+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
27 гыйнвар 2015, 23:39

Азия буйлап 80 көн

Язмамның герое, 22 яшьлек Уфа егете Руслан Гайсин, узган җәйдә мотоциклын сатып, Азия буйлап сәяхәткә чыгып китте. 80 көн дәвам иткән сәяхәтендә төрле маҗараларга тарып, Гоби чүлендә булып, Шанхайга кадәр юлдагы машиналарга утырып барып, Кытай стенасының төзекләндерелмәгән урыннарына менеп, “үлем сукмагыннан” үтеп тә исән калган студентның сөйләгәннәре бик кызыклы тоелды. Җәяүле сәяхәтче турындагы язма сезне дә битараф калдырмас, мөгаен.

“Сәяхәткә юллану турында күптән хыялланып йөри идем. Интернеттагы сайт аша (каучсерфинг буенча) табылган танышлар ярдәмендә илләр гизгән яшьләр белән аралашып тордым. Кытайга баруны максат итеп куйсам да, үтәсе маршрутны алдан төземәдем, интуициягә ышандым. Владивостокка кадәр билет сатып алдым да, рюкзакны җыеп, язмыш кочагына очтым.

Владивосток

Владивосток аэропортына килеп төшкәндә йөземдәге шатлыкны һич кенә дә яшереп булмый иде. Өстәвенә, бәхет тагын елмайды, трассага чыгып басуым булды, яныма выжылдап кына машина килеп туктады. Руль артындагы егет программист булып чыкты, минем кебек үк сайтлар эшләү белән мәшгуль икән. Без аның белән бик тиз уртак тел таптык, Кытайга киткәнче тагын очрашырга сөйләштек. Яңа танышым, миннән бер тиен дә акча алмыйча, шәһәргә кадәр озатып куйды.
Уфада вакытта ук сайт аша каучсерфинг буенча бер кыз белән танышып, яшәү урынын белешеп куйган идем. Ул мине рок йолдызы кебек кабул итеп, тәрәзәсе океанга караган искиткеч матур бүлмәгә урнаштырды. Берничә көн эчендә мондагы танышларым ярдәмендә зур шәһәрнең һәр урамын, һәр почмагын күреп чыктым.
Владивостокны соры шәһәр дип булмый, ул үзенчәлекле, заманча төзелеше белән аерылып тора. Биредә ачык йөзле, яхшы күңелле кешеләр яши. Урамда үзебезнең машиналар бөтенләй очрамавы, кибет киштәләре кытай һәм япон азык-төлекләреннән сыгылып торуы сәеррәк тоелса да, абагадан ясалган салатлар телне йотарлык тәмле тоелды. Чираттагы тәлинкәдәге тәмле салатны бушатканнан соң, автобуска утырып, Кытай киңлекләрен гизәргә юлландым.

Кытай

Русиягә Кытайдан укырга килгән студентлар белән күптән таныш идем. Туган якларына ялга кайткан, урыс телен белүче дусларымны эзләп табып, аларда бераз кунак булырга уйладым.
Автобустан килеп төшү белән беренче кыенлыкларга тарыдым. Мине чик буендагы шәһәрдә төшереп калдырдылар, ә кытайлы дусларым Шэньянда яши. Кешеләрдән юлны сорашырга тырышып карыйм, тик берсе дә инглиз телен аңламый! Ишарәләп, бармаклар ярдәмендә аңлата торгач, Харбин шәһәреннән поездга утырып китәргә кирәклеген көчкә аңладым. Кытайда ишарәләр белән аңлашып та йөрергә була икән.
Көнчыгыш дусларым мине Ляонин провинциясендәге иң яхшы университетның берсендә каршы алды. Алдагы көннәрем Кытай студентының гадәти тормышы белән үтте. Алар кебек яшәп, ашап, буш вакытны уздырып карадым. Тулай торакта янәшәмдә яшәүче кызлар һәм егетләрнең бер генә сүзен дә аңламыйм, шуңа да елмаеп тик торам. Аларда да тулай торак ишекләре кичке 11дә бикләнә һәм иртәнге 6да ачыла икән. Биредә студентлар караоке ярата, мин дә аларга кушылып, тамаклар карлыкканчы кытай халык җырларын суздым.
Әйтергә кирәк, Кытай студентла­рының ни рәвешле туклануы мине таң калдырды. Мондагы ризыкның төрлелегеннән күзләр камаша. Өч катлы студент ашханәсендә салат, дөге, тавык ите, яшелчәләр, тофу һәм эчемлек белән тулы подносны нибары 50 сумга сатып алырга була! Көн дә төрле ризык тәмләп карадым. Гурманнар өчен монда җәннәт икән! Ашказаным бу сый-хөрмәттә озаграк ләззәтләнергә кыстаса да, үземнең сәяхәткә чыгуымны онытмадым. Юлым Кытай башкаласы Пекинга алып китте.

Мәшһүр стена

Пекинда сайт аша каучсерфинг буенча тапкан кызның өендә урнаштым. Тумышы белән Көньяк Кытайдан булган кыз мине чын чәй эчү церемониясе белән таныштырып кына калмады, үзләренең ашлары белән дә шаккатырды. Ул тирән тәлинкәгә бераз гына тавык ите һәм күп итеп чили борычы турап салды да газ миченә тыкты. Мин авызыма ризык түгел, ут капкандай тойдым! Кытай ашы секунд эчендә эчемне өтеп алгандай булды. Сер бирмәдем, әлеге “дракон ризыгын” барыбер җиңеп чыктым.
Биредә 9 ел яшәгән Таиланд егете, аңа кунакка килгән ике чех һәм бер Бельгия студентлары белән очрашып, бөек Кытай стенасына юлланырга торганда безгә ике немец та килеп кушылды. Күңелле компаниябез белән һәркайсыбыз хыялланып килгән уебызны тормышка ашырырга киттек. Җәяүле сәяхәтчеләр буларак, иң катлаулы юлны сайладык. Куркыныч тау сыртыннан һәм таш кыялар аша 4 сәгать чамасы юл уздык. Әлегә кадәр туристлар да аяк басмаган урынга килеп чыктык. “Бөек” дип аталган стена, чынлап та, онытылмас тойгылар калдыра. Мин үземне бермәл дөньяның иң югары очында торгандай хис иттем. Җанымны аңлатып бирә алмаслык сихри көч биләп алды!

Гоби чүле һәм “үлем сукмагы”

Чех студентларының Гоби чүленә җыенуын ишеткәч, күп уйлап тормадым, мин дә иярдем. Без Эчке Монголиянең үзәге булган Хух Хото шәһәрендә озак тукталмадык, Баотоуга юлландык. Биредә яңа дусла­рымның таныш егете каршы алып, үзенең ялан кадәр йортына алып китте. Ул бу йортын яшьләр белән күңел ачу, бәйрәмнәр үткәрү өчен тота, үзе бөтенләй башка урында яши икән. Мин беренче тапкыр бай кытай кешесенең дөньясын күрдем.
Әлбәттә, безне күңел ачу кебек чаралар кызыксындырмый, күңел­ләрне кызыклы сәяхәт биләп алган иде. Шуңа да зур өметләр белән Гоби чүленә юлландык. Тик өметләр акланмады: анда керү өчен коточкыч хак түләргә кирәк. Монда барысы да бай туристлар өчен эшләнгән. Ләкин безнең кебек авантюристлар максатына ирешми калмый. Туристлар өчен тәгаенләнгән урынны урап үтеп, чүлне аркылы-буй йөреп чыктык. Рәхәтләнеп дюналардан (җил өюдән ясалган ком калкулыклары) шудык, дөяләр көтүен очратып, алар белән дусларча гапләшеп алдык, кайнар комда аяк табаннары пешкәнче йөреп туйгач кына кире әйләнеп кайттык. Әлбәттә, әгәр тоткан булсалар, зур суммада штраф түләтәчәкләр иде. Ләкин без шук һәм елгыр егетләр булып чыктык.
Алдагы маршрутыбыз яндырылган балчыктан ясалган солдат сыннары армиясе белән билгеле Сиань шәһәре аша үтеп, Хуашань тавында урнашкан “үлем сукмагы”на тәгаенләнгән иде. Күпләрне аталышы белән үк куркыткан “үлем сукмагы” ике яклап асылынып торган кыяга бер­кетелгән такта кисәкләреннән гыйбарәт. Такта кисәкләренә басып, тауның бер ягыннан икенчесенә чыгу минем өчен әллә ни куркыныч тудырмады. Берничә ел элек телевизордан бу үзенчәлекле сукмак турында тапшыру карап, бу кыялар арасыннан бер үтәсе иде дип хыялландым. Ниһаять, хыялым тормышка ашты! Теләк кенә булсын, барлык уйларны да тормышка ашырып була икән.

Шанхайга киттек туп-туры карап!

Билетлар алдан сатылып бетү сәбәпле, Шанхайга юлда очраган машиналарга утырып барып җитәргә карар иттек. Ике көндә анда булачакбыз дип уйласак та, үтәчәк юлыбыз бик җиңелдән булмады. Барлыгы 15000 чакрым ара узарга туры килде. Кытай юлларында иң катлаулысы: маши­наларның юл читендә туктап, пассажирлар алмавы. Бу автомобиль юлларының түләүле булуы белән бәйле икән. Сәгатьләр буе басып торуыбыз юкка гына булды, бер генә машинаны да туктатып булмады. Кире тукталышка кадәр җәяү атлап, такси белән автобанга кадәр барырга туры килде. Бу урында машина тоту җиңелрәк дип аңлатсалар да, безнең янга “текә” машинада утыручы кытай кызы килеп туктаганчы шактый вакыт үтте. Безне якындагы шәһәрдә төшереп калдырган кыз, елмая-елмая ары җилдерде.
Кичке 11 җиткән, шәһәр йокыга талган иде. Көч-хәл белән тәүлек әйләнәсенә эшләүче ашханә табып тамак ялгадык та төн кунар өчен отель эзләп киттек. Кытайча аз-маз булса да сукалаучы бельгияле дустым ярдәмендә кунакханә холлындагы диванда йоклау һәм, өстәвенә, иртән тамак туйдыру бәхете дә тиде. Шунда гына без бөтенләй башка якка китеп барганыбызны төшендек.
Кире Сиань шәһәренә кайтып, үзебезгә кирәк юлга чыгып бастык. Бу юлы кулыбызга эре хәрефләр белән: “Без — студентлар. Сәяхәткә чыктык. Безгә автобус, машина, акча кирәк. Кулдан килгәнчә ярдәм итегез, зинһар!” дигән язу тоттык. Менә шуннан соң гына юлыбыз уңышлы китте, ярдәм итүчеләр табылып кына торды. Шанхайга барып җиткәч, алдан сөйләшеп куйган яшь урыс гаиләсенә тукталдык.

Вьетнамда бакалар да тәмле!

Кытай визасының вакыты чыгарга ике көн калгач, Вьетнамга китү өчен Наньнин шәһәренә юл тоттым. Бәхеткә, автобуска тиз арада билет булды, Ханойга барып җиткәнче шат күңелле кытай егете белән танышып, алдагы юлны аның белән дәвам иттек. Хостелга урнашып алгач, минем кебек ерак сәяхәткә чыккан танышлар күбәйде. Вьетнамга мотоциклда килгән немец егетенең сөйләгәннәрен кызыксынып тыңладым. Киләчәктә аның юлын үтү хыялы туды. Тиздән без, төрле илләрдән җыелган бер төркем студентлар, Дананг шәһәренә юлландык. Төркемдә кытай, вьетнам, урыс кызлары, инглиз, немец егетләре бар иде. Без бу илдәге иң яхшы пляжда рәхәтләнеп ял иттек, иң тәмле кофе эчтек, бака ите ашап карадык.

Камбоджада ярдәмчел халык яши

Алдагы тукталышым — Камбоджа. Автобуста яшь пар белән танышып өлгердем. Яңа өйләнешкән вьетнамлылар баллы айларын үткәрергә сәяхәткә чыккан икән. Без корольлек башкаласы буларак танылган Пномпень шәһәренә килеп төштек. Яңа танышларымны каршыларга килгән дусларыннан якында гына 15 долларга отель барлыгын белдем. 3-4 долларга хостелда тукталучы кеше буларак, бу минем өчен бик кыйммәт булуын аңлаттым. Шунда ул миңа ачкычын сузып, фатирында бушлай яшәргә тәкъдим итте. Сәяхәткә чыккач, шуны аңладым: яхшы күңелле, ярдәмчел кешеләр җир шарында бик күп икән бит! Алар мине дә кешеләргә ышанырга, мәрхәмәтле һәм намуслы булырга өйрәтте.
Икенче көнне симкарта алырга дип кибеткә сугылган идем. Ларек хуҗасы минем чит җирләрдән килгән студент булуымны белгәч, компьютерын кулланырга рөхсәт бирде. Безнең арада барган кызыклы әңгәмә кибет хуҗасының күңеленә хуш килде, ул мине үзләренә кунакка чакырды. Шунысы кызыклы: сәяхәт вакытында бер генә көн дә ялгызым калган чак булмады. Бу дөньяда кешегә күп мөмкинлекләр бирелә, ләкин без аларны тормышка ашыра белмибез. Читлеккә ябылган коштай, үзебезнең мегаполистагы йортыбызның дүрт стенасына бикләнеп ятарга күнек­кәнбез. Ә бит безнең җир шарында искиткеч урыннар бар!

Таиланд дәваханәсе

Америкадан килгән студент кыз белән Бангкокка юл тоттык. Менә шунда сәяхәт итү вакытында беренче тапкыр сәламәтлегем какшап китте. Каушап калмадым, страховка номеры буенча шалтыратырга булдым. Телефоннан әйткән адрес буенча дәва­ханәне эзләп таптым. Ул биш йолдызлы отельгә охшап тора. Ишекне ачып керткән швейцар, Русия студенты булуымны белгәч, урыс телен аңлаучы озатып йөрүче чакыртты. Доктор мине яхшылап караганнан соң, бушлай дарулар бирде. Аптыратканы тагын шул булды: дарулар салынган банкаларга кайчан һәм көненә ничә тапкыр кабул итәргә кирәклеге турында язу ябыштырылган иде...
Сәяхәтнең соңгы көннәрен испан егете белән икебезгә көненә 400 сум гына түләп, диңгез буенда үткәрдек. Рәхәтләнеп су коендык, кояшта кызындык. Дөнья буйлап сәяхәт итү өчен Швеция банкында алтының булу зарур түгел икән. Тик теләгең генә булсын! Сәяхәттәге 80 көн эчендә хыялларның тормышка ашуына ышандым”.
Читайте нас: