-402” автомобильләре дә кергән булган.
Ничек кенә сакчыл булсаң да, техника ватыла. Алексей Павленков “корыч аты”на запас частьләр каян таба соң?
– Күптән түгел генә бер егет гараж тулы запчасть бирде, – диде әңгәмәдәшем. – Картәтисеннән калган мирастан ничек котылырга белми азапланган. Гомумән, запас частьләргә мохтаҗлык юк. Ә менә кузов өлешләрен табу кыенрак. Моның өчен бик күп белдерүләр карарга кирәк. Чит төбәкләргә барырга туры килүе дә ихтимал.
Алексей Павленков ил күләмендә үткән ретроавтомобильләр күргәзмәсендә катнашкан. Аны Уфада оештырылучы тантаналы чараларда да еш очратырга мөмкин. Шунысы гаҗәп: янәшәдә Уфада бер фатир хакы торган машиналар күп булса да, халык игътибарын аның “Волга”сы ныграк җәлеп итә.
– Утыртып йөртергә, сатарга тәкъдим итәләр, – диде ул, бу хакта сүз чыккач. – “Порше”, “Мазда” машиналарына алыштырырга теләүчеләр дә булды. Күпчелегенең максаты – алып-сату нәтиҗәсендә акча эшләү. “ГАЗ-21” – барыннан да бигрәк, тарих. Өлкәннәр килеп, аны җан иясе сыман күреп, сыйпап китә. Шул мизгелдә кайберсенең күзләрендә яшь тамчылары ялтырый. Яшьлекләрен, Уфа урамнарында 1958 елгы “Волга”лар җилдергән чорны искә төшерәләр. Шундый чакларда изге һәм кирәкле эшкә тотынганыңны аңлыйсың. Кызганычка каршы, яшьләр арасында ретроавтомобильләр белән кызыксынучылар сирәк. Шуңа күрә музей экспонаты булырдай “корыч ат”лар еш кына металлоломга озатыла. Мондый күренешкә чик кую өчен яшь буынны совет машиналарының тарихы белән таныштыру мөһим. Әйтик, мин мөрәҗәгать итүчеләрне машинамда бушлай утыртып йөртәм. Кыска гына сәяхәт барышында аларга “Волга”ның тарихын да сөйлим. Барысы да кызыксынып тыңлый.
Кайберәүләр өчен хобби буш вакыттагы шөгыльдән яшәү мәгънәсенә әверелә. Алексей Павленков — шундыйлардан. Ул башлаган эшен киләчәктә дә дәвам итәргә исәп тота, үзенең “Волга”сында Көнбатыш Европа буйлап сәяхәт итәргә, “ГАЗ-12 ЗИМ” автомобиле сатып алырга планлаштыра. Мөгаен, аның барлык теләкләре дә чынга ашар, илнең тарихын үзенә сыйдырган машиналар турында сөйләгәндә күзләренең ничек очкынланып януын күргән кеше моңа шикләнмәячәк.
Читайте нас: