+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
18 ноябрь 2014, 21:14

“Сөлдәләрең кайсы җирләрдә ята икән, балам?”

73 ел элек хәбәрсез югалган Шәрәфислам Шакирисламовның рухы, ниһаять, туган төягендә тынычлык тапты.Киләсе елда илебез Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 70 еллыгын билгеләячәк. Шактый вакыт үтсә дә, ул еллар халык күңелендә. Әмма ветераннарыбыз көннән-көн сирәгәя, димәк, истәлекләр дә бер вакыт кәгазьләрдә генә калачак. Шулай булуга карамастан, бүген дә бу сугыштан “хәбәрләр” килүе тукталмый. Бөек Ватан сугышы елларында яу кырыннан куанычлы сәлам хатлары яисә солдатның хәбәрсез югалуы, батырларча һәлак булуы турындагы язулар илнең төрле тарафларына юлланса, бүген исә якташларыбызның калдыклары туып-үскән төбәкләренә кайтарыла.

“Бәлки, ул исәндер?”

Яңавыл районында яшәү­че Соня Шестак та сугышның үз гаиләсенә никадәр бәхетсезлекләр китергәнен яхшы белә. Бәхеткә, ул бу авырлыкларны үзе татымаган, чөнки сугыш тәмам­ланып, 7 ел үткәч кенә дөнья­га килә. Шулай булуга карамастан, аның гаилә­сеннән сугышка кемнәр китүе, аларның язмышы турында гомере буе кызыксынып яши.
— Әниемнең бертуган энесе дә сугышка алына. Әмма берникадәр вакыт үтүгә аның хәбәрсез югалуы турында билгеле була. Картәнинең улын сагынып өзгәләнеп елавы бүгенгедәй хәтеремдә. “Сөлдәләрең кайсы җирләрдә ята икән, балам?” дип үз алдына кабатлавын да еш ишетә идем. Шул ук вакытта, картәнием һәрвакыт: “Бәлки, ул исән­дер?” — дип тә әйтә иде. Әм­ма картәни генә түгел, әнием дә энесе турында бер хәбәр дә ишетми бакыйлыкка күчте, — ди Соня Шакирислам кызы.
Шәрәфислам Шакирисламов 1916 елда Яңавыл районының Вотская Урада авылында туа. Белем алганнан соң, авылда сөт җыючы булып эшли. Өйләнә, улы туа. 25 яшендә сугышка алына.
Солдатның Кырым өчен сугышларда катнашуы билгеле. 1942 елның маенда ул хезмәт иткән дивизия чиге­нергә мәҗбүр була. Шушы хәлләр бик күп солдатның язмышына үзгәрешләр кертә дә инде. Кемдер һәлак була, икенчеләре хәбәрсез югала. Әмма документларда Шәрә­фисламның бу сугышларда исән калуы турында билгеле. Тагын 8 ай дошман белән көрәшкәннән соң, солдат хәбәрсез югала.

“Медальон өч кешенең язмышын ачыкларга ярдәм итте”

Сугыш тәмамлануга бик күп вакыт үтсә дә, хәбәрсез югалганнарны эзләүче отрядлар эшчәнлеген бүген дә туктатмый. Әйе, без бу сугыш бик еракта булган дип кабул итәбез, төп истәлекләр китапларда, архив документларында гына саклана дип уйлыйбыз, әмма Бөек Ватан сугышында һәлак булган сол­датларның калдыклары яткан урыннар бүген дә бар.
Алексей Бирюков, хатыны Лариса һәм дусты Дмитрий Спиридонов хәбәрсез югалганнарны эзләү белән инде берничә дистә ел шөгыль­ләнәләр. Кайчандыр гөрләп яшәгән Калуга өлкәсенең Боре авылы урынын исә бүген калын урманнар каплаган. Монда кайчандыр кеше­ләр яшәве турында сибелеп яткан өй мичләренең кир­печләре генә искә төшереп тора. “Сугыш авылны гына түгел, монда яшәгән ир-егет­ләрне дә юк иткән”, — дип сөйли якын-тирәдә яшәү­челәр.
Лариса Бирюкова шул төбәкне тикшергәндә кечкенә медальонга тап була. Аның эчендәге язуны ачарга ашыкмый белгечләр, чөнки ул бик иске, кипкән. Аңа саксыз кагылу да кәгазьдәге мәгъ­лүматны мәңгегә юкка чыгарырга мөмкин. Медальон янәшәсенә савыт белән су куеп торгач кына анда нәрсә язылганын укырга була. Саргаеп беткән кәгазьдәге язу бөтен­ләй диярлек юкка чыккан була. Иске кәгазьләрне уку буенча белгеч Александр Дорошенко гына андагы хәреф­ләрне кеше күзенә күре­нер­лек хәлгә китерә һәм биредә “БАССР, Янаульский район, Ш к м в, 1916 г. р. “Сяси” сүз­­ләрен һәм хәреф­ләрен укый ала. Күренүенчә, сол­датның Башкортстанның Яңавыл районыннан булуыннан башка берни дә аңлап булмый. Аның кем булуын ачыклау өчен эзтабар әлеге мәгълүматны Башкортстанда хәбәрсез югалган солдатларны эзләүче Римма Буранбаевага җибәрә.
— Төнге сәгать уникенче яртыда Алексей миңа телефоннан шалтыратты. Солдат янында “Т. Ш.” хәрефләре уелып язылган калак табылуын да әйтте ул. Мөгаен, солдатның исеме, әтисенең исеме шушы хәрефләрдән башлангандыр, дип уйладык. Югарыда телгә алынган хәрефләр буенча фами­лияләр төзергә утырдым. Аларның саны әллә ничә меңгә җитте. Интернеттагы мәгълүматларны актара башладым. 1943 елның 10 мартында Шакирисламов хезмәт иткән дивизионнан өч кеше һәлак булган. Алар арасында Тимофей Шалагинов та бар. Шунда ук бу алышларда Шакирисламовның да һәлак булуын ачыкладым. Әмма аның исеме “Т” хәрефенә башланмый. Сугыш вакытында солдат медальонына әнисенең, хаты­нының исем­нәре дә язылган булган. Шакири­сламовның хаты­нының исеме, чыннан да, “Сяси” булган икән. Шулай итеп, билгесез солдатның кем булуы ачыкланды. Шакирисламовның калдыклары өстендә — тагын бер солдатның, аннан читтәрәк өченче сугышчының калдыклары табылу турында әйткән иде Алексей. Өченче сугышчы исә Павел Милованов — сугышчыларга ашарга ташучы булган. Менә каян килеп чыккан ул калак! Аңлавы­бызча, алар өчесе дә бер үк минутларда һәлак булган. Шулай итеп, бер медальон аша өч кешене ачыклый алдык, — ди Римма Нури кызы.
Икенче көнне эзтабарлар Шакирисламовның туганнарын эзләп таба. Алар исә туганнарын Башкортстанга кайтарып җирләү теләген белдерә.

“Җир өстендә солдат каскалары...”

Соня ханым Шәрәфислам Шакирисламовның оныгы Зилия һәм биредәге эзтабарлар белән Калуга өлкәсенә юллана. Алар баруга табылган калдыклар җентеклерәк тикшерелгән була инде. Чыннан да, сөлдәнең якта­шыбыз­ныкы булуы ачыклана. Солдатның туганнарын урындагы халык та бик җылы каршы ала.
— Шунысын ассызыклыйсым килә: эзтабарлар сол­датларның туганнары белән бик җылы мөнә­сәбәттә. Без бүген дә алар белән аралашып торабыз, алар без­гә иң якын кешеләргә әве­релде. Рәхмәт аларга, — ди хатын.
Калуга өлкәсенә барганда эзтабарлар һәм солдатның туганнары кайбер үзенчә­лекләргә игътибар итә.
— Бездәге авыллар бүген күз явын алырлык булып балкып утыра. Халык күпләп мал асрый, бакчачылык белән шөгыльләнә. Алай гына да түгел, йорт-курасы яшеллеккә күмел­мәгәннәргә караш та башкачарак. Ә анда бакчалар юк, ихатада үсеп утыручы бер чәчәк тә күренми. Әл­бәттә, безгә бу бик сәер тоелды, — ди Соня ханым.
Сүзгә Римма Нури кызы кушыла:
— Бу җирләрдә зур алышлар булган. Урындагы халык биредә кеше калдыкларын әле дә еш таба, җирне аз гына чокысаң, снарядларга тап була икән. Без барган урман (кайчандыр ул Боре авылы булган) бүген дә куркыныч хәлдә. Анда кеше сөлдәләре, солдат каскалары, корал калдыклары җир өстендә сибелеп ята. Атлаган саен нәрсәдер өстенә басарга мөмкин. Кызганычка каршы, аларның кем булуын ачыклау кыен, — ди ул.

Сугыш кайтавазы янә яңгырады

Яңавыл районында солдатны каршыларга якташлары күпләп җыела. Чәчәкләр, венокларга күмелгән табутны соңгы юлга озатырга район, авыл хакимиятеннән, военкоматтан вәкилләр дә килә. Хәрбине искә алу чарасында яңгыраган мылтык тавышы, чыннан да, бу көнне Бөек Ватан сугышы кайтавазы кебек яңгырый.
Туганыбызны әнисе һәм башка якыннары янына җир­ләдек. Әлегә кадәр зиратның бу урыны ничектер буш булып тора иде. Әлбәттә, әлегә кадәр моны беркем дә аңлата алмый иде, чөнки 73 ел элек һәлак булган туганыбызның кайчандыр бирегә кайтарылачагына өметебез дә калмаган иде. Хәзер инде күңелем тынычланды, әнием һәм башка туганнарым рухы алдында үземне бик зур бурычымны үтәгәндәй хис итәм, — дип күз яшьләрен сөртә Соня ханым.
Башкортстанда эзтабарлар отрядларының берсен җитәкләүче Римма Буранбаева исә бүген башка хыяллар белән янып яши. Шакирисламов белән бер вакытта һәлак булган ике солдатның туганнары һаман табылмаган.
— Тормышта шундый хәл­ләр дә була: исәннәр үлгән туганнарының каберен таба алмый, ә үлеләр...
Тагын бер хыялым бар: Шакирисламовның фоторә­семен табып, туганнарына тапшырасым килә. Башкортстанда алар сакланмаган, бүген Мәскәү белән бу хакта сөйләшүләр алып барам. Шунысы куанычлы: кайбер төбәк­ләрдә мондый эзләнүләргә игътибар юк дәрәҗәсендә булса да, безнең республика хәбәрсез югалган солдатларны эзләү өчен күп көч сала. Әмма бу гына аз, дип уйлыйм, чөнки сугыш турындагы истәлекләрнең соңгы битен язарга әле бик иртә, бик күпләрне табарга, документларны күтәрергә кирәк. Аң­лавыгызча, бу бик күп чыгым, вакыт, көч таләп итә. Шулай да киләчәктә тагын бик күп сугыш яугирләренең туган җирләренә “әйләнеп кайтырына” шигем юк, — ди ул.
Чыннан да, республикада сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Күпләр туганнарының кайда һәм ничек һәлак булуы турында да белми. Картәтиләребез, әтиләребез безнең тыныч тормыш өчен башын салган. Без исә аларның нинди шартларда көрәшүен ачыкларга, кайда һәм ничек һәлак булуларын, кайда җир­ләнүләрен белергә тиешбез. Шулай гына алар алдындагы мәңгелек бурычыбызны кайтара алачакбыз.

Читайте нас: