Без балта остасы турында сүз йөрткәндә аның балтасы сакал-мыек кырырлык дәрәҗәдә үткер булырга тиеш, дияргә өйрәнгәнбез. Чөнки безнең ата-бабаларыбыз борын-борыннан балта-пычкы белән дөнья көткән, аршын белән үлчәгән, бау белән тигезләгән. Шулай итеп өй төзегән, йорт-курасын тергезгән. Әле генә ул без балта-пычкының нәрсә икәнен онытып барабыз, барлык эшне электр кораллары белән башкарырга өйрәнеп алдык. Чүкеч белән кадак каккан кеше күрсәк, бармак төртеп көләбез. Чөнки “шуруповерт” һәм “саморез” бик күпкә уңайлырак та, ышанычлырак та.
Рам ясаучы, пыялачы да кирәкми хәзер, пластиктан ясалган “стеклопакет”ларны күз ачып йомган арада китереп урнаштыралар. Акчаң гына җитсен! Хәер, мондый төзелеш оҗмахында яши башлавыбызга ике дистә ел да юк әле. Ә инде Кәбир абзыйлар дөнья корган 50-60нчы елларда, сугыштан соңгы юклыкта төп төзелеш коралы шул балта-пычкы булган. Без үскән 70-80нче елларда да авылда чын балта осталары бармак белән генә санарлык иде. Ә инде ишек-тәрәзә куя, пыяла кисә белүчеләргә таң кала идек. Кәбир Шәрипов кебек осталар үзе бер могҗиза иде ул чорда, чөнки алар вакытны узып яшәде.
Әйтик, шул ук Кәбир Вәли улы балта-пычкы хөкем сөргән 50-60нчы елларда ук төзелештә кирәк булган барлык электр станокларын үзе ясый. Аның остаханәсе сәнәгать дәрәҗәсендәге төзелеш комбинатына тиң.
— Балтага көне калган оста ул оста түгел инде! — ди Кәбир абый.
Бүген, билгеле, кем дә шулай дияр иде. Ә Кәбир Шәрипов бу фикерне моннан ярты гасыр элек әйткән. Һәм... Җилдәрне, башлыча, үзе уйлап тапкан электр кораллары белән төзегән.
Әйткәндәй, авылда кулдан җыелган беренче тракторны да ул ясый.
— Монысына авыл белән атсыз калуыбыз сәбәпче булды, аптыраганнан тотындым. Юкка гына тракторны “тимер ат” димибездер. Йорттагы вак-төяк эшне башкару өчен менә шушы “самоделкин” да бик җиткән. Бәрәңге бакчасын эшкәртү өчен генә “К-700” яисә “ДТ-75” тракторын яллап булмый бит инде! — дип, үзенең тимер атын сыйпаштырып куя Кәбир абый.
— Тракторыңның кушаматы ничек соң, Кәбир абый? — дим.
— “Тух-тух” инде аның исеме! — дип көлә авылның легендар уйлап табучысы.
Чынлап та, эш исемдә түгел — җисемдә. Менә шундый “тух-тух”лар белән бүген ярты авыл үз дөньясын көтә — бакча эшкәртә, печән хәзерли, утынга бара. Әйткәндәй, тракторлар барысы да диярлек рәсми исәптә, аларга дәүләт номерлары алынган. Техник күзәтүләрне дә үз вакытында, яхшы күрсәткеч белән үтеп торалар.
...Җилдәрне бизәп яшәүче Кәбир абый Шәрипов белән сөйләшеп сүзләр бетми. Аның оста итеп гармунда уйнавы — үзе бер могҗиза! Сигезенче дистәне тутырганда ялгыз калуы гына бераз ямансурак — балалары барысы да читтә, карчыгы гүр иясе булган. Шуңадырмы, аның барлык куанычы да, юанычы да ихатасындагы “тух-тух”ы, остаханәсе һәм үзе белән бергә картайган гармуны.