-18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 гыйнвар 2015, 21:41

Туганлыкка киртәләр юк

Миякә районының Яңа Ишле авылында туып-үскән, бүген инде икесе дә тугызынчы дистәне ваклаган Наилә апа һәм Рәис абый Кадыйровларның бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәте, ихлас хәстәрлеге, туганлык хисләре соклангыч.

Ә бит аларның туганлык җеп­ләрен төбе-тамыры белән өзеп ташларлык, күтәрә алмаслык авыр сынаулар, вакыйгалар була тормышта. Кемнәрнедер бу, бәлки, күптән инде кан дошманга әверел­дерер иде. Ә алар бергә, бербөтен — бер-берсе өчен җанын бирергә әзер апа белән эне. Хәер, бер ана карынында яралган туганнардан да якын кешеләр булуы мөмкинме?
— Гомеремнең соңгы сулышынача Рәис туганым, Люция киленем, аларның кызы Венера алдында үземне гаепле тоячакмын. Туганнарым миңа карата игътибарлы булды — үпкә-рәнҗешләрен тамчы да тоймадым, үземне үзем генә гафу италмыйм, — ди Наилә апа моннан ярты гасырга якын элек булган ифрат үкенечле хәлләрне исенә төшереп.
...Миякәдән Уфага эш белән барган укытучы Наилә Кыяметдин кызы, һәрвакыт­тагыча, шунда яшәүче туган­нарының хәлен белергә, авыл күчтәнәчләрен калдырырга керә. Ямь­ле июнь ае, каникуллар башланып кына торган мәл.
— Мин дә Наилә апамнарга барам, барам! — дип, яраткан зурәнисенә чат ябыша беренче сыйныфны тәмам­лаган 8 яшьлек Рөстәм.
— Әлегә йөрмә, озакламый отпуск алабыз — шунда бергәләп кайтырбыз! — ди апасына артык мәшәкать салмаска теләгән Рәис.
Әмма малай авылга, иркенлеккә тартыла. “Мин кайта торам — анда миңа уйнарга малайлар күп!” — дип, Рөстәм үзенекен өзми дә, куймый да.
— Баланы жәлләдем шул — алып кайтып киттем! — дип, әле булса өзгәләнә Наилә апа шул мизгелләрне яңадан күз алдыннан үткәреп.
Икенче көнне үк күрше-тирәдәге малайлар һәм кызлар Уфа кунагын якында гына аккан Миякә елгасындагы буага су коенырга алып китә. Күрәсең, якын-тирәдә өлкәннәр булмый. Наилә апага коточкыч хәбәрне ах-ух килеп кайтып җиткән күрше малайлары җиткерә:
— Рөстәм суга батты!
— Күз яздырасым булмаган да бит — йортта уйнап утырган җиреннән ияреп киткән шул, үз эшләремә чумып, абайламый да калганмын! — Наилә апа үзенең бик катлаулы язмышында да иң авыры булган бу аяныч минутларны тетрәнүсез искә төшерә алмый.
— И, апа, язмыш эше бит инде ул — син нишләтәсең, гомере шулай гына булгач, — дип, Рәис абый үзен гаепле санаганга күңел ярасы төзә­лергә дә уйламаган туганын юатырга тырыша.
...Рөстәмне яраткан Наилә зурәнисе, әтисе туып-үскән Яңа Ишле зиратына, картинәсе кабере янына җирлиләр.
— Картинәсе үз куенына алды сабыйны, — дип, бөтен авыл елый Рөстәмнең җена­засында.
Әче телле кешеләрнең: “Болар хәзер кан дошманга әверелер инде!” — дип, усал юравы чынга ашмый. Уртак кайгы туганнарны ныграк берләштерә, якынайта гына. Бүген кайбер туганнарның авылда ата-анасыннан калган ярым җимерек өй өчен сүзгә килешүен, дошманлашуын күргәндә, ирексездән Наилә апа белән Рәис абый искә төшә. Аларның рухи көчен, туганлыкка табына белүен мин күпләргә үрнәк итеп куяр идем. Юкка гына: “Адәм баласы авырлыклардан ныгый, рәхәт­леккә генә чыдамый”, — димә­гәннәрдер шул инде. Бөек Ватан сугышы башланганда бер­сенә — унике, икенчесенә ун яшь булган Наилә белән Рәисне тормыш дистә еллар буена ачлык һәм ялангачлык белән сыный. Алар шул чакларда да өзешеп-тартышмый, киресенчә, бер сыныкны икегә бүлеп ашый, башта — туганын, аннары гына үзен хәстәрләргә өйрәнә.
— Дөнья малы бер көнлек ул, ә туганлык — гомерлек! — ди озакламый 86 яшен тутырачак Наилә апа кайчандыр батыр десантчы булган 83 яшьлек энекәшенең аркасыннан сөеп куеп.