+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 ноябрь 2014, 19:45

Чит илдә дә әйбәт, үзебездә дә ничава!

Кызларыбызның берсе — Израильдә, икенчесе Англиядә яши. Без, әти-әниләре, балаларыбыз, оныкларыбыз белән скайп аша гына аралашуга канәгать була алабызмы? Юк, әлбәттә! Һава киңлекләрен иңләүче самолетлар бар бит әле. Башта “Уфа — Тель-Авив” юнәлешендә сәяхәткә барып кайттык, аннан Вильям Шекспирның туган илен дә күрү теләге белән яна башладык. Англиягә бару өчен кирәкле документларны юнәтеп, аларны Екатеринбургтагы виза үзәгенә илткәнче кыш язга алышынды. Беренче тамчылар белән Украинадагы хәл-вакыйгалар турында шомлы хәбәрләр дә “тама” башлады. Без дә хәвефләндек: Кырымның Русиягә кушылуына ачуы кабарган Көнбатыш безнең алда бөтен капкаларын ябып куйса, нишләрбез? Бәхеткә каршы, алай булмады. Сөйләшенгән вакытта чит ил паспортлары кулыбызга килеп керде.

Ниһаять, Лондонга килеп төштек. “Хитроу” аэропорты гаҗәеп зур! Эчендә хәтта электричкалар йөри. Балаларыбыз киңәш иткәнчә, үзе­безнең рейс белән килгән кешеләргә ияреп, электропоезд платформасын эзләп таптык, вагонга утырып, биш минут баргач, багаж бирү пунктында төштек. Тиздән аэропорттан чыгу урыны күренде. Балалар безне анда көтеп тора иде инде.
Алар безне Дербига алып китте. Көзге кебек ялтырап торучы шома юлдан Англиянең үзәгенә таба хәрәкәт итәбез. Дерби 2000 елдан артык тарихка ия шәһәр икән. Илдәге беренче революцияләр нәкъ менә биредә башланган. XVIII гасырда Дербида ефәк туку фабрикасы төзелгән, аннары машина төзелеше үсеш алган, авиация өчен двигательләр эшләү үзләш­терелгән. “Роллс-Ройс” тарихы монда язылган, җир шарының төрле почмакларына очучы “Боинг”, “Аэробус” моторлары биредә чыгарыла. 200 мең кеше яшәүче шәһәрдә университет бар. Анда 25 мең студент белем ала.
Балаларыбыз яшәгән йортка килеп җиттек. Ул ике катлы. Беренче катта – зал, зур ашханә, кухня аерым, бәдрәф. Икен­че катта өч йокы һәм ванна бүл­мәләре.
Англиядә Русиядәге кебек салкыннар булмаса да (гыйнварда һава тем­пературасының уртача күрсәткече +7 градус), йортларда табигый газ кулланып, автоном режимда эшләүче җылыткычлар бар. Апрельдә суык кына, шуңа бер-ике сәгатькә алар кабызыла. Ә энергия һәм башка ресурслар Англиядә кыйммәт. Бер краннан да бер тамчы су да тамып утырмый. Газ, ут өчен түләү автоматлар аша башкарыла. Шуларда акча “салынган” карточкалар йортка беркетелгән махсус җиһазга урнаштырыла. Әлеге прибор карточкада күпме акча бар икәнен “белә”. Әгәр вакытында акча кертмисең икән, өеңдә автоматик рәвештә ут сүнә, газ килми башлый.
Иртәнге аштан соң, без агып торган суда савыт-саба юа башлаган идек, кызыбыз безне: “Болай акча сарыф итү һич ярамый”, — дип туктатты, бер табакка су салып, бөтен тәлинкә, чынаякларны шунда гына юды.
Йорт тирәсен һәркем үзе матурлый икән. Биредә күпчелек халык декоратив агач-куаклар утырткан, балалар өчен уен мәйданнары ясаган, ә менә бездәге кебек җиләк-җимеш, яшелчә үстерү юк – буш калган урынга газон үләне чәчкәннәр дә куйганнар. Йортлар арасындагы койма­ларның буялмаган тактадан гына корылуы да безне гаҗәпләндерде. Хәтта аркылы-торкылы гына кагылган гәрбилләр дә бар кайбер ихаталарда.
Англиядә су каналлары бихисап. Элек алар шәһәрләргә товарлар китерү өчен кулланылган, хәзер инде ял итү урыны буларак файдаланыла. Суда бик күп катерлар йөри. Аларда хәтта ризык әзерләү өчен плитә, суыткыч, телевизор, йоклау урыннары да бар.
Азык-төлекне якындагы супермаркеттан алдык. Акчаңны кассирга да, автомат кассага да түләргә була. Аппарат кәрзинеңдә нәрсә барлыгын бөтенесен “күрә” икән. Анда исерткеч эчемлек салсаң, аппарат өстендәге ут яна һәм әйләнә башлый. Күз ачып йомганчы яныңа сәүдә залы дежурные килеп баса. 21 яшең тулганмы, юкмы, шуны тикшерә (Англиядә алкоголь 21 яше тулмаганнарга сатылмый). Прибор сдачаңны да тиененә кадәр кайтарып бирә.
Шәһәр үзәгендәге сәүдә комплексларына да бардык. Бер каттан икенче катка тавышсыз лифтларда күчәбез. Һәр катта балалары белән килгән әти-әниләргә махсус заллар җиһазлан­дырылган. Аларда уен урыннары да, бәләкәчләрне имезү бүлмәләре дә, азык җылыту өчен кыска дулкынлы мичләр дә, подгузниклар алыштыру, бала төрү өстәлләре, су краннары һ.б. бар. Әлеге уңайлыкларның барысы белән дә бушлай файдалана­сың. Ә сәүдә комплексы буйлап паровозчык йөри, күпмедер акча түләп, балаңны шунда утырта аласың.
...Оныгыбыз авырып киткәч, кызыбыз табибка язылды, бергәләп поликлиникага юл тоттык. Тыштан әллә ни матур күренмәгән бинаның эче искитмәле иде. Уңайлы кәнәфигә утырып, регистратура стенасындагы электрон язманы күзәтәбез. Озак та үтмәде, оныгыбызны табибка чакырдылар. Әле яңа тәпи киткән күз нурыбызның, иренмичә, ике катлы исемен дә әйттеләр, “мисс” дип дәштеләр. Аны гаилә табибы карады. Пациентның бөтен тарихы компьютерда, бездәге кебек, таушалып беткән кәгазь карточкаңны күтәреп йөрисе юк. Шуңадыр, күрәсең, табибның бөтен игътибары пациентында булды, бер минутын да кәгазь тутырып утыруга сарыф итмәде.
Кайтканда, чит ил сәламәтлек саклау өлкәсенә карата соклануымны белдергән идем, кызым минем фикеремне хупламады. Әйе, биредә медицинада югары технологияләр кулланыла, бала тудыру йортлары зур үсеш алган. Икенче яктан караганда, Англиядә, бездәге кебек, ел саен флюорография үтү юк, анализ тапшыру, яки махсус белгечләргә барып күренү — күпләрнең буй җитмәс хыялы! Халык өчен, безнең илдәге кебек, гомум диспансерлаштыру да оештырылмый Англиядә. Табибны да, бездәге кебек, өйгә чакыртып булмый. Ашыгыч ярдәм бар, тик ул бик сирәк очракларда гына килә. Үзебезнең медицинаны хурларга күнексәк тә, аның яхшы яклары да күп икән ләбаса!
Поездда Лондонга барып кайттык. Вагонда чәй, кондитер ашамлыклары, кофе таратыла. Вокзалдан метрога төштек. Җир өстенә чыккач, королева Елизаветаның резиденциясе – Букингем сараена юлландык. Сарай каравылчылары ак билбау бәйләп, чагу кызыл китель кигән. Башларында аю тиресеннән тегелгән биек бүрекләр. Сарай каршында ил белән 64 ел идарә иткән королева Викториягә һәйкәл урнаштырылган.
Ә менә болары сыннар түгел, чын кешеләр икән! Баштанаяк тимер төсенә буялган солдатның аяк астындагы тартмага акча ыргытсаң, аңа “җан керә”! Ул сине сәламли, тагын ниләрдер сөйли, елмая. Чарли Чаплин янына килсәң, ул да моңсу күзләрен сиңа төби. Әкияттән “чыккан” тылсымчы Мэри Поппинс та үзе янына килгән балаларны игътибарсыз калдырмый.
Темза елгасы яры буйлап йөрдек. Экскурсия катерлары үтеп тора. Икенче бөтендөнья сугышында катнашкан кораб музей итеп эшләнгән. Биредә XVI гасырның пират корабын да күрдек, XI гасырда төзелгән Тауэр замогына сокланып туя алмадык.
Урам музыкантлары күп. Аккордеон, гитарада уйнаучылар бар.
...Кичке аштан соң телевизор карарга утырдык. Бөтен каналлардан Кырымның Русиягә кире кайтуын безнең илнең Украина җирен көч белән тартып алу дип сөйлиләр. Экранда әлеге вакыйга белән канәгать түгелләр көне буе төкерек чәчә. Ярый әле инглиз телендә “Русия бүген” каналы бар. Анда гына вакыйгалар чынбарлыктагыча сурәтләнә икән. Хәер, кызыбыз әйтә, бер көнне шәһәр телеви­дениесендә дә Англиядә яшәүче Украина гражданкасының, туган иленә кайтып, ватандашларының янә русиялеләр булуларына ихлас шатлануын бәян итүен күрсәттеләр, ди.
...Инглизләр — бик итагатьле халык. Гаиләдә дә бер-берсе белән сөйләшкәндә безнең кебек боеру формасын кулланмыйлар. Мәсәлән, без булсак: “Күч әле!” дияр идек, ә инглиз: “Мөмкин булса, урыныңнан күчә алмассың микән?” — ди. Урамда бер-берсен сәламләгәндә алар мотлак елмая. Ә телефоннан сөйләшкәннәрен тыңлап торсаң, түземлегең җитмәс! Озын-озак итеп хәл-әхвәл сорашалар, бер-берсенә җылы сүзләрен һич кызганмыйлар.
Англия – традицияләр иле. Мәсә­лән, һәр шимбә ата-ана балаларының хәлен белергә бара. Алар өчен җиңелчә генә табын әзерләнә, кунаклар да буш кул белән килми. Өстәлгә исерткеч эчемлек куелмый, ир-атлар гына бераз сыра эчәргә мөмкин. Куе, хуш исле сөтле чәй зур кружкаларга ясала. Һәм менә шундый өстәл артында кунаклар ким дигәндә ярты көн матур гына гапләшеп утыра. Телевизор карый, шахмат, шашка кебек өстәл уеннары уйный.
Киявебез бер көнне безне туган авылына алып барды. Авыл дисәң дә, монда агач йортлар юк, барысы да кирпечтән. Борынгы чиркәү дә бар. Аның эчендә Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган авыл кешеләренең озын исемлеге язылган тактаташ урнаштырылган. Ә менә Икенче бөтендөнья сугышында әлеге авылдан ике яугир генә башын салган. XII гасырдан башлап безнең көннәргә кадәр чиркәүдә эшләгән дин әһелләренең дә исемлеген күрергә була монда. Ә чиркәү тирәсен XVIII гасырдан башлап барлыкка килгән каберлекләр уратып алган. Алар барысы да искитмәле тәртиптә тотыла.
...Борынгы Уорик замогына баруыбыз күңелебездә онытылмас тәэссоратлар калдырды. Зур яланда махсус кешеләр машиналар парковкасы белән идарә итә. Музей комплексына кергәч тә, үзеңне икенче дөньяга эләккәндәй хис итәсең. Яшел болында купшы койрыклы тәвис кошы йөри. Тирә-юньдә аңа охшатып кыркылган куаклар. Музейда борынгы римлылар, англосакслар, датчаннар, бриттлар һәм башка халыкларның көнкүрешен чагылдыручы чатырлар урнаштырылган. Урта гасыр киемнәрендәге артистлар мавыктыргыч итеп илнең үткәне хакында сөйли. Шул ук вакытта борынгы сугыш күренешләре гәүдәләндерелә: менә бер укчы җитез генә замок диварына үрмәли, аннан каршы якка ук яудыра, дошманнары пушкаларын эшкә куша. Бала-чага инструкторлар белән сөңге тотарга, ук атарга өйрәнә, аннары аларны кызык итеп рыцарьлар сафына алалар.
Крепостьтан ерактарак урта гасырларда кулланылган таш ату җай­ланмасының төгәл күчермәсе куелган. Аңардан 15 килограммлы ядрәләр белән 300 метрга кадәр атып була икән. Мондый атулар көн саен оештырыла.
Замокның эченә кердек. Озын аш өстәлләрендә алтын-көмештән генә эшләнгән савыт-саба. Соклангыч матур йокы бүлмәләре. Һәркайда балавыздан эшләнгән сыннар: кавалерлар, гүзәл ханымнар, хезмәтчеләр. Менә кәнәфидә кәрт уйнаучы ир-егетләр урнашкан. Подвалга төшкән идек, борынгы хезмәтчеләр киемендәге кызлар утыра. Аларны да манекен дип уйлаган идек, чын кешеләр булып чыкты. Без дә, алар да рәхәтләнеп көлештек.
...Англиядән кайтып китәр вакыт та җитте. Балаларыбыз, кода-кодагыйларыбыз белән хушлашканда сагыштан йөрәк кысылып куйды. Дәүләтләр арасында мөнәсәбәтләр киеренкеләнсә дә, инглиз туганнарыбыз белән безнең арадан җил дә үтмәсен иде.
Читайте нас: