+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 ноябрь 2014, 21:51

Өзелгән мәхәббәт

Булат белән Сания уку елы барышында очраштылар. Кыз, җидееллык мәктәпне тәмамлагач, унөч чакрым ераклыктагы күрше авыл мәктәбенә сигезенче сыйныфка укырга барды. Бу бик авыр еллар иде — сугыш, ачлык, ялангачлык...

Тормыш авыр булса да, яшьләр белем алырга омтылды. Мәктәптә әсбапларга кытлык, китап-дәфтәрләр юк. Укуның урыс телендә алып барылуы хәлне икеләтә авырлаштырды.
Ә яшьлек үзенекен итте. Кич белән яшьләр клубта төрле уеннар уйнады, биеп-җырлап күңел ачты. Сания белән Булат та шунда очрашты. Булат Уфадан ялга кайткан икән. Ул вакытта егет һәм кызларны һөнәрчелек мәктәбенә укырга җибәрәләр иде. Булат килешле гәүдәсенә кара шинель кигән, башында — матур фуражка.
Клубта уеннар беткәч, кызлар-егетләр өйләренә таралыша башлады. Булат, Санияне куып җитеп, аны озата барырга рөхсәт сорады. Ул үзе дә шул якта яши икән.
Менә Санияләрнең капкасы алдына килеп җиттеләр. Егет кызны үзе янында озаграк тотарга теләсә дә, кыз, иртән укырга барачагы турында әйтеп, кереп китте. Шушы көннән соң Булат Санияне көн дә көтеп ала башлады. Бергә клубка бару, бераз йөреп килү гадәткә керде. Ә беркөнне егет кызны яратуы турында белдерде. Кыз исә үзенең арытаба укырга җыенуын әйтте.
Булат кабат Уфага китте, Саниягә атна саен хатлар җибәрде. Гомер шулай үтә торды.
Бу хәл 1948 елда булды. Булат Уфадан ялга кайтырга чыга. Ул вакытта гел җәяү йөрү иде. Кыш салкын. Егетнең өстендә юка кием. Җил ашадан-аша үтә. Менә шул чакта аңа салкын тия, өенә ул көч-хәл белән кайтып керә.
Сания Булатның авыр чирләп ятуын ишеткәч, кыюлыгын җыеп, егетне күрергә ашыга. Мәктәптә дәресләр беткәч, турыга аларга бара. Менә өйгә керә. Булат бер сәкедә ята. Сания аның янына килә. Егет кызга хәлсез кулларын суза. Кызның күзләре яшьләнә. Егетнең дә күңеле тула. Сания пышылдап кына үзенең сүзен әйтә:
— Булат, мин сине шундый сагындым. Тизрәк терел, ярыймы...
Кыз килеп киткәч, Булат үзенә яшәү көче өстәлгәнен тоя. Берничә көннән аягына баса. Ул авылда кала алмый, ял вакыты бетеп килә. Булат Уфага китә. Юлда 3-4 көн уза. Барып җиткәнче отпускысы бетә.
Алар икәү кайткан булалар. Прогул өчен икесе дә хөкем ителә.
Егетләрне кызның туган авылы аша алып китәләр, дигән хәбәр ишетелә. Сания төнлә авылга кайта.
Кыз сөйгәне белән күрешеп калу өчен алар тукталган йортка йөгерә. Сөйләшү өчен 15 минут вакыт бирелә. Сания күз яшенә буылып, хөкем ителгәннәрне карап кала. Бу аерылышу 68 елга сузылыр дип һич уйламыйлар...
Ике елын Уфада үткәргәннән соң, Булатны Германиягә җибәрәләр. Ул анда өч ел хезмәт итә. Саниягә мәхәббәтен, сагынуын белдереп хатлар яза.
Кыз укытучы булып эшли башлый. Авылның үткер егете Фәритнең Саниягә күзе төшә. Сания, яраткан егете барлыгын әйтеп, Фәритне кире кагып тора. Үзсүзле егет аңа тәкъдим ясый. Сания авылдан китәргә мәҗбүр була, 25 чакрым ераклыкка йөреп эшли башлый. Ләкин Фәрит аны мәҗбүриләп алып кайта.
Ирне солдат хезмәтенә алалар. Ә Сания өч айлык улы һәм Фәритнең 80 яшьлек әнисе белән кала.
Фәрит дүрт ел хезмәт итеп кайта. Ул кайткач, йортны яңарталар, икенче уллары туа. Фәрит бик уңган ир, хатынын, балаларын ярата. Гаиләсе өчен барысын да эшли. Сания өченчегә малай таба.
Ел артыннан ел үтә. Булат та соңлап кына өйләнә, матур тормыш кора. Биш кызы дөньяга килә. Аларны укытып, тормыш юлына чыгара. Саниянең ире 62 яшендә кинәт вафат була. Хатын үзе дә бик нык авырый башлый. Булатның иптәше дә, чирләп, якты дөньяны калдыра. Ул үз-үзен кая куярга белми йөри. Шул вакытта яшьли сөйгән Саниясен исенә төшерә, аны күрергә ашкына.
Беркөнне Сания йортында ишек кыңгыравы чыңлый. Сания ишек ачарга чыга. Ишектә олы яшьтәге ир басып тора. Сания аны танымый.
— Бу мин, Сания, Булат, танымыйсыңмыни? — ди ул. Саниянең исе китә.
Алтмыш сигез (!) елдан соң очрашу була ул.
Алар өйгә үтә. Бер-берсенә төрле сораулар бирә. Булатны тормыш җилләре бик нык каккан икән. Сания да картайган. Кайчандыр бер-берсен сөйгән ярлар яшьлек хатирәләрен яңарта. Булат Санияне әле булса яратуы, гомер буе сагынып яшәве турында әйтә.
Бу икәү тагын очрашалар. Сүз артыннан сүз табылып кына тора. Яшьлек мәхәббәте сүнмәгән һәм сүрелмәгәнлеген аңлый алар.
Мондый татлы да, сагышлы да, әрнүле дә, истәлекле дә очрашу бик сирәкләрнең генә бәхетенә туры киләдер ул. Арада яткан 68 елның күп өлешен алар бер-берсеннән нибары унөч чакрым ераклыкта урнашкан авылларда яшәп үткәргән...

(Исемнәр үзгәртеп алынды.)
Читайте нас: