-1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
20 ноябрь 2014, 22:07

Яугир медальоны саклаган сер

Әхияртдин Фәизов 1914 елда Благовар районының Өйдрәкбаш авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Колхоз рәисе урынбасары булып эшләгән абыйсы Гыйзетдин 1939 елда чирләп вафат була. Аның кызлары Фәүзия белән Сәвия ятим кала. Әхияртдиннең 1924 елда туган энесе Әгъзаметдин үзе теләп сугышка китә, 18 яше дә тулмаган егет 1942 елда һәлак була. Әхияртдин Хисаметдин улы сугышның беренче көннәрендә үк яу кырында башын сала. Шулай итеп, Хисаметдин Фәизов өч елда өч улын да югалта.

Әхияртдин хәрби булырга бала чактан хыяллана. Киров шәһәрендә артиллерия училищесын тәмамлый. Фин сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан хатыны Мәфтуха, өч яшьлек улы Рәдиф белән Рига шәһәрендә яши.
Сугышның беренче көннәрендә үк дошман Риганы бомбага тота. Икенчегә йөкле Мәфтуха кая барып бәрелергә белми. Күршеләре, аеруча ирле-хатынлы Строманислар ярдәме белән Мәфтуха һәм Рәдиф поездга утыра ала. Аларның юлда күргән газапларын сөйләп бетерерлек түгел. Күп михнәтләр чигеп, Мәфтуха туган авылы Өйдрәкбашка кайтып җитә. Биредә аларны әтисенең сеңлесе Гайния сыендыра. Бер ай да үтми, 23 июльдә кызы туа, аңа “Люция” дип исем кушалар. Тик Мәфтуха — иренең, ә Рәдиф белән Люция әтиләренең 27 июньдә 27 яшендә вафат булганын белмиләр әле. Шулай билге­­сез­лектә еллар үтә...
“Советская Башкирия” гәзитенең 1967 елның 29 ноябрь санында Ригада чыгучы “Циня” (“Көрәш”) гәзитенең әдәби хезмәткәре Карл Пакалнның “Чишелгән сер” дигән язмасы дөнья күрә. Менә ул.
“Латвия ССРы Җәмәгать тәртибен саклау министрлыгының Милиция идарәсе өлкән инспекторы Михаил Ожиганов миңа серле өч кәгазь кисәге күрсәтте. Вакыт үтү белән алар шактый таушалган, соры төскә кергән, урыны белән тишкәләнеп беткән.
— Бу кәгазьләр 26 ел җир астында яткан. Бу табылдыкларның тарихы үзенчәлекле, — диде Ожиганов.
Күптән түгел Лиепаяның яшь эзтабар­лары Дурба янындагы яланнарның берсендә совет сол­датларының моңа кадәр билгесез булган каберләрен тапкан. Казу эшләре вакытында алар бер кабердә өч медальон таба. Аларның эчендәге кәгазьләрдәге язмалар танымаслык хәлгә килгән. Кәгазьләрне Лиепаядан Ригага, Милиция идарәсенең фәнни-техник бүлегенә җибәргәннәр. Махсус матдәләр ярдәмендә эшкәртеп, кәгазьләрдәге язуларны укыганнар.

Михаил Ожиганов мине алар белән таныштырды. Менә бер анкетаның эчтәлеге: “Ата-анасының адресы: БАССР, Благовар районы, Өйдрәкбаш авылы. Фәизов... Кече лейтенант Фәизов И. Х”. Кәгазьнең икенче ягында болай дип язылган:

“Латвия ССРы, Рига, Коммунарлар бульвары, 9нчы йорт, 26нчы фатир. Фәизова Мартуи Рами...овнага”.
41нең кырыс көннәрендә Лиепаяны дошманнан саклауда Фәизов та катнашкан. Хәзер ул һәлак булган башка яугирләр белән Дурбадагы туганнар каберлегендә җирләнгән.
Фәизов Ригада яшәгән. Медальонда табылган кәгазьдә күрсәтелгән адрес буенча киттем. 9нчы йортның 26нчы фатирының ишегендә башка кеше фамилиясе язылган. Бәлки, алар моннан 26 ел элек биредә яшәгән Фәизовларны беләдер? Юк, биредә күптән түгел генә яшиләр икән. Миңа пенсионерлар Вера һәм Янис Строманисларга мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр. Янис Строманис ул елларда бу йортта ихата себерүче булып эшләгән. Фәизовлар гаиләсен яхшы хәтерли.
— Фәизов хәрби кеше иде. Алар безнең күршеләребез иде. Икесе дә бик яшьләр, яңа гына өйләнешкәннәр, бәләкәй уллары бар иде. Аның исемен хәтерләмим, — диде Вера Строманис.
Вера һәм Янис Строманислар сугышның беренче көннәрен яхшы хәтерли. Мәфтуха Фәизова ире кайтыр дип бик көткән. Аның өчен курка. Ирен көтеп алалмый, берничә көннән кечкенә улы белән туган ягына кайтып китә.
— Шушы көннән Фәизовларны күрмәдек. Сугыштан соң Ригага кайтмадылар, аларның арытабангы язмышы безгә мәгълүм түгел, — дип сөйли Строманислар”.
“Советская Башкирия”нең 10 декабрь санында “Фәизова редакциягә килде...” дигән язма басыла. Анда шундый юллар бар: “Мәкалә басылып чыгуның икенче көнендә редакциягә бер ханым килеп керде.
— Монда минем ирем турында язылган, — диде ул. Анкетаның аңлашылмаган урыннарына ачыклык кертте. Беренчедән, Фәизованың исеме Мартуи түгел, ә Мәфтуха, кече лейтенант Фәизовның исем-шәрифе Әхияр Хисаметдин улы. “Кара кәгазь”дә командование “Ул, хәрби антына тугры калып, геройлык күрсәтеп, 1941 елның 27 июнендә батырларча һәлак булды”, дип язган. Сугышның беренче көннәрендә үк!
— Әхияр солдатларны ярата иде. Күпчелек вакытын алар янында булды. Ял көннәрен дә казармада үткәрде, — дип сөйли Мәфтуха Галинур кызы.
Ригадан эвакуацияләнгәч, Фәизова Башкортстанга кайта, биредә балаларын үстерә, инде нәнәй булган. Улы Рәдиф тугыз сыйныф тәмамлаган, монтажчы. “Бохара — Урал” газүткәргечен төзүдә катнаша. Кызы Люция Дәүләкәндә тегүче булып эшли. Ирен сугышта югалткан Мәфтуха Галинур кызы балаларын берүзе аякка бастыра.
— Хәбәрче иптәш Пакалн һәм Строманисларга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Аларның ярдәме белән иремнең һәлак булган һәм җирләнгән урынын белдем. Анда мотлак барачакмын, — ди ул”.


Гәзиттә мәкалә басылып чыкканнан соң Фәизовлар (Мәфтуха, аның улы Рәдиф, кызы Люция, аның хәләл җефете Тимур Гафаров, Мәфтуханың кече кызы Рәйлә Хәйдәрова) Ригага барырга әзерләнә башлыйлар. Аеруча Люция нык дулкынлана. Әтисе бит аның кайчан дөньяга килүен, кызмы-улмы икәнен дә белми һәлак булган!..
Фәизовлар Ригага баргач, 1941 елда күрше булып яшәгән Строманисларны эзләп таба. Алар Уфа кунакларын якын туганнары кебек каршы ала. Шатлыкларының чиге булмый: 27 ел элек изге теләкләр теләп туган ягына озатылган Мәфтуха исән, улы һәм кызы белән рәхмәт әйтергә килгән! Очрашулар Дурба поселогы мәктәбендә дәвам итә, укучылар, укытучылар һәм яшь эзтабарлар белән яугир каберенә Башкортстан туфрагы салына. Биредәге туганнар каберлегендә дистәләрчә яугир җирләнгән, тик шуларның өчесенең генә исеме билгеле. Аларның берсе — лейтенант Әхияртдин Фәизов. Туганнар каберлеге караулы, биредә һәр җирдә тәртип, чисталык.
Вера һәм Янис Строманислар белән ике арада урнашкан дуслык гомерлек була, ул аларның балаларына күчә. Алар хат һәм посылкалар алыша, кунакка йөрешә.
Дурба мәктәбе эзтабарлары, Лиепая музее белән хезмәттәшлек итүче Бирута Берза Фәизовларга: “Кайгырмагыз, яугирләрнең каберләре һәрвакыт тәртиптә, геройлар турында альбомнар эшләдек, сез җибәргән фотосурәтләрне, хатирәләрне дә файдаландык, зур рәхмәт! Гәрәбә яр буена юлны онытмагыз!” — дип хат яза.
Мәфтуха апа 1993 елда бакыйлыкка күчте. Әтисеннән 3 яшьлек булып калган Рәдиф Иранда, Әфганстанда эшли, 1981 елда Уфага кайтырга юлга чыккач, каты авырып, Дүшәнбе шәһәре дәваханәсендә вафат булды. Хатыны Роза, улы Артур, оныгы Анжела, сеңлесе Рәйлә, аның кызы Лилия Рига һәм Лиепая белән бәйле хатирәләрне кадерләп саклыйлар. Мәфтуха һәм Әхияртдин Фәи­зовларның Өйдрәкбаштагы күпсанлы туганнары, авылдашлары да Латвия халкына, яшь эзтабарларга, музей хезмәткәрләренә, Страмонислар гаиләсенә җылы хисләр саклыйлар.
Люциянең балалары Марат белән Гөлнараның оныклары бар, алар Себердә яши. Гаиләләре белән әниләре янына кайткач, аның “Әтием булса...” дигән сүзләрен еш ишетәләр. Сигезенче дистәне куып килүче әниләренең бу сүзләре аларны аптыратмый. Әниләре әтисен гомере буе юксына...
— Әтиемнең каберен табучыларга, карап-тәрбияләп торучыларга зур рәхмәт. Әтиемне күргәнем булмаса да, аның турында якты истәлекләр яшәргә көч бирә, — ди Люция.

Филүзә ИШБУЛАТОВА,
Татарстанның атказанган укытучысы, Русиянең мәгариф отличнигы.
Уфа шәһәре.
Читайте нас: