+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 ноябрь 2014, 22:18

Сынмас-сыгылмас егет

Мартта Сочида үткән Олимпия уеннарында инвалидлар көн саен миллионнарча кешене үзләренең батырлыгы һәм корыч ихтыяр көче белән таң калдырды. Авырлыкларга түзеп, җиңү яулап, илһамландырып, мөмкинлекләре чикле кешеләр мөмкин булмаганның да мөмкин икәнлеген күп тапкырлар исбатлады.

Әлшәй егете Илнур Мөхәррәмов та моны үз үрнәгендә раслады. I төркем инвалиды үзенең җиңүе, барыннан элек, үз-үзен җиңүе белән башка бик күп инвалидларны алдына килгән авырлыкларны үтеп чыгарга илһамландырды.
Ә бит элек Кармыш егетенең язмышы башкалардан әллә ни аерылмаган. Ул сау-сәламәт, зирәк егет булып үсә. Яшьтәшләре кебек, авыл урамында велосипедта йөрергә, футбол уйнарга ярата. Мәктәптә шахмат белән мавыга, гер спорты белән шөгыльләнә. Кулына аттестат алгач, Уфага юллана. Техника белән мавыгучы егет (9нчы сыйныфта укыганда ук дусларының магнитофоннарын ремонтлаган) радиотехника колледжына укырга керергә хыяллана һәм шушы уку йортына документларын тапшыра. Кызганычка каршы, Илнурга студент булырга туры килми, баллы җитми.
Әмма егет төшенкелеккә бирелми, чөнки алда аны армия хезмәте көтә. Шикәр заводында берничә ай эшләгәннән соң, хәрби хезмәткә чакыралар. Мотоукчылар гаскәрләрендә ике ел хезмәт итеп, туган ягына кайта һәм тагын Уфага юл тота. Ул эшкә урнашкан оешманы тиздән бетерәләр һәм егет төзелешкә китә. 2003 елның сентябрендә 21 яшьлек егет фаҗигагә тарый. Көч-куәте ташып торган, киләчәккә бик күп планнар корган егет, дүртенче каттан егылып төшеп, инвалидка әйләнә. Табиблар аның гомерен саклап кала, әмма кайчан да булса аягына басачагына бернинди дә өмет булмый.
Умыртка сөяге авыр җәрәхәтләнү аркасында Илнур 6 ай урыннан тора алмый ята.
— Бу көннәр, атналар, айлар мәңге дәвам итәр кебек иде, — ди Илнур шул фаҗигале вакыйгаларга әйләнеп кайтып. — Башыма төрле уйлар килде, әмма мине якыннарым — әнием, әтием, апам, абыйларым ярдәмсез калдырмады, һәрвакыт янымда булдылар.
Хәзер инде егеткә яңача яшәргә өйрәнергә, иң башта үзенең гариплегенә, инвалид кәнәфиенә утырып та яшәп булуга ышанырга кирәк була. “Тормыш дәвам итә”... Иреннәре шушы сүзләрне меңнәрчә тапкыр кабатласа да, акылы моны кабул итүдән баш тарта. Шулай да бердәнбер көнне ул бу психологик киртәне дә җиңеп чыга.
Бүген Илнур — үз-үзенә ышанган, көчле рухлы, теләкләренең мөмкинлегенә тәңгәл килүен чамалый белгән, тормышның кадерен аңлаган, мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер торган ир-егет. Шушы 11 ел эчендә күп нәрсәгә өйрәнгән. Туган йортын яңадан төзегән, барлык уңайлыклар һәм каралты-куралар бар анда. Үз куллары белән, үз акчасына төзегән йортта Илнур әнисе белән яши. Яшьлегендә хыялланганча, компьютер программалары урнаштырып, акча эшли ул. Техниканың барлык нечкәлекләрен белгән егетнең кулыннан килмәгән эш юк, бензинда эшләүче пычкылардан башлап, двигательләргә кадәр ремонтлый. Остага киңәш, ярдәм сорап киләләр. Берсен дә кире борып чыгармый ул.
— Әле йөргән машинам — исәп буенча бишенче. Дүртесен үз акчама сатып алдым. Кирәк булса, үзем ремонтлап та куям, яраткан эш ялкытмый, диләр бит, — дип елмая Илнур.
Ә күптән түгел ул тагын авылдашларын таң калдырган. Бер ай гына күнекмәләр үткәреп, инвалидларның VI республика спартакиадасында пауэрлифтинг буенча бронза медаль яулаган. 72 килограммга кадәрге авырлыкта терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган спортчылар арасында ул 80 килограммлы штанганы күтәргән.
Ачык йөзле, аралашучан егет белән әңгәмәләшкәндә алдыңда I төркем инвалид утыруын онытасың. Йөзеннән елмаю китми, һәрнәрсә белән кызыксына, киң белемле, актив яшәү рәвеше алып бара, бернәрсәгә дә битараф түгел. Менә шундый көчле рухлы егетләре белән дә горурлана ала Әлшәй.
Читайте нас: