...1943 елда унҗидесе генә тулган Рәшит абыемны фронтка елап озатканмын. 1945 елның апрелендә безгә бер хәрби агай килде. Абыемдыр, дип, аны кочаклап алдым. Аның кем булганлыгын еллар үткәч кенә белдем. Хәрби хезмәтне тутырып, туган якка кайткач, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе булып эшли башладым. Минем карамакта — Дүртөйле, Илеш һәм Чакмагыш районнары. Эшне район җитәкчелеге белән танышудан башладым.
Менә мин Илеш райкомында. Идеология буенча секретарь Рифкать Фәткыев таныклыгымны карады да: “Кайсы яктан буласыз?” — дип сорады.
— Дүртөйле районының Тәкәрлек авылыннан, — дидем.
— Рәшит Карамовның кеме буласыз?
— Ул — минем бертуган абыем.
Баксаң, Фәткыев абыем белән бергә хезмәт иткән һәм теге вакытта безгә килгән хәрби ул булган.
— Госпитальдән соң туган якка кайтарып җибәрделәр. Рәшитнең сәламен тапшыру өчен Югары Яркәйдән җәяү бардым. Якташның әманәтен үтәдем. Әти-әниегез Рәшиткә икмәк, бер шешә сөт биреп җибәрде. Дөрес, сөтне әчетми алып барып җиткерү мөмкин түгел иде, үзем эчтем, ә икмәкне тапшырдым, — диде ул.
Рәшит абый Кызыл Армия сафларына нибары җиде сыйныф белем белән китә. Сугышта авиация полкында радист булып хезмәт итү олы университет үтүгә тиң була. Абыебыз хәрби хезмәттән соң Львовтагы телевизорлар җитештерү заводына эшкә керә. Гади эшчедән мастер, смена, цех начальнигы, баш инженер була.
1959 елда мин туган колхозымда комсомол оешмасы секретаре идем. Колхоз рәисе Ясәви Хәкимов белән бригадаларга һәм фермаларга йөрибез. Сүз арасында Рәшит абыемның телевизион заводта эшләвен әйткәнмендер, күрәсең. Дүртөйленең 1нче мәктәбендә тәүге телевизор куелгач, ул миңа:
— Львовтагы абыең аша телевизор алып булмасмы икән? — дип мөрәҗәгать итте.
Абый белән бәйләнешкә кердем. Ул вакытта телевизор алу җиңел түгел иде. “Кил, юнәтербез”, — дип ышандырды абыем. Заводта эшләнгән ике телевизорны кибет аша үткәреп, алып кайтып җиткердем. Берсен колхоз идарәсенә куйдык, иң кызыгы: беренче көнне якташыбыз Наҗар Нәҗми турында “Туган якта” дигән телефильм күрсәтелде. Анда безнең колхоз тормышыннан да кадрлар бар иде. Ә икенче телевизорны хаклы ялга чыгучы Ленин орденлы рәисебезгә бүләк итеп бирделәр.
Хаклы ялга чыккач, Рәшит абыебыз туган якка еш кайтып йөрде. Рәшит абый украин кызы Галинага өйләнгән иде. Бик күп еллар кунакка берүзе генә кайтты. Мин моның сәбәбен ачыкларга булдым.
— Без бит — мулла балалары, мөселманбыз, — дип сөйләп китте абыем. — Ә мин икенче милләт кызына өйләнгәнмен. Дөрес, әти-әни ягыннан бер сүз дә булмады. Язмыштыр, дип карадылар. Әмма абруе зур булган мулла белән абыстайның улы чит милләт кызын ияртеп кайтса, авыл халкы ни диярен яхшы белә идем. Бераз түзәргә, катнаш никахларның артуын көтәргә туры килде.
Анысы шулай. Ә менә мин нәрсәгә тап булдым? Хәрби хезмәтне Украинада үттем. Бервакыт хәрби күнегүләрне Чернигов өлкәсе Прилуки шәһәре янында алып бардык. Биредә Галина җиңгинең әтисе белән әнисе яши. Адресларын беләм. Әллә эзләп табасы инде? Бу уемны командирыма җиткердем. Хупладылар.
Кодаларның йортын бик тиз таптым. Максим Иванович белән Ефросинья Терентьевна җылы каршылады. Танышу чәеннән соң ихатага чыктык. Анда 5-6 ир басып тора иде.
— Кем бу, нишләп йөри? — дип сүз катты берсе.
Максим Иванович җавап бирергә ашыкты:
— Киявебез Рәшитнең бертуган энесе. Хәрби өйрәнүләре безнең тирәдә икән, күреп китәргә килгән.
— Ярый, КГБ түгел икән, элемтә гаскәреннән генә, — дип, тынычлана төшкән кебек булды ул һәм, күз карашы белән “кара аны” дигәнне аңлатып, юлдашларын алып чыгып китте.
Ишектә Ефросинья Терентьевна күренде.
— Шул бандераларың бетмәде инде. Гомер буе сагалап йөриләр, адәм актыклары, — диде ул. — Музееңны әнә кодага күрсәт. Киявеңнән саклап йөрисең дә бит. Бандера музее белән горурланып яши ул, — дип, миңа борылды.
Музей белән кызыксынуымны озакка сузмадым. Кода кар базына охшаган урынга чакырды.
— Абыең килгәндә мин моны һәрчак чүп-чар белән каплап торам, ул киткәч, янә ачам, — диде ул. — Кияүнең белмәве хәерле, ул бит — коммунист.
Авыр ишекне ачып, кар базына төштек. Эчтәге конструкция бункерны хәтерләтә иде. Озын өстәл тирәли урындыклар, төрле шкафлар.
— Биредә Степан Бандера үзе булмады булуын, әмма аның сугышчылары һәм немецлар озак кунак булды, — диде хуҗа.
Бу турыда Рәшит абыйга сөйләдем.
— Максим Ивановичның үз-үзен тотышында һәрвакыт ниндидер шик бар төсле иде. Күрше-күлән белән дә серле генә аралаша, сүз ката башласаң, темадан оста кача. Хәйләкәрлек бар иде үзендә. Ә менә кар базы турында бернәрсә дә белмәдем. Шул чүп-чарны ихата уртасыннан алып ташларга кирәк, димен, ә ул: “Торсын, тирескә әйләнгәнен көтәм”, — дияр иде. Ефросинья Терентьевна да, Галина да Максим картның үткәне турында сөйләмәде, — дип әйтүе хәтердә.
Соңгы еллардагы вакыйгалар андый кар базларының ярты Украинада үткән гасыр символы булып саклануын күрсәтте. Рәшит абый белән үзебезнең якларга кайту турында сүз кузгатмадык түгел, ләкин сугыш үткән яугирнең “качак” исеме күтәрәсе килмәде. Үлем түшәгендә ятканда да, вафатыннан соң җирләргә дә бара алмадык. Русиянең Чит ил эшләре министрлыгы белән элемтәгә кердек. “Барырга рөхсәт бирәбез, ә кайтуны ышандыра алмыйбыз”, — дип җавап бирделәр аннан. Украина ягы белән телефон аша сөйләшкәндә: “Без сезне исән-имин озатырыбызга ышанмыйбыз”, дип, кат-кат әйттеләр. Украина, Болгария, Австрия һәм Румынияне азат итүдә катнашып, күкрәгенә орден-медальләр таккан Рәшит абыебыз, тыныч хезмәттә матур эшләп, дөньядан китте. Тик җәсады туган ягында түгел, көн саен бомба һәм гранаталар шартлап торган Украина җирендә урын алды. Тәкъдире, язмышы шулдыр инде.
Украина! Синең урамнарыңа да бер көн килер әле азатлык һәм халыкларның чын туганлыгы.