+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 октябрь 2014, 03:00

Хыянәт ул камчы кебек...

Ишектән керүчене Сабир каршылады: “Нәрсә дип тә әйтәлмибез инде, Фируза сеңлем, көтмәгәндә Алсуыбыз чирләп китте бит әле. Йөгереп йөргән җиреннән кинәт кенә аяксыз калды да куйды. Әйдә. уз, итегеңне дә салып торма, кызым, ак карда пычрак булмас әле...

Боларны ишетеп ятучы Алсуның йөрәге чеметеп куйды. Биатасы Сабир карт фельдшер Фирузаны чакырткан. Алсу, яшьле күзләрен биатасына күрсәтмәс өчен, йөзен читкә борды.

— Кызым, менә врач килде, күрен әле, мин сезгә мишәйт итмим. Сафура хәзер кайтып җитәр, кибеткә чәйгә генә киткән иде, — дип килененә эндәште Сабир.

Бик сөйләшеп бармаган биананы килененең чире тәмам аптыратты, хафага салды. Шулай булмый ни, кичә генә бит әле Алсудан да җитезрәк, матуррак кеше юк иде авылда! Эшендә дә җитешә, өйдә дә йөгергәләп кенә тора. Соңгы берничә елда Сабирның кулыннан чалгы-балта төшкәч, кызлар гына үскән гаиләдә тәрбия­ләнгән Алсу печәнен чабарга да, ат җигәргә дә, утын ярырга да оста иде. Шул ук вакытта пешеренергә дә куллары килешкән, хәзер генә коймак коеп ала, пәрәмәчен пешерә, кышкылыкка җитмешәр банка яшелчә тозлап куя. Улы Фирус өчен бик шат иде биатай. Һәм менә кинәт кенә…

Атна-ун көн тамагына ризык үтмичә, бик боек йөрде Алсу. Киленнәрен бимазаламады өлкәннәр, күптән кулларыннан төшкән дөнья дилбегәсенә кабаттан җигелделәр. Мал карау да, җыештыру да, кер юу да кабаттан үзләренә калды. Шул кыска гына вакытта ничә килограммга ябыккандыр Алсу, йөзе сулып калды, күзләре эчкә батты. Ә бер көнне эшеннән аякларын чак сөйрәп кайтып кереп, урын-җиргә ауды да шуннан тормады. Аякларына баса алмый. Кырык яшьлек алма кебек хатын шулай урын-җиргә калгач, Сабир карт белән Сафура карчыкның котлары очты. Балалар да бар бит әле, алар бәхетенә тизрәк савыксын инде, дип теләделәр. Илсуры әнә, мәктәпне тәмамларга тора, Илнарасы тугызынчыны бетерде.

Хатын-кызның күңеле сизгер. Улы Фирусның килене янына бик сирәк барганын, сөй­ләшү­­ләрендәге салкынлыкны да сизде Сафура. “Килен, әллә ул-бу бармы? Син яшермә, сөйлә!” — диде биана.

— Юк, әнкәй, үзем дә аңлый алмыйм, аякларым тотмый. Фирусны, үзең беләсең инде, ул әткәй кебек — авызларыннан һәр сүзне “тартып алырга” кирәк. Эчтән генә борчыла торгандыр... — дип җаваплады.

Ә йөрәк янды. Аның халәтен, ул авыртынуларны, күңелнең әрнүләрен, газап-тилмерүләрне, гарьлекне аңлатып буламы икән? Юктыр. Акылдан язмасам гына ярар иде, дип иртәле-кичле теләде Алсу. Балалары хакына Ходайдан сабырлык, сәламәтлек сорады.
— Уфага җибәрми булмас сине, килен. Болай күренеп торган бер чирең дә юк бит. Авыртынмыйм да дисең. Тикше­ренергә кирәк сиңа, – диюдән уза алмады Фируза да.

… Фирус белән Алсуны яратып өйләнештеләр дип булмый. Алсу 17 яшеннән Фәрит исемле күрше авыл егете белән очраша иде. Армиягә дә озатып калды, хисләренә тугры булып, көтеп тә алды. Җәйләргә өйләне­шербез дип торалар иде. Яңа ел бәйрәмендә авылларына күрше авылдан бер төркем яшьләр килде. Араларында инде егерме җиде яшенә җитеп килүче Фирус та бар иде. Ул ап-ак йөзле, күл камышыдай озын керфекле, зәңгәр күзле, оялчан Алсуны бер күрүдә ошатты. Бер-ике озатып килеп тә, кыз сер бирмәгәч, тотты да урлап алып кайтты.
Башканы сөюче кыз моны бик авыр кичерде, үзенең ризалыгыннан башка, песи баласы кебек, урлап алып китү­ләренә кимсенде. Фирус исә сандугачтай сайрады, “Бездән дә бәхетле кеше булмас”, “яратам”, дип тәкърарлады. Бераз югалып калган Сафура карчык белән Сабир карт та: “Кыз баланың язмышы шул инде, балам. әбижәйт итмәбез, бергә-бергә яшик”, дигәч, күнде. Күнми кая барсын инде, Фирус күрше авыл Хатыйп кызын алып кайткан, дигән хәбәр яшен тизлеге белән таралган иде инде.

Фирусының күбрәк уңай якларын күрергә тырышты Алсу. Әнә бит ул пәһлеван гәүдәле, улым да шундый баһадир булыр, дип уйлады, Фирус өстәвенә янында бөтерелеп тора. Әмма тора-бара “яратам” дип күтәреп йөртүләр бетте, Фирус азсүзле кешегә әйләнде. Алсу моны иренең тынгысыз эшенә, арып кайтуына бәйләде. Кызы һәм улы тууына бик сөенде Фирус, дәваханәгә чәчәкләр күтәреп килде. Балаларына артык күп вакыт бүлә алмаса да, аларны яратуы сизелеп тора иде: мөмкинлек табып, башкалага циркка, башка күңел ачу урыннарына алып барырга тырышты. Эчеп йөрмәде ир, хатынына беркайчан да кул күтәрмәде, акчасын да тапты. Ә йорттагы бөтен эш Алсуга, биата-бианасына төшә иде. Соңгы елларда, алар картаеп, хәлсезләнеп калгач, хуҗалык бөтенләй үзенең генә җилкәсенә торып калды. Әмма хатын зарланмады, һәр эшне шатланып башкарды, иренең акча тапканына сөенде, үсеп килүче балаларына карап куанды.

Шулай яшәп ятканда ярларны актарырлык бер вакыйга булды.

Гадәттә, шимбәләрдә эш белән мәшгуль булган ире җомга көнне үк кичләтеп кайтып керде. “Иртәгә Петрович белән балыкка барабыз, арыдым, ял кирәк”, — дип әзерләнеп, машинасын юып куйды. Алсу аны: “Күп итеп балык тотып кайт!” — дип озатып калды. Тик, ни хикмәт, бер-ике сәгатьтән иренең балачак дусты Петровичны ул кибет каршында очратты. “Бәй, син балыкта түгелмени?” — дигәнгә тегесе ык-мык килде, ни дип җавап бирергә дә белмәде. Анда да Алсу бер дә шикләнмәгән иде әле. Якшәмбе ире бик соң гына кайтып кергәч, балык эләк­мәгәнгә зарланган иреннән:

— Петрович та тотмадымы, әллә балыкның сиңа гына эләгәсе килмәдеме? — дип сорады.

— Петровичка да бер-ике шамбы гына капты, без аларны пешереп ашадык.

Алсу, ире йокыга киткәч, аның телефонын алып карады. Ул исә “мәхәббәт хатлары” белән тулган иде. Ирина исемле хатынга иренең “яратам”, “сагындым” дигән СМСкаларын укыгач, Алсуның аяк астындагы җир убылгандай булды. Шуннан соң тамагына ризык үтмәс булды, ун көн дигәндә унбиш килога ябыкты хатын. Әлбәттә, ире белән бу турыда сөйләшергә тырышкан иде, тик тегесе сүз башлау белән кычкырырга, “Нигә минем телефонны актарасың?” — дип гаепләргә тотынды. “Әйе, мин Иринаны яратам. Аның янына китәргә уйлыйм!” — диде. Ни сөйләгәнен үзе дә аңламый дип уйлады хатын. Бу турыда иң якын ахирәтенә сөйләп бирде. “Син ул хатынга үзең шалтырат”, диде анысы. Беркатлы Алсу шулай итте дә. Тәвәкәлләп, иренең телефоныннан күчереп алган номерга шалтыратты. Тик хатын һавалы гына сөйләште.

— Без аның белән дүрт ел очрашабыз инде. Фирус әле безгә йорт сала. Аның белән яшәргәме-юкмы, өй төзелеп беткәч, үзем карармын. Барысы да мин теләгәнчә булачак! Син аны үзеңә бәйләргә, балаларны кыстырып, жәлләтергә тырышма. Бала миндә дә бар ул, — алар тут ни причем! Башкача миңа шалтыратма! — дип трубканы ташлады.

“Дүрт ел?” “Йорт сала?” “Бала миндә дә бар?” Боларны ничек аңларга? Фирусның читтә дә баласы бар микәнни? Алсуның күз аллары караң­гылана башлады, тезләре йомшарды. Аумас өчен ул стенага сөялде, көч-хәл белән чүгәләде, авыз эчләре кипте, йөрәге күкрәк читлегенә сыймас хәлгә килде, “Ходаем, Ходаем!” дип кабатлады. Кеше күзенә күренмәс өчен, юлны кыскартып, тар сукмактан турыга атлады хатын, тик, хәле бетеп, аягы абынды, әллә ничә егылды. Шул кайтып керүеннән – караватта. Әллә ничә тапкыр тырышып караса да, аяклары тотмый, урынына ава. Ире, жәлләтергә телисең, дигәндәй, берничә көн бөтенләй янына килмәде диярлек. Өченче көнне генә эштән кайтуына Алсуның һаман урын-җирдә ятуын күргәч, янына килеп утырды. Икенче көнне аның дусты Хәлил килеп керде: “Фирус командировкада, озак кына кайтмас әле, миңа сине Уфага дәваханәгә алып барырга кушты”, — диде. Нинди “командировка” икәнен аңлады Алсу…

Алсуның хәлен белергә авылдашы, шулай ук бирегә килен булып төшкән Фәгыйлә карчык килеп керде.

— Син Фирусның хыянәте өчен болай бетеренмә. Әле яшисе бар. Ирең өчен болай өзгәләнмә, балаларыңны уйла. Аны синең күз яшьләрең бер тотар әле, — диде ул. — Әй, кызым, хатын-кызның бәхете дә, сагышы да йөзендә бит аның. Ире әйбәт булганнар, әнә, чәчәктәй балкып тора. Ире кыерсытканнары синең сыман сула. Тик син бирешмә. Хыянәттән дә авыр нәрсә юк, аңлыйм мин сине. Әмма балаларың хакына көчле бул. Гаиләсен таркатып, күз яшьләре койдырып, бәхетле булган кешене җитмеш ел яшәп күргәнем юк әле. Фирусың да алдыңа килеп бер тезләнер, менә күрерсең. Шушы вакытларны күрер өчен булса да, бирешмә, нык бул! Дәваханәдән соң монда кайтасың килмәсә, безнең нигездәге йорт энемнең вафатыннан соң буш тора, теләсәң шунда яшә.

Әбинең шушы сүзләре Алсуга яшәргә көч бирде. Дә­ваханәдә ул айдан артык ятты, аякларының йөрми башлавы тирән кичерешләрдән, нервылар киеренкелегеннән булып чыкты. Март башында дәваханәдән чыккан Алсу, култык таякларына таянып, ире йортына түгел, Фәгыйлә әбинең йозак эленгән өенә кайтып китте. Хәер, Фируста аның кайгысы юк иде, күпме дәваханәдә ятып, янына бер дә килмәде. Ахирәте Фирусның Ирина белән яши башлавын да җиткергән иде инде. Улының шушы кадәр оятсызлыгын күтәрә алмыйча, Сабир карт инфаркт белән ауды да, озак та тормый, дөнья куйды. Абзар тулы малны карарга чыккан Сафура карчыкны сыер сөзеп, башы белән улакка бәрелеп, абзарда бер тәүлек тирәсе яткач кына күршеләре кереп тапкан. Муены сынып, гарипләнгән карчык та озак тормады, Алсу аны соңгы көненә кадәр дәваханәдә карап ятты. Шөкер, улы белән кызы әни­ләренә кайгы-хәсрәт китермәде, яхшы укыдылар, югары уку йортларына керделәр.

Ә Фирус… Нәкъ Фәгыйлә әби әйткәнчә, ул беркөн килеп Алсуның алдына тезләнде. Байлыгы да, яңа йорт та, хәтта яңа хатыны да бәхетле итмәгән аны. “Алсу, гафу ит, зинһар өчен кабул ит мине, әйдә яңадан башлап карыйбыз!” — дип күз яшьләре белән елады ул. Алдына тезләнгән ирне жәл­ләмәде Алсу, аңа карата йөрәге суынган иде инде аның. Хыянәт барлык хисләрне дә үтерә шул ул… Соңрак ахирәте Фирусның бизнесы челпәрәмә килгәне, үзенең шактый вакыт эчеп йөрүе, азак инсульт булып, аяксыз калуы турында хәбәр җиткерде. Балаларын аталары янына җибәрсә дә, үзе дәваханәгә хәл белергә бармады Алсу. Җирләргә барды, чөнки соңгы тапкыр биана­ларының йортын күреп кайтасы килгән иде. Кайчандыр бергәләп көлешә-көлешә чәй эчкән вакытларын искә алып, түгәрәк өстәл артында ялгызы бик озак утырды ул. Менә бит, бер кешенең азгынлыгы ничә кешенең язмышын челпәрәмә китерде, вакытыннан алда гүргә кертте, дип уйланды. Шул газапны җиңеп чыгарга үзендә көч тапканына Ходайга мең рәхмәтле Алсу.

— Мин үлеп терелдем, дип әйтер идем. Рухи яктан тәмам сынган идем. Ярый әле Фәгыйлә апа киңәш итте, аның сүзләре миңа арытаба яшәргә көч бирде. Хәзер аңлыйм: бер намуссыз ир өчен шулкадәр бетеренергә кирәкми. Димәк, ул сиңа лаек түгел, ташла да чыгып кит. Соңрак, әлбәттә, мине рәнҗеткән кеше үзе дә интекте. Әмма инде гаилә таркалган, арада төзәлмәс яралар, упкын иде, — ди Алсу.

Күптән түгел ул үзенең хыялын тормышка ашырган — халыкка психологик ярдәм күрсәтү хезмәте ачкан. Үзе кебек, тормыш иптәшләренең хыянәте белән очрашучылар күпләп килә аңа. Алсу аларны иң беренче чиратта көчле булырга өйрәтә. Һәм еш кына:

— Хыянәт ул — камчы кебек. Әмма камчы бер генә тапкыр суга — тормыш иптәшеңнең хыянәте ачыклангач кына, ә калган вакыт без үз-үзебезне камчылыйбыз, интегәбез, сызланабыз. Хыянәтне кичерү авыр, әмма гел бу турыда уйлап, газапланып яшәргә ярамый. Хыянәттән өстен булып, яшәргә өйрәнергә кирәк. Мине моңа гомер буе колхозда эшләгән җитмеш яшьлек әби өйрәтте, дип кабатлый.
Врач трансфузиолог в Уфе.
Читайте нас: