+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
4 октябрь 2014, 03:00

“Канат”лы кеше

Мин аны беренче тапкыр быел сабантуйда күрдем. Бала-чаганың: “Әнә, Карлсон килә!” дигән шат авазларына башымны күтәреп карасам, ни күзем белән күрим: мәйдан өстендә, чынлап та, аркасына пропеллер эләктергән кеше оча! Берчә түбәнәеп, берчә кечкенә нокта булып кына шәйләнер биеклеккә менеп, и рәхәтләнеп очты да соң ул! Яше-карты аны көчле алкышларга күмде, ә минем өч яшьлек улым Аяз, өйгә кайткач, Карлсон турындагы мультфильмны куйдырып, әкиятне тагын бер сөйләттергәч, җитди генә: “Үскәч, мин дә очачакмын!” — диде.

Оча торган кеше Газизҗан Яһүдин Дүртөйле районының Коралачык авылыннан икән. Анда баргач, “Яһүдин­нарның йорты кайсы?” дигән соравыма, “Летчик абый менә монда яши”, — дип, өенә кадәр озатып куйдылар.
— Очу “җене” кагылган кеше инде мин, — ди үзе турында Газизҗан Нигъмәтҗан улы. — Кечкенәдән очучы булырга хыялландым. Мәктәпне тә­мамлагач, Сызраньдагы авиация училищесына керү өчен комиссия үткән идем, тик әнием, каты авырып, аяктан егылу сәбәпле, хыялымнан баш тартып, аның янына Коралачыкка кайтырга туры килде. Яшь кенә көенә мине, өч яшьлек сабыен кочаклап, тол калган, бөтен гомерен миңа багышлаган кеше бит ул. Ни йөрәгем белән сырхау килеш ялгызын калдырыйм!
Әнисен тәрбияләп, аякка бастыра ул. Үзе “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенә оператор булып урнаша. Әнисенең бердәнбер терәге буларак, аны армия хезмәтенә алырга җыенмыйлар да, тик әнисе үзе үк, улымны солдатка алыгыз, дигән үтенеч белән хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә. Газизҗан ракета гас­кәрләрендә хезмәт итеп кайта да янә нефть һәм газ чыгару идарәсенә эшкә керә, 42 ел оператор була. Берничә тапкыр “Һөнәре буенча иң яхшысы”, “Социалистик ярыш җиңүчесе” дигән мактаулы исемнәргә лаек була. Дүртөйле районының күренекле спортчыларының берсе дә ул. Заманында гер күтәрү буенча зур уңышларга ирешкән. Үзе хезмәт салган “Чакмагышнефть” идәрәсе абруен яклап ярышларда катнашып, җиңүләр яулаган.
— 24 килограммлы герне бер кулы белән йөз тапкыр күтәргәне бар, — ди горурлык белән Газизҗанның тормыш иптәше Венера Кашаф кызы. — Волейбол, футбол командаларында уйнады, бер бәйге дә аңардан башка үтмәде.
— Тормыш юлдашымнан бик уңдым, — ди үз чиратында Газизҗан Нигъ­мәт­җан улы. — Аның кебек һәр эштә дәртләндереп, ярдәм итеп торучы хатыны булса, һәр ир-атның иңнәренә канат үсәр! Минем очкыч ясау теләге белән януымны белгәч тә, каршы килмәде.
“Правда” гәзи­тендә очкыч эшләгән кеше турында мәкалә дөнья күргәч, Яһүдин, аның адресын табып, Златоуст шәһәренә барып кайта. Беренче канатлы транспортын 1985 елда ясый. Бу параплан була.
— Аның белән тигез җирдән күтәрелеп китеп булмый, тауга менәргә кирәк иде, — ди ул.
2000 елда Яһүдин мотопараплан җыя. Монысы белән тигез урыннан да күккә күтәрелә ала. Ижевск заводыннан мотоцикл моторы алып кайта, эзли торгач, канат та табыла. Пропеллерын агачтан үзе ясый. Багына 5 литр бензин салып, бер сәгать һава иңләп була аның белән. Ун еллап шул мотопарапланында оча, ә аннан, заводта эшләнгән куәтлерәкләренең сатуга чыгуын белгәч, шуны алу уе тынгы бирми. 2011 елда 260 мең сумга яңа мотопараплан сатып ала. Монысы 3 чакрымга кадәр биеклеккә кү­тәрелә ала, сә­гатенә 30 чакрым тизлек бе­лән оча, кана­тының зурлыгы — 32 квадрат метр, винтының диаметры — 1,25 метр.
— Кулымнан килсә, бөтен кешегә дә туган ягыбызны кош очкан биеклектән күрсәтер идем, — дип тәэссоратлары белән уртаклаша Газизҗан Нигъмәтҗан улы. — Җирдә генә йөреп, күп нәрсәләрне күрүдән мәхрүм бит без. Ә күккә менсәң, гаҗәеп манзара ачыла! Очкан чактагы халәтемне сүз белән генә аңлата алмыйм. Бу мизгелләрдә үземне дөнья ваклыкларыннан өстен, азат, чын мәгъ­нәсендә канатлы кеше итеп тоям. Берәр атна очмый торсам, чирли башлыйм, хәтта.
— Газизҗан кызык кеше инде ул, — дип елмая Венера ханым. — Кошлар белән беррәттән күкне гизсә дә, үзе агач башына да менәргә курка. Сыерчык оясын күршебез элеп бирә. Күпкатлы йортның балконына чыгарга да яратмый, башым әйләнә, ди.
Газизҗан Нигъмәтҗан улы очкычын үзе төзәтә. Гомумән, алтын куллы ул: йортын да, каралты-кураларын да үзе төзегән. Хатыны да авылда иң уңганнар исәбендә. “Уңыш” хуҗалыгында диспетчер булып эшләүче ханым күптән инде скутерны “иярләгән”, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба, өстәл теннисы буенча авыл чемпионы икән ул. Тату гаиләдә ике малай үскән, хәзер аларның һәркайсы үз дөньясы белән яши.
Ә Газизҗан Нигъмәтҗан улының яраткан шөгыле эшенә әверелгән: мотопарапланда адреналин алу өчен генә очмый ул, кулыннан килгәнчә, кешеләргә ярдәм итә. Ничек дисезме? Тирә-як авылларда яшәүчеләргә югалган малларын табып бирә. Мондый үтенеч белән аңа дүрт­өйлелеләр генә түгел, Илеш районыннан да мөрәҗәгать итәләр икән. Туйларга да бик күп чакырулар ала ул. Букет тотып, өйләнешүче парны котларга килгән Карлсон бәйрәмгә онытылмаслык ямь өсти.
Ике кеше утырырлык мотопараплан эшләмәкче Газизҗан абый. “Венерамны да үзем белән аласым килә”, — ди. Тормыш иптәше дә каршы түгел. “Газизҗаным белән җир асты мәгарәсенә төшәргә дә, күккә менәргә дә курыкмыйм”, — ди ул.
Читайте нас: