-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
7 февраль 2015, 22:11

90 яшьтә – җиңүче!

Бишбүләк районында үткән икмәк пешерүчеләр бәйгесендә Рәшидә Тәхәветдиновага җитүче булмаган.Аның башыннан үткәннәр, чынлап та, шулай диярлек. 1924 елның 28 сентябрендә дөньяга килгән, дәһшәтле Бөек Ватан сугышын 16 яшьлек булып каршылаган кызның ачы язмышын күзаллавы артык кыен түгел.— Ундүрт яшемнән үзебездә оештырылган “Идеал” колхозында эшли башладым. Сугыш алдыннан Прогресс дигән авылга җибәрделәр, шул якта юл салучыларны ашаттым. Аш-суга сәләтем шунда ачылгандыр инде. Каһәр суккан сугыш чыкмаса, бәлки, шулай пешекче булып, җиңел эшләрдә генә үтәр иде гомеркәем. Кая ди инде ул! Ирләр фронтка китеп бетү белән бөтен эш безгә торды да калды. Мине Бишбүләккә тракторчылар курсына укырга җибәрделәр. Урау юлы — 25, урман-тау аша турыга —18 чакрым. Чаңгы тагып, туры юлдан йөреп, биш ай укыдым. Муллаәхмәт исемле иргә алмашка куйдылар. Ул — төнлә, мин көндез сөрдем басуларны. Кышын урман кисәргә җибәрәләр иде. Без күргән михнәтләрне, ачлык-ялангачлыкны бүген искә алсаң да йөрәкләр өшеп китә, — дип хәтерли Рәшидә апа һәм бер тынга күз яшьләренә ирек куя.

Рәшидә Шәрәфетдин кызының язмышын, искиткеч авыр һәм катлаулы булса да, бәхетсез дип тә әйтеп булмый. Сугыш яраларыннан 1948 елда гына сихәт­ләнгән үзе белән бер елгы Гамир атлы авылдашына кияүгә чыга. Бик күп яшь­тәшләренә ир күрү насыйп булмаган ул заманда 20 ел гына булса да ирле хатын булып яшәп калу бәхете тия аңа. Бүген Кыргыз-Миякәдә яшәүче Рәсимә һәм Рәмилә кызларын, Айдар улын, туган авылларында төпләнгән Зиннурын һәм Зиләсен тудырып өлгерә. Биш балага биш ай да декрет ялы күрми. Балалары белән бергә колхоз бозауларын да үстерә. Әйткәндәй, Рәшидә Тәхәвет­динованың алдынгы бозау караучы даны Биш­бүләктә әле дә онытылмаган. Унлап медальне, бер кочак Мактау грамотасын юкка гына бирмиләр. Үзен мактап язган гәзитләрне Рәши­дә апа әле дә кадерләп саклый. “Балаларымны кеше итим дип тырышып, шулай алдынгы булып киткәнмен­дер инде”, — ди Рәшидә апа, шул саргаеп беткән гәзит­ләрне барлап.
— Әйтер хәлем юк, балалар йөзгә кызыллык китер­мәде, оныкларым да үрнәкле, Гамирым гына күрә алмады бала куанычларын. Бичаракаем, әл дә яшәде — тәнендә бер исән урыны да юк иде бит! — дип, 44 яшендә гүр иясе булган ирен искә төшереп, тагын хискә бирелә ул.
Биш баламны мин
үстердем,
Жакет киярмен, диеп.
Алар миңа җавап
бирде:
“Ямап киярсең!” —
диеп…
Шаянлыгы, җор сүзлелеге белән дан тоткан Рәшидә апа һәр очракка шулай үзенең бер такмагын әйтеп куя.
— И, инәки, биш балаң биш яктан карый, хәстәрли бит инде, ә алтынчыга мин дә бар! — дип көлә аның бу сүзләреннән соң иң зур оныкасы, Кыргыз-Миякәдә шәф­кать туташы булып эшләүче Лия Нәбиуллина, картәни­ләренең шулай такмаклар чыгарырга оста булуын телгә алып.
Лия — Рәшидә апаның “алтынчы баласы” була. Ул олы кызы икенчегә кияүгә чыгып бәхетле яшәсен өчен ирен җирләүгә бер ел дигәндә туган беренче оныкасын унбер айлык чагында алып кала. Шуңа да Лия карти­нәсен “инәки” ди. Кышкы көн­нәрдә үзе янында тәр­бияләргә тырыша. Картәни­се генә, оныкасы тәрбия­сендә бераз шәбәя төшү белән тизрәк туган авылына, шунда төп йортта ялгызы дөнья көткән Зиннуры янына кайтырга ашкына.
— Анда әле ул сыерына чаклы сава, тик тора белми! — ди Лия, картәниләренең егәрлегенә сокланып.
Сокланмаслык та түгел — 90 яшендә Бишбүләктә икмәк пешерүчеләр бәйге­сендә җиңгән бит ул! Район хакимияте башлыгы Наил Гатауллин үзе тапшырган дипломны Рәшидә апа иң зур бүләк итеп саклый. Гомумән, туган районы җитәкчеләренә рәхмәтле Рәшидә апа — яшь булсалар да, булдыклылар, олыны олы итә беләләр, ди. Сугыш ветераны, яугир хатыны буларак аңа фатир да биргәннәр. Аны ул үзен караучы оныкасы Лиягә бүләк итеп яздырган.
— Җиңүнең 70 еллыгына медаль бирәчәкләр — аны Бишбүләктә аласым килә, анда безне бик нык зурлый беләләр! — ди күпне күргән, күпне кичергән Рә­шидә апа.
Читайте нас: