Ул вакытта мин СССРның Австриядәге Илчелегендә хезмәт сала идем. 1978 елда Мәскәүдән Венага безнең “Иске”, яки “Чәчәкләр бульварындагы” дип атаган дәүләт циркы ай ярымга гастрольгә килде. Әлеге коллектив дөньяда иң яхшылардан санала иде. Һәр тамашаның башыннан азагына кадәр аренада бөтен дөньяга билгеле клоун, 40 яшенә дә җитмәстән “СССРның халык артисты” исеменә лаек булган Олег Попов уйнады. Ә ул заманда мондый исемнәр, чын мәгънәсендә, бөекләргә генә бирелде.
Көннәрнең берсендә Илче чакырып алды да: “Мин Чиләбе, Самара өлкәләрендә эшләгәндә сезнең халык белән якыннан таныштым. Чыннан да, татарлар — ышанычлы халык. Сезгә иң җаваплы эшләрне дә икеләнмичә тапшырырга була. Сезне дә шундый эш көтә”, — диде. Баксаң, ул миңа, местком рәисе буларак, танылган артист Олег Поповны Илчелеккә чакыруны йөкләтә икән. Мәдәният атташесы сүзләренә караганда, ул үзе дә моңа шатланып риза булган.
Билгеләнгән вакытта миңа: “Артист килеп җитте, комендант янында көтеп тора”, дип хәбәр иттеләр. Йөгереп барсам – юк! Ары сугылдым, бире сугылдым, инде тәмам гаҗиз булгач, хәрби атташе кабинеты яныннан узып барганда таныш тавыш ишетелеп калды. Ишекне ачып керсәм, Олег Попов һәм тагын берничә кеше табын корып утыралар. Өстәлдә – ул заманда Венада сырадан да арзанрак хакка сатыла торган шәраб. Мин: “Әйдәгез, Олег Константинович, Сезне залда 500 кеше көтә”, — дидем. Ә ул миңа кырт кына: “Ә безгә монда да бик күңелле әле!” дип җавап бирде. Калганнар да аның сүзләрен кабатлады. Шунда мин бу кичәдә “провал” булса, соңыннан нинди тавыш кубачагын күз алдыма китереп, борчылуга төштем. Шулай да аны җылы сүзләр белән җайлап-майлап, үгетли-үгетли залга алып кереп киттем. Анда 200 урынга 500 кеше җыелган иде, барысы да артист чыкканын көтә. Һәм ул чыкты! Үзе белән нур да алып чыкты. Аңа ул вакытта 47 яшь иде, бик сөйкемле, урта яшьләрдәге ир. Чыгыш вакытында зал шулкадәр көчле алкышлады ки, стеналар да селкенде ахры.
Ә соңыннан очрашу табын артында дәвам итте. Ул бик матур итеп, профессиональ дәрәҗәдә берничә җыр җырлады, әнисе, гомумән, барлык аналар турында сөйләп безнең күзләрдән яшь чыгарды. Язмышын сөйләгәндә дә тетрәнмәгән кеше калмады...
...Аның әтисе сәгать заводында эшләгән. Сталинга махсус эшләп бүләк ителгән сәгать вакытыннан элек туктагач, аны диверсиядә гаепләп кулга алалар. Шул китүеннән югала да ул. “Халык дошманы” баласына кичке мәктәптә белем алырга, бер кисәк икмәккә эшләргә туры килә. 1944 елда “Правда” гәзите спорт клубында акробатика номерын башкарганда аны күреп калып, циркка эшкә чакыралар. 20 яшендә ул инде мәшһүр Карандаш белән бер номерда чыгыш ясый башлый. Анысы айнымаганлыктан манежга чыга алмаганда, берүзе эшләп тә дан ала. “Кояш нуры” дигән номерыннан соң аны “кояшлы клоун” дип йөртә башлыйлар. 1969 елда Монте-Карлодагы цирк фестивалендә ул ике алтын медальгә һәм иң югары бүләккә — “Алтын клоун” исеменә лаек була. Бельгиядә аңа “Ак фил” призы бирәләр, СССРда ул Ленин орденына һәм башка югары бүләкләргә ия була.
Әмма шәхси тормышы бик катлаулы була. Аны ялгызы үстергән анасы инсульттан егыла һәм 10 ел урын өстендә ятып вафат була. Хатыны Александраны яман шеш авыруы алып китә. Бу хәбәрне ул Германиядәге чыгышлары вакытында ала. Әмма клоун бер генә кич аренага чыкмаса, кассадан керемнәр югалачагын белеп, цирк җитәкчелеге аны хатынын җирләргә кайтармый. Ә бер елдан соң шул ук Германиядәге тамаша вакытында ул залда урын тапмаган бер кызга утыргыч чыгарып бирә, шулай танышып китәләр. Нәкъ шул елларда ил таркалып, циркның ул вакыттагы хуҗасы бөтен акчаларны урлап, чит илгә кача. Артистлар урамда кала. Олег Константинович Германиядәге теге танышы – үзеннән 35 яшькә кечерәк Габриэлладан чакыру ала. Яшәп кенә торырга дип китсә дә, артист анда төпләнеп кала, өйләнә.
Әлеге бик сирәк кенә күренеп калган чыгышларыннан сизелгәнчә, артистның үпкәчеллеге бетмәгән. Ул, Германиядә яшәсә дә, алман телен өйрәнми. “Мәскәү шәһәренең шәрәфле шәхесе” исеме бирелергә тиеш булганда башкала мэры Юрий Лужковның каршы килүе, яхшы пенсия ала алмавы, үз вакытында дәүләт циркы директоры итеп куелмавы аңа бүген дә тынгылык бирми...