+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
30 ноябрь 2014, 00:07

“Миндә берничә милләт каны ага”

“Үзбәкстанда – карлы Башкортстанны, биредә җимешле Андижанны сагынып гомерем үтә”, ди ике исемле ике милләт кызы Нина-Мөнәвәрә Тургунова.

Аның әнисе Ольга Тарасова — Бишбүләкнең аерым горурлыгы. 18 яшендә үзе теләп фронтка киткән Ольга снайперлар мәктәбен тәмамлый. Ул составында сугышның азагына кадәр хезмәт иткән, Берлинга барып җиткән һәм тулысынча яшь кызлардан торган махсус отряд бик күп әдәби әсәрләрнең, бүгенгәчә төшерелгән кинофильмнарның прототибы булып тора. Сугыш башланыр алдыннан Бәләбәй педагогия училищесында укыган, төз атканы өчен киң билгеле “Ворошилов укчысы” билгесен алган Ольга снайперлар төркемендә үзенең мәргәнлеге белән генә түгел, сылулыгы белән дә аерыла.
Туплар шартлап торган — хисләр чәчәк аткан, диләр. Сөю тойгыларын гомернең һәр минутын санаулы иткән каһәрле сугыш унлата көчәйткән генә. Үзенең беренче саф мәхәббәтен дә чибәр чуваш кызы Оля фронтта очрата һәм фронтта югалта да. Романнарда язылган, бүгенге сериалларга сузылган мәхәббәт. Кызганычка каршы, сугыш әсәрләре жанрына ярашлы, берсенең — үлемечле, икенчесенең гомерлек йөрәк ярасы белән тәмамлана ул. 1946 елда гына туган Бишбүләгенә кайта Ольга. Кулында — “Иң мәргән укчы Ольга Тарасовага — командова-ниедән” дип язылган исемле снайпер винтовкасы, гимнастеркасында берничә орден ялтырый.
Тик Ольганы туган төягендә Берлиндагы кебек чәчәкләр бәйләме, хәрби оркестр каршыламый — өй эче тулы ач балалар, ялангачлык. Гаиләдәге сигез баланың иң өлкәне, аякка басканы булган Ольга, әнисе киңәшен тотып, икмәкле Ташкентка, әтисенең бертуган сеңлесе Зина түтәкәе янына бәхет эзләп китә. Андижан өлкәсенең Байтог шәһәрендә сугышка чаклы педучилищеда укыган орденлы кызга балалар бакчасында эш табыла. Билгеле инде, алмадай пешкән чибәр кызга күз салучысы да бик тиз табыла, урындагы милиция бүлегендә хезмәт итүче элекке чик сакчысы Олимжон исемле егет Башкортстан сылуын шундук “камауга ала”. Тик тән җәрәхәтләре төзәлсә дә, йөрәк яралары уңалмаган Оля кияүгә чыгарга ашыкмый.
— Туганнарымны аякка бастырмый торып, бернинди тормыш кору да юк миңа! — дип, Олимжонны ике ел буена якын җибәрми.
Әмма үлеп гашыйк булган үзбәк егетенең “камавын” өзәлми – 1949 елда, Бишбүләккә кайтып йөрү, туганнарны ташламау шарты белән кияүгә чыгарга ризалыгын бирә. 1950 елда кызлары Зина-Зөлфия туа. Метрикада Ольганы сыендырган түтәләре хөрмәтенә “Зина” дип язылган беренче кызларын үзара шулай мулла кушканча Зөлфия дип йөртәләр.
— Мин дә Нина-Мөнәвәрә идем, — дип елмаеп искә ала балачагын 1953 елгы Мөнәвәрә Олимжон кызы. — Миннән соң туган сеңлем — Айгөл-Алла, энем Кадыйр-Коля булды.
14 яшендә комсомолга кергән чакта карар күзгә коеп куйган үзбәк кызының Нина исемле булуына ышанмыйлар, метрикасын алып килергә мәҗбүр итәләр.
— Тормышта да үзбәк кыяфәтем, урыс исемем аркасында мондый җәфалар күп буласын чамалап, паспорт алганда мулла кушкан Мөнәвәрә исемен яздырттым, — ди үзенең аз гына да әнисе ягына тартмавына әле булса бераз рәнҗүче Мөнәвәрә.
Әнисенә охшарга теләп, Мөнәвәрә Ташкентта педагогия институтын тәмамлый. Кияүгә яраткан кешесенә чыга. Бер ул, бер кыз таба. Кызганычка каршы, бер-бер артлы сөекле ире һәм уналты яшькә җиткән улы фаҗигале һәлак була. Боларны алдан сизеп-белеп торган Мөнәвәрә шунда үзендә күрәзәчелек сәләте булуына ныклап ышана башлый. Ташкентта уфологлар үзәгенә барып, үзен тикшерүләрен үтенә. “Сезгә Ходай алдан күрү, авыруларны дәвалау көчен биргән — котлыйбыз!” — диләр үзендә мондый сәләтне кече яшьтән үк тоеп үскән Мөнәвәрәгә.
Үзенең икенчегә ике балалы тол иргә кияүгә барасын да, тагын ул һәм кыз табасын да алдан күрә ул. Тошбулот Каюмов атлы үзбәк, элекке хәрби офицер белән алар бүген дә бик тату яши. Икесе дә бәхетле картинәй-картәтәй. Кышны — карлы Бишбүләктә, җәйне җимешкә бай Байтогта үткәрәләр. Загородная урамындагы әниләренең бертуган сеңлесе Клавдия Трофимовадан калган шактый иске өйдән кыш буена кеше өзелми. Ерак картинәй-картәтәйләре революциягә чаклы ук Кытайдан Русиягә күченеп килгән уйгырлар булган. Үзендә берничә милләт канын йөртүче, гомер буе математика укытса да, медик булырга хыялланган Нина-Мөнәвәрә Олимжон кызы пенсиягә чыккач кына, ниһаять, морадына ирешкән: ике туган төягендә дә үз йорты бар, аны Үзбәкстанда да, Башкортстанда да көтеп алалар, һәм ул, балачактан хыялланганча, авыруларны дәвалый. Әйе, ул — халык табибы. Дәвалаганы өчен хак сорамаучы, мул акчага өмет итмәүче сирәк табибә.
Читайте нас: