+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 гыйнвар 2015, 19:44

Җилгә һәм кояшка санкцияләр киртә түгел... (+видео)

Башкортстан халкы табигать көчләрен эшкә җигәргә өйрәнә.Торак-коммуналь хуҗалыкта реформалар җылылык, электр энергиясе, су өчен тарифларның артуына китерде. Күпкатлы йортларда яшәүчеләрдән капиталь ремонт өчен дә җыялар. Нәтиҗәдә, шәһәрдә ике бүлмәле фатирда яшәүчеләр ай саен дүрт мең сум тирәсе акча түли. Авылларда яшәүчеләр дә билләрен кысып буарга мәҗбүр. Беренче карашка, мондый күренеш күңелне төшерә. Гаилә бюджетының шактый өлешен коммуналь түләүләр “ашый”. Икенче яктан, сынаулар дөньяга башкача карарга, баштагы соры матдәне ныграк эшләтергә этәргеч бирә. Без энергияне башка юллар белән җитештерү турында уйлана башладык. Күптән түгел Уфада оештырылган “Яшел энергетика” форумында да сүз шул хакта барган иде. Анда чит илләрнең бу юнәлештәге казанышлары турында сөйләделәр. Баксаң, үзебездә дә телгә алырдай нәтиҗәләр бар икән. Башкортстанда да электр энергиясен һәм җылылыкны бушлай җитештерү корылмаларын нәтиҗәле файдаланучылар бар. Шундый объектларның берничәсен үз күзебез белән күреп, хәйран калып кайттык.

Читайте нас: