+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
13 ноябрь 2014, 20:49

“Ил башлыгын өчпочмаклар белән сыйладым”

Президентларга аш әзерләгән оста пешекче Флүзә Идиятуллина шулай ди.Уфа районы “Алексеевка” совхозының даны Башкортстанга гына түгел, чит төбәкләргә дә киң таралган. Республикага килгән югары җитәкчеләрне биредәге теплицалар комбинаты белән таныштырмыйча калмыйлар, хуҗалыкның тәҗрибәсен өйрәнергә чит ил белгечләре дә килә. Комбинат ашханәсендә озак еллар пешекче булып эшләгән Флүзә Идиятуллина — әнә шундый затлы кунакларны, ил җитәкчеләрен милли ризыкларыбыз белән сыйлаучыларның берсе. Русиянең беренче Президенты Борис Ельцинга, ил башлыгы Владимир Путинга оста пешекчеләр нинди ризыклар әзерләгән? Бу җаваплы эшне ни өчен Флүзә Саниәхмәт кызына ышанып тапшырганнар? Шатлыклы мизгелләргә чын күңелдән сөенә белүче, авыр кайгыларны сабыр кичерүче, катлаулы тормыш юлы үткән апа белән якыннан танышканда шул сорауларны да бирдек.

Бүздәк районының Иске Шыгай авылында дүрт балалы гаиләдә тәрбияләнгән Флүзә балачактан җыр-биюгә оста була. Мәктәп елларында бер генә чара да чатнап торган сәләтле кыздан башка үтми. Аның сылу гәүдәсенә, дулкынланып торган кара чәч­ләренә, нур балкыган йөзенә карап, ахирәтләре дә, укытучылары да: “Коеп куйган артистка инде безнең Флүзә!” — ди. Мәктәпне тәмам­лаганда актриса булу теләге кызның күңелен тулысынча яулаган була инде. Шуңа да кулына аттестат алу белән ул Уфа сәнгать училищесына юл тота. Әлбәттә, таланты ташып торган кыю кызны сән­гать дөньясына бик теләп кабул итәләр. Кызганычка каршы, Флүзәгә күңеле шулай ашкынган юлны дәвам итәргә язмый. Училищеда биш ай чамасы гына белем алырга өлгерә ул, аннары кинәт авырып киткән әнисен тәрбияләргә авылга кайтырга туры килә. Саҗидә апа аш-суга оста, бик уңган хуҗабикә була. Кызларына да ризык әзерләү нечкәлекләрен җентекләп өйрәтә. Флүзә, әнисенең киңәшләрен күңел түренә тезә барып, кадерле кешесе янында үткәргән һәр көнне нинди дә булса ашамлыкны үзенчәлекле итеп әзер­ләргә өйрәнә. Әйтерсең, пе­шеренү сәләте күңеленең бер почмагында яшеренеп яткан да, вакыт җитү белән ургылып чыга да башлаган. Яшь кыз пешергән коймаклар, бәлеш­ләр, чәкчәкләр тәҗрибәле хуҗабикәләр әзерләгәннән һич тә калышмый.
Кешене язмыш йөртә, диләр. Флүзәне язмышы янә Уфага алып килә, ләкин бу юлы лампа заводына эшкә урнаша. Һөнәре буенча сән­гатьтән бөтенләй ераклашса да, йөрәге белән җыр-моңга гашыйк булып кала ул. Күп тә үтми, кыз үзенең гомерлек юлдашын очрата. Ял көнне ахирәте белән паркта йөр­гән­дә аларга ике егет иярә. Сер бирмәскә тырышкан кызлар­ның ай-ваена карамый, өйлә­ренә кадәр озата бара алар. Флүзә ул вакытта апасы янында фатирда яши. Икенче көнне, җәйнең матур иртәсен­дә, беренче каттагы аш бүлмәсенең тәрәзәсен ачып куя да, җырлый-җырлый коймак пешерергә тотына. Шулчак ачык тәрәзәдән кичә озата килгән егетнең башы күренә. “Син бик матур җырлыйсың икән, үзең кечкенә, тавышың­да шулкадәр моң!” — дип сайраган егетнең күзләре кызарып пешкән коймакка төшә. Флүзә көлә-көлә яңа танышын тәмле коймак белән сыйлый. Әллә кыз пешергән коймакның тәме искиткеч була, әллә бер күрүдән кайнар мәхәббәт уты кабына, шул көннән егетне кыз яныннан куып та җибәреп булмый. 19 яшьлек Флүзә язмышын үзеннән 9 яшькә олырак Надир белән бәйли.
Әлшәй районының Слак авылында туып-үскән Надир Ярулла улы, чын мәгънәсендә, җитмеш төрле һөнәр остасы була. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара. Әлбәттә, ике уңган кеше шәһәр фатирында иркен тын алып яши алмый. Андыйларга ихаталы йорт, бакча үстерергә — җир, иркен тын алырга саф һава кирәк. Шуңа да яшь гаилә шәһәрдәге бүлмәләрен Уфа янында урнашкан Алексеевка авылындагы фатирга алмаштыра. Аларның ике улы Илдар белән Дамир туган була инде. 1983 елда Надир белән Флүзә ул вакытта киң колач алып эшләүче теплицалар комбинатына эшкә урнаша. Билгеле, аш-суга осталыгы булган хатынны берсүзсез ашханәгә пешекче итеп алалар. Курсларда белем алганнан соң — шеф-повар, ә өч ел үтүгә ашханә мөдире итеп үрләтәләр. Әлбәттә, һөнәри осталык, яраткан эшне күңел биреп башкарудан тыш, Флүзә Сани­әхмәт кызының йөрәгендә кешелеклелек, эчкерсезлек, шәфкатьлелек кебек сыйфат­ларның өстенлек итүе дә җитәкче вазыйфасын ышанып тапшыруда зур роль уйнагандыр. Аш пешерү урынында хатын-кызның җыйнаклыгы, чисталыгы, пакьлеге дә бик мөһим. Флүзә апага бу илаһи сыйфатларны Ходай үзе биргән. Шуңа да ул елларда Алексеевка комбинатына килгән мәртәбәле кунакларга аш пешерү, өстәл әзерләү, аларны кунак итү кебек җа­ваплы эш санаулы кешегә генә, шул исәптән бу мөлаем татар хатынына да ышанып тапшырыла.
— Эшли башлаган елларда күренекле кешеләрдән Ингушетия Республикасының беренче Президенты Руслан Аушевны каршы алганым исемдә калган. Ул вакыттагы дулкынлануым, әзерләгән ризыкларыбызны ошатсалар ярар иде, дип, борчылуыбыз әле дә хәтердә. Үзебезнең дәүләт башлыклары килсә дә, чит ил кунаклары булса да, күбрәк милли ризыклар әзерли идек. Бишбармак, тукмачлы аш, өчпочмак, чәкчәк, кымыз һәрвакыт табын түрендә булды, — дип сөйли Флүзә апа.
Голландия, Төркия кебек илләрдән дә югары вазыйфа биләүче кешеләр еш килә ул елларда. Пешекчеләр үзлә­ренең аш әзерләүче генә түгел, респуб­ликаның йөзен күрсәтүче кешеләр исәбендә булуын яхшы аңлый. Өстәлгә аш чыгаручы иң чибәр, иң мөлаем ике ханымга махсус пешекче киемнәре тектерелә. Аларның берсе, әлбәттә инде — дулкынланып торган кара чәч­ләренә пешекче башлыгы искиткеч килешле булган, яшь кызлардай зифа буйлы, ачык йөзле Флүзә.
— Ул вакытта Интернет юк, барысы да үзебез белгән­нәргә, зәвыкка таянып башкарыла иде, — дип сүзен дәвам итә пешекче апа.
Ашханәдә эшләүче кызлар белән кызыклы хәлләр дә булгалый. Шулай бервакыт Төркиядән килгән дәрәҗәле кунакларга аш чыгарган вакытта, араларыннан берсе Флүзәгә таба кулын сузгач, яшь ханым бөтенләй коелып төшә. Кызарынган хатын, кунак белән күрешмичә ярамас дип, аңа кулын бирә. Ә кунак аның кулын үбә дә, ислемай бүләк итә. “Ул ислемайның хуш исе комбинат буйлап тарала иде. Ашханә кызлары белән әллә ничә ел шуны сөртеп рәхәтләндек”, — дип елмая бүген Флүзә апа.
1996 елда республикага Русиянең беренче Президенты Борис Ельцин килә. Ил җитәкчесен комбинатка алып киләчәкләре билгеле булу белән ашханә пешекчеләре өчен йокысыз төннәр башлана. Китерелгән иң сыйфатлы азык-төлектән кызлар берничә төрле ризык әзерли. Чәкчәк пешерү кебек четерекле эшне бары тик Флүзә Саниәхмәт кызына гына ышанып тапшыралар. Пешекчеләр телне йотарлык ашлар әзер­ләп Ельцинны көтә, тик ул чактагы ил башлыгы ашханәгә кереп тормый. Аның каравы, 6нчы разрядлы шеф-по­вар­ның Владимир Путин белән очрашкан көне бүген­гедәй хәтерендә.
— Ил башлыгы алдында сынатасы килми, ризыкны төрләндереп тә, тәмле итеп тә әзерлисе килә. Милли ризыклар, койкалы ашамлыклар, балык әзерләгән хәтердә. Путин без пешергән өч­почмакларны ошатып ашаганга сөенеп калдык, — ди Флүзә апа.
— Ул елларда ил җитәк­челәренә әзерләгән ризыкны тикшерү ничек куелган иде? — дип кызыксынам.
— Чит илдән килгән бер де­легация кешесенең ашка нәр­сәдер салып тикшереп караганы гына истә калган. Башка вакытта андый тикшерү булганын хәтерләмим, — ди ул.
Эшендә хөрмәт казанган Флүзә Саниәхмәт кызының ул чагында гаилә тормышы да гөрләп бара. Надир абый үз йортын төзү теләген тормышка ашыра. Зур тырышлык белән, матур, иркен йорт салып чыгалар, бакча утырталар, күпләп мал асрыйлар. Ул арада уллары үсеп җитеп, икесе дә югары белем ала. Илдар да, Дамир да мәктәптә укыган вакытта ук сәләтле, тырыш, итагатьле булуы белән аерылып тора. Кече уллары Дамир 7нче сыйныфта укыганда, Уфадагы спорт мәктәбенә язылып, атнасына ике тапкыр бокс белән шө­гыль­ләнергә йөри. Күп тә үтми, чәмле, таләпчән малай бокс буенча Башкортстан чемпионы исемен ала. Башкортстан дәүләт университеты студенты булгач та шөгылен ташламый егет. Дамир, әнисенә охшап, балачактан җыр-моңга, биюгә бик оста була. Ә ир-атка кирәкле һөнәрләрне әтисеннән өйрәнә. Кулына балта тотса да, кирпеч алса да, йорт күтәрергә сәләтле егет булып үсә. Киләчәктә тормыш юлдашы итеп сайлаячак Оксананы абыйсының туенда очрата. Улларына бәхет те­ләүче ата белән ана ни дисен инде, бала тудыру йортыннан киленне һәм оныклары Динисламны үзләренә алып кайталар.
Кайгы агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри, диләр. Идиятуллиннарның гөрләп барган дөньясында иң якты нурны сүндереп, күтәрә алмаслык кайгы килә. Дәрт­ләнеп тормыш көткән, типсә тимер өзәрдәй көчле, 32 яшьлек Дамирның йөрәге кинәт тибүдән туктый. Соңгы елларда Себердә эшләп йөргән Дамирның чираттагы ялга кайткан вакыты була. Әлегә кадәр бер генә тапкыр да авырып ятмаган бала­сының күз алдында бөгелеп төшеп, “Ашыгыч ярдәм” килгәнче йөрәге тибүдән туктавын күргән, тик берничек тә коткара алмаган анага юату сүзләре табып буламы соң? Бала кайгысыннан да ачырак кайгы бармы икән бу дөньяда? Газиз баласын югалткан ананың йөрәгенә җыелган әрнүләре, җавапсыз калган со­раулар бүген дә күз яшьләре булып ага.
— Чәй ясап куябыз да, На­дир белән икебезнең дә күзләребезгә яшь тула, тамакка төер утыра, йотып булмый. Ясаган чәйләр суына. Әтисе аны бик ярата иде, шуңа да югалтуны шулкадәр авыр кичерде. Көненә берничә тапкыр зиратка бара, төннәрен баланың фотосын мендәр астына салып йоклый. Үзен кая куярга белми йөрде, кипте, ябыгып, кечкенә калды, — дип, улының фотосурәтенә тамган күз яшьләрен сөртә Флүзә апа. Авыр кайгыдан сәламәтлеге какшап, дәва­ханәгә кергәч тә, Надиры өчен йөрәге өзгәләнә аның. Дә­ва­ханәдән кайткан көнне гөр­ләтеп көткән дөньяларына зыян килә. Кайгы бар җирне каза да сагалап йөрер ди­гәннәре шулдыр инде. Дамир үз куллары белән төзеп калдырган мунчада ут чыга. Янгын сүндерүчеләр килеп җит­кәнче, ялкын күрше­ләрнең иске сараена да күчеп өлгерә. Улларының төсе итеп саклаган мунчаның кинәт дөрләп яна башлавы Флүзә апа белән Надир абыйны янә аяктан ега. Дамирлары ташлап киткәнгә бер генә ел үткән була әле. Күтәрә алмаслык кайгылар кичергән йөрәк тиз бирешә, ачы язмыш әтисен дә улы артыннан алып китә. Флүзә апа ялан кадәр өйдә япа-ялгызы торып кала.
— Әйтеп аңлата алмаслык зур кайгылар килгәндә, хә­лемне белеп, ярдәм күр­сәткән өчен якыннарыма, үзем эш­ләгән мәктәп коллективына, Алексеевка поликлиникасы хезмәткәрләренә ихлас рәх­мәтемне җиткерәсем килә. Ярый әле бүген дә яраткан эшем бар, күңелем шунда тынычлык таба. Өйгә кайтсам, улым, киленем, оныкларым килеп йөри, — ди Флүзә апа.
Әйе, Флүзә Идиятуллина бүген дә Алексеевка мәктә­бендә ашханә мөдире вазыйфасында. Һөнәри осталык конкурсларында гел беренчелекне яулап килгән данлыклы пешекче бихисап мактау грамоталары белән бүләкләнгән. 60 яшен тутыруга карамастан, Флүзә апа отчетларны компьютерда яшьрәк хисапчылардан яхшырак эшли. Шуңа да Уфа райо­нының мәгариф бүлегендә аның хакында гел мактау сүзләре генә ишетергә мөмкин. Алексеевка мәктәбе директоры Валентина Мө­хәммәтҗанова безне: “Флүзә Саниәхмәт кызы — безнең горурлыгыбыз ул!” — дип таныштырган иде.
Ихлас күңелле, гаҗәеп ягымлы Флүзә апаның бер-бер артлы зур кайгылар кичергән йорты бүген дә җылылыкны югалтмаган, аның йөрәгендәге шәфкать­лелек һич тә кимемәгән. Бүлмә саен күңелгә илаһи ямь бирүче гөлләр үсеп утырса, җәй буена бакчасына хозурлык чәчкән бихисап чәчкәләре кышкы тынлыкка талган. Ә өстәлендә якын кешеләренең фотосурәте янында догалар язылган китап-дәфтәрләр урын алган.
Читайте нас: