+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
18 февраль 2015, 22:42

“Мине тетрәнүләрдән мәктәп коткарды...”

Ут эченнән тере чыккан укытучы балалар карашында очкын күрә белә. Халык белән тулган Иглин — Красная Горка автобусының бензин куучы насосы гамәлдән чыга һәм бер мизгел эчендә автобус дөрләп яна башлый. Шофер күпме генә тырышмасын, ишекләр ачылмый. Пассажирлар тәрәзәне ватарга өлгергәнче, төтенгә тончыгып, күбесе аңын югалта. Ишек янында басып торган укытучы кыз Зөбәйдә Шәңгәрәева да шундук һушын җуя.

— Мин кеше янган ачы, авыр искә яңадан һушыма килдем, — дип искә ала ул. —. Ул вакытта автобустан чыга алганнар барысы да чыгып киткән, салонда мәетләр генә калган иде. Мине дә үлгән дип уйлаганнар, ахры. Менә-менә шартлар дип куркып, дөрләп янган автобуска беркем дә якын килми. Шулчак мин Ходайның чиксез кодрәтен тойдым. Битемне ялмап алган ялкын мине сукырайтыр, дип, күзләремне чытырдатып йомдым. Ишек тышкы яктан каерып ачылган иде, ахры. Ялкын эченнән тизрәк чыгарга кирәк, дигән уй мине тышка этәрде. “Әнә, тагын берәү чыгып килә, әстәгафирулла”, — дип каршылады мине халык. Минем уттан тере чыгуым бөтенесе өчен могҗиза булган.
Бу фаҗигадә 8 кеше янып үлде. Минем кышкы киемемә ут кабарга өлгермәгән, ике кулым һәм битем тулысынча пешкән иде. Күбебезне “Пешүдән дәвалау үзәге”нә җибәрделәр. Бертуган апам мине эзләп килгәч, авырулар арасыннан таба алмаган, чөнки мин танырлык булмаганмын. Апама: “Сеңлегезне үлгәннәр арасыннан эзләп карагыз инде”, — дигәннәр...
Нуриман районының Иске күл авылында туып үскән кызның язмышы шундый зур сынаулар аша уза. Ә бит барысы да бик матур, күңелле башлана. Менә дигән әтиле-әниле гаиләдә биш бала арасында тәрбияләнә ул, мәктәптә гел яхшы билгеләренә генә укый. Аларның сыйныфы мәктәп тарихында иң көчлесе була. 24 баланың 11е — югары уку йортына, 8е техникумга укырга керә. Зөбәйдә бигрәк тә математика фәнен ярата, чөнки бу фәнне сәләтле укытучы Нәфисә Басыйрова укыта. Физика укытучысы Фуат Бәдретдинов дәресләренә дә мөкиббән була кыз. Унынчыны тәмамлагач, ул башта туган мәктәбендә пионервожатый булып эшли. Аннары Уфага, педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә.
— Студент еллары якты бер мизгел булып истә калган, — дип искә ала Зәбәйдә Хаҗигали кызы. — Төркемдәшләребез укуда һәм эштә тырыш, күңелле, шаян иде. Тәнәфестә бергәләп җырлап-биеп күңел ача идек. Җәйге каникулларда төзелеш отрядларында эшләдек. Әстерханга карбыз җыярга барулар, поездда проводница булып эшләүләр бер әкият итеп сөйләрлек.
Без институтны тәмамлаган елда студентларны бөтен союз буенча эшкә билгеләү гамәлгә керде. Мин Приморье краена эләктем. Остаз укытучылар мине бик яратты, хезмәт серләренә өйрәтте.
Зөбәйдәнең тәүге хезмәт елы уңышлы тәмамлана. Отпуск алып, очар кош булып туган якларына әйләнеп кайта ул. Тик вакытында Владивостокка кире китә алмый. Әнисе чирләп урынга егыла һәм озак та үтми вафат була. Әтисен ялгыз калдырып китми укытучы кыз, Уфаның 71нче мәктәбенә математика укытучысы булып эшкә урнаша. Балалар белән дә, коллектив белән дә шундук уртак тел таба. Зөбәйдә Хаҗигали кызының дәресләре бик җанлы уза, математиканы авыр үзләштергән балалар да, яраткан укытучыларының авызына карап, фән серләренә тиз арада төшенә.
Зөбәйдә атна саен автобуста әтисенең хәлен белергә кайта, йорт-җирдә хатын-кыз эшен башкарып килә. Ә менә чираттагы сәфәре югарыда сурәтләнгән фаҗига белән тәмамлана. Әтисенең хәлен белергә кайтып җитә алмый укытучы кыз, ярты ел буе “Пешүдән дәвалау үзәге”ндә ятарга туры килә аңа.
— Фаҗига булуга өч дистә ел узгач та йөзегез сылу, Сөбхан Аллаһ, — димен әңгәмәдәшемә.
— Монысы да Ходайның кодрәте. Минем бит йөзем тулысынча 2-3нче дәрәҗәдә пешкән иде. Табиблар, шәфкать туташлары аһ итте. “Кыз бала бит, ничек яшәр инде бу йөз белән!” дип тетрәнделәр. Бер табиб минем йөземә башка нәрсә якмаска, аэрозоль генә сиптереп торырга кушты. Аллаһның рәхмәте белән йөзем әйбәт төзәлде, ә менә кулларымдагы эзләр бетмәде, — ди укытучы.
Ләкин Зөбәйдә Хаҗигали кызының сынаулары моның белән генә тәмамланмый. Дәваханәдә ярты ел яткач, әтисе янына кайтыйм дисә, аны җанөшеткеч хәбәр каршы ала. Солдаттан качып кайтып килүче акылы зәгыйфьләнгән бер егет Хаҗигали аганы бер сәбәпсез пычак белән чәнчеп харап итә.
Шулай итеп, укытучы кыз бер тәмугтан чыгып, икенчесенә керә. Берничә ел эчендә әнисез дә, әтисез дә калу, ут газабын кичү аның сәламәтлеген дә нык какшата. Янгын вакытында тын юлларына нык зыян килү сәбәпле, үпкәсенә операция ясатырга, тагын айлар буе дәваханәдә ятарга туры килә. Аякка басу белән мәктәптә эшен дәвам итә. Чираттагы ялында сәламәтлеген ныгыту нияте белән “Ассы” шифаханәсенә юллана ул. Һәм тагын коточкыч хәбәр: бердәнбер терәге, гаилә корырга ниятләп йөргән Сашасы юл фаҗигасендә һәлак була.
— Бу кадәр кайгы-хәсрәтне, җан һәм тән газабын ничек күтәрә алдыгыз? Ничек акылдан шашмадыгыз? Ничек әлегәчә сылу, зифа булып калдыгыз? — дип сорыйм укытучыдан.
— Мине тетрәнүләрдән мәктәп коткарып калды, — ди Зөбәйдә Шәңгәрәева. — Балаларга булган мәхәббәтем коточкыч җан газапларыннан тартып алды. Нинди генә авырлыклар килсә дә, мин укучыларымның якты карашыннан яшәү көче алдым. Балаларның фәнне яхшы үзләштерү шатлыгы мине хезмәтемдә канатландырды, — ди фидакарь мөгаллимә.
Үзен яраткан һөнәренә багышлаган укытучы сынауларга да, авыруга да баш бирми, җигелеп эшли ул. Хезмәттән ләззәт алу бәхете елмая аңа. Шәхси бәхете дә үз ишекләрен ача. Үзенә пар булган иренең яратуын һәм тирән ихтирамын тоеп яши ул.
Дәрес —Зөбәйдә Хаҗигали кызы өчен киеренке һәм җаваплы эш кенә түгел, ул укучылар белән йөрәкне йөрәккә куеп аралашу мизгеле дә.
— Авыр мәсьәләне тырыша-тырыша чишүгә ирешкән баланың күзләренә караганыгыз бармы? — ди укытучы. — Менә шул очкында мин үзем өчен дә яшәү шатлыгы күрәм. Ә математиканы аңлый алмаган, кызыксынмаган баланың күзләрендә шул очкын сүнә. Моңа һич тә юл куярга ярамый!
Уфаның 71нче мәктәбендә 15 ел укытканнан соң, хезмәт юлын Зөбәйдә Шәңгәрәева 2001 елда Республика икътисади лицей-интернатында дәвам итә. Монда инде төрле районнардан җыелган, игътибарга аеруча мохтаҗ балалар укый. Математика-икътисад лицеенда төп предметларның берсе, бердәм дәүләт имтиханы бирә торган фән. Зөбәйдә Шәңгәрәева кебек укытучысы булу — һәр мәктәп өчен дә бәһаләнеп бетмәс хәзинә.
Укытучы хезмәте нинди бизмәннәрдә үлчәнә соң? Әлбәттә, өлгерештә, шәкерт­ләреңнең уңышларында. Ә Зөбәйдә Хаҗигали кызы укучыларының олимпиадаларда, бердәм дәүләт имтиханнарында күрсәткән югары нәтиҗәләре белән һәрдаим горурланып яши. Аның шәкертләре арасында, югары уку йортларын яхшы тәмамлап, фән кандидаты булучылар да бар.
“Зөбәйдә Галиевна математиканы гади, тормышчан итеп аңлата белә, башка предметлар белән дә бәйли. Аның дәресендә теманы аңламый калган укучы булмый. Укытучы һәр бала белән аерым эшләргә дә мөмкинлек таба. Зөбәйдә Галиевна бик намуслы, гадел. Үз файдасы өчен җитәкчеләр алдында ярарга тырышып йөрүчеләрдән түгел. Бәлки шуңадыр да аның хезмәте әлегә кадәр лаеклы бәясен алмаган”, — ди хезмәттәше Виктория Гордеева.
Укучылары өчен утка-суга керү, туры сүзле булу, мәктәп тормышындагы гаделлек өчен җи­тәкчелеккә, хәтта министрлыкта хакыйкатьне ярып әйтү — яшәештә күп сынаулар кичкән, сынмаган укытучының асыл гадәте. Лаеклы бәһасен дә алыр, Ходай барысын да күрә ул. Уттан тере чыккан укытучы дөнья мәртәбәләре өчен ваклашып йөри торганнардан түгел. Төр­ле мактаулы исемнәрне рәсми рәвештә алмаса да, Зөбәйдә Хаҗигали кызы укучылары арасында инде күптән дан казанган, атказанган ул.
Читайте нас: