+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
30 сентябрь 2014, 03:00

“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”

Шәхси ихатасында күпләп сыер малы үстерүче Азат Шәйханов шулай ди.Язмыш адәм баласын ничек кенә сынамый: берәүләрне, авыр чир биреп, түшәккә калдыра, икенчеләрнең газиз сабыйларын тартып ала, бәгъзеләрен ялгызлык утында яндыра, кайберәүләрне исә, җир җимертеп эшләп йөргән җирдән бәхетсезлек очрагына тарытып, үз канунына буйсындыра. Чакмагыш районының Җәмәй авылында яшәүче Азат Шәйхановны да соңгылар исәбенә кертергә була. 2004 елның августында булган бәхетсезлек очрагы аның тормышын тамырдан үзгәртә.

— Ул вакытта мин Себердә хезмәт сала, ялга кайткач күмәк хуҗалыкта да эшләп ала идем. Хуҗалык рәисе: “Мал азыгы җыю комбайнында эшләргә кеше юк. Унбиш көн генә эшләп ал әле”, — дигәч, каршы килмәдем, җыенып басуга киттем. Алда бәхетсезлек сагалап торасын белсәм, ике аягымның берсен дә атламаган булыр идем. Ике көн әйбәт кенә эшләдем. Шунда комбайн ватылып чыкты. Хәвефсезлек кагыйдәләре буенча ярамавын белсәм дә, комбайнны сүндермичә генә ватылган частьне алыштырырга булдым. Мин уйлаганча килеп чыкмады: алмаштырып бетердем дигәндә генә икенчесе өзелеп чыкты да, уң кулымны әйләндереп алып кереп китте. Мин һуштан язганмын.
Дәваханәдә аңыма килдем. Карыйм, уң кулның дүрттән бер өлеше генә торып калган. Чарасызлыктан чытырдатып күзләремне йомдым. Күз алдыма туачак сабыем (хатыным бу вакытта икенчегә йөкле иде), салынып бетмәгән йортым килеп басты. Күзгә яшь тыгылды. Уй-ниятләремнең берсен дә тормышка ашыра алмам кебек тоелды. Шулчак ишек ачылды да, хатыным килеп керде һәм, күзләремә туп-туры карап: “Кайгырма, Азатым, уң кулың үзем булырмын”, — дип, сак кына әйтеп куйды.
Гөлгенәнең шушы сүзләрен ишетүгә әйтерсең лә иңнәремә талмас канатлар үсеп чыкты! “Иң мөһиме — мин исән бит! Әти-әнием, хатыным, балаларым хакына бер кул белән яшәргә дә өйрәнермен әле”, дип уйладым һәм шулай эшләдем дә. Бүген килеп мин уң кулымның юклыгын сизмим дә, — дип, тормышының авыр чакларын искә ала Азат Мидхәт улы.
Ике айдан Азатны дәваханәдән чыгаралар. Бу вакытта инде тормыш иптәше Гөлгенә икенче кызын да алып кайтырга өлгергән була. Гаилә ишәйгәч, йортны да тизрәк салып бетерәсе килә. Шуңа да, дәваханәдән кайтуга, Азат иң беренче эше итеп картәтисе нигезенә салынып ятучы яңа йортына юнәлә. “Ярый әле йортның стеналарын күтәрергә, түбәсен ябарга өлгергәнмен. Калганын ничек эшләп бетерергә икән?” дип өзгәләнә ирнең йөрәге. Шулчак ул, идәндә яткан чүкечне алып, стенага кадак кагып карамакчы була. Тик, күпме генә тырышмасын, сул кул уң кулча эшләргә теләми. Чарасызлыктан ир идәнгә утырып елап җибәрә. Тик, балавыз сыгып торырга вакыты юк, сикереп кенә тора да тагын берне кадаклап карый. Бу юлы яхшырак чыккан кебек була. Әнә шулай Азатның күңелендә өмет чаткысы уяна.
Шул көннән башлап бар нәрсәне дә сул кулы белән эшли, әкренләп йортын да салып бетерә, каралты-курасын да ныгыта, мал санын да күбәйтә, ара-тирә колхоз эшенә чыгарга да вакыт таба. Ирнең үҗәтлегенә, тырышлыгына авыл халкы гына түгел, аны якыннан белгән райондашлары да таң кала.
— Табигатем белән мин тиктормас кеше. Миңа һәрвакыт хәрәкәттә, эштә булырга кирәк. Елдан-ел мал санын арттыра баруым да шуннан килә. Район җитәкчеләренең тәкъдиме белән өч ел элек шәхси ярдәмче хуҗалык оештырып җибәрдем. 50 мең сум дәүләт ярдәме алдым. Ул акчаны, нигездә, мал сатып алуга тотындым. Бүген ихатамда 15 баш сыер малы исәпләнә. Шуларны үстереп сатып көн күрәм. Итне килеп тә алалар, сораучылар булса, үзем дә илтеп бирәм.
— Ничек инде үзегез илтәсез, әллә машина да йөртәсез? — дип гаҗәпләнеп сорыйм бер куллы әңгәмәдәшемнән.
— Нигә йөртмәскә? “Газель”емне дә, мотоблогымны да үземә җайлаштырып үзгәртеп кордым! “Газель” белән ерак юлга йөрсәм, мотоблок белән, башлыча, мал азыгы хәзерлим. Мисалга, печәнне шуның белән чабам, җыям, алып кайтам. Мал азыгын хәзерләшергә тормыш иптәшем белән кызларым да булыша.
Терлекләрне без барлык гаиләбез белән карыйбыз. Аларның асларын алу, ашарына салу минем өстә булса, су эчерүгә кызлар җаваплы. Олы кызым Алина хәтта миңа машина да караша. Кечесе Азалия дә эштән курыкмый. Балаларымның кече яшьтән эш яратуына сөенеп бетә алмыйм.
Һәр ата-ана бала дип яши. Алина киләсе елга медицина университетына укырга керергә хыяллана.
— Алда бала укыту кебек мәшәкать торуын уйлап, быелдан ук мал санын тагын да арттырырга ниятлибез. Моның өчен бөтен мөмкинлегебез бар: күптән түгел генә абзарларны зурайтып, яңартып кордык, җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерләдек, — ди Азат.
Азатның күпләп терлек асравына ышанмаучылар да бар, әлбәттә. “Бер кул белән ул кадәр малны карау мөмкинме?” — дип гаҗәпләнәләр икән. Азат әйтүенчә: “Бер куллымы син, ике куллымы — анысы икенче мәсьәлә. Нинди дә булса эшне башкарып чыгу, алга куйган максатка ирешү өчен, беренче чиратта, теләк, тырышлык, ныклы ихтыяр көче кирәк”.
Хак сүзләр. Сау-сәламәт килеш тә тормыш кадерен белмәгән кешеләр Азат Шәйхановның шушы сүзләрен укып, үзләренә фәһем алсын иде.
Читайте нас: