+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 ноябрь 2014, 22:06

Тимердәй нык, көчле ихтыярлы

Язмыш сынауларына бирешми, тормыш сукмагыннан кыю атлаган Касбулатовлар — Дим авылында үрнәкле гаиләләрнең берсе.Алар 24 ел инде бергә яши. Бер авылда туып-үсеп, бер мәктәптә укыган егет белән кыз балачактан бер-берсен яхшы белгән. 9-10нчы сыйныфларны Тимерхан Раевканың 1нче мәктәбендә тәмамлый. Укуга зирәк егет спортта да сынатмый, чаңгы ярышларында мәктәп намусын яклап, бик күп алтын медальләр яулый. Армия сафларында үрнәкле хезмәт итә. Кайткач, искиткеч сылуланып үсеп җиткән Альмираны күреп телсез кала Тимерхан. Кыз да егетнең хисләрен кире какмый. Алда бу икәүне шатлык-куанычлар гына көтәргә тиеш кебек була.

Әмма язмыш аяусыз. Бәхет­сезлек очрагына юлыгып, көт­мәгәндә-уйламаганда бер кулсыз калган егетнең якты уй-хыяллары күз ачып йомганчы челпәрәмә килә... Әти-әнисе юкка гына Тимерханга бу исемне кушмаган. Балачагыннан ук көчле ихтыярлы булуы белән яшьтәш­ләреннән аерылып тора ул. Яңа халәтенә өйрәнеп китү, әлеге хәлен акылы белән кабул итү җиңел булмый. Әмма яшәү дәртен югалтмый егет. Барлык ихтыяр көчен туплап, тешен кысып түзә ул авырлыкларга. Исеменең җи­семенә туры килүен исбатларлык көч таба. Бер елдан, Альмира полиграфия училищесын тәмам­лап, диплом алу белән кыз өенә яучы җибәрә егет. 8 мартта гөрләтеп туй үткәрәләр. Бу вакытта кияүгә — 23, кәләшкә 18 яшь була.
Кыл да кыбырдатмый, һәр­вакыт зарланып, мыжып көн итүчеләр дә, елга агымына йөзми, очраган киртәләрне җи­мереп, үз юлын табып яшәүчеләр дә бар арабызда. Касбулатовлар, һичшиксез, соңгылары исәбендә. Бүген аларның үзләре салып кергән зур, иркен йорты, җиңел автомобиле бар. Гөл-чәчкәләргә күмелгән төзек ихатада нәрсә генә юк: мал-туар, кош-корт – торганы бер мини-ферма диярсең! Бу тырыш гаиләнең иң зур байлыгы — әлбәттә, берсеннән-берсе чибәр өч кызы. Алина — педагогия университеты студенты, Диана, информатика һәм исәпләү техникасы колледжын тәмамлап, банк хезмәткәре булды, ә кечеләре Илмира мәк­тәптә укый. Өчесе дә, әтиләре кебек, спорт ярата. Бигрәк тә 14 яшьлек Илмираның — чаңгы, Диана­ның җиңел атлетика ярышларында уңыш­лары сөендерә.
Гаилә бюджетына килгәндә, менә берничә ел инде базарда сөт сатып акча эшли уңган хуҗалар. Авылдагы хуҗалык таркалганчы, Касбулатовлар тер­лекчелектә көч түгә. Тимерхан — хисапчы, басу каравылчысы, Альмира савучы да, бозау караучы да, пешекче дә була.
— Совхоз бетерелгәч, авылда ямь калмады. Хәтта клуб та ябылды, ә яшьләргә нәрсә эшләргә? Кызларыбыз үсеп җитте, аларны чит авылга кичке уенга җибәрәсе килми. Киңәш­ләштек тә, ирем белән һәр йорттан 20шәр сум акча җыеп, клубка ремонт ясадык. Кызлар да ахи­рәтләре белән килеп ярдәм­ләште. Төрле кичәләр үткәрә башладык, 2007 елда мине — клуб мөдире, Тимерханны техник эшче итеп тәга­ен­ләделәр, — ди Альмира.
Җәмәгать эше өчен янып-көйгән, бернәрсәгә дә битараф булмаган Альмирага участок сайлау комиссиясе рәисе вазыйфасын ышанып тапшыралар. Бу эштә дә, һәрвакыттагыча, аның тәүге ярдәмчесе, әлбәттә, тормыш иптәше була.
— Тимерханыма күз генә тимәсен, чын мәгънәсендә алтын куллы ул. Йортыбызда да, клубта да бөтен нәрсә аның оста кулы белән эшләнгән. Сайлау вакытында да аның ярдәменнән башка булмый: тавыш бирү кабиналарын урнаштыра, өлкән яшьтәге әбиләрне машинасы белән барып ала, илтеп куя. Шулай булгач, аңа карата мөмкинлекләре чикле дип әйтү һич дөрес түгел, киресенчә, мөмкинлекләре чиксез аның, — дип, бәхетле елмая әңгәмәдәшем.
Әйе, чын сөю булганда бернинди давыллар да куркыныч түгел. Шартлап сынар мәлләрдә яныңда тимердәй нык, көчле ихтыярлы кешеләр булганда яшәве дә җиңел, тормыш та күңелле.
Читайте нас: