+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
2 октябрь 2014, 03:00

Сер

Мәшәкатьләре күп булса да, җәйне яратабыз. Эш-мәшә­катьләр тәнне арытса да, күңелгә ял, сихәт бирә. Олы бер хуҗалыкта гомер кичергән Суфия ханым да шундыйлардан. Аяк-куллары сызласа да, табибларның кисәтүенә карамастан, кыштыр-кыштыр дөнья көтүен белә. Әти-әнисенең нигезен ташлап китә, бакчаларын буш тота алмый ул. Ялгызлыгына гына эче поша, туган­нарының телефоннан хәл белешүе дә күңел бушлыгын баса алмый. Чынлап та, кайчандыр гөрләп торган өйнең, бакчаларның тып-тын калуы күршеләргә дә сәер тоела.

Галим абый белән Вәсимә апа нигезе бу. Бер улы, дүрт кызы үсеп чыгып киткәч тә һич буш тормады йортлары. Балалары атна саен кайтты, аннары оныклары юлны онытмады. Тик үткән ел әниләре бакыйлыкка күчкәч, төп йорт тынып калды. Элек шау-гөр килеп торган бүлмәләрне кабат-кабат урасаң да, көн әйләнәсенә беркем дә юк. Суфиянең уйларын телефон шалтыравы бүлде.
— Исәнмесез, сез Суфия Галим кызы буласызмы?
— Әйе, мин. Тавышыгыздан танымыйм. Телефон номеры да безнең төбәкнеке түгел.
— Ялгышмыйсыз, Мәскәүдән мин, департамент хезмәткәре Камил Сафин булам. Сезне Белоруссия кешесе эзли. Үзем дә Башкортстаннан булгач, бу эшкә мин алындым.
— Тыңлыйм. Ләкин, гафу итегез, Белоруссиягә минем һич катнашым юк. Кемгә кирәк булдым икән? Сез, бәлки, ялгышасыздыр?
— Суфия Галимовна, безнең җитди оешма ялгыша алмый. Безгә очрашырга кирәк, сез каршы килмәссез бит? Әтиегез, үзегез турында серле мәгълү­матлар бар бездә.
— Яхшы, көтәм сезне.
...Сәер шалтыратудан соң ике атна үтте. Суфия ханымны мең икеләнүләр кимерде. Үзенә, әтисенә кагылышлы барлык истәлекләр барланды. Изге күңелле кеше иде әткәсе. Вафатына ун ел үтсә дә, әйткән һәр сүзе колакта чыңлый, әни­сеннән күрмәгән ата назы күңелне кытыклап хәтергә төшә. Сугыш ветераны тирә-якта абруйлы кеше булды. Аны ихтирам итәләр иде. Мәскәүдән хат та килеп төште. Чынга охшый бу хәл. Тәвәкәлләде Суфия. Болай җанны телгә­ләнгәнче, дөреслек­не белү күпкә җиңелрәк булыр дип уйлады. Телефоннан очрашуга әзер булуын хәбәр итте.
— Я Ходай, ни ишетермен? — дип уйлады ул, бераз курка төшеп.
Камил әфәнде, сөйләшен­гәнчә, өйгә килде. Хуҗабикә чәй табыны әзерләде. Мәскәү кунагы алдында сынатасы килмәде аның. Кичкә таба тәрәзә каршысына кара машина килеп туктады, аннан 45-50 яшьләр чамасындагы ир төште.
— Әйдүк, түргә узыгыз, Камил энекәш, — диде Суфия ханым, кунакны алга уздырып.
Башкортстан турындагы берничә гомум җөмләдән соң ачыктан-ачык сөйләшү башланды. Юкка гына шундый җитди оешма хезмәткәре түгелдер, фикерен ачык, мәгънәле итеп җиткерә белә бу кеше.
— Әтиегез, Галим Харисов, Белоруссия фронтында сугышкан, өлкән лейтенант булган, шулай бит? 1943 елда каты яраланган. Аның кебекләр санитар эшелонында бик күп булгандыр, ныклап тикшерергә вакыт та җитмәгәндер, аны үлеләр белән бер авыл янында калдырып киткәннәр. Галим абый җирдә күпме яткандыр, каты ыңгырашу ишетеп, бер кыз йөгереп килә. Ярым үле, ярым тере сугышчы Зинаидадан (кызның исеме) пышылдап ярдәм сорый һәм шунда ук аңын югалта.
Галим Харисов берничә көннән соң гына һушына килә. Зинаида бу турыда беркемгә сөйләми. Яшерен генә солдатны дәвалый башлый. Якыннарыннан берәү дә исән булмый аның. Хәер, фронтка киткән абый­сының үле хәбәре дә килмәгән, тере булуы да икеле. Сугыш чоры бит.
— Дәвам итегез, зинһар. Бу кеше, әтием була бит инде ул, кайчан аякка баса һәм ничек юлга чыга?
— Озакламый авылга совет солдатлары килеп керә. Бу турыда ишеткән Зинаида командирга дөресен сөйләп бирә. Галимне госпитальгә озаталар. Ләкин ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт очкыны кабынып өл­герә. Очкын гына булмый шул ул, дөрләп янган ут була – ярты гасырдан соң сезне эзләп йөрүнең сәбәбе дә нәкъ шул.
Бу сүзләрне Камил әфәнде шундый итеп әйтте, Суфия ханымның йөрәге чак өзелеп төшмәде. Әлеге мәхәббәт та­рихының үзенә килеп тоташуын ачык чамаласа да, күп нәрсә томан эчендә. 1943 елда булган хәл белән ул туган 1952 ел арасында нинди уртаклык булсын?
Әңгәмәдәшенең уйларын ачык чамалагандай, Камил сөйләвен дәвам итте:
— Сугыш беткәч, сигез елдан соң алар шифаханәдә очраша. Зинаида авылыннан чыгып киткән, шәфкать туташлары әзерләү курсларын тәмамлап, шунда эшкә урнашкан. Яше утыздан узса да, матурлыгы һич җуелмаган кыз үз насыйбын тапмаган була.
Беркөнне шифаханә билә­мәсендәге эскәмияләрнең бер­сендә утырган кешегә игътибар итә ул. Бигрәк таныш бит! Таныш кына түгел, дөньяда иң кадерле, мәңгегә хәтердә калган кеше, татар егете Галим! Озак вакыт икесе дә, язмышның яңадан очраштыруына ышанмыйча, бер-берсенә текәлеп карап тора. Ике йөрәк бергә тибә, кайчандыр кабынган мәхәббәт очкыны тагын дөрләп китә. Санаулы көннәр сизелми дә үтә. Киләсе елда очрашырга сүз куешалар.
Күпме тапкыр кабатланган икән мондый очрашулар? Нәни кызлары тугач, аралары тагын да ныгый. Тик бергә булу мөмкин түгел. Башкортстанда хатыны, тагын өч кызы Галимнең ялдан кайтуын өзелеп көтә. Ләкин очрашулар ел да дәвам итә. Соңгы баруында Галимне Зинаидасы көтми. Кич каты авырып киткән дә, иртән тора алмаган. Кызын балалар йортына урнаштырганнар. Хәрби комиссариат ярдәме белән баланы үзенә алып, туган ягына юнәлә ир. Вәсимәсенә ни дияр? Таптым дияргә, кеше баласы көчек түгел лә! Дөресен сөй­ләп бирергә туры килә. Вә­симә акыллы хатын була. Кызны үз баласы кебек кабул итә. Га­лименең Суфияне ныграк ярату­ын сизеп торса да, дәшмәүне кулайрак күрә. Серне икесе генә белә.
...Суфия боларны шаккатып тыңлады. Ышанып та бетмәде, бала чактагы кайбер сәер тоелган нәрсәләрне уйлап, җавап тапкан сыман тойды. Сорар кеше дә калмаган. Әти-әнисе серне кабергә алып киткән.
Камилне озатканда аның сүзләрен ачык кына аңламады да хатын. Истәлекләр барларга, шаһитлар табарга тиеш була түгелме? Белоруссия кешесе (Зинаиданың бертуган абыйсы) соңгы сүзне көтәчәк икән. Тик сер бик тирән яшерелгән, төенен чишмәле түгел шул.
Читайте нас: