Мөселманнарның Ырынбур дини җыелышы материаллары Башкортстанның Үзәк тарих архивында саклана. Исегезгә төшерәбез, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте 1917 елга кадәр шул исемдә йөргән. Архив материалларыннан Дини җыелышта Бәләбәй өязенә кергән авыллар буенча 1867 елдан башлап каралган рәсми эшләргә таянырбыз.
Шундыйларның берсен, архив материалында язылганча, урыс телендә китерәбез: “Дело во прошении башкирки Муратшиной из деревни Капейкубово о разрешении ей войти во второй брак”. Эш 1873 елның 12 мартында карала һәм мәсьәлә уңай хәл ителә.
Эшләр исемлегендә шулай ук теге яки бу авылда мәчет салу, яисә булганын ремонтлау, бала туу турында таныклык бирү хакында карарлар бар, авыл мәчетләре имам-хатыйбларының дини белемнәрен тикшерү нәтиҗәләре дә урнаштырылган. Хәтта мәетне Ислам кануннары буенча җирләү, бу хакта полициядән рөхсәт алуга бәйле эшләр дә тикшерелә. Рапат авылы имамы Фәйрушин, мәсәлән, Мәккәгә хаҗга барырга отпуск бирүне үтенеп мөрәҗәгать итә.
Кыскасы, теркәлгән эшләрдә Уфадагы дин оешмасының үзенә йөкләтелгән бурычларны үтәве, көндәлек мәшәкатьләр чагылыш тапкан. Архив чыганаклары ул чордагы җәмгыятьнең нинди проблемалар белән яшәве турында да берникадәр мәгълүмат бирә. Мәсәлән, хәзерге Благовар районы Каргалы төбәгеннән “княгиня Еникеева”ның шул ук авыл крестьяны Бәширов белән җенси азгынлык кылу эше каралган. Абзан авылы морзасы Б. Бигловның шул ук авылдан сәүдәгәр Хәлфинның аңа акча түләмәве хакындагы шикаяте дә Дини җыелышта тикшерелә.
Әлеге эшләр барысы да 1869 елда теркәлгән. Гомумән, бу чор безнең заманның “хәбәрдарлык” һәм “үзтәнкыйть” дәверенә аваздаш булгандыр, дигән фикер туа. Ни өчен дигәндә, Дини җыелышта каралган эшләр арасында нәкь менә дин әһелләренең яман эшләре фашланганнары өстенлек итә. Бер-бер артлы каралган эшләргә күз ташлау белән генә дә, бу чорда муллалар арасында бозыклык һәм закон бозу гаять зур күләмдә таралган икән, дип шаккатасың. Моны исбатлау өчен эшләрнең кыскача исемнәрен генә китереп үтү дә җитә: “Дәүләкән мулласы Котлычуринның законга каршылыклы гамәлләре турында”, “Нөрми авылы мулласы Садри Хәитовның крестьян Ибраһимовның үлеменә катнашлыгы турында”, “Ураз авылыннан мулла Кашаметдиновның ялган метрика бирүе турында”, “Арслан авылыннан мулла Фейпуловның аек булмаган тормыш алып баруы турында”, “Байморза авылы мулласы Тимербәковның мулла Исмәгыйлевның эчкечелеге буенча рапорты турында”, “Сәрән авылы мәзине Шаһабетдиновның матди һәм дини законнарны бозуы турында”, “Каразирек авылыннан имам Габделкәримовны мәчеттә имам Габделгалиевның мыскыл итүе турында” һәм башкалар.
Дин әһелләренә карата алып барылган эшләрнең барысын да китерсәк, алар мәкаләдә гаять зур урын алыр иде. Гомумән алганда исә, тикшерелгән һәр эш буенча анык һәм гадел карар чыгарыла, шәригать кануннарын бозучылар, бүгенгечә әйткәндә, вазыйфаларыннан колак кагалар. Мәсәлән, 1898 елның 27 маенда Иске Тамьян авылы мөәзине Мөхәммәтзарифовның эчкечелеге һәм бозык гамәлләре тикшерелә. Үзен аклап ул һичбер сүз әйтә алмый. Эшне карау элекке райком бюросы утырышын хәтерләтә — хилафлыкта фашлангансың икән, коммунист партбилетын югалткан кебек, мулла указыннан яза. Шул рәвешле, “урын”нан да китәргә туры килә.
Уфа губернасы Бәләбәй өязе Чуенчы авылының 2нче мәчетендә дин әһелләре тарафыннан метрика (туу һәм үлү турында таныклык) бирүдә киткән хилафлыкларны тикшерү 1896 елның 12 февраленнән 19ына кадәр дәвам итә. Әмма мәсьәләнең төбенә төшәләр, гаеплеләргә җәза бирелә.
Ныклы карарга килә алмаган эшләр дә бар, әлбәттә. Иске Тукай авылы имамы Габделганиев, мәсәлән, Кулбаевның гаилә тормышы алып барырга сәләтле булмавын раслап рапорт яза. Мәсьәлә 1896 елның 29 июлендә тикшерелә. Факт исбатланса да, мондый очракта гаеплене берни дә эшләтә алмыйлар. 1900 елның 30 гыйнварында каралган Никифар авылы имамы Габделхафизовның законлы булмаган гамәлләре буенча да анык нәтиҗәгә килә алмыйлар, эш, хәзерге юридик телдә әйтелгәнчә, “җинаять составы булмаганлыктан” ябыла.
Бәләбәй өязенә караган авылларда дин әһелләренең шәригатькә туры килмәгән гамәлләре тикшерелгәндә гаделлек принциплары саклануга сокланмау мөмкин түгел. Дини оешма җитәкчелеге үз сафларын чистартуга, мәчетләрне мулла исемен акламаучылардан арындыруга гаять җитди караган. Моны хәзерге чорга да күчерәсе иде, әлбәттә. Ни өчен дигәндә, дини битлек артына яшеренеп, мәчеттә — изге булып кыланучылар, дөньялыкта бозык тормыш алып баручылар бүген дә очрый. Әмма тарих аяусыз, бозык хәзрәтләрнең чын йөзе, гасырлар үтсә дә, барыбер ачылачак әле. Тарихи чыганаклар мәчетләрдән архивларга күчә.