Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 февраль 2015, 21:20

Рәхәткә чыдап кара...

Зур булмаган шәһәрдәге предприя­тиегә бер чорда, ямьле язда, ике яшь гаилә — Ивановлар һәм Сидоровлар эшкә урнаша. Аларга тулай торактан бүлмә бирелә, кыскасы, яшәү һәм эшләү өчен шартлар тудырыла. Бер еллап хезмәт салгач, ханымнарның икесе да декрет ялына чыга. Бер үк көнне диярлек уллары туа. Гөрләтеп бәби туйлары үткәрәләр, шатлык-куанычтан яшь әти-әниләр үзләрен күкнең җиденче катында итеп тоялар.

Ныклы, тату гаиләләрдә Игорь белән Ваня исемле ут бөрчәседәй җитез, сау-сәламәт малайлар үсә. Тиздән, сабыйларын балалар бакчасына биреп, ике ахирәт тә эшкә чыга. Әүвәлге чорда дустанә мөнәсәбәттә булган шушы ике гаилә тора-бара бер-берсеннән ераклаша башлый. Моңа Марина белән Виктор Ивановларның холык-фигыле, үз-үзен тотышы сәбәпче була. Алар, предприятие директоры белән уртак тел табып, югарыга үрләргә омтыла: икесе дә башкаладагы югары уку йортларына читтән торып укырга керә. Кыскасы, бу пар өчен карьера дөньяда һәммә нәрсәдән дә өстен була.
Сидоровлар исә бер-берсен өзелеп яратучы, күз карашыннан аңлаучы, киң күңелле, соклангыч пар була. Икесе дә авылда, ишле гаиләләрдә туып, әти-әнисеннән яхшы тәрбия алып, кечкенәдән кул арасына кереп, миһербанлы, туган җанлы һәм барның кадерен белә торган булып үсә. Аралашудагы һәм холык-фигылендәге гадилек һәм ихласлык ир белән хатынны халык арасында тагын да матуррак итеп күрсәтә.
...Еллар уза. Сидоровлар гаиләсенә кот өстәп, янә ике уллары дөньяга аваз сала. Балаларын аякка бастыру өчен көнне төнгә ялгап эшли, булганына шөкер итеп яши алар. Тулай торактан өч бүлмәле фатирга күчкәч, тормышлары тагын да ямьләнә.
Ивановлар яхшы һөнәри белем алуга ирешә, Виктор урынбасар вазыйфасын биләсә, соңрак җитәкчелек дилбегәсен үз кулына ала. Марина да җылы урынга урнаша — озак еллар предприятиедә баш икътисадчы булып эшли. Хан сарае кебек ике катлы йорт салып керәләр, затлы машина, гараж, дача булдыралар, хезмәт коллективында абруй яулыйлар. Тик менә, дөнья куып, аларның бәби алып кайтырга вакыты калмый. Бердәнбер уллары Игорьны җил-яңгыр тидерми, иркәләп-назлап үстерәләр. Рәхәт тормышта, бер мох­таҗлык кичерми үскән малай урта мәк­тәпне тәмамлагач, арытаба укырга да, эшләргә дә теләми. Тора-бара тәмәке һәм хәмер белән дуслаша, “спайс” куллана башлый. Типсә тимер өзәрдәй егет мондый тилерткечкә тәмам күнегеп китә, ахыр чиктә аның колына әверелә. Бер мәл спайсның моңарчы билгеле булмаган, яңа партиясе чыгарыла. Игорь яшәгән шәһәргә дә килеп җитә ул яман тилерткеч. Егет аны тартканнан соң организмында ниндидер әйтеп аңлатып булмый торган халәт тоя. Күңеле болгана, башы әйләнә, тәне уттай яна. Машинасын юл читенә туктатып, ул үз-үзен белештермичә, өс киемнәрен сала башлый. Анадан тума чишенгәч, арткы утыргычта сузылып ятып, коточкыч авыртуга түзә алмыйча шөкәтсез авазлар чыгарып, озак кына акырып ята. Ярты сәгатьләп үлем белән көрәшкәннән соң ул җиңелә, күзләрен мәңгелеккә йома.
Ивановларның газиз улын соңгы юлга озатырга дус-ишләре, хезмәт­тәшләре, бар шәһәр халкы җыела. Мәрхүмнең әнкәсе күтәрә алмастай кара кайгыдан акылдан шашу чигенә җитә.
Халык таралышкач, Елена белән Марина бергәләп Ивановларның иркен, зур йортының икенче катына күтәрелеп, кайчандыр Игорь яшәгән бүлмәгә керәләр. Йомшак кәнәфиләргә җайлап утыргач, икесе дә тынып кала.
— Леночка, әйт әле, бу бүлмә ошыймы сиңа? — дип сүз башлый Марина.
Елена соклануын яшерә алмыйча:
— Ошый, әлбәттә, биредә бар да искиткеч матур! — дип җавап бирә.
Бераз тынлыктан соң Марина:
— Юк, бер ямь дә юк монда, әгәр матур булса, минем улыма, күз нурыма ошар һәм ул биредә безнең белән булыр иде, — дип, үксеп елап җибәрә.
— Мариночка, сиңа әлеге минутларда шундый авыр икәнлеген яхшы аңлыйм, тирән хәсрәтегезне ихлас уртаклашам. Тик шулай да бер хакыйкать турында әйтми булдыра алмыйм: сез бит улыгызны артык иркәләп үстердегез, шуңа күрә, әзер малның кадере юк, дигәндәй, ул тапкан байлыгыгызның да, якты дөньяның да кадерен белмәде. Бу дөньяда кыенлыкка түзеп була, рәхәт кенә чыдатмый! — дип авыр көрсенде Елена...
Рәфил Саматов,
Русия һәм Башкортстан
Журналистлар берлеге әгъзасы.