Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 гыйнвар 2015, 22:41

Әкълимә апа баланнары

Шушы көннәрдә 75 яшьлек юбилеен билгеләгән Сатый килене Әкълимә Хәбибова бакча тулы баланнары һәм, әлбәттә, бик уңган малайлары белән чын-чынлап горурлана ала.

...Бүгенге авыл кыз­ларының күңелен нәрсә белән яулап була? Бу сорауга җавапны кызлар үзләре генә беләдер. Хәер, бер төрле генә җавабы да юктыр әле аның. “Бүген кыз-кыркынның игътибарын ялт итеп торган текә чит ил машинасы белән дә җәлеп итәлмәвең бик мөмкин. Хәзер кызлар сиңа карасын өчен кимендә авыл читен­дәге тауга вертолет белән төшеп утырырга кирәк!” — дип көлә бер шаян егет.
Көлеп сөйләсә дә, белеп сөйли, булыр. Чөнки дөресе шул, беркемне берни белән аптыраталмыйсың хәзер. Ә менә узган гасырның 70нче елларында, тузаннарын туздырып, авыл урамыннан мотоциклда бер үтеп китү дә җитә иде. Кызларның ике күзе синдә булуына шикләнмисең. Күзе төшкәннең күңелен яулау — ярты эш, диләр. Һәрхәлдә, Әкълимә үзенең Зәүҗәтенә ул урам яңгыратып матайда узганда игътибар итә:
— Аның да ниндие бит әле — бүгенге иң шәп “Джип” та тиңләшә алмаган “Урал” мотоциклы! Ул чакта мин унынчыны тәмамлаганнан соң мәктәптә укыта башлаган идем. Дәресләрне бетереп чыгуым була, урам башында теге “Урал” күренә. Телисеңме-юкмы, матайлы кеше үткәнне, тузан басылганны көтеп, карап каласың бит инде. Матайлы егет бер узды шулай, ике узды, өченчесендә, миңа карап баш каккандай итеп, елмаеп та куйды, ә дүртенчесендә яныма ук килеп туктады. Кемнеңдер йортын сораган кеше булып сүз катты. Аның район ветеринария станциясеннән килеп йөрүче мал табибы икәнен белдем. Соңрак, ныклап танышкач, мин мәктәптән чыгуга аның урам буйлап килүенең очраклы булмавын белдем — миңа сүз катарга җай эзләп шулай сагалап йөргән икән! Бөре педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамларга бер ел калганда өйләнештек. Зәүҗәт белән бергә яшәгән 47 елым дүрт ел кебек тә булмады. Бик тату яшәдек, өч малай үстердек, — дип искә ала Миякә районының Шатмантамак авылында туып-үскән Әкълимә апа үзенең моннан ярты гасыр элек матайлы егет белән танышу тарихын.
Әнә шул өч улы сәбәпче булды да инде Әкълимә апа белән очрашып сөйләшүебезгә. Бер-бер артлы туган Илдар, Илшат һәм Иршат — бик тә акыллы, искиткеч булдыклы егетләр. Уфада яшиләр. Өчесе дә бер бизнеста — киң билгеле “Планета” китап сәүдә челтәрен тоталар. Баедык дип, туган авылыннан, якташларыннан йөз чөермиләр, киресенчә, ярдәмчел, кечелекле булулары белән таң калдыралар. Сатыйда яңа мәчет төзетүдә бертуган Хәбибовлар иң зур матди ярдәмне күрсәтә. Мәчет ачарга килгән кунаклар өчен Әкълимә апа моннан өч дистә ел элек Зәүҗәте белән бергә корган клуб чаклы өендә зур табын әзерли.
Билгеле, мондый изге эштә күрше-тирә, туган-тумача да ярдәмгә килә. Түрендә Нурмөхәммәт хәзрәт үзе утырган, догалар укыган табын, әлбәттә, бик матур килеп чыга. Зур кунакларны озатканнан соң Әкълимә апа белән сөйләшеп утырдык.
— Дөньялар матурлангач, балалар ныклап аякка баскач кына китте дә барды шул. “Әнисе, әле алтын туебызны гөрләтеп үткәрәсебез бар!” — дип, зур планнар корып йөри иде мәрхүмкәем, — диде, Әкълимә апа, күптән түгел гүр иясе булган ирен юксынып искә алып.
Гәзиткә бирер өчен фоторәсем кирәк, дигәч, Әкълимә апа ике дә уйламый баланнар төбенә барып басты:
— Менә шунда, Зәүҗәтем белән икәү бергә утыртып, сулар сибеп үстергән баланнар янында төшер, — аның белән бергә төшкәндәй булырмын, — диде.