Ул Туймазы районының Гафур авылында туып-үсә. Биредәге сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, яшьли үзаллылыкка омтылган үсмер 1982 елда Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумына укырга керә. Балачактан хезмәт яраткан, печән чабып, мал карап, шәхси хуҗалыкларында эшләп үскән авыл малае укуда да сынатмый. Алай гына да түгел, техникумны тәмамлаганда төп белгечлегеннән (электр механигы) тыш, янә алты һөнәргә — үзйөрешле машиналар йөртүче, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, слесарь-инструментчы, автомобильләр слесаре, электрик, токарь таныклыклары да алып чыга. Алдагы эшчәнлегендә әлеге белгечлекләрнең һәммәсенең кирәге чыга. Мәсәлән, туган якларына кайткач, биредәге “Туймазы” совхозының Гафур бүлекчәсендә җәйге чорда ындыр табагы мөдире вазыйфасына билгелиләр аны. Уракның кызган мәлендә ындыр табагы конвейерында тоткарлыклар булмасын өчен ватылган узелларны үзе үк эретеп ябыштыра, машиналарны төзәтә, токарь станогында хәтта аерым детальләр дә әзерли. Бер сүз белән әйткәндә, техникумда алган “киң профильле белгеч” исемен алтын куллы оста тулысынча аклый.
1986-88 елларда Ринат Габбасов Совет Армиясендә хезмәт итә. Курскида махсус частьларда офицерлар курсы үткәннән соң, аны Казанга җибәрәләр, хәрби хезмәтен биредәге Кремль гарнизонында тәмамлый. Тормыштагы тәүге сынау аңа нәкъ шушы чорда килә дә инде. Миңнегаян һәм Нәсих Габбасовлар гаиләсендә алар ике бала үсә. Сеңлесе Гөлфия Ринаттан ике яшькә кечерәк. Әмма гомере кыска була аның. Кибеттә сатучы булып эшләгән әнисе үрнәгенә ияреп, Гөлфия Уфа кооператив техникумына укырга керә. 80нче елларда студентларны каникуллар вакытында Әстерхан өлкәсенә карбыз-кавын җыярга җибәрү тәртибе бар иде. Гөлфия дә курсташлары белән җылы якларга китә. Әмма су коенганда Гөлфия батып үлә. Бу 1987 елның 15 июлендә була.
— Туганымны югалтуны авыр кичердем, — дип искә ала Ринат Нәсих улы. — Бердән, миңа егерме генә яшь, аннары, туган яклардан читтә — хәрби хезмәттәмен, әти-әниемне юатырга да мөмкинлек юк. Гөлфиянең мәетен Әстерханнан алып кайтып, авыл зиратына җирләделәр.
Бер килгәч килә бит. Сеңлесе вафатыннан соң 8 ел үткәч, аянычлы үлем фани дөньядан әнисен тартып ала. 2005 елның 9 маенда, илебез Бөек Җиңүнең 60 еллыгын бәйрәм иткән көнне, әтисенең дә гомере өзелә. Гафур авылы зиратында Габбасовларның каберләре кайгылы җеп кебек тезелгән...
Хәрби хезмәтен тутырып кайткач, Ринат язмышын Октябрьский шәһәре белән бәйли, әтисе яклап икетуган абыйлары Айрат Камаев (шулай ук мәрхүм), Раил Фәхретдинов белән берлектә пластмасса әйберләре чыгаручы “Альтернатива” кооперативын оештыруда катнаша, аннары аны республика һәм Русия күләмендә билгеле предприятие дәрәҗәсенә чыгару өчен зур тырышлык сала. Хәзерге вакытта ул “Альтернатива” җәмгыятенең генеральный директоры урынбасары вазыйфасын башкара.
Ринат Габбасов гомеренең зур гына өлеше туган авылыннан чит тарафларда үтә. Үсмер елларында чыгып китеп, Бәләбәйдә укый, хәрби хезмәтне Татарстанда үтә, яшәү һәм хезмәт урыны итеп Октябрьскийны сайлый. Авылда туган нигезенең таралуы да шуннандыр, билгеле. Әмма туган төбәге Гафурдан аерылмаган ул. Җәмәгате Флүзә Рәис кызы белән гаилә корганнан соң, Гафурда нигез яңартып, йорт сала башлый, төзелеш ахырына якынлашып килә инде.
Тормышның ачысын-төчесен мул татыганнарга рух ныклыгы һәм игелеклелек хас. Ринат Нәсих улына да кагыла бу. Ул туган төбәген кадерли белә, әмма иң мөһиме — авылдашларына хөрмәт тойгыларын күңел түрендә йөртү, истәлекләрдә саклап калу белән генә чикләнеп калмыйча, аларны анык гамәле белән раслау җаен да тапкан. Туган авылга игелек кылуның юллары күп, әлбәттә. Кемнәрдер мәчет салдыра яисә зиратны киртәләп алдыра, икенче берәүләр социаль өлкә объектлары төзетә, авылдашларга матди ярдәм күрсәтүчеләр дә бар. Иҗатка омтылучы шәхес буларак, Ринат Габбасов үзенә генә хас юлны сайлый. Ул Туймазы төбәгенең туган якны өйрәнүчеләре белән берлектә Гафур авылының 300 елга якын тарихы турында китап чыгаруга ирешә. “Гафур чорлар аша: еллар һәм язмышлар” дигән баш астында ул ноябрьдә дөнья күреп, авылда һәм районда таралып та беткән.
Бу китапның төп үзенчәлеге шунда: тәүдә Алтын Урда чорыннан башлап, хәзерге Туймазы төбәгенең тарихи үткәненә байкау ясала, аннары инде архив чыганакларына нигезләнеп, авылның кайчан һәм кемнәр тарафыннан оештырылуы ачыклана. Авыл 1931 елга кадәр Карамалы Вәлит дип аталган. Аңа нигез салучылар арасында Казан өязенең Арча юлыннан бирегә күченгән 58 ясаклы татар да була. Хәзерге Габбасовларның нәсел тамырлары шуларга барып тоташа. 1834 елгы халык исәбе алу материалларында (“Ревизская сказка”да), мәсәлән, 41 яшьлек Вәлит Мөлеков теркәлгән. Ул Габбасовлар шәҗәрәсенең унынчы буын вәкиле буларак билгеле.
Китап тарихи чыганакларның киң кулланылуы белән дә игътибарны җәлеп итә. Мәсәлән, авылның ике зиратында сакланып калган кабер ташлары тикшерелгән, алардагы язмалар авылның килеп чыгышы турында китап авторы версиясен янә бер кат раслый.
Гомумән, тарихи күзлектән китапның янә бер отышлы ягы шунда — анда авыл кешеләре турында бай мәгълүмат бирелгән. Мәсәлән, Карамалы Вәлит авылына 1931 елда Гражданнар сугышы герое Галим Гафуров исеме кушылу турында аерым бүлектә бәян ителә. Автор игътибарыннан колхозның элекке җитәкчеләре, данлыклы игенчеләр, хезмәт алдынгылары берсе дә читтә калмаган. Шулай ук, мәктәп һәм мәчетләр тарихына аерым тукталып үтелә, аларның үткәне белән бүгенгесе бергә үрелеп бара.
Төсле форматта басылуы белән дә китап хәзерге заман таләпләренә җавап бирә. Мәсәлән, авылның үткәне һәм бүгенгесен, данлыклы шәхесләрен тасвирлаган йөздән артык фоторәсем урнаштырылган. Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләрнең фотолары да тарихны яңарта кебек. Бер сүз белән әйткәндә, Гафурның игелекле улы авылдашларына зур һәм онытылмаслык бүләк ясаган.