+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 февраль 2015, 21:50

Сугыштан серле кайту

Санитар поездда кыз үзенә аткан кеше белән күзгә-күз очраша.Романнарга торырлык бу тарихны миңа Кыргыз-Миякәдә яшәүче кодам Рик Арсланов сөйләде. Сүз – аның әтисе Хәбиберҗал Шакир улының бик серле рәвештә сугыштан кайтуы турында.

Хәбиберҗал бабай безнең Миякәтамак авылының тере тарихы иде. Ул — 1919 елда авылыбыз аша узган Гражданнар сугышының шаһиты. Аның үзен дә шул чакларда, җиткән егет буларак, Кызыл Армиягә алалар. Шулай итеп, аңа ил тарихындагы иң зур ике бәрелештә — Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашырга туры килә. Тәне тулы яра булса да, Хәбиберҗал икесеннән дә исән кала һәм шактый озын гомер кичерә. Ул данлыклы хисапчы булды, күп еллар Башкортстанның төрле районнарында эшләп, исәп-хисап эшен җайга салып йөрде.
Ә 1943 елның салкын кышында култык таяклары белән авылга кайтып төшүенең серен без ул гүр иясе булгач кына белдек.
— Берүк ишет тә оныт! Әтиебез инде юк-югын, тик аңа ярдәм иткән кешеләргә зыян булмагае! — дип, анда да зур сер итеп, кат-кат кисәтеп кенә сөйләгән иде ул хакта Рик Хәбиберҗал улы.
...Хәбиберҗалны бер төркем яралылар белән кыр госпиталеннән тылга озату өчен тимер юл вокзалына китерәләр. Санитар поездын озак кына көтәргә туры килә. Поезд килеп туктагач, аннан яшь кенә һәм үзебезнең татар кызларына охшап торган мөлаем бер хатын чыгып команда бирә: “Үзләре йөри алганнар — вагоннарга үтегез, авыр яралыларны санитарлар мендерер! Җәһәтрәк булыгыз!” – ди.
Вагонда җиңел яралылар рәтендә булган, култык таягы белән йөри алган авылдашыбыз ике аяксыз яшь командир янына туры килә. “Изгелек җирдә ятмый” диюләре юкка түгел. Хәбиберҗалның җиңел яралы көенә каты сугыштан авылга кайтып төшә алуына нәкъ менә шушы күршелек сәбәпче була да инде. Ул теге яралыга юл буена ярдәм итеп килә. Ә юл ярты айдан озакка сузыла — кайбер станцияләрдә поезд икешәр төн торган чаклар була. Каты яралы яшь командир үзебезнең Башкортстаннан Гаяз исемле татар егете булып чыга. Бервакыт теге санитар поездының начальнигы булган яшь, матур хатын вагоннар буйлап яралыларның хәлен тикшереп йөргәндә ике аяксыз Гаязга озак итеп текәлеп тора да:
— Сез Гаяз абый түгелме? – дип татарча дәшә.
— Әйе, ә сез кем, мине каян беләсез? – дип, куанырга да, кайгырырга да белми аптырап кала мондый танышлыкка Хәбиберҗалның юлдашы.
— Менә бу бармагым сезгә берни турында да сөйләмиме? – дип, поезд начальнигы Гаязга сул кулындагы яртылаш өзек чәнчә бармагын күрсәтә.
— Наилә! Син түгелме соң...
Гаязның бу сүзләреннән соң карар күзгә бик кырыс начальник хатын, сабый балаларча елап, аны кочаклап ала. Бераз тынычлангач, алар озак кына пышылдашып сөйләшеп бара.
— Бу кемең, берәр туганыңмы әллә? – дип кызыксына, әлеге хатын китү белән Хәбиберҗал.
Моңарчы сүзгә ихлас Гаяз аның соравын җавапсыз калдыра, сүзне икенчегә бора. Хәбиберҗал, хәлне чамалап, башкача сүз кузгатмый, поезд начальнигы үз кеше булып чыккач, тагын ни кирәк. Шулай да, поездда барганда серләр уртакка әйләнә, дип юкка әйтмәгәннәр. Хәбиберҗалның сер тотардай ышанычлы кеше икәнен чамалаган Гаяз Наиләнең кем икәнлеген үзе сөйләп бирә.
...Наилә Уфадан ерак түгел Дим ярында урнашкан бер татар авылы кызы икән. Гражданнар сугышы чорында ул әле бәләкәй була. Әтисен Кызыл Армиягә аты белән бергә алалар. “Ташкент якларындабыз, басмачларны куабыз, каты сугышлар бара” дип язган бер генә хаты килә әтисенең. Башкача хат-хәбәре булмый.
Наилә матур кыз булып буй җиткерә. Аны, район үзәгендә бер айлап укытып кайтарып, авыл кибетенә сатучы итеп куялар. Наилә бик тырышып эшли, халык та аны ярата. Райондагы сәүдә оешмасының майлы күзле түрәсе дә гашыйк була бу чибәр кызга. Ул Наиләгә төрлечә ярдәм итәргә тырыша: планны арттырып үтәсен өчен иң яхшы товарларны аңа җибәртә, акчасыз халыкка товарны дәфтәргә язып кына бирергә дә рөхсәт итә. Наилә шул дәфтәрләре белән айлык отчет бирергә килгәч, конторада кеше китеп бетүен көтеп алган түрә Наиләгә чат ябыша, аны диванга сөйрәп китереп, өстенә ята, үбәргә итә. Наилә җан ачуы белән оятсыз ирне идәнгә тибеп төшерә һәм елый-елый чыгып йөгерә. Дәфтәрләренең теге түрә өстәлендә калуын да исләми. Ә теләгәненә ирешә алмаган бозык җанлы ир кыздан үч алырга уйлый һәм ул алып килгән дәфтәрләрне утка яга. Икенче көнне үк Наилә кибетенә ревизия җибәртә. Кызның өстенә искиткеч зур суммада акча туздыру чыга. Суд була. Заманын искә алып, “Атарга!” дигән катгый карар чыгарыла.
...Гаяз Уфада милициядә эшли. Гадел җанлы бу авыл егетен монда бигүк яратып бармыйлар, “ак карга” итеп карыйлар. Кулга алынган кешене кыйнап, җәзалап сорау алган начальнигына “Шулай ярыймыни?” дип кисәтү ясаганнан соң, аны иң пычрак эшкә — төрмәгә, үлем җәзасы чыгарылганнарны ату төркеменә командир итеп җибәрәләр. Наилә Гаяз кулына менә шулай килеп эләгә.
Гадәттә, үлемгә хөкем ителгәннәрне ябык машинада урманга алып барып, алдан казылган чокыр янында аталар һәм өсләренә бераз балчык ыргыталар. Кашыкка салып йотардай чибәр һәм мөлаем Наиләне ату үз төркеменә йөкләтелгән өчен ярты картайган Гаяз юлда барганда аңардан нинди гаебе өчен җәзага тарттырылуы турында сораша. Кыз ничек бар, шулай сөйләп бирә. Гадел җанлы Гаяз бу кызны ничек тә коткарырга кирәк дигән карарга килә.
Машинаны алданрак туктатып, шоферга шунда калырга, машинаны сакларга куша. Үзенә буйсынган ике сержант белән ул инде шактый дуслашкан була. Кызны чокыр янына алып барганда ук тегеләргә үзенең уен белгертә. Бер-берсен сатмаска, серне беркайчан да ачмаска килешәләр. Чокыр янында Гаяз Наиләгә чишенергә куша. Кыз шулай тиеш икәнлеген ишетеп белгән була, анадан тума торып кала да соңгы минутларын саный башлый. Гаяз аңа сул кулын йодрыкларга һәм чәнчә бармагын өскә күтәрергә куша. Бармакка атканнан соң Наиләнең канын ул салып ташлаган киемнәргә агыза. Шуннан җирдә яткан күлмәкләрнең күкрәк өлешенә янә ата. Кызның ярасын бәйли һәм шушы төн эчендә мөмкин кадәр еракка югалырга, җаен табып Ташкент якларына юл тотарга киңәш бирә.
Шушы төннән соң Наиләнең башыннан үткәннәрне сыйдыру өчен мотлак роман язарга кирәк булыр иде. Бәхеткә, аңа Гаяз кебек үк изге күңелле кешеләр очрап тора һәм ул бераздан Ташкентка барып чыга. Аны анда бер Башкортстан кешесе кызлыкка ала. Ул кеше Наиләнең әтисе белән бергә басмачларга каршы сугышкан була, кыз әтисен өч кызылармеец бергә төшкән фотокарточкадан таный. “Әтиеңне үз кулым белән җирләдем”, — ди Ташкенттагы якташы Наиләгә һәм, аның тарихын белгәнлектән, “Безнең үлгән кызыбыз урынына булырсың!” — ди. Сугыш алдыннан гына Наилә Ташкентта медицина институты тәмамлый һәм әлеге санитар поездына эләгә...
— Минем яралыны өч айга кадәр өенә кайтарып җибәрү хокукым бар, — дип, Наилә Гаяз абыйсының инде якын дустына әверелгән Хәбиберҗалны, тиешле документлар тутырып, Аксен станциясендә төшереп калдыра.

* * *

...Бу хәлләргә инде 70 елдан артык вакыт узган. Телгә алынган кешеләрнең исән булуы шикле. Гаяз белән Наиләнең язмышы безнең өчен караңгы. Бәлки, алар исән калгандыр. Гаиләләре булгандыр. Балалары бу тарихны ишетми калмагандыр. Бәлки, “Кызыл таң”дагы әлеге язма алар кулына барып эләгер, дигән өмет тә бар. Ул чакта мин бу язмама нокта куярга ашыкмас идем.

Җәвит Мәһәдиев,
педагогик хезмәт ветераны.
Читайте нас: