+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 декабрь 2014, 20:54

Тамак тәмугка кертә...

Симерүгә китерүче затлы ризыклардан, артыгын ашау гадәтеннән котылыр өчен берәүләр, меңнәрчә сум акча түләп, ничек ябыгырга белмичә интеккән бүгенге заманда әлеге язмада бәян ителгәннәргә ышануы кыен булыр, әлбәттә.

Сүзне чак кына ерактанрак, юлларда бер-берең белән аймылыш булулардан башлыйсым килә. Мин телгә аласы үкенечле үлемнең башы әлеге шул бер-берсен күрергә ашкынып юлга чыккан икәүнең аймылыш булуы белән дә бәйле бит. Бүгенге кебек кесә телефоннары булмаган шул ул чакларда. Әл дә ярый, сугыш булуга карамастан, почта бик төгәл эшләгән, бүгенге почта түгел инде...
Мәрхүм каләмдәшем, күренекле журналист һәм язучы Зөфәр Хәмидуллинның күптән түгел “Кызыл таң”да дөнья күргән “Әнкә-әй!” хикәясендә дә юлда аймылыш булу тарихы тасвирлана. Анда педучилищеда укучы унбиш яшьлек үсмер, әнисен сагынуга түзә алмыйча, каникулда пароходка утырып кайтырга чыга. Шул вакытта улын күрергә, сабыен өй ризыклары белән сыйларга ашкынган әнкәсе аңа каршы йөзгән була. Шулай, ана белән улны елга аймылыш итсә, Миякә районының Канбәк авылыннан ерак Свердловск шәһәре госпиталендә ятучы ире янына барырга чыккан Миңленур Булатованы үзе янына ашкынучы Шәнгәрәе белән тимер юл аера.
...Госпитальдән шактый озакка авылга кайтарасыларын белгәч, Шәнгәрәй хатынына үзен килеп алуны сорап хат яза. Чөнки аның кебек авыр... яралыны ялгызын юлга чыгарырга ярамый, озата баручы кирәк. Ул заманнарда хатын-кызга да ялгызы гына ерак юлга чыгу шактый куркыныч була, бер сынык икмәк өчен үтереп китү берни тормый. Шуңа Шәнгәрәй Свердловскидагы хәрби заводта хезмәт армиясендә булган яшьлек дуслары Тәминдар Кәримов һәм Зәйнетдин Гайнетдинов белән хатыннарын бергәләп чакыру турында сөйләшеп килешә. Хатынын чакырып хат җибәрүгә күп тә үтми, Әлшәй районының Слак авылына кайтучы җиңелрәк яралы солдат табыла. Туган ягына кайтуның һәр минутын санаган Шәнгәрәй шул якташына иярергә рөхсәт ала: янәсе, хатыны юлга чыкканчы үзе кайтып җитәчәк.
...Свердловск вокзалына килеп төшеп, кая барырга белми аптырашып торган өч авыл хатыны янына карачкыга охшаган бер бәндә якыная. Хатыннар, аңардан куркып, бер-берсенә сыена, төенчекләрен кысыбрак тота.
— Син Нурмы? — ди хәлсезлектән чак телен әйләндергән “карачкы”, Миңленурга туры карап.
Слак кешесе, кулында билеты булып та халык белән шыгрым тулы поездга эләгә алмаган булып чыга. Әмма поездга халыкны ерып керә алган Шәнгәрәй аңа хатынын да чакырганы, юлга авылдан өчәүләп чыгарга тиешлекләре турында сөйләп өлгерә. Вокзалда чираттагы поездны көтеп ач утырган Слак кешесе Уфа ягыннан килеп төшкән өч хатынны тиз чамалый. Иң мөһиме — тегеләр ирләре янына буш кул белән килмәс! Шуңа да тәүге үтенече — бер сынык икмәк була.
— Икмәк бирсәгез, сезне ирләрегез янына үзем озатып куям! – ди ул, якташ хатыннарның төенчекләренә тилмерүле карашын ташлап.
Безнең миһербанлы, нечкә күңелле авыл апаларына күп кирәкми, икмәген дә, каклаган итен дә, киптерелгән коротын да мул гына чыгарып тоттыралар. Теге бичара, уртларын каната-каната, төелә-төелә, ризыкка ябыша. Трамвайда да бертуктаусыз ашап бара. Ә бераздан, эчен тотып, бөгелеп төшә. Күзгә күренеп шешенә, кабара башлый һәм үзен “ач үлемнән коткарган” хатыннарның күз алдында җан бирә. Утны-суны кичкән, авыр фронт юлларын үткән, яраларыннан савыгып аякка баскан, ачлыктан үлмәгән солдат, менә шулай “тамагын туйдыргач” вафат була. Халыкның “Тамак тәмугка кертә” диюләре шул буладыр инде.
...Әлшәй районының Слак авылында кемнәрдер фронттан үзенең кадерле кешесен көтеп алалмый. Кызганычка каршы, каһәрле сугышның менә шундый корбаннары да бик күп була.
Читайте нас: