+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
1 октябрь 2014, 03:00

Академик кадере...

Дамир Еникеев — медицина фәннәре докторы, профессор, Русия, Халыкара, Европа табигый фәннәр академияләре академигы. 1939 елның 1 гыйнварында Уфа шәһәрендә туган. 1957 елдан башлап Башкортстан дәүләт медицина университетында: студент, аспирант, ассистент, доцент, кафедра мөдире, профессор, 1988-95 елларда дәвалау факультеты деканы, 27 ел “үзенең” патофизиология кафедрасы белән җитәкчелек итә. Быел 1 сентябрьдә Дамир Әхмәт улының медицина университеты бусагасын атлап керүенә 57 ел тулды, уку йортында хезмәт стажы — 51 ел.

Шушы вакыт аралыгында ул 900 фәнни хезмәт язып бастырган, шул исәптән, 31 монография, 400 гыйльми мәкалә, 47 авторлык патенты, 24 рационализаторлык тәкъдиме, халыкара матбугатта — 200, инглиз телендә 30 хезмәт. Дамир Еникеев җитәкчелегендә 13 докторлык һәм 25 кандидатлык диссертациясе якланган. Бүген 3 доктор һәм 4 кандидат әзерләнә.
Галим эзләнүләренең төп фәнни юнәлеше — гади генә итеп әйткәндә, “үлгән кешене терелтү”: имгәнү, стресс, шок, кан һәм аңны югалту, агулану, буылу сәбәпле экстремаль һәм терминаль халәттәге патофизиология.
Дамир Еникеев — югары квалификацияле педагог, Русиянең һәм Башкортстанның әйдәүче патофизиологы-реаниматологы. Аның исәпсез-хисапсыз мактаулы исемнәре, орден-медальләре арасында “СССР уйлап табучысы, “Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе”, “ОСВОД отличнигы”, “Фәннәр һәм сәнгатьләр рыцаре”, Халыкара биографик җәмгыять медале (Англия, Кембридж), Европа фәнни-сәнәгать палатасының Алтын медале һәм Европа дәрәҗәсендәге дипломы, медицина фәнендәге казанышлары өчен бихисап халыкара дәрәҗәдәге алтын һәм көмеш орден-медальләре...
Җәмгыятебезгә санап бетергесез игелек кылган Дамир Әхмәт улының эш урынын күрәсем килде. Патофизиология кафедрасы медицина университетының 7нче корпусындагы 3нче катта урнашкан икән. Кафедра җитәкчесе үз биләмәләре белән таныштыруны өченче катның холлындагы Нобель премиясе лауреатлары портретларыннан башлады. Галим медицинада, физиканың һәм химиянең медицинага кагылышлы өлкәләрендә әлеге зур бүләккә ия булган 200ләп галимнең сурәтен табып, зурайтып, рамнарга кидереп, коридор һәм кафедра диварларына куйдыруны кирәк тапкан. Ул һәр портретка карап, галимнең тормышы, эшчәнлеге, медицинага керткән өлеше турында аерым лекция сөйләргә әзер.
Кафедрадагы һәр уку кабинеты ишек башында канатлы сүзләр, аксакаллар әйтеп калдырган гыйбарәләр, афоризмнар. Мәсәлән, Коръән сүрәсендәге: “Бер сәгать фән белән шөгыльләнү һәм яшьләрне укыту — 40 көн гыйбадәт кылуга тиң изге эш” дигән сүзләр, Кытай акыл ияләренең: “Атны су буена кем дә алып килә ала, ләкин су эчәргә аны йөз кеше дә мәҗбүр итә алмый” кебек гыйбарәләр студентларның да күңеленә тирән үтеп керәдер, уйландырадыр.
Кабинетларның диварларына нинди генә стендлар куелмаган! Күренүенчә, патофизиология — бик катлаулы фән. Студентка организмда барган биохимик, физик процессларны аңлату, күз алдына китерү өчен никадәр әсбап, схемалар кирәк! Гаҗәеп хәл: органик пыялалы йөзләгән стендны профессор Еникеев гомер буе үзенең хәләл акчасына ясаткан! Кайберсен ясаганда студентлар да ярдәм итте, ди эше белән артык мактанырга яратмаучы галим. Мактанмый да, зарланмый да профессор. Уйлап караганда, зур булмаган хезмәт хакы тулысынча диярлек кафедра эшенә — стендлар ясауга, төрле әсбаплар, гыйльми хезмәтләр бастыруга китеп барган түгелме соң? Фанатлыкмы бу?
Профессорның эш кабинеты — үзе бер музей. Эш өстәлендәге кәгазьләренә караганда, чыннан да, Дамир Еникеевның тәүлек буена кафедрадан кайтмавы күренеп тора. Мондагы эшнең очы-кырые да юк сыман. Кабинет диварларын дипломнар, Мактау грамоталары тулаем каплаган. Профессорның шкафында орден-медальләр тагыл­ган пинжәк эленеп тора. Ул аны көлә-көлә үзе киеп тә күрсәтте.
Дамир Еникеев — халыкара танылган галим. Аның исеме Русия һәм Халыкара энциклопедияләргә әллә кайчан кертелгән. Күрше Татарстан да, үз кешесе санап, аны үз даһилары сафына куйган. Тик менә “Башкортстан энциклопедиясе” бу шәхесне... онытып калдырган. Югыйсә, профессор — Уфада туып-үскән, тамырлары — Благовар районының Каргалы авылында. Дөрес, алда чыгасы Башкортстан энциклопедиясе өчен мәгълүматлар килеп алганнар.
Үзебездә үзебезнең даһиларның кадерен беләбезме? Дөньякүләм күренекле галимнәр бездә ничек, нинди шартларда яши икән? Дамир Әхмәт улы белән якыннан танышкач, аның шәхси тормышы, кайда яшәве хакында сораштыра башладым, йортын да күрдем, ләкин башта академикның шул иске торакта көн итүенә ышанмадым: сигез фатирлы агач йорт, тыштан штукатурланган, нык искергән. Йорт түбәсендә ике морҗа башы тырпаеп торгач, утын белән ягалардыр, дип уйлаган идем, ярый, үзәктән җылыту системасы тоташтырылган икән. Җылы суны колонкада җылытып алалар...
Да-а, яши икән бездә профессорлар, академиклар... Совет чоры булса, эш урыныннан заманча фатир бирми калмаслар иде, хәзер исә кабинетларны җиһазларлык та мөмкинлек юк, фатир да ипотекага... Уйландыра...
Ә Дамир Еникеев бу хакта уйламый да шикелле. Аның беркемгә дә үпкәсе юк. Алдында — эш планнары, ниндидер гыйльми җыенга әзерләгән яңа монографияләр, кәгазьләр...
Читайте нас: