Балачак дустым, ахирәтем ерак Себер якларына кияүгә чыкты. Бик бәхетле, Аллаһка шөкер, бер-бер артлы туган өч сабые белән әле өйдә утыра. Балалары кечкенә булгач, кунактан-кунакка йөрергә вакыты юк. Быел Яңа елны алар белән бергәләп каршыладык, шампан шәрабы салынган бәллүр бокаллар да шушы дистанцион элемтә аша чыңлады. Нәниләребез әтиләре белән татлы йокыга талгач, Айгөл белән бик озак сөйләшеп утырдык. Ул сөйләгән бер хәл бүген дә уйландырып тора.
Фәнил абый белән Светлана апаның кызлары Әминә бүген өч дистәсен тутырган туташ инде. Ләкин аның балачагының гадәти булмавын яңа белдем.
...Светлана апа көтеп алган бәләкәчләре Әминәне тапканда шәфкать туташы сабыйны кулыннан төшереп җибәргән. Табиблар баланы инвалид булачак дип әйткән. Чыннан да, Әминәнең баш миенә зыян килгән. Кызыкайның ике, өч, дүрт яшь тулгач та теле ачылмый. Ләкин кулы белән ымлап, башы авыртуын гына аңлаткан. Бермәл, аңа җиде яшь тулганда, йокымсырап киткән әнисе янына килеп ул: “Торыгыз, фатирны су баса!” — дип уяткан. Шул вакыттан башлап бала сөйләшеп кенә калмый, шаккаттыра башлаган. Һава торышын һәрвакыт дөрес әйтә икән, яшь парларга карындагы баланың кыз яки малай буласы турында ялгышмый җиткергән, хәтта нинди исем кушарга кирәклеген дә киңәш иткән. Берәрсе ныклап чирләсә, дәваханәгә барыргамы, әллә өй шартларында гына да чирдән арынып буламы, дигән сорауларга Әминә һәрвакыт дөрес фараз биргән.
Мәктәп тәмамлагач, Әминә Казан шәһәренә юллана. Анда бер фабрикага эшкә урнаша. Күп тә үтми, аның сәләтен белеп алалар. Шуннан башлана да инде! Дус кызлары булачак кияү, әти-әниләре, балалар сәламәтлеге турында белешеп кенә торалар. Әминә транска кермичә дә үткәнне, киләчәкне тыныч кына, күз алдына ничек күренә, шулай әйтеп бирә.
Бервакыт үзе эшләгән цех начальнигы да аптыраганнан Әминәгә мөрәҗәгать итә. Килене бер ел ныклап авырый икән. Сәбәбен дә төгәл белүче кеше булмый, бик нык ябыга, хәлсезләнә. Әминәнең фатир бусагасыннан атлап керүе була, кинәт кенә башы сызлый башлый. Юрган астында чәчләре тузган, агара да башлаган яшь хатынны күрә ул. Ә өстендә... Ышаныргамы, юкмы?! Әминә яшь хатын өстендә котсыз, ямьсез бер карчыкның бөкрәйгән куллары белән килен балакайның бугазына ябышып утыруын күрә. “Аятел-көрси”не берничә тапкыр кычкырып укуы була, карчык аның күз алдыннан юкка чыга. Бераз вакыт тагын сүрәләр укып, дога кыла. Икенче, өченче көнне дә Әминә яшь хатын янына килеп догалар укый. Килен бераздан акрынлап аякка баса башлый...
Ирексездән, мондый кешеләрнең тормышлары маҗарадан гына торадыр, дип уйлыйсың.
Бервакыт Әминәнең фатирына бур керә. Бәлки ул аны алдан да күргәндер. Ул аңа кайчан һәм ни сәбәпле үләчәген әйтеп бирә. Бур, әллә ышанып, әллә үлемнән куркып, Әминәнең кирәк-ярагына тимичә, үзенә мул гына акча калдырып чыгып китә. Шушы акчага үзенең җыйганын да кушып, ул Новосибирск шәһәрендә баш миенә күптән хыялланган катлаулы операция ясата.
Операция уңышлы үтә, гомер буе җәфалаган баш авыртулары да бетә. Әмма авыртыну белән бергә күрәзәчелек сәләте дә үзеннән-үзе юкка чыга...