Уфа педагогия училищесында укып йөргән чагым иде. Октябрь бәйрәменә авылга кайтырга булдым. Ул вакытта әлеге кебек техника юк. “Нәрсә белән кайтырмын икән?” дип баш ватканда, авыл хуҗалыгы институтында белем алучы абыем авылга бер “ПАЗ” автобусы кайтачагын әйтте.
Мин килеп җиткәндә алар кузгалырга тора иде инде. Шофер белән абыйдан башка, автобуста, тагын бер егет утыра. Аны күрүгә эсселе-суыклы булып киттем.
Мин кереп утыруга автобус кузгалды. Абый шофер егет белән сөйләшеп кайта, мин тәрәзәдән тирә-якны күзәтеп барам, вакыт-вакыт күз чите белән генә теге егеткә дә карап алам. Егет тә миннән күзен алмый.
Бер сәгатьләп шулай бер-беребезне күзәтеп кайтканнан соң, егет түзмәде:
— Ярты юлны сөйләшмәдек, инде яртысын сөйләшеп кайтыйк, — дип, яныма күчеп утырды. — Наил булам, — дип, үзе белән таныштырды. Республиканың төньяк-көнбатыш районнарының берсеннән булуын, абый белән бер төркемдә укуын, безнең авылга ике туган апасына кунакка кайтуын да әйтеп бирде.
Автобустан төшкәндә абый: “Я, ничек, ошадымы?” — дип сорады. Мин, “әйе” дигәнне белдереп, баш кактым. Рәхәт, бик рәхәт иде миңа бу мизгелдә. Беренчедән, күңел күбәләктәй каядыр очарга талпына, икенчедән, абый егет белән танышуга үзе үк ризалык биреп тора. Кыз балага бәхетле булыр өчен күп кирәкмени?!
Кичке җиделәр тирәсендә Наил безгә килеп җитте. Абый белән бергә укыганга күрә, әти белән әни аны зур кунак кебек каршы алды, булганы белән сый-хөрмәт итте. Ашлап-чәйләп алуга, алар клубка җыена башлады. Чыгып китәр алдыннан Наил миңа күтәрелеп карады да:
— Син дә клубка чыгасыңмы, Гүзәл? — дип сорады.
Бу сорауны ишетүгә минем йөрәк тагын да ешрак тибәргә тотынды.
— Чак кына соңрак, дус кызым килгәч чыгам, — дип, дулкынлануымны сиздермәскә тырыштым.
Алар чыгып китеп, биш минут үттеме-юкмы, ишек кактылар. “Гөлнара дустым килгәндер”, — дип йөгереп чыксам, күтәрмәдә 7нче сыйныфтан бирле артымнан йөргән егетем — Марат басып тора. Наил белән очрашудан куркып, аны клубка алып бармадым. Ул көнне ике туган абыйларда аулак өй буласын белә идем, Маратны шунда алып киттем.
Күпмедер вакыт үтүгә аулак өйгә абый белән Наил килеп керделәр. Наилне күрүгә йөрәк жу итеп китте. Башта тик бер генә уй: “Нишләргә?” Наилгә сүз кушар идем, Маратымны үпкәләтүдән куркам. Чөнки ул шулкадәр акыллы, игътибарлы, минем өчен җанын бирергә әзер иде.
Мин шул кичне бик начар бер адымга бардым: Маратның миңа булган саф-садә хисләрен аяк астына салып таптап, Наил белән аулак өйдән чыгып киттем. Бәлки чыгып та китмәгән булыр идем, тик мин Маратка гашыйк түгел идем. Минем өчен ул беренче чиратта дус һәм иптәш кенә иде.
Наил икенче көнне үзе белән гитарасын да алып килде. Гитарада уйнап җырлавын ишеткәч, мин аңа тагын бер кат гашыйк булдым. Чөнки ул нәкъ мин ярата торган моңлы җырларны җырлады.
Өченче көнне иртән без, шул ук автобуска утырып, Уфага киттек. Өйдән алып килгән әйберләрне урнаштырып тулай торакка чыгуга, кабат очраштык. Безнең актан-ак, сафтан-саф мәхәббәтебез шулай башланып китте. Наил көн дә яныма килә, бүлмәдәш егетләре авылга кайтып киткән чакларда мине үз янына кунакка чакыра иде. Иң сокландырганы шул: ялгыз калганда миңа ямьсез кагылу түгел, ул темага шаярып кына да сүз башламый торган иде. Менә шунда мин аның искиткеч тәртипле һәм тәрбияле егет икәнлеген аңладым һәм аны тагын да ныграк ярата һәм хөрмәт итә башладым.
Бер көнне Наилем килмәде. Кичке тугызга кадәр көттем дә, түзмәдем, тулай торагына үзем киттем. Бардым, Наилнең бүлмәсе бикле булып чыкты. Шимбә көн бит, бәлки, берәр кая чыгып киткәндер, дип, абый яшәгән бүлмәнең ишеген шакыдым. Абый минем ник килүемне шундук аңлады. Нәрсәдер эшләп утырган җиреннән башын күтәрмичә генә: “Наилнең бер үпкәсенә операция ясалган. Шуңа күрә ул язлы-көзле берәр ай дәваханәдә дәвалана. Әле дә ул шунда кереп ятты”, — диде.
Абыйдан аның кайсы дәваханәдә ятуын белдем дә, янына бардым. Башка вакытта игътибар итмәгәнмен, палатасына килеп керүгә, Наилемнең йөзе тартылып-ябыгып китүен шәйләп алдым һәм, тыела алмыйча, күкрәгенә капланып елап җибәрдем. Елап туйгач, Наил миңа барысын да сөйләде. Азактан: “Башка очрашмыйк, дисәң дә бер сүзем юк”, — дип өстәде. Мәхәббәт бураннарына кереп адашкан йөрәгемә бу чир генә киртә була ала идеме соң инде? Мин һәр көнне, нинди булса ризык пешереп, Наил янына килә, шәфкать туташлары куып кайтарып җибәргәнче, аның янында утыра башладым.
Институтны тәмамлап, кулына диплом алуга Наил — Нефтекамадагы бер заводка, ә мин үзебезнең авылдагы балалар бакчасына эшкә урнаштым. Шулай бер көнне эш белән район үзәгенә бардым да, автобуска соңга калганлыктан, олы юлга чыктым. Көтәм, көтәм, машина юк кына бит. Шулвакыт яныма “Химлаборатория” дип язылган бер машина килеп туктады, шофер ишеген ачып: “Гүзәл, әйдә, утыр!” — дип эндәште. “Мине кем шулай танып эндәшә икән?” — дип, егетнең йөзенә текәлеп карасам, руль артында күрше авылдан Хәмит утыра. Машинадан төшкәндә Хәмит: “Бүген сезнең янга килсәм буламы?” — дип сорады. Мин елмаеп кына: “Юк, кирәкми”, — дидем. Чөнки ул Наил килергә тиешле шимбә иде.
Наил килде дә без клубка чыгып киттек. Анда барып туктауга күрше авыл ягыннан машина тавышы ишетелгәндәй булды. Шулчак: “Хәмит!” дигән уй яшен тизлегендә баш миен ярып узды. “Әйдә, моннан китәбез”, — дип Наилгә эндәштем. Ә ул, үч иткәндәй: “Тукта инде, машина тавышы ишетелә бит. Хәмиттер ул. Аның белән күрешим”, — дип, каршы төште. Моны ишетүгә: “Үтенепләр сорыйм синнән, әйдә, китик инде”, — диюемне сизми дә калдым. Ул шунда ук эшнең нидә икәнлеген аңлады һәм, машинасына кереп утырды, миңа үзенең Хәмит белән таныш булуын, аның кызларны еш алыштырырга яратуын да читләтеп әйтеп үтте.
Ничек итсәм иттем, ул кичне мин аларны очраштырмадым. Якшәмбе Наил эшенә китте, ә кичкә Хәмит килеп җитте. Икенче, өченче көнне дә килде. “Килмә, минем егетем бар”, — дип әйтеп карыйм, колагына да элми. Килә дә, өйгә кереп, әти-әнидән сорап, мине алып чыгып китә. Мин чыкмасам, ул да чыкмый. Әти белән әни алдында егет белән сөйләшеп утырып буламыни инде? Аптырап, тышка алып чыгып китәм моны. Шимбә җиттеме, килмәвен үтенәм, чөнки ул көнне Наил килә.
Төш
Ничә еллар бер төш керә миңа...
Йөгереп чыгып ишек ачасың...
Шул минутта үзең юк буласың,
Белмим, нигә миннән качасың?
Яшьлек хаталарын еллар буе
Сөйрәп йөртмә, гафу ит мине.
Гомер юлыбызны аерым-аерым
Кичеп барабыздыр шикелле...
Аермасын икән язмыш сине
Яшьли өзелеп сөйгән ярыңнан.
...Төшләремә ешрак керсәң иде,
Бер рәхәтлек биреп җаныма.
Светлана НУРТДИНОВА
Тора-бара Хәмит белән очрашып йөрүебезне Наил дә сизде, эштән сорап китеп, сәгать бишкә үк килә башлады. Ә бит, уйлап карасаң, Нефтекама белән безнең авыл арасы — 200 чакрым!
Беркөнне Хәмит, әти-әнисен ияртеп, мине сорарга килде. “Мин әле кияүгә чыгарга җыенмыйм”, — дип, кырт кына җавап бирдем. Хәмит кып-кызыл булды. Шуңа карамастан, икенче көнне тагын яныма килде. Өченче, дүртенче көнне дә килүдән туктамады. Әти белән әни, аны кызгануданмы, башка сәбәптәнме: “Бик акыллы, бик ипле егет бит. Нигә тәкъдимен кабул итмисең?” — дип, мине аңа кияүгә чыгарга өнди башладылар. Әмма мин йөрәккә боерык бирә алмадым. Чөнки йөрәгемдә бары бер генә кеше — Наилем генә иде. Тора-бара абый да күңелемнең Хәмиттә түгел, Наилдә икәнлеген сизеп алды. Көннәрдән бер көнне әти белән әнине каршысына утыртты да: “Соңыннан “әйтмәдең”, дип, миңа үпкәләрлек булмагыз. Күреп торам, Гүзәл Хәмитне түгел, Наилне үз итә. Ләкин шуны белегез: Наилнең бер үпкәсенә операция ясалган”, — дип чынбарлыкны ачып салды. Бу сүзне ишетүгә әти: “Мин чирле кешегә бирергә кыз үстермәдем!” — дип, урыныннан сикереп ук торды. Әти сүзе — минем өчен закон. Шулай булса да: “Мин бит Наилне өзелеп яратам, ул да минем өчен җан атып тора. Хәмиткә карата андый хисләрем юк”, — дип, әтигә каршы әйтергә батырчылык иттем. Ул моңа каршы: “Аңла, кызым, чирле кешедән чирле бала туа. Бу — беренчедән. Икенчедән, үпкә чире ул бик яман. Яшьлегеңне дәваханә юлын татпап үткәрәсең киләме?” — диде. Мин инде бу юлы әтигә каршы сүз әйтмәдем, чөнки аның сүзеннән кире кайтмаячагын белә идем.
Көннәрдән бер көнне Хәмит килде дә: “Ике-өч минутка гына чыгып кер әле. Сөйләшәсе сүз бар иде”, — диде. Мин, аны-моны уйламыйча гына, капка төбендә торган машинага чыгып утырдым. Утыруым булды, Хәмит кузгалып та китте. Шунда гына аның мине урларга килгәнлеген аңлап алдым. Кычкырып еларга, “Төшереп калдыр!” — дип ялварырга тотындым. Ә ул, юлга туп-туры карап, эндәшми-нитми бара бирде. Шунда түзмәдем: “Туктамасаң, сикерәм!” — дип, ишек тоткасына үрелдем. Алай да туктамагач, тоттым да машинадан сикердем. Хәмит машинасыннан төшеп, мине күтәреп торгызды да: “Нишлисең, син? Үләсең киләмени?” — дип, җан ачуы белән кычкырып җибәрде һәм башка бер сүз дә эндәшмичә мине өемә кадәр кайтарып куйды.
Шушы хәлдән соң ул бер атна килмәде. Ләкин яратуы өстенрәк булып чыкты, күрәсең. Тагын килеп җитте. Шулай шимбә — Наил, башка көннәрдә Хәмит белән очрашуымны дәвам иттем.
Бер көнне Хәмит “Иртәгә киләлмим”, — дип әйтеп китте. Мин моңа шатланып, караңгы төшәр-төшмәстән үк йокларга яттым. Тик, нишләптер, йокы алмады.
Йокысызлыктан интегүем юкка булмаган икән. Уникеләр тирәсендә капка төбенә җиңел машина килеп туктады. Ул арада капка ачылганы ишетелде. Әни дә йокламаган булган икән. Ишек ачарга ул чыгып китте. Ачык ишек аша:
— Рәфинә апа, зинһар өчен Гүзәл биш кенә минутка чыгып керсен әле. Әйтәсе сүзем бар иде, — дип Наилнең эндәшүен ишеттем һәм тиз генә киенергә тотындым. Шулчак әни гомер булмаганча: “Чыкмыйсың!” — диде. “Тыңламасаң, хәзер әтиеңне уятам”, — дип тә өстәде. Шулай итеп, мин ул кичне Наил янына чыга алмадым.
Соңыннан белдем, Наил ул көнне абыйсы белән мине урларга килгән булган икән. Шимбә көнне килгәч, бу хакта үзе әйтте. Күңелдәге горурлык хисе үзенекен итте: “Мин урланып кияүгә чыкмаячакмын. Урлап алып китсәң дә кире кайткан булыр идем”, — дип җавап бирдем.
беркөнне Наилнең туган авылыннан кызлар кулы белән язылган хат килде. Мин, күңелсез хәбәрне тоемлагандай, калтырана-калтырана конвертны ачтым һәм, тын алырга да куркып, андагы юлларны укый башладым: “Гүзәл, исәнмесез! Мин беләм, Наил сезнең янга барып йөри. Ләкин ул минем белән дә очраша бит. Озакламый безнең балабыз булачак”. Шунда, күзләремне яшь пәрдәсе каплап алды һәм мин хатны арытаба укый алмадым: диванга йөзтүбән капланып сулкылдап елап җибәрдем. Елап туйгач, хатны кабат кулыма алдым. Урысчалатып язылган: “Не строй свое счастье на несчастье других”, — дигән юлларны укуга тәнем дер-дер килеп калтырана, йөрәгем дөп-дөп тибә башлады.
Шушы бер җөмлә Наилгә булган актан-ак, сафтан-саф хисләремне челпәрәмә китерде, иртәнге чыктай саф сөюем бер мизгелдә кап-карага әйләнде. Мин, хат хуҗасын юллап, ул күрсәткән районга да бармадым, аңа җавап хаты да язмадым, тоттым да Хәмиткә кияүгә чыгарга ризалык бирдем.
Бу хәбәрне ишетеп, шул ук кичтә Наил килеп җитте һәм, каршыма тезләнеп, ике кулымны тотты да, елый-елый: “Сине бәхетсез итеп күрәсем килми, Гүзәл. Үтенепләр сорыйм, миңа да, Хәмиткә дә чыкма. Әйткән иде диярсең, Хәмиткә кияүгә чыксаң, гомерең буе бәхетсез булачаксың”, — диде. Мин аңа бер сүз дә дәшмәдем, ә бары алдагы көнне килгән хатны гына суздым. Ул аны бер тында укып чыкты да, күзләремә күтәрелеп карап: “Син шушыңа ышандыңмы?” — диде. Мин эндәшмәгәч, хат авторының үзен күптәннән яратып йөрүен, үзеннән берничә яшькә олырак булуын, әнисе белән бер коллективта эшләвен әйтте. Иң соңыннан: “Йөрәккә боерык биреп булмый, мин бит сине генә яратам, Гүзәлем. Минем сүзләргә ышанмыйсың икән, димәк, миңа да ышанмыйсың”, — диде. Минем күңелдә шик туды. Әти-әниемнең аңа кияүгә чыгарга ризалык бирмәячәген, теге хатны да күз уңында тотып: “Башкача минем янга килмә”, — дидем. Наил берни эндәшмичә тыңлады да, гитарасын кулына алып, әкрен генә җырлап җибәрде:
Сагынганда аккан суга кара,
Сулар булып шаулап мин агам.
Ярларына дулкын кага димә,
Йөрәгеңә килеп мин кагам.
Сагынганда болытларга кара,
Зәңгәр болыт булып мин агам.
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява димә,
Күз яшьләрең булып мин тамам.
Сагынганда яуган карга кара,
Ак бураннар булып мин явам.
Ак бураннар адаштыра димә,
Сине адаштырган мин һаман.
Үзе җырлады, үзенең күзләреннән бертуктаусыз яшь акты. Аңа кушылып мин дә еладым. Җырлап бетерүгә, мине кочагына алды да, бер-беребезгә сыенып, сәгатьтән артык сүзсез утырдык. Аннары торып басып: “Гомерем буе йөрәгемдә тик син генә булырсың, Гүзәлем”, — дип, мине кайнар күкрәгенә кысты һәм, иреннәремнән суырып үбеп, күзләремә бер тутырып карады да, борылып китеп барды. Безнең соңгы очрашуыбыз, соңгы тапкыр күрешүебез шул булды.
Мин Хәмиткә кияүгә чыктым. Наилемнең кызларныкы кебек сызылып киткән кашларын, коңгырт күзләрен, елмаебрак торган нечкәрәк иреннәрен бервакытта да оныта алмадым. Еш кына аны төшләремдә күреп саташтым. Беренче балам — кызчыгым дөньяга килгәч, аныкы түгеллеген белсәм дә, йөзендә Наилемнең чалымнарын эзләдем.
Еллар узган саен Хәмитнең Наилем кебек йомшак күңелле, минем өчен җанын ярып бирергә әзер кеше түгеллеген аңладым, көннән-көн аңардан читләшә, ераклаша бардым.
Мин кияүгә чыгып күпмедер вакыт үтүгә, Наил дә гаилә корды. Минем өчен иң авыры — аның миңа хат язган кызга өйләнүе булды.
Беркөнне абый Наилдән хат алып кайтып бирде (алар эш буенча еш очрашалар иде). Хатта Наил кулы белән: “Гүзәлем! Мин ул кызга авырлы булганы өчен өйләнмәдем. Кабаттан башка беркемне дә сине яраткан кебек ярата алмаячагымны белгәнгә күрә, тормыш юлын үземне яраткан кеше белән үтәргә булдым”, — дип язылган иде. Наил миңа хат язып кына калмады, күп тапкырлар очрашуга чакырды. Абый аның сәламнәрен минуты-сәгате белән кайтарып тапшыра иде. Ләкин мин, икебезнең дә гаиләле булуыбызны сәбәп итеп, очрашырга риза булмадым.
Яраткан егетемнән аертып өйләнсә дә, Хәмит миңа гаилә һәм хатын-кыз бәхете бүләк итә алмады. Унбиш ел бергә яшәгәннән соң юлларыбыз аерылды. Ике балам белән бер ялгызым торып калдым.
Бер очрашуларында абый Наилгә: “Гүзәл ире белән аерылышты. Хәзер барып күрсәң дә була”, — дип сүз тишкән. Наилгә бу сүз җитә калган. Ул шул ук көнне эшеннән чыккан да, бозлавык булуга карамастан, миңа таба юл алган. Күрәчәге җилкендергәндерме, ашыгуы булгандырмы, Нефтекаманы чыгып күпмедер юл үтүгә, каршыга килүче, “КамАЗ” машинасы астына барып кергән. Фаҗига вакытында машинасының ишекләре ачылып киткән дә, миңа бүләккә дип алган кып-кызыл розалар тирә-якка чәчелгән. Наилнең гомере фаҗигале өзелүне абый миңа әйтмәгән, алданып яшәсен, дип уйлаган.
Сөйгәнемнең җир йөзендә юклыгын мин ярты ел узгач кына белдем. Анда да белмәс идем. Беркөнне капка төбенә машина килеп туктады. Аннан 45 яшьләрдәге ир белән олы яшьтәге апа төштеләр дә: “Укытучы Гүзәл монда яшиме?” — дип, капкадан килеп керделәр. “Әйе”, — диюгә: “Минем Наилемнең һушын алган Гүзәл син-мени ул?” — дип, апа сулкылдап елап җибәрде. Бераз тынычлана төшүгә улы белән булган юл фаҗигасе турында сөйләп бирде.
Моны ишеткәч, аяк астымда җир убылып, дөнья караңгыланып киткәндәй булды. Җирне тырнап елыйсым, “Наилем! Мин бит сине генә ярата идем!” — дип, бар җиһанга ишетелерлек итеп кычкырасым килде. Ләкин үземне бик тиз кулга алдым, кунакларны өйгә чакырдым, тиз генә чәй әзерләдем. Әнисе белән абыйсын күргәч, Наилнең үзен күргәндәй булдым.
Яшьләргә әйтер сүзем шул: каршыгызда нинди генә киртә-каршылыклар торса да, мәхәббәтегезне саклагыз, яраткан кешегез белән арагызны өзмәгез! Бу дөньяда җан сөймәгән кеше белән бер түбә астында яшәүдән дә авыррак нәрсә юк. Ә тагын да авыррагы — тормыш юлын берьялгызың үтү. Иртән торсам да, кич ятсам да, теләгем бер генә: һәркем яшьли сөйгән яры белән кавышып, бәхетле гомер кичерсен, Җир йөзендә һәрвакытта да чын мәхәббәт хакимлек итсен иде!
(Исемнәр үзгәртелде.)