+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 ноябрь 2014, 21:17

Бәхет агачының тамырлары тирән

Кырмыскалы районының Бозаяз авылында 1757 елда авылга нигез салучылар истәлегенә мәрмәр таш куелган. Анда Мөслим Каныбәков, Бәкер Бикмәтов, Абдик Каныбәков, Зөлкарнәй Әбдиев, Канзафар Усаев, Фазулла Рәҗәпов, Ишмулла Сөләйманов һәм Ягъфәр Ждановның исемнәре алтын хәрефләр белән уеп язылган. Тарихи мәгълүматларга мөрәҗәгать иткәндә, төбәк һәм ил тарихында якты эз калдырган олуг шәхесләрнең чордашлар гына түгел, кан-кардәшләр булуы да ачыклана. Аларның лаеклы варислары бүген безнең арабызда яши. Районның шәрәфле шәхесе, Русиянең һәм Татарстанның атказанган нефтьчесе Рафаил Нурмөхәммәтов — борынгы ата-бабаларының исемнәрен ташка язып мәңгеләштерүгә зур өлеш керткән кешеләрнең берсе. Шушы елларда гына Рафаил Сәет улының тырышлыгы белән “Минем нәсел-ыру язмышы” дигән яңа китап дөнья күрде. Китап шуның белән дә үзенә җәлеп итә, анда Нурмөхәммәтовлар, Ждановлар, Бикмәтовлар, Булгаковлар, Солтангалиевлар белән бергә башка бик күп затлы нәсел буыннары турында бәян ителә.

Куй суыннан
Кызыл Гага кадәр


Китапта язылганча, Нурмөхәм­мәтовларның нәсел җебе Түбән Новгород өлкәсендәге Куй суы (Овечий Овраг) авылында яшәгән рухани Биккинә Сәйфетдиновка, арытаба Биккининнарга һәм Юнысовларга барып тоташа. Куй суы мөселман дөньясына бик күп дин белгечләре биргән авыл буларак дан казанган. Мәсәлән, XIX гасырда Санкт-Петербургта җәмигъ мәчете ачылганга кадәр үк мөселманнар мәхәлләсендә — мулла, имам-хатыйб, мөдәрис, ә мәчет ачылу белән аның беренче имамы вазыйфасына Мөхәммәт Юнысның уллары Мөхәммәт-Шакир, Мөхәм­мәт-Зариф һәм Мөхәммәт-Фатих чакырыла. Ә шул ук нәселдән Бәд­ретдин Әлимов һәм аның улы Са­фа Мәскәү җәмигъ мәчетенең беренче имамнары була. Татар мәдә­ни тарихына да Куй суы авылы XVIII гасырда Русиядә Әби патша ризалыгы белән салынган беренче мәд­рәсәсе белән кереп калган. Шушы мәдрәсәне оештырган һәм анда дин дәресләре алып барган Садыйк хаҗи турында бик күп риваятьләр сакланган, авыл халкы ул яшәгән йортны бүген дә күз карасы кебек саклый. Бирегә хәтта чит илләрдән килеп гыйбадәт кылалар.
Биккинә Сәйфетдиновның оныгы Собхангол Биккинин, ул заман хөкүмәте сәясәтенә ярашлы рәвеш­тә, әлеге Башкортстан җирләренә килеп төпләнә. Аның уллары белән барлыгы 10лап ир узаманы 1795 елда Авыргазы районындагы Собхангол авылына нигез сала. Бикки­нин­нарның затлы нәселе, арытаба ата-бабаларының исемнәрен фамилия итеп алып, Хәлиловлар, Кәлмәтовлар, Динмөхәммәтов­лар, Ишмөхәммәтовлар, Нурмө­хәм­мәтовлар, Ишмаевлар булып китә. Өлкән буын бигрәк тә Мөхәм­мәт Харис Нурмөхәммәтов турында якты истәлекләр саклаган. Төпле акылы һәм уңганлыгы өчен тирә-яктагылар аны Уңган Харис дип йөрткән һәм бик хөрмәт иткәннәр.
Харис дини белемне мәдрәсәдә ала һәм барлык йолаларны төгәл үтәп бара. Шул ук вакытта дөньяви карашлы булуы белән дә аерылып тора. Шуңа авылдашлары һәр мәсьәләдә киңәш сорап аңа килә. Өстәвенә — алтын куллы. Нәрсәгә тотынса да, коеп куя.
Узган гасырның 20нче елларында Собханголдан аерылып чыккан 16 гаилә Өршәк елгасы буенда ширкәт оештыра. Харисның гаилә­сенә бертуганы Шәймөхәм­мәтнең гаиләсе кушыла. Авыл бик тиз үсә. Заман рухында авылга Кызыл Га исеме бирелә.
Харисның кызы Мәрьямнең истәлекләреннән: “Ширкәт оештыру заманча хезмәт кораллары сатып алу һәм җирне бергәләп эшкәртү мөмкинлеге бирә”. Ширкәтнең биләмәләре куе урман һәм уңды­рышлы җирләрдән тора. Шуңа шир­кәт әгъзалары урманны кисеп йорт-кура күтәртәләр, басуларда иген үстерәләр.
Харис, зирәк акыллы кеше буларак, яңа хуҗалык итү формасын актив кабул итә һәм беренчеләрдән булып колхозга керә. Ул авыл сходлары җыя һәм авылдашларын яңа тормыш корырга чакыра. Шуңа күрә 1933 елда Мәскәүдә үткән ударник колхозчыларның I съездына делегат итеп сайлана. Билгеле булуынча, бу съездда Сталин да катнаша. Съезд колхозларны зурайту, колхозчыларны баету бурычын куя.
Собхангол авылыннан ерак түгел әүлия Ишан бабай исемен йөрткән күл бар. Харис шушы күл буенда яшелчәчелек белән шөгыль­ләнә, кәбестә, кишер, кабак, шалканны мул итеп үстерә. Балаларын хезмәттә тәрбияли, алар шушы түтәлләрне утауда катнаша. Ә үзе оста балыкчы да була. Стәрле­тамактан көймә алып кайта, балык саклау өчен кар базы ясый. Шуңа да авылдашларын һәм туганнарын ел әйләнәсенә яшелчә һәм балык белән тәэмин итә. Аның юмартлыгы турында легендалар йөри.
Бу китап шуның белән игътибарга лаек, биредә тармакланып киткән нәсел җебе схема рәвешендә күрсәтелә. Мәсәлән, Харис һәм Разыя Нурмөхәммәтовларның җиде баласы башлангыч биргән җиде гаилә өр-яңа схемаларда чагылыш тапкан. Аларның өлкән уллары Харрас һәм Хөппелислам Собхангол авылында дөньяга килә, гаилә Кызыл Гага күчкәч, бүгенге Дәүләкән районына караган Мерәс авылы мәдрәсәсендә белем алалар, дин дәресләреннән тыш дөньяви фән-нәрне дә өйрәнәләр. Уллары яхшы укый. Аларга “Харисның башлы малайлары” дигән исем тагыла. Алар беренче Бөтендөнья сугышында катнаша. Авылга кайткач, туганнарын тун, толып, читек тегәргә, пима басарга өйрәтәләр. Харрас ул вакытта ук май сыгу аппараты ясап, күрше-күләнне көнбагыш мае белән тәэмин итә. Егетләрнең берсе — Чуенчы, икенчесе Бозаяз кызына өйләнә. Әтиләренең сүзен тотып, икесе дә гаиләләре белән башта ата йортында яшиләр. Харис карт йортны зур итеп салган була.
Гаиләгә ярдәмгә Исмәгыйль үсә. Ул өйләнгәннән соң абыйлары аерылып чыга. Исмәгыйльнең хатыны һәм Хөппелислам балаларын ятим калдырып бер-бер артлы дөнья куя. Ятимлекне тоймасыннар өчен туган-тумача балаларны үз курчалавына ала. Хөппелисламның хатыны Мәрхәбә тегермәнче Сәях Алпаровка кияүгә чыга. Аларның кызлары Рәйдә Башкортстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре исеменә лаек була. Ул тарихта дәүләт эшлеклесе, идеолог буларак билгеле Мирсәет Солтангалиевлар нәселеннән Айрат Солтангалиев белән гомерен бәйли.

Оясында ни күрсә, очканында шул булыр


Ә әлегә Кызыл Гада яшәүче балалар Өршәк мәктәбенә йөреп белем ала. Харис карт 30нчы елларда дөнья куйгач, зур гаиләнең мәшә­катьләре аның өлкән улы Харрас иңнәренә күчә. Ул авыл Советы рәи­се вазыйфасын башкара. Эшлекле җитәкчене берничә тапкыр Герма­ниягә токымлы ат алырга җибәрә­ләр. Чит илдән кайту белән ул анда күргәннәрне: авылга ут кертү, юллар салуны тормышка ашыру теләге белән янып йөри. Кулдан килгәнне эшләп өлгерә. Бу бит каһәрле 30нчы еллар була. Һәр яңа сүз, гамәл шик астына алына. Көтмәгәндә килеп кергән төнге “кунаклар” Харрас Харис улының башына җитәләр. Ул шул көннән гаиләсенә кире әйләнеп кайтмый. Харрас Нурмөхәммәтов 1992 елда гына аклана.
Харис картның тагын бер улы Корбангали башта театр, аннары Ырынбур очучылар училищеларын тәмамлый һәм Казанда хезмәткә кала. Фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша. Күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз һәм Ленин орденнары белән бүләкләнә. 1943 елның 20 апрелендә Корбан Нурмөхәммәтовның самолеты зенит артиллериясе утына тотыла, ул частька әйләнеп кайтмый.
Мәрьям Харис кызы гомерен медицинага багышлый. Танылган агроном Мөдәрис Тимашевка кияү­гә чыгып, гомер буе Чакмагыш районында яши.
Харис картның кече улы Сәет, сугышка кадәр “Башпотребсоюз” системасында белем алып, Бозаязда эшли башлый. Тик сугыш яшь белгечне яраткан эшеннән аера. Ул разведкада, партизаннар отрядында, укчылар дивизиясе составында илне фашистлардан азат итүдә катнаша. Командование заданиеләрен җиренә җиткереп үтәгән өчен ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Туган якка 1946 елда гына әйләнеп кайта. Батырның киң күкрәгендә ул вакытта инде өч орден балкый.
Тыныч тормышта Сәет Харис улы Бозаяз кулланучылар җәмгыя­тен тергезү һәм аны алдынгылар сафына чыгару өчен күп көч сала. Бер үк вакытта ул техникумда белемен үстерә. Соңыннан Кырмыскалы райпосына җитәкчелек итә. Биредә аның оештыру сәләте ачыла, ул район кулланучылар җәмгыятен республикада үрнәклеләр сафына чыгара. Шуннан соң аны дәүләт инспекторы, Бозаязда колхоз рәисе итеп тәгаенлиләр. Артта калган хуҗалыкны да берничә елда аякка бастырып, район халкы арасында олы хөрмәт казана.
Сәет Харис улы үзе белән бер тармакта эшләүче, уңганлыгы турында хәбәр бөтен районга таралган Хәдичә Жданова белән матур гаилә корып җибәрә. Берсеннән-берсе уңган һәм булдыклы өч улы — Наил, Рафаил һәм Нилгә асыл тәрбия бирәләр. Нурмөхәммәтовлар йорты­ның ишекләре җан җылысы эзләүче туганнары гына түгел, юлчылар өчен дә һәрвакыт ачык була. Ятимлектә үскән туганнарының балалары да биредә сыену урыны таба. Сәет Харис улы яуда башын салган Корбангали агасы турында төрле тарафлардан мәгълүмат җыю белән шөгыльләнә. Уллары әтиләренә лаеклы алмаш булып буй җитә. Армия сафларында чыныгып, югары белем алулары белән алар хезмәт фронтының иң алдынгы сызыгында була. Наил комсомол һәм партия эшенә җәлеп ителә, “КамАЗ” һәм “Татнефть”тә җитәкчелек итә. Нил Кырмыскалыда вазыйфалы урыннарда эшли. Рафаил нефтьче булу хыялын тормышка ашыра. “Татнефть” системасында тармакның үсешенә үз өлешен кертә. Атказанган нефтьче гомер буе халыкның яшәү шартларын яхшырту өчен тырышлык сала, хәйрия эше белән шөгыльләнә. Абруйлы җитәкче бүген дә үз вазыйфасын югары дәрәҗәдә башкара.

Имамнар нәселеннән


Нурмөхәммәтовлар, үзләре кебек, тамырлары тирән киткән Ждановларның зур нәселе белән туганлашып нәсел агачының тармакларын тагын да киңәйтеп җибәрә. Китапның икенче өлешендә Жданов­ларның бу якларга килеп чыгуы һәм төбәкнең үсешенә керткән өлеше турында бай мәгълүмат бирелә.
Билгеле булуынча, Ждановлар-ның иманлы нәселе бу төбәктә генә җиде буын руханиларны биргән. Алар Түбән Новгород һәм Татарстан якларыннан Өршәк буйларына килеп утыра. Вөҗданның уланнары башлап Бозаяз, Тукай, Балык­лыкүл һәм Корманай авылларында тамыр җибәргән, Бозаязга нигез салуда катнашкан. Тукай авылының имамы Ягъфәр мулланың (Жданов) алты улы Өршәк-Минск волос­тендә урнашкан авылларда мәчет­ләр һәм мәдрәсәләр салалар һәм имам-хатыйб, мөгаллим һәм мөдә­рис вазыйфаларын башкаралар. Бозаязда ике җәмигъ мәчете тоталар. Аларның берсендә имам-хатыйб вазыйфасын 1844 елдан алып Кот­лыәхмәт Жданов башкара. Аның улы Мөхәммәтшәриф 1877 елда Бо­заяз мәдрәсәсендә дөньяви фәннәрне укыта.
Ждановлар нәселеннән хәрби­ләр дә була. Ә Ягъфәр Ждановның ике туганы Канзафар Усаев, мулла була торып, халык азатлыгы өчен Пугачев явында катнаша. Башта ул Пугачевның уң кулы Кинҗә Арс­лановның писаре була, соңыннан үзе җыйган отрядка җитәкчелек итә. Пугачев явы басылгач, кулга алына һәм Эстониягә җибәрелә. Анда яудашларының язмышын кабатлый.
Бозаяз авылының бер урамында Әхмәди Ждановның өч улы: Гал-ләмша, Шәйбәк һәм Хәсәншаның йортлары тарихи үткәннәргә үзенчә-лекле һәйкәл булып тора. Малайлар бик иртә ятим кала. Иң өлкәне Шәйбәк беренче Бөтендөнья сугышында катнаша. Аннан исән кайтып, хуҗалыкны көйләп җибәргәндә 1917 елның октябре килә. Җдановлар беренчеләрдән булып колхозга керә. Мәдрәсәдә белем алып өлгергән Шәйбәккә колхозда агротехник секторга җитәкчелек итүне тапшыралар. Ул бу эшне бөтен булмышын биреп башкара, галимнәрне җәлеп итә. Аның кулы белән эшлән­гән ландшафт картасы әле дә саклана. 1938 елда ул Мәскәүдә Бөтен­союз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша, Надежда Крупская белән очрашып сөйләшә.
Бу өч гаилә генә илгә бик күп зур шәхесләр бирә. Бүгенге көндә дә алар мәгариф, мәдәният, сәла­мәтлек саклау, нефть һәм газ тармакларында хезмәт сала. Мәсәлән, Шәйбәкнең кызы Мәликә Кырмыскалы районы гәзитенең җаваплы секретаре, район мәдәният бүлегенә җитәкчелек итә, Галләмшаның оныгы Малик — Санкт-Петербургта танылган табиб-хирург. Хәсәншаның оныгы Дилә Булгакова (Бикмәтова) — талантлы шагыйрә.
Әлеге китап шул ягы белән дә әһәмиятле, биредә бер зур нәсел тарихы мисалында төбәктә әлегә кадәр билгеле булмаган тарихи сәхифәләр ачыла. Шушы гаиләләр мисалында халыкның тыныч тормышта, реформалар, репрессияләр, сугышлар аша үтеп, кешелеклелекне саклап калуына сокланасың. Шушы гаиләләрдән Корбан, Ягъфәр, Хәсән яу кырларында башын салган. Лейтенант Хәсән Ждановның кабере Венгриядә табыла. Взвод командиры һәлак булган урында билге куелган, батырның исеме мәңгеләштерелгән. Җәләлетдин Жданов беренче Бөтендөнья сугышында Бозаяздан Берлинга кадәр утлы юл үткән кеше. Аның уллары Мәхмүт һәм Мәһәди Бөек Ватан сугышында катнашып, Кызыл Йолдыз һәм Дан орденнары, бик күп медальләр белән бүләкләнгән. Бу гаиләдән хатын-кызлар да батырлык үрнәге күрсәтә. Суфия Шәйбәк кызы Украина фронты составында радистлар отделениесе командиры була. Җиңүне ул Чехословакиядә каршылый. Укытучы булып эшли.
Нурмөхәммәтовларның күркәм гаиләсе укучыда олы хөрмәт тудыра. Безнең халыкта тарихны, өлкән буын кешеләренең эшен дәвам итү иң мактаулы бурыч санала. Авторлар бу бурычны югары дәрәҗәдә үтәгән. Нәсел-ыру язмышын барлап, аның тармакларын нәсел агачында күрсәткән. Ә нәсел агачы — бәхет агачы ул.
Читайте нас: