Җәйләрен печән өстендә колхозчылар аның күләгәсендә табын кора, кичләрен яшьләр очраша, көндезләрен бала-чага чыр-чу килеп уйный. Шунда кемдер яңгырдан ышык тапкандыр, шунда гашыйклар очрашкандыр. Өйрәнә башласаң, аның авылга бәйле легендасы да бардыр әле. Шуңадыр да тирәккә сукмак беркайчан да өзелмәде. Бу борынгы агачның төбәктәге берничә атамага нигез биргәнлеге билгеле: “Тирәк тугае”, “Тирәк әрәмәсе” һәм “Тирәк турысы”.
Мин бик күп сәяхәт иттем: Кавказ һәм Кырым, Үзбәкстан һәм Казахстан, Украина һәм Молдавия, Идел һәм Балтыйк буе... Пушкин сәяхәте маршруты белән Ленинградта һәм Псков өлкәсендә булдым. Берлин һәм Варшава урамнарында йөрү бәхете тиде. Үзебезнең Башкортстанны аркылы-буйга йөреп чыктым. Әмма беркайда да үзебезнең Мәнәвезтамак авылы табигатеннән гүзәлрәк төбәкне күрмәдем. Ә менә шул тирәк исә туган җиребезнең иң матур бизәге булды. Аннан да зур агачны очратмадым.
Мин аны 1967 елда фотога төшердем һәм бер данәсен Уфага табигатьне өйрәнү оешмасына җибәрдем. Фотоның икенчесен мәктәп музеена тапшырдым. Тагын бер фото үземдә калды. Бәләбәйдәге рәссам Николай Кубышкодан аның күчермәсен ясатып алдым.
Тирәк яныннан үтеп баручы ике кеше дә фотога эләкте. Әнә шулар белән чагыштырып та тирәкнең нинди мәһабәт булганын белергә мөмкин. Әйтерсең лә күңелем сизенгән: шул елның көзендә давыл вакытында тирәк ауган.
Шуны уйлап аптырыйм: күпме еллар ничә авыл Советы рәисе, мәктәп директоры, география, тарих укытучылары булган. Аларның ник берсе табигать могҗизасы белән кызыксынсын, аны саклау турында кайгыртсын? Аның давылда авуына да кеше сәбәпче булган: бер бәндә аның янына учак яккан, ут тирәккә капкан, янгын сүндерелсә дә, агач зәгыйфьләнгән һәм давылга каршы торырга көче җитмәгән.
Аны кайтарып булмый инде. Әмма безнең авыл янында табигать һәйкәле булырлык башка урыннар да бар әле. Дүрт кое чишмәсе, Унтәңкәлек таш, Чүршәм күле, Нечкәкүл, Күмерлек төбәге... Аларның һәрберсе — табигать һәйкәле. Зур тирәк кебек, аларның да берчак югалуы бар бит. Шул уңайдан тагын бер үкенеч. Тирәк аугач, авыл халкы аны кискәләп утынга ташыган, шулай итеп, табигать һәйкәле учакларда янып көл булган. Ә бит аның берәр кисәген музейга тапшырып, боҗраларын санап, тирәкнең яшен билгеләргә булыр иде. Мин бу турыда бик соң, авылга кайткач кына белдем, ул вакытта инде тирәкнең төбе генә калган иде. Аның янында бик озак уйланып тордым...
Мәнәвезтамак авылы.