+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 гыйнвар 2015, 21:31

Яһүдләр илендә егерме көн

Башкорт кызының урыс егетенә булган мәхәббәте турында Мәгъфирә Галиева башкаруында шаян җыр без яшь чакта бик популяр иде. Хәзер инде заманалар шактый үзгәрде, яшьләребез дөнья буйлап рәхәтләнеп сәяхәт итә, үз яртысын да кайвакыт хәтта чит ил-кыйтгаларда таба. Безнең кыз да, чираттагы сәяхә­теннән кайткач, Израиль егетенә кияүгә чыгам, дип белдерде. Ризалык бирдек инде, нишлисең.Туйны безнеңчә үткәрдек. Мин балаларны котлаганда, Мәгъфирә Га­лиевага охшатырга тырышып, аның җырын бераз гына үзгәртеп, җырлап та алдым: “Шолом” урысча “здрасьте” була, дип әйтәм әнкә­сенә...”Яшьләр туйдан соң Израильгә китте. Тиздән без дә аларга кунакка барырга җыендык.

Читайте нас: