+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 февраль 2015, 21:14

Зиннәтле... пәрәнҗәләр

Әмирлекләр үзенчәлеге.Гарәп Әмирлекләре берләшкән җиде әмирлектән тора, һәркайсы аерым дәүләт. Башкаласы — Әбү-Даби шәһәре. Бүген дөньяның иң күренекле шәһәрләренең берсе булган Дубай 1940 елларда чүл уртасында калган зур булмаган авылны хәтерләтә. Урындагы халык, дүртпочмаклы чатырларда яшәп, дөядә генә йөргән. Ә бүген?! Чатырлар урынында йөзәр катлы йортлар, ә дөяләрдән халык “Феррари” белән “Бэнтли”ларга күчеп утырган. “Кара алтын” чыганаклары табылу чүлне оҗмах иленә әйләндерә.

Социаль якланганлык

Әмирлекләрдә үз гражданнарына дәүләт тарафыннан социаль ярдәм зур. Дәүләт хезмәткәрләренең уртача эш хакы безнең акча белән 350 мең сум. Гаиләдә бала тугач, ике миллион сумга якын акча һәм 100 мең квадрат метр җир бирелә, ә никахлашкан парларга — 600 мең сум һәм йорт. Баланың теләге булса, дәүләт аны дөньяның теләсә кайсы илендәге уку йортында укытып чыгара.
Илдәге нефть экспортыннан һәр кешегә ел саен акча түләнә. Дәүләт биргән акча да яшәү өчен җитәрлек, үз гражданнары эшләргә омтылып тормый. Шуңа күрә Әмирлекләр халкының 75 процентын Эфиопия, Пакистан, Иран һ.б. илләрдән күчеп килгәннәр тәшкил итә. Бай гарәпләргә алар хезмәт күрсәтә. Әмма бүгеннән Гарәп Әмирлекләренә күченеп килеп, анда рәхәт яши башлаячакмын дисәң, барып чыкмаячак. Бу илдә гражданлык нәсел буенча гына күчә. Хәтта катнаш никахта туган балага да Гарәп Әмирлеге гражданлыгы бирелми.

Гарәп хатын-кызлары — иң бәхетлеләре

Мөселман илендә кагыйдәләр җитди: урамда чүп ыргыту катгый тыела, хатын-кызларны һәм кайбер күренекле урыннарны фотосурәткә төшерергә ярамый, спиртлы эчемлекләр хакында сүз дә юк. Кара киемгә төренеп йөрүче гүзәл затларга без кызганып карарга күнеккәнбез, ә алар, үз чиратында, безне жәлли. Ни өчен алар үзләрен иң бәхетлеләр дип саный?
Гарәп Әмирлекләрендә ир-атның яраткан шөгыле — сөйгәненә алтыннар бүләк итү. Бу — үзенчә бер гадәт. Әлеге илдә гаиләләр ныклы, хатын-кыз үзен таш дивар артында кебек хис итә, ә ир-ат — гаиләне ашатучы, кечкенә “дәүләт” башлыгы. Гарәпнең хатынының бернинди дә хафасы булырга тиеш түгел. Аны кайгырту — ир-атның төп бурычы. Ә гүзәл затлар балалар тәрбияләп, хезмәтче эш­ләгәнне күзәтеп, өйдәге дөнья мәшәкатьләре белән мәшгуль.
Бүген Гарәбстан гүзәл затларының берникадәр өлеше Көнбатыш хатын-кызларыннан калышмаска тырыша: югары уку йортын тәмамлый, ирләр белән бертигез эшли. Бу адымнары белән алар бәйсез, ирекле булырга тырышмый, ә илдәге уку-укыту дәрәҗәсен арттырмакчы. Һәм бу берничек тә мөселман йолаларын бозмый, чөнки хатын-кызлар өчен махсус белем йортлары бар.
Бу илдә хатын-кыз башка ир-атлар янында үзенең иреннән башка була алмый. Кибетләргә дә ул, ире эштә булса, берәр туганы белән чыгарга тиеш. Автобус һәм метроларда да ир заты аерым бер вагонда, ә балалар белән хатын-кызлар — аерым.

Мөселман туе

Гарәп Әмирлекләрендә туй уздыру якынча 80 мең долларга төшә. Безнең акчага күчергәндә, якынча 5 миллион сум. Һәр 12нче кеше миллионер икәнен исәптә тотсаң, бу алар өчен кыйммәт түгел.
Билгеле, мөселман хатынына ачык күкрәкле, кыска итәкле туй күлмәкләре рөхсәт ителми. Әзер күлмәк сатып алу популяр түгел, дизайнерлар эскизы буенча аерым тектерү күпкә килешле икән. Алтын-көмеш элементлар, кыйммәт ташлар чигелеп тегелгәнлектән, туй күлмәгендәге мөселман кәләшеннән күз карашын аерып алып та булмый!
Туйга әзерлек һәм туй үзе ничек уза соң? Туйга кадәр кияү белән кәләш туганнарыннан башка очраша алмый. Туй хакындагы карарны кияү кабул итә. Әгәр кәләш һәм аның туганнары каршы икән, әлбәттә, туй булмый. Ризалык алганнан соң, сүз бирнә һәм калым хакында бара. Калым бик җитди, шуңа күрә соңгы арада калым түләмәс өчен гарәпләр хатын итеп чит ил кызларын да сайлый.
Булачак хатынының уч төбе белән йөзен кияү кәләшнең ир-ат туганнары янында гына күрергә хокуклы. Ә килешүгә кул кую вакытында кәләш ягыннан вәкилләр генә була. Никахтан соң яшьләр хатын һәм ир статусы ала. Әмма туй уздырганнан соң гына якыннары аларны рәсми рәвештә “парлашкан” дип әйтә.
Спиртлы эчемлекләр тыелган табын артында ничек күңел ачалар икән? Әлбәттә, безнең ил халкы өчен бу бераз ят күренеш. Мөселман илләрендә парлар ике туй уздыра — кәләш бәйрәме һәм кияү бәйрәме. Ике җенес тә бер табын артында утырып бәйрәм итә алмый. Кунакларга туйга үзе белән балаларын алу тыела. Тантана залына үзләре белән хәтта телефоннарын да алып керергә ярамый. Туйда яшьләргә бүләк бирү каралмаган. Бүләк — ул синең тышкы кыяфәтең, матур итеп киенеп килергә тиешсең. Карап торуга, хатын-кызның киеме бер-төрле: кара яулык, кара күлмәк... Әмма бик гади булып күренүче бу киемнең хакы бер дә гади түгел. Тукыма сыйфатлы һәм бизәкләре бай булган саен хакы “тешләшә”.
Тантана залында кәләш ике сәгатьтән соң гына пәйда була. Ут һәм музыкадан торган шоу озатуы астында ул алдан әзерләнгән тәхетендә урын ала. Аерым залларда кияү белән кәләш пәйда булганнан соң туйның иң күңелле мизгелләре башлана.
Туй табыны югары дәрәҗәдә әзерләнә: бары тик иң яхшы, зиннәтле ризыклар! Туйга акча кызгануның билгесе начар — гаилә, имеш, хәерчелектә яшәячәк.

Сүз ахырында

Гарәп Әмирлекләрендә булып кайтканнан соң, шаккату хисе бөтенләй югала. Чүл уртасында кар (Дубай шәһәрендә тау чаңгысы курорты бар!), болытларга тиеп торучы йортлар, җиде йолдызлы кунакханәләр, машинистсыз, автомат рәвештә эшләүче метро күргәннән соң тагын нәрсәгә гаҗәпләнергә кала соң?!
Читайте нас: