+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 октябрь 2014, 22:07

Һалле кызы Уфага гашыйк

Дуслар белән табигать кочагына ялга җыендык. Дөресрәге, туган ягыбызның кеше аяк басмаган урыннарын эзләп туристик походка юлландык. Компаниябезгә төрле югары уку йортларында белем алучы яшьләр җыелган, арада әлегә таныш булмаган дусларның дуслары да бар. Көзге салкынча иртәдә, кырмыска күчедәй мәш килеп, яңа урынны “яуларга” тотындык. Бермәлне башымны күтәреп карасам, каршымда күренекле рәссамның картинасыннан “төшкән” чын урыс кызы тора. Җиңнәрен сызганып, тирләп-пешеп утын яра. Кулындагы зур балтасы пүләнгә тигән саен тирә-якка йомычкалар чәчелә. Ләззәтләнеп утын яручы бу чибәр урыс кызының исеме, һичшиксез, Катюша булырга тиеш, дип уйлап куйдым шунда. Аз гына ялгышканмын, аның исеме Катарина икән, үзе Германиянең Һалле шәһәреннән килгән немец кызы булып чыкты. Катарина Уфа белән Һалле арасындагы килешү буенча башкалада беренче тапкыр ике ел элек булып киткән. Бу шәһәрләр арасында күптән ныклы элемтә урнаштырылган, студентлар алмашу программасы буенча ел саен немец яшьләре — безгә, ә безнең кызлар һәм егетләр Германиягә юллана. Катарина беренче килүендә үк Уфабызга гашыйк булган, биредә күп дуслар тапкан, шуңа да чираттагы каникуллар башлану белән янә Башкортстанга юл тоткан. Сәяхәт вакытында Катарина күңелле компаниябезнең уртасында булды. Учак янында җылынып утырганда немец кызы белән кызыклы әңгәмә кордык.

— Катарина, университетта белем алуың турында хәбәрдармын, шуңа да сезнең илдәге укыту системасы кызыксындыра. Югары уку йортына укырга керү катлаулымы? Сездә студентларны укыту ничек оештырылган?

— Югары уку йортына укырга керү өчен немец укучылары мәктәптә 12 ел укырга һәм абитур, ягъни имтиханнар тапшырырга тиеш. Сездәге БДИ кебек ул. Тик безнең яшьләр арасында университетка укырга керергә теләүчеләр артык күп түгел, киресенчә, күпчелек мәҗбүри 9 сыйныфны тәмамлый да эшкә яки механик, пешекче, чәчтараш кебек һөнәр­ләр үзләштерергә колледжларга китә. Югары уку йортларында башта — өч ел бакалаврга, аннан ике ел магистрга укыйлар.

— Уку елы бездәгедән соңрак башлана дип ишеткән идем, шулаймы?

— Әйе, уку октябрьдә башлана һәм беренче семестр гыйнвар азагына кадәр дәвам итә. Студентлар каникул вакытында да сессия тапшыра. Икенче семестр апрельдән июнь ахырына кадәр сузыла.

— Имтиханнар ничек үтә?

— Сездә имтихан сораулары алдан билгеле булуы турында ишетеп гаҗәпләнгән идем. Бездә билетлар бөтенләй юк! Лекциядә бирелгән һәр теманы яхшылап өйрәнеп барырга, ятларга тиешбез. Курс эшләрен Интернеттан күчереп алу да бездә катгый тыелган. Педагоглар һәр эшебезне җентекле тикшерә. Имтиханнар тест рәвешендә үтә, кайчагында эссе язабыз. Урыс телен, мәсәлән, мин телдән тапшырдым.

— Ә начар билге алучыларга аны төзәтү мөмкинлеге биреләме?

— Андыйларга уку йортында калу өчен имтиханны яңадан тапшыру мөмкинлеге бирелә. Еш кына имтиханнар бер вакытка куела, шул сәбәпле бара алмасаң, укудан төшеп калмыйсың, өч тапкыр сынау тоту мөмкинлеге саклана.

— Белүемчә, син Русиядәге укыту системасы белән танышырга өлгергәнсең инде. Ул сезнең илнекеннән аерыламы?

— Сездә мәктәпне тәмамлаучы һәркем диярлек югары уку йортына керергә омтылса, бездә исә югары белем кемгә кирәк, шулар гына укырга бара. Дәресләр тәртибен дә үзебез төзибез. Билгеле, бездә дә мәҗбүри тапшырылырга тиешле фәннәр бар. Шулай да белгечлек буенча кирәк­леләрен сайлау мөмкинлеге бирелә. Сайлаган курсларда төрле кабинетларда төрле төркем укучылары белән шөгыльләнергә туры килә. Тагын шунысы бар: бездә студентларга аерым физкультура дәресләре үткәрелми. Аның каравы, югары уку йортларында төрле спорт секцияләре эшли, ярты елга 200 сум түләп шөгыльләнәсең. Күпчелек очракта бу хакка тренер белән шөгыльләнү дә керә.

— Студентлар буш вакытын ничек үткәрә?

— Алар бөтен җирдә дә бертөрле инде. Уфада миңа “Студент язы”, университетта оештырылган концертлар һәм төрле чаралар бик ошады. Бездә күбрәк спорт чаралары һәм ярышлар уздырыла. Әлбәттә, беренче урында футбол тора! Аны барлык яшьләр дә яратып уйный. Югары уку йортларында белем алучылар арасында егылып ятып укучы “ботаниклар” да, “икеле капчыклары” да бар. Күпчелек яшьләр укудан соң эшкә йөгерә. Студентлар фатирда түләп тора, һәркайсының аерым бүлмәсе бар. Ял көннәрендә бергәләп җыелышып күңел ачабыз.

— Безнең студентлар тулай торакта яшәүне кулайрак күрә, фатирда тору кесәгә сукмыймыни?

— Яшьләргә коммуналкадагы бүлмә өчен түләп тору күпкә арзанрак, мәсәлән, без ике бүлмәле фатирга ахирәтем белән 380 евро түлибез.

— Әти-әнидән дә ярдәм сорарга туры киләме?

— Германиядә бала тәрбияләүче һәр гаиләгә хөкүмәт акча бүлә. Ата-аналар баласына 18 яшь тулганчы пособие ала, әгәр бала укуын дәвам итсә, ул 25 яшькә җиткәнче түләнә. Пособие гаиләнең матди хәленә карап, 600 еврога (30000 мең сум) кадәр булырга мөмкин. Мәсәлән, минем әти-әни 9000 сум пособие ала. Әлбәттә, ул акчага гына карап утырмыйм, укудан буш вакытта репетитор булып эшлим.

— Университетта уку түләү­леме?

— Әйе, югары уку йортларында белем алу түләүле, ләкин хаклар куркыныч түгел. Безнең шәһәрдә студент­лар елына якынча 25 мең сум түләп укый.

— Кыскасы, мондый хакка гомер буе укысаң да була... Германия студентлары каникулларны ничек уздыра?

— Без сәяхәт итәргә яратабыз. Күпчелек яшьләр Төркия, Испания, Греция илләре буйлап чыгып китә. Минем үземә каучсерфинг (махсус сайт буенча алдан ук башка шәһәрдә яки илдә үзеңне бушлай яшәтүче кеше табып сәяхәт итү төре) буенча яки автостоп белән йөрү ныграк ошый. Соңгы вакытта машина белән сәяхәткә юлланучы туристка юлдаш булып йөрү популярлашып китте. Андый сәяхәт турында махсус сайт аша алдан белешергә була. Иң мөһиме, юл чыгымнары студентның кесәсен бушатып, аны ач калдырмый. Шулай да мин, сезнең яшьләр кебек, актив ялны ныграк яратам.

— Син республикабызның иң матур урыннарында булдың, су буйлап сәяхәткә чыктың, нинди тәэссоратлар кичердең? Германия­дә туризм үсешкәнме?

— Искиткеч матур урыннар күрдем! Башкортстанның табигатенә гашыйк булмыйча мөмкин түгел. Германиядә кемпинг өчен махсус урыннар булдырылган, бары тик шунда гына ялга туктарга була. Анда палатка куеп яшәргә мөмкин, бәдрәф, ут бар, аш пешерү өчен шартлар тудырылган. Гадәттә, андый урыннар күл буенда оештырыла. Илебез бик кечкенә, шуңа да һәр турист учак ягып, теләсә кайсы җирне пычратып китсә, Германиянең табигате юкка чыгачак. Бездә шундый цивилизация булу миңа бик ошый. Шулай да Русиянең үз матурлыгы, сездә иркенлек, киңлек, җаның теләгән урынны сайлап ял итәргә мөмкин. Биредә походка чыгу бик күңелле, учак янында гитарага кушылып җырлап утыру ни тора! Кыргый табигатьне тою, аюлар йөри торган урманнарны күрү дә зур бәхет.

— Безнең туган ягыбыз табигате күңелеңдә матур хисләр калдыруына бик шатмын. Русиядән нинди уйлар белән китәсең?

— Яңа кешеләр белән танышу, төрле халыкның мәдәниятен якыннан өйрәнү өчен күбрәк сәяхәт итәргә кирәк икән. Русиягә беренче килүемдә биредә кешеләр аз елмая кебек тоелган иде. Чынлап та, сезнең халык ясалма елмая белми, ә чын күңелдән, рәхәтләнеп көлә. Башкортстанда киң кү­ңелле, туры сүзле, кунакчыл дуслар табуыма шатмын. Германиягә очсам да, күңелем һәрвакыт Уфага ашкыначак!
Читайте нас: