Үз баласын үзе карый
Бөекбритания яшьләре 30 яшьне тутыргач кына бала тудыру турында уйлана башлый. Беренче максатлары — матди якны ныгыту һәм йорт сатып алу. Аларда, бездәгечә, әби-бабай оныгын карашмый, әни кеше баласын үзе тәрбияли. Үз балаңны 2-3 көнгә кемгәдер калдыру — британиялеләрнең башына сыймаслык хәл. Әни кеше исә декрет ялында утырмый. Ул эшкә чыгам дисә, балалар бакчасы сабыйларны өч айдан ук кабул итә. Бәби тәпи киткәч тә, һәр ана, үз баласында нинди дә булса сәләт күреп, аны йә чит телләр мәктәбенә, йә җыр түгәрәгенә, йә спорт секциясенә бирә. Русиядәге әти-әниләр белән чагыштырганда, инглизләр бик тыныч һәм сабыр халык. Бер үк сүзне йөз тапкыр кабатласалар да, чыгырдан чыкмыйлар. Инглизләр балаларын һәрвакыт үзләре белән йөртә, бер айлык чактан ук кибеткә алып чыга башлый. Янәсе, шул рәвешле бала җәмгыятьтә үз-үзен тотарга өйрәнә. Бәлки шуңадыр, инглиз баласы урта һәм олы буын кешесе белән уртак телне тиз таба.
Каеш өчен — җинаять эше
“Англия — балалар өчен иң куркынычсыз илләрнең берсе”, — ди Сандра Исмәгыйлева. Монда кечкенә сабыйлар өч тәгәрмәчле велосипедта да шлем киеп йөри, ә балалар мәйданчыгы махсус япма белән капланган. Нәниләр егылса да, бер җирен дә авырттырмый. Кыскасы, балаларга игътибар зур. Бала караучы хезмәте бик кыйммәт. Чөнки ул бер балага махсус программа төзеп, шуны карау-тәрбияләү белән генә шөгыльләнә. Сәүдә үзәкләрендә, театрларда күкрәк баласын ашату өчен махсус бүлмәләр ясалган, ресторанда кечкенәләр өчен махсус меню һәм җиһазлар бар.
Инглиз баласы өлкәннәрне тыңламый икән, әти-әнисе аның белән озак кына утырып сөйләшә. Улы яки кызы тәртипсезләнүен дәвам итсә, почмакка бастыру гадәте бар. Бөекбритания законнары буенча, балаңа җиңелчә генә кул күтәрү рөхсәт ителә. Тик каеш белән сугарга ярамый, моның өчен хәтта җинаять эше дә ачарга мөмкиннәр. Чит кешенең баласын ачулану да тыелган. Күрше малаеның тәртибе ошамый икән — рәхим итеп әти-әнисе белән сөйләш!
Узган ел белән чагыштырганда, быел Бөекбританиядә белем алучы чит ил гражданнары саны 5,8 процентка арткан. Анда хәзер 26 меңнән артык чит ил кешесе укый.Дәреслекләрне әти-әниләр ала
Англиядә безгә караганда озаграк укыйлар: 11 еллык мәктәптән тыш, тагын ике ел өстәмә белем аласың. Шушы вакыт эчендә укучылар университетка керергә әзерләнә. Аннары 2-3 ел югары уку йортында укый. Кыскасы, кулыңа диплом алу, һөнәр иясе булу өчен биредә ким дигәндә 16 ел укырга кирәк.
Балаларның 90 проценты дәүләт мәктәпләрендә белем ала. Дәүләт дигәч, чыгымнарның барысы да хөкүмәт исәбеннән дигән сүз түгел. Дәреслекләрне әти-әниләр сатып ала, ашау, экскурсия һәм башка сыйныфтан тыш чаралар өчен үз кесәсеннән түли. Мәктәптә формада йөрү мәҗбүри. Һәр уку йортының үз логотибы бар һәм ул укучы киемендә күрсәтелә.
Укырга кергәндә университетка барып торасы түгел
— Уфада 11нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, белем алырга Англиягә киттем, — дип сүзен дәвам итә Сандра. — Башта ике ел мәктәптә укырга туры килде. Анда тулай торак бар иде: кызлар белән егетләр аерым биналарда яшәде, ә уку — бергә. Беренче эш итеп, җиң сызганып чит телне ятларга керештем, чөнки Уфада өйрәнеп килгән инглиз телен монда берсе дә аңламый иде. Моңа ярты ел чамасы вакыт китте. Иң яхшысы — инглиз телен бөтенләй белмичә килү икән. Аны Англиянең үзендә өйрәнсәң, күпкә җиңелрәк һәм сөйләм дә матур була. Ике ел укыганнан соң “А-level” дип аталган имтихан тапшырасың, ул дүрт фәннән үтә. Югары уку йортына шуның нәтиҗәләре буенча керәсең. Укырга кабул итү он-лайн форматта оештырыла. Ягъни, документлар тотып, университет ишек төбен таптыйсы түгел. Имтихан билгеләрен күрсәтеп, махсус хат юллау да җитә. Хатта үзең, ни өчен әлеге һөнәрне сайлавың хакында язарга, шуның аша бөтен белемеңне ачып салырга кирәк. Аны берничә университетка җибәреп, җавап кына көтәсе кала.
Гадәттә, Англиядәге югары уку йортларында өч кенә ел укыйлар. Дүрт ел булган очракта, аның бер елын Европа университетларында үткәрергә мөмкин. Мәсәлән, узган елда мин Швециядә укып кайттым. Форсаттан файдаланып, швед телен дә өйрәндем. Англия югары уку йортларында билгеләр процент белән куела. 70тән өстә икән, Русиядәге “5”легә тиң дигән сүз.
Университетта түгәрәкләрнең күплеге таң калдыра. Беренче елны мин җанатарлар төркеменә йөрдем. Төрле спорт чараларында катнашу бәхете тиде. Волонтерлык киң таралган. Укудан соң вакытыңны балалар яки картлар белән уздырасың. Мәсәлән, мин атнасына бер тапкыр инглиз балаларына урыс телен өйрәтә идем. Алар белән урысча сөйләшеп, урысча китаплар укып вакыт уздырасың. Бик күп проектлар эшләнә. Бер ай элек “Инвалидлар көне” узды. Анда сәләте булган һәр кеше катнаша ала. Мәсәлән, мин мөмкинлекләре чиклеләргә шәрык биюе өйрәттем. Безнең университетта “Нәүруз гүзәле” дә үтә. Бәйгене оештыруны Казахстаннан килгән студентлар үз өстенә ала.
Туган якка елына өч тапкыр кайтам: кышкы һәм җәйге каникуллар вакытында һәм апрельдә Пасха ялларында. Чит илдә укуның уңай ягы — телләр өйрәнү. Бу миңа җиңел бирелә. Инглиз, швед, француз телләрен камил беләм, итальянча өйрәнәм. Быел — соңгы курс. Имтиханнарны уңышлы тапшырсам, җәй көне кулыма диплом алачакмын. Һөнәрем буенча мин — хисапчы. Киләчәктә кайда эшлисемне төгәл әйтә алмыйм, бәлки берничә елга Англиядә калырмын.