+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
20 декабрь 2014, 22:55

Гомерен фашист кыя алмаган

Миякә районының Канбәк авылында узган гасыр башында дөньяга килеп, гасыр ахырында вафат булган легендар шәхес, озак еллар Совет һәм хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән, Бөек Ватан сугышын башыннан ахырынача үткән, каты яраланулардан соң берничә тапкыр үлемнән чак исән калган, бихисап орден-медаль кавалеры Шәнгәрәй Булатовның күргән-кичергәннәре үзе бер романга торырлык.

Хәер, роман ук булмаса да, аңа багышланган күләмле һәм бай эчтәлекле документаль повесть нәшриятка тапшырылды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап иҗат ителгән бу әсәрне Шәнгәрәй Булатовның улы, Миякәнең күренекле партия һәм хуҗалык җитәкчеләренең берсе Флүр Солтанов язды.
Урындагы колхоз рәисе булып эшләгән әтиләрен сугышка алганда Флүр Шәнгәрәй улына нибары ике яшь була.
— Әтиемнең сугышка киткәне, әлбәттә, исемдә түгел, әмма 1943 елда каты баш ярасыннан соң авылда реабилитация үткәч яңадан фронтка озатканны ачык хәтерлим, — ди быел 75 яшьлек юбилеен билгеләгән Флүр Солтанов.
Шәнгәрәй Булатовның госпитальдән соң авылга реабилитация үтү өчен ярты елга кайтарырлык яралануы һәм гаҗәеп рәвештә исән калуы тарихы аерым игътибарга лаек. Ут яңгыры астында инде ничәнче тапкыр һөҗүмгә күтәрелгәндә кул пулеметы тотып чапкан Шәнгәрәй үлеп яткан бер командир янында егыла. Ачык яланда туктаусыз яуган пулялардан аны менә шул мәет гәүдәсе генә ышыклый ала. Шәнгәрәй хәрәкәтсез ятучы командирга сыенгач, ул аның ыңгырашуын ишетә.
Шәнгәрәй үле дип уйлаган офицер алардан алда гына һөҗүмгә күтәрелгән һәм тулысынча кырылган 1нче взвод командиры, өлкән лейтенант Максимов булып чыга.
— Яу кырыннан алып чыгып, санитарлар кулына тапшыруны сиңа йөкләтәм! Башкар! – дип боера Шәнгәрәйнең командиры Орлов.
Булатов заданиене үти һәм үз взводы да тулысынча кырылганнан соң чираттагы мәгънәсез һөҗүмгә күтәрелгән 3нче взвод составында дошман уты астына ташлана. Янында гына шартлаган снаряд пулеметчы Булатовны да сафтан чыгара. Шунда гына безнекеләрнең фашист позицияләренә танкларны җибәрүен, дошман частеның камауга алынып, тулысынча юк ителүен, башы каты яраланганнан соң һушын югалткан Булатов берничә айдан соң тирән тылда, Свердловск шәһәрендәге госпитальдә аңына килгәч кенә белә.
Аның исән калуында үзе яу яланыннан алып чыккан командир хәлиткеч роль уйный. Кыр госпиталендә аңын югалтып яткан авыр яралының үзен коткаручы икәнен белгәч, Максимов инде өметсезләр рәтендә булган Булатовка шул шартларда мөмкин булган бөтен игътибарны, дәва һәм тәрбияне тәэмин итә. Тиз арада капитан итеп үрләтелгән һәм инде рота белән командалык итүче Максимов, үз частьларының авыр хәлен чамалап, Булатовны бер төркем яралы командирлар белән бергә якындагы тыл станциясенә озаттыра. Коматоз хәлдә булган яралыга даими шәфкать туташы итеп үзенең сөеклесе Ольганы тәгаенләүгә ирешә, шулай итеп ул якын кешеләренең гомерен саклап кала. Соңрак кыр госпиталендә ятып калучыларны дошман тулысынча юк итә.
Свердловскида үз карамагындагы Булатов аңына килеп, аягына баса башлагач, Ольга яңадан фронтка китә. Анда ул, Максимов белән кавышып, аның белән законлы никахка керә. Якташыбыз гомерен саклап калган Максимов соңрак полковник дәрәҗәсендә дивизия белән командалык итә, Берлинга барып җитә һәм Җиңүгә санаулы көннәр калганда һәлак була. Ольга ирен җирләгәннән соң туган ягына — Красноярск краена кайтып китә. Боларның барысын да Шәнгәрәй Булатов үзенең фәрештәсенә әверелгән Оляның хатларыннан белә. Ольганың хатларын, әтисенең көндәлекләрен, сугыш истәлекләрен Флүр Солтанов бүген дә кадерләп саклый.
Читайте нас: