Исеме афишага зур хәрефләр белән язылган, кайчандыр билгеле булган җырчының еллар үтү белән тамашачы алдында популярлыгы кими, кадере китә. Бу бик авыр, әмма табигый хәл. Хәзерге тел белән әйткәндә, ул “невостребованный” була. Хезмәт кодексы бик кешелекле булу сәбәпле, аңа эштән куылу янамый, ул штаттан алынмый. Стажын, пенсия яшен тутырсын, дип эшләтәләр. Элекке язмаларын радио, телевидение тапшыруларында файдаланалар. Юбилей кичәләрен уздыралар. Җырчы өчен бу чаралар бик күңелле, әлбәттә, ләкин игълан ителгән концертларда тамашачыларга караганда буш урыннар күбрәк булу — фаҗига. Үзенең “невостребованный” икәнен үз күзләре белән күрә.
Шушы авыр вакыт башлангач, ул үз бригадасына популярлашып килгән яшь жырчыны ала. Аны тыңларга күп тамашачы килә. Бригадага иҗади уңыш һәм акча китерүче — ул. Ләкин бу уңышлы эшнең нәтиҗәсе теге, исеме зур хәрефләр белән язылган җырчыныкы исәпләнә. Премиясен дә ул ала. Фатир, чираттагы мактаулы исемне бирәләр. Бу тик филармонияләргә кергән система. Яшь җырчының борыны ис сизеп, болар бит минем уңышлар, дип авызын ачса, аны я эштән куалар, я икенче бригадага күчереп, аның уңышын икенче карт җырчы файдалана.
Бик моңлы бер җырчы бар иде. Югарыда әйткән кебек, аның уңышларын күп күрделәр. Берчак ул артистлар җыелышында сүз жанрының сәнгать дәрәҗәсе түбән булуын билгеләп чыгыш ясый. Фатир алырга чираты килеп җиткәндә генә аны башка филармониягә күчерделәр. Анда да эш бирмичә, ярлылыкта яшәттеләр.
Филармонияләр — сәнгать дөньясының иң авыр эш өлкәсе. Салкын авыл клубларында чыгыш ясап, артистлар сәламәтлеген югалта. Юлларда селкенеп йөреп, хатыннар баласыз кала. Байларның ата песиенә генә җитәрлек командировка акчасын тартып-сузып ярым-йорты гына тукланып йөрергә мәҗбүр иде алар. Җитәкчелек үзләре өчен акчаны янга калдырып, артистларны кунакханәдә түгел, авылларда фатирда яшәтә иде. Гади халыкның чит кешене кабул итү мөмкинлеге махсус кунакханәләрдәге кебек булмый. Шуңа күрә артистлар кеше йортында бервакытта да иркенләп, тиешенчә ял итә алмый иде.
СССР чорында артистларның ярты гомере азык-төлек эзләп үтте. Концерт белән чыгыш ясар алдыннан артист концерт оештыру, билет сату, документлар язу, бухгалтериягә отчет бирү, аппаратураны, йөкләрне автобустан клубка, клубтан автобуска ташу, карга, пычракка баткан автобусны этү, сөйрәп чыгару, юлда бензин беткәндә аны эзләп китү, гомумән, юл, хуҗалык эшләрен башкарырга мәҗбүр иде. Шушы эшләр тик “әре корты” артистларына йөкләтелгән. Дәүләт тарафыннан бирелгән концертлар планының 95 процентын “әре корты” артистлары үти, ә ел саен конкурсларда катнашып, дәрәҗәсе күтәрелгән җырчы башкармый. Ул әзергә-бәзер генә. Өстәвенә, концертларда бервакытта да көч салып җырламый, авызын микрофонга терәп ачып кына тора. Сәнгать телендә аны “плюсовка”га җырлый, диләр. Икенчедән, ул авылларга гастрольгә чыкмас өчен төрле юллар, хәйлә таба. Оптимальләштерү, аттестацияләү башланса, “әре кортларын” эштән җибәрәләр, я концерт ставкасын арттырмыйлар.